Татар ир-ат исемнәре (Татарские мужские имена) — Н

ТАТАР ИР-АТ ИСЕМНӘРЕ
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы Русча язылышы
Н
НАБИКЪ (г.) Зур талант иясе, даһи. НАБИК
НАВӘК (ф.) Ук. НАВАК
НАДИ (г.) Җыелырга чакыручы, өндәүче. НАДИ
НАДИМ (г.) 1. Дус, сердәш, әшнә. 2. Тәүбә итүче. НАДИМ
НАДИР (г.) Сирәк очрый торган (чибәр); тиңдәшсез. Исем компоненты. НАДИР
НАДИРБАЙ (г.-төр.-т.) Надир (к.) + бай (к.). НАДИРБАЙ
НАДИРКӘЙ (г.-төр.-т.) Надир (к.) исеменә -кәй иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган исем. Д. в.: Надир, Надрук, Надрюк, Надрик. НАДИРКАЙ
НАДИРМӨХӘММӘТ (г.) Надир (к.) + Мөхәммәт (к.). Чаг.: Мөхәммәтнадир. Д. в.: Надирмәт, Надирмуш. НАДИРМУХАММЕТ
НАДИРХАН (г.-төр.-т.) Надир (к.) + хан (к.). Тиңдәшсез хан. НАДИРХАН
НАДИРША (г.-ф.) Надир (к.) + шаһ (к.). Тиңдәшсез шаһ. НАДИРША
НАЗ (ф.) Иркәлек, үзен сөйдерү; наз. Исем компоненты. НАЗ
НАЗАР (г.-яһ.) 1. Караш, күрү; яхшы күрүче, җете күзле. 2. Яһүдчә үзен Аллаһыга багышлаучы, корбан итүче. Исем компоненты. НАЗАР
НАЗАРБАЙ (г.-төр.-т.) Назар (к.) + бай (к.). Чаг.: Байназар. НАЗАРБАЙ
НАЗАРБӘК (г.-төр.-т.) Назар (к.) + бәк (к.). НАЗАРБЕК
НАЗАРГАЛИ (г.) Назар (к.) + Гали (к.). НАЗАРГАЛИ
НАЗАРГОЛ ~ НАЗАРКОЛ (г.-төр.-т.) Назар (к.) + кол. НАЗАРГУЛ ~ НАЗАРКУЛ
НАЗАРМӨХӘММӘТ (г.) Назар (к.) + Мөхәммәт (к.). Чаг.: Мөхәммәтназар. НАЗАРМУХАММЕТ
НАЗИЛ (ф.-г.) Наз (к.) + ил. Ил назы. Чаг.: Илназ. НАЗИЛЬ
НАЗИР (г.) Алдан кисәтеп куючы. Мөхәммәт пәйгамбәр эпитетларының берсе. НАЗИР
НАЗИФ (г.) Таза, пакь, чиста, саф. НАЗИФ
НАЗИХ (г.) 1. Тазартылган, пакьләнгән. 2. Ерактагы, аерылган. НАЗИХ
НАЗИХУЛЛА (г.) Аллаһының пакьләнгән бәндәсе. НАЗИХУЛЛА
НАЗЫЙМ ~ НАЗИМ (г.) 1. Төзүче, тәртипкә салучы; оештыручы. 2. Шагыйрь. Исем компоненты. НАЗИМ
НАЗЫЙМБАЙ (г.-төр.-т.) Назыйм (к.) + бай (к.). НАЗИМБАЙ
НАЗЫЙМБӘК (г.-төр.-т.) Назыйм (к.) + бәк (к.). НАЗИМБЕК
НАЗЫЙМХАН (г.-төр.-т.) Назыйм (к.) + хан (к.). Оештыручы, тәртиптә тотучы хан. НАЗИМХАН
НАЗЫЙР (г.) 1. Караучы, күзәтүче. 2. Министр. НАЗЫР
НАИБ (г.) Урынбасар. НАИБ
НАИД (г.) Тирбәлүче, куч. Бишектәге бала. НАИД
НАИЗ (ф.) Сөңге. Ф. в.: Нәиз. НАИЗ
НАИКЪ (г.) Музыкант. НАИК
НАИЛ (г.) 1. Бүләк. 2. Бүләккә лаек. 3. Уңышка ирешүче. 4. Файда. Синонимнары: Бүләк, Гата, Нияз (3 мәгъ.), Инам, Нафил, Ибәт, Һибәт, Туфаил, Төхфәт. НАИЛЬ
НАИМ (г.) Бәхет, муллык; иминлек. НАИМ
НАИР (г.) Яктыртучы, балкучы. Ф. в.: Нәир. НАИР
НАЙСАН (ф.) Мул (гарәпчә нисан «яңгыр ае — апрель» сүзеннән). НАЙСАН
НАМАЗ (ф.) Гыйбадәт, намаз. НАМАЗ
НАМГИР (ф.) Исем алучы; дан, шөһрәт казанучы. Д. в.: Намир. НАМГИР
НАМДАР (ф.) Атаклы, шөһрәтле, мәшһүр. НАМДАР
НАР (г. яки ф.) 1. Гарәпчә нар — ут, ялкын. 2. Фарсыча нар—анар җимеше, гранат; куч. бәхетле. Исем компоненты. НАР
НАРАТ (монг.-төр.-т.; бот.) Ылыслы, мәңге яшел агач; нарат агачы. Синонимы: Санубәр. НАРАТ
НАРБӘК (ф. яки г.-төр.-т.) Фарсыча нар — гранат җимеше. Гарәпчә нар — «ут, ялкын» сүзенә бәк сүзе кушылып ясалган исем. Казан татарларында һәм русларда Нарбеков фамилиясендә сакланган. НАРБЕК
НАРГИЛ (ф.) Кокос пальмасы. НАРГИЛЬ
НАРИМ (ф.) Кадерле; нәфис. НАРИМ
НАРИМАН ~ НӘРИМАН (бор. ир.) Көчле рухлы, кыю, батыр. Д. в.: Нарык, Нарик, Нарый, Нарыш, Нарымкай, Наруш. Русларда Нарышкин фамилиясе Кырым татарларыннан кергән Нарыш («батыр, кыю») яки Нуруш («нурлым, күз нурым») исеменнән ясалган дип карыйлар (Баскаков, Федосюк). НАРИМАН
НАСИХ (г.) Үгет-нәсыйхәт бирүче, яхшылыкка өндәүче; киңәшче, теләктәш. Төрдәше: Нәсих. НАСИХ
НАСРЕТДИН (г.) Дингә ярдәм, куәт; диннең җиңүе. Д. в.: Насри, Насрый, Насрук. НАСРЕТДИН
НАСРУЛЛА (г.) Аллаһ ярдәме, Аллаһ булышлыгы. НАСРУЛЛА
НАСРЫЙҖАН (г.-ф.) Ярдәм итүче, булышучы җан (кеше). НАСРИДЖАН
НАСЫЙБУЛЛА (г.) 1. Аллаһ биргән өлеш (ир бала). 2. Аллаһыга якын торучы. Д. в.: Наси, Насый, Насук. НАСИБУЛЛА
НАСЫЙБҖАН (г.-ф.) 1. Насыйп җан, өлешкә тигәне. 2. Аллаһыга якын торучы җан (кеше). НАСИБДЖАН
НАСЫЙП (г.) Язмыш; өлеш, пай. Исем компоненты. Д. в.: Нәсиб, Насый. НАСИП
НАСЫЙР (г.) 1. Ярдәм бирүче; 2. Ярдәмче, яклаучы. 3. Җиңү, бүләк. Исем компоненты. НАСЫР
НАСЫЙРБАЙ (г.-төр.-т.) Насыйр (к.) + бай (к.). НАСЫРБАЙ
НАСЫЙРҖАН (г.) Насыйр (к.) + җан. НАСЫРДЖАН
НАСЫЙФ (г.) Хезмәт күрсәтүче. НАСИФ
НАСЫЙХ (г.) Якын киңәшче, теләктәш. НАСИХ
НАҖАР ~ НӘҖАР (г.) Гарәпчә нәҗҗар («балта остасы») сүзеннән ясалган. НАДЖАР
НАҖӘТ (г.) Котылу; ярдәм. НАДЖАТ
НИГАМ (г.) Бәхет; байлык. НИГАМ
НИГЪМӘТ (г.) 1. Бәхет, муллык, байлык; бүләк. 2. Ашамлык-эчемлек. 3. Ләззәт. 4. Мәрхәмәт, рәхим-шәфкать. Д. в.: Нимәт, Нәмәт, Нимук. Исем компоненты. НИГМАТ
НИГЪМӘТДИН (г.) Дин мәрхәмәте, рәхим-шәфкать. НИГМАТДИН
НИГЪМӘТУЛЛА (г.) Аллаһ мәрхәмәте, рәхим-шәфкате. Д. в.: Нигъмәй, Нигъмәш, Нигъмәт, Нигъмәти. НИГМАТУЛЛА
НИГЪМӘТХАН (г.-төр.-т.) Нигъмәт (к.) + хан (к.). НИГМАТХАН
НИГЪМӘТҖАН (г.-ф.) Нигъмәт (к.) + җан. НИГМАТДЖАН
НИЗАМ (г.) Тәртип, кагыйдә; оешканлык, система. Исем компоненты. НИЗАМ
НИЗАМЕТДИН (г.) Дин тәртибе; дин төзелеше, корылышы. Д. в.: Низай, Низами, Низук. НИЗАМЕТДИН
НИЗАМИ (г.) 1. Тәртипле. 2. Гаскәри. НИЗАМИ
НИЗУАН (г.) Дәрт, көч. НИЗУАН
НИЛ (г.-яһ.-һинд.) Елга исеменнән. Хәмит-сәмит телләрендәге нагал («елга») яки һинд телендәге нил («кара, болганчык») сүзеннән ясалган исемнәр. НИЛ
НИШАН (г.) 1. Билге, тамга, эз. 2. Аерымлык билгесе, орден. Синонимы: Рамиз, Рәмзи. Чаг.: Рәмзия (х.-к. ис.). НИШАН
НИШАНБАЙ (г.-төр.-т.) Нишан (к.) + бай (к.). Нишанбаев фамилиясендә сакланган. НИШАНБАЙ
НИЯЗ (г.) 1. Ихтыяж. 2. Үтенү, ялвару, теләү. 3. Бүләк. 4. Мәрхәмәт, шәфкать. Исем компоненты. НИЯЗ
НИЯЗБАЙ (г.-төр.-т.) Нияз (к.) + бай (к.). НИЯЗБАЙ
НИЯЗБӘК (г.-төр-т.) Нияз (к.) + бәк. НИЯЗБЕК
НИЯЗГАЛИ (г.) Нияз (к.) +Гали (к.). НИЯЗГАЛИ
НИЯЗГОЛ ~ НИЯЗКОЛ (г.-төр.-т.) Нияз (к.) + кол (к.). НИЯЗГУЛ ~ НИЯЗКУЛ
НИЯЗМӨХӘММӘТ (г.) Нияз (к.) + Мөхәммәт (к.). Д. в.: Нимат, Низмат. НИЯЗМУХАММЕТ
НИЯЗСОЛТАН (г.) Нияз (к.) + Солтан (к.). НИЯЗСУЛТАН
НИЯТ (г.) Теләк, максат, ният. Исем компоненты. НИЯТ
НИЯТБАЙ (г.-төр.-т.) Нияг (к.) + бай (к.). НИЯТБАЙ
НИЯТША (г.-ф.) Ният (к.) +шаһ (к.). НИЯТША
НИҺАТ (г.) Чиге, ин соңгысы (төпчек бала). НИХАТ
НОГМАН (г.: бот.) 1. Лалә чәчәгенең бер төре. 2. Кызыл, кан төсендәге. 3. Шәфкать, игелек. НУГМАН
НОКРАТ (бол.-т.; геогр.) 1. Вак көмеш акча; эретелгән саф көмеш. 2. Вятка елгасының болгар-татар телендәге атамасы (Нократ иделе). НУКРАТ
НОСРАТ ~ НОСРӘТ (г.) 1. Ярдәм. 2. Җиңү, өстен булу. Ф. в.: Нәсрәт. НУСРАТ
НОСРАТУЛЛА (г.) Аллаһ ярдәме. НУСРАТУЛЛА
НОТФУЛЛА (г.) Аллаһының тамчысы. НУТФУЛЛА
НУГАЙ (монг.: й. ис., этн.) 1. Монголча нокай -эт. Борынгы монгол-төрки телдә «нокай ил» (эт елы)—12 хайван циклына нигезләнгән ел исәбенең унберенче елы. Шушы елда туган ир балаларга еш кына Нугай (Ногай) исеме бирелгән. 2. Төрки ыруг һәм халык исеме. Казан татарларында XVI XVII йөзләрдә актив кулланылышка ия булган. Төрдәше: Нагай. Исем компоненты. НУГАЙ
НУГАЙБӘК (монг.-төр.-т.) Нугай (к.) + бәк (к.). НУГАЙБЕК
НУР (г.) Нур, яктылык; балкыш. Исем компоненты. НУР
НУРАВШАН (г.-ф.) Нур чәчәге, нур сибүче. НУРАВШАН
НУРБАЙ (г.-төр.-т.) Нурлы бай (к.). НУРБАЙ
НУРБАК (г.-т.) Нур бак. кара (ту). НУРБАК
НУРБУЛАТ (г.) Нур + Булат (к.). НУРБУЛАТ
НУРБӘК (г.-төр.-т.) Нур + бәк. НУРБЕК
НУРВАФА (г.) Нур + Вафа (к.). НУРВАФА
НУРВАХИТ (г.) Нур + Вахит (к.). НУРВАХИТ
НУРВИЛ (г.-р.; неол.) «Владимир Ильич Ленин нуры» сүзләреннән ясалган кыскартылма исем. НУРВИЛЬ
НУРВӘЛИ (г.) Нур + Вәли (к.). Нурлы изге. Чаг.: Вәлинур. НУРВАЛИ
НУРГАЗИ (г.) Нур + Гази (к.). Чаг.: Газинур. НУРГАЗИ
НУРГАЗИЗ (г.) Нур + Газиз (к.). НУРГАЗИЗ
НУРГАЗИМ (г.) Нур + Газим (к.). НУРГАЗИМ
НУРГАЛИ (г.) Нур + Гали (к.). Гали нуры, бөеклекнең нуры. Чаг.: Галинур. НУРГАЛИ
НУРГАЛИМ (г.) Нур + Галим (к.). НУРГАЛИМ
НУРГАЛЛӘМ (г.) Нур + Галләм (к.). НУРГАЛЛЯМ
НУРГАНИ (г.) Нур + Гани (к.). НУРГАНИ
НУРГАТА (г.) Нур + Гата (к.). НУРГАТА
НУРГА ЯЗ (г.) Нур + Гаяз (к.). НУРГАЯЗ
НУРГАЯН (г.) Нур + Гаян (к.). НУРГАЯН
НУРГИЗ ~ НУРГИЗӘР (г.-т.; неол.) Нурда гиз (әр). НУРГИЗ ~ НУРГИЗАР
НУРГУҖА ~ НУРХУҖА (г.-ф.) Нурлы хуҗа. НУРГУЗЯ ~ НУРХУЗЯ
НУРГӘРӘЙ (г.-төр.-т.) Нур + Гәрәй (к.). Нурлы Гәрәй. НУРГАРАЙ
НУРДӘҮЛӘТ (г.) Нур + Дәүләт (к.). Чаг.: Дәүләтнур. Д. в.: Норлат. НУРДАВЛЕТ
НУРЕТДИН (г.) Дин нуры, яктырткычы. Д. в.: Нури, Нуриш, Нурук, Нөркәй. НУРЕТДИН
НУРЗАҺИТ (г.) Нур + Заһит (к.). Пакьлек, сафлык нуры. Чаг.: Заһиднур, Заһитнур. НУРЗАГИТ
НУРЗИЛ (г.) Нурлы миһербанлык. НУРЗИЛЬ
НУРЗИРӘК (г.) Нур + Зирәк (к.). НУРЗИРЯК
НУРЗИННӘТ (г.) Нур + Зиннәт (к.). Чаг.: Зиннәтнур. НУРЗИННАТ
НУРЗЫЯ ~ НУРЗИЯ (г.) Аң-белем нуры, яктылыгы. Гарәп телендә, нур сүзеннән тыш, зыя сүзенең дә «нур, яктылык» мәгънәсе бар. Димәк, Нурзыя исеме «икеләтә нур» мәгънәсенә дә ия. НУРЗИЯ
НУРИ (г.) Нурлы, якты. Исем компоненты. НУРИ
НУРИБАЙ (г.-төр.-т.) Нури (к.) + бай (к.). НУРИБАЙ
НУРИБӘК (г.-төр.-т.) Нури (к.) + бәк (к.). НУРИБЕК
НУРГАЛӘМ (г.) Нури (к.) + Галәм (к.). Галәм нуры. НУРГАЛЯМ
НУРИМАН (г.) Иман нуры. НУРИМАН
НУРИМӘРДӘН (г.) Батырлык, кыюлык нуры. НУРИМАРДАН
НУРИСЛАМ (г.) Нур + Ислам (к.). Ислам нуры. Чаг.: Исламнур. Ясалмасы: Нурие. НУРИСЛАМ
НУРИХАН ~ НУРХАН (г.-төр.-т.) Нурлы хан. НУРИХАН ~ НУРХАН
НУРИША (г.-ф.) Нурлы шаһ. Чаг.: Шаһинур. Д. в.: Нуриш. НУРИША
НУРИШАН (г.-ф. яки г.) Нурлы дан, шөһрәт, шан. НУРИШАН
НУРИЯЗДАН (г.-ф.) Аллаһ нуры, яктылыгы. Төрдәше: Нуръяздан. НУРИЯЗДАН
НУРИӘХМӘТ (г.) Нури (к.) + Әхмәт (к.). Чаг.: Әхмәтнур. НУРИАХМЕТ
НУРКАЙ (г.-т.) Нуркай (иркәләп әйтү формасы). Шушы исемнән Нуркин, Нуркаев фамилияләре ясалган. НУРКАЙ
НУРКОДАШ (г.-төр.-т.) Нур (к.) + Кодаш (к.). НУРКУДАШ
НУРЛАН (г.-т.; неол.) Нурлан, нурлы бул; нурланып балкы. НУРЛАН
НУРЛЫ (г.-төр.) Нурлы, нуры булган, нур чәчүче. Д. в.: Нөрле. Исем компоненты. НУРЛЫ
НУРЛЫБАЯН (г.-т.-монг.) Нурлы + Баян (к.). НУРЛЫБАЯН
НУРЛЫГАЛИ (г.-т.-г.) к. Нургали. Нурлы бөеклек. НУРЛЫГАЛИ
НУРЛЫГӘРӘЙ (г.-төр.-т.) Нурлы + Гәрәй (к.). НУРЛЫГАРАЙ
НУРЛЫИМАН (г.-т.-г.) Нурлы иман, иманның нурлысы. НУРЛЫИМАН
НУРЛЫХАК (г.-т.-г.) Хак (Аллаһының) нурлы бәндәсе. НУРЛЫХАК
НУРЛЫХОДА (г.-т.-ф.) Ходаның (Аллаһының) нурлы бәндәсе. НУРЛЫХОДА
НУРЛЫӘХМӘТ (г,т.-г.) Нурлы + Әхмәт (к.). Чаг.: Нуриәхмәт, Әхмәтнур. НУРЛЫАХМЕТ
НУРМӨХӘММӘТ (г.) Нур + Мөхәммәт (к.). Мөхәммәт нуры. Чаг.: Мөхәммәтнур. Д. в.: Нурхәмәт, Нурхи, Нурми, Нур-мый, Нурмәт, Нурмай, Нурмәй, Нурмак, Нурмуш. НУРМУХАММЕТ
НУРСАБАХ (г.) Нур + Сабах (к.). НУРСАБАХ
НУРСИЛ (г.) Нур ташкыны. НУРСИЛЬ
НУРСУБАЙ (г.-төр.-монг.) Нур + Субай (к.). НУРСУБАЙ
НУРСӘГЫЙТЬ (г.) Нур + Сәгыйть (к.). Нурлы бәхет. НУРСАГИТ
НУРСӘЕТ (г.) Нур + Сәет (к.). Чаг.: Сәетнур. НУРСАИТ
НУРСӘЛИМ (г.) Нур (к.) + Сәлим (к.). НУРСАЛИМ
НУРТАҖИ (г.-ф.) Нур + Таҗи (к.). Чаг.: Таҗинур. НУРТАЗИ
НУРУЛЛА (г.) Аллаһ нуры, яктысы. Д. в.: Нурул, НУРУЛЛА
Нурла, Нурук, Нурик, Нуруш, Нуриш.
НУРФАК (г.; й. ис.) Нур тозагы, нурлы тозак. НУРФАК
НУРФАТИХ (г.) Нур + Фатих (к.). Җинүче нуры, җиңү нуры. НУРФАТИХ
НУРФАЯЗ (г.) Нур + Фаяз (к.). Юмартлык нуры. Чаг.: Фаязнур. НУРФАЯЗ
НУРФИГЫЛЬ (г.) Нурлы эшләр (күп.). НУРФИГЫЛЬ
НУРФӘЕЗ (г.) Нур + Фәез (к.). Юмартлык нуры. Чаг.: Фәезнур. Төрдәше: Нурфәиз. НУРФАИЗ
НУРХАК (г.) Нур + Хак (к.). Хак (Аллаһ) нуры. НУРХАК
НУРХАЛИТ (г.) Нур + Халит (к.). Мәңгелек нур. НУРХАЛИТ
НУРХАН (г.-төр.-т.) к. Нурихан. НУРХАН
НУРХАТИП (г.) Нур + Хатип (к.). НУРХАТИП
НУРХУҖА (г.-ф.) Нур + Хуҗа (к.). НУРХУЗЯ
НУРХӘБИБ (г.) Нур + Хәбиб (к.). Сөекле нур. Чаг.: Хәбибнур. НУРХАБИБ
НУРХӘКИМ (г.) Нур (к.) + Хәким (к.). НУРХАКИМ
НУРХӘЛИМ (г.): Нур + Хәлим (к.). НУРХАЛИМ
НУРХӘМИТ (г.) Нур + Хәмит (к.). Чаг.: Хәмәтнур. НУРХАМИТ
НУРХӘМӘТ (г.) Нур + Хәмәт (к.). Чаг.: Хәмәтнур. НУРХАМАТ
НУРХӘНИФ (г.) Нур + Хәниф (к.). НУРХАНИФ
НУРХӘСӘН (г.) Нур + Хәсән (к.). Чаг.: Хәсәннур. НУРХАСАН
НУРШАТ (г.-ф.) Нур + Шат (к.). Шат нур, шатлык нуры. НУРШАТ
НУРШӘЕХ (г.) Нур + Шәех (к.). Чаг.: Шәйхенур. НУРШЕЙХ
НУРӘГЪЗАМ (г.) Нур + Әгъзам (к.). НУРАГЗАМ
НУРӘГЪЛӘМ (г.) Нур + Әгъләм (к.). НУРАГЛЯМ
НУРӘХӘТ (г.) Нур + Әхәт (к.). Чаг.: Әхәтнур. Д. в.: Нурхәт. НУРАХАТ
НУРҖАН (г,ф.) Нур + җан. НУРДЖАН
НУХ (г.-яһ.; миф.) Юаныч, куаныч. Русларда — Ной, инглизләрдә — Ноа, французларда һәм итальяннарда — Ноэ. НУХ
НӘБИ (г.) Пәйгамбәр, илче. Исем компоненты. НАБИ
НӘБИБ (г.) Акыллы, зирәк. НАБИБ
НӘБИРАХМАН (г.) Нәби (к.) + Рахман (к.). НАБИРАХМАН
НӘБИЛ (г.) Атаклы, вөҗданлы. НАБИЛЬ
НӘБИР (ф.) Баланың баласы, онык, торын. НАБИР
НӘБИРЕТДИН (ф.-г.) Диннең оныгы, торыны. Д. в.: Нәбретдин, Нэвретдин. НАБИРЕТДИН
НӘБИУЛЛА (г.) Аллаһының пәйгамбәре, илчесе. НАБИУЛЛА
НӘБИХАН (г.-төр.-т.) Нәби (к.) + хан. Хан илчесе. НАБИХАН
НӘБИЯР (г.-ф.) Пәйгамбәр дусты, юлдашы. НАБИЯР
НӘБИӘХМӘТ (г.) Нәби (к.) + Әхмәт (к.). Чаг.: Әхмәтнәби. НАБИАХМЕТ
НӘВАДИР (г.) Сирәк очрый торган нәрсәләр (күп.). Д. в.: Нәвит, Нәвид. НАВАДИР
НӘВАЗ (ф.) Юмарт, яхшылык итүче. НАВАЗ
НӘВАЛ (г.) Бүләк, бүләк бирү. НАВАЛ
НӘГЫЙЗЬ (ф.) Яхшы; гүзәл. НАГИЗ
НӘГЫЙМ (г.) 1. Бәхет, иминлек, мул тормыш. 2. Татлы тәм, ләззәт; нигъмәт. 3. Йомшак күңелле, бәхетле. Д. в.: Нәги. Исем компоненты. НАГИМ
НӘГЫЙМЕТДИН (г.) Дин муллыгы, нигъмәте. НАГИМЕТДИН
НӘГЫЙМУЛЛА (г.) Аллаһ нигъмәте, байлыгы. НАГИМУЛЛА
НӘГЫЙМХАН (төр.-т.) Нәгыйм (к.) + хан (к.). НАГИМХАН
НӘГЫЙМҖАН (г.-ф.) Нәгыйм (к.) + җан. НАГИМДЖАН
НӘДЕР (г.) 1. Алтын. 2. Чәчәк атучы. Исем компоненты. НАДЕР
НӘДЕРГОЛ (г.-төр.-т.) Нәдер (к.) + кол. НАДЕРГУЛ
НӘДЕРША (г.-ф.) Нәдер (к.) + шаһ. НАДЕРША
НӘДИМ (г.) Сердәш дус, матур сүзле ахирәт. НАДИМ
НӘЗЕР (г.) Нәзер итү. Исем компоненты. НАЗЕР
НӘЗЕРГОЛ (г.-төр.-т.) Нәзер ителгән кол. НАЗЕРГУЛ
НӘЗИЛ (ф.) Якын, үз; кунак. Д. в.: Нәдил, Надил, Назил. НАЗИЛЬ
НӘЗИР (г.) Куркыныч барлыкны алдан кисәтүче, хәбәр итүче. Исем компоненты. НАЗИР
НӘЗИРША (ф.) Нәзир (к.) + шаһ (к.). НАЗИРША
НӘЗИРҖАН (г.-ф.) Нәзир (к.) + җан. НАЗИРДЖАН
НӘЗРУЛЛА (г.; й. ис.) Аллаһыдан нәзер ителгән. НАЗРУЛЛА
НӘЗЫЙР (г.) Охшаш, тиңдәш, иш; үрнәк. НАЗИР
НӘЗЫЙФ (г.) к. Назиф. Д. в.: Нәзиф, Назыйф. НАЗИФ
НӘЗЫЙФУЛЛА (г.) Аллаһының пакь, гөнаһсыз кешесе. НАЗИФУЛЛА
НӘЗҺӘТ (г.) Намуслылык, сафлык, гыйффәтлелек. НАЗХАТ
НӘЙИР (г.) 1. Ачык; үтә күренмәле; нурлы, ялтыраучы, балкучы, яктыртучы. 2. Мәгърифәтле, мәдәни. НАЙИР
НӘКЫЙ (г.) Пакь, чиста, саф; бозылмаган. Исем компоненты. НАКИ
НӘКЫЙУЛЛА (г.) Аллаһынын пакь, саф кешесе. НАКИУЛЛА
НӘКЫЙП (г.) Сайлап куелган башлык, старшина. НАКИП
НӘСИМ (г.) 1. Мөлаем. 2. Йомшак җил; җиңелчә сулыш. Исем компоненты. НАСИМ
НӘСИМХАН (г.-төр.-т.) Нәсим (к.) + хан (к.). НАСИМХАН
НӘСИМҖАН (г.-ф.) Нәсим (к.) + җан. НАСИМДЖАН
НӘСИХ (г.) к. Насих. НАСИХ
НӘФИ (г.) Читкә тибәрелгән. НАФИ
НӘФИКЪ (г.) Файда, табыш; игелек; кирәкле. НАФИК
НӘФИГУЛЛА (г.) Аллаһынын файда китерүче кешесе. НАФИГУЛЛА
НӘФИЛ (г.) 1. Бүләк. 2. Табыш. Синонимнары: Бүләк, Гата, Инам, Наил, Ибәт, Һибәт, Туфаил. НАФИЛЬ
НӘФИС (г.) 1. Нәфис, күркәм, чибәр. 2. Кыйммәтле, бик бәһале. НАФИС
НӘФӘС (г.) 1. Сулыш, сулау. 2. Яшәү, тереклек итү. НАФАС
НӘҮМӘН (ф.) Яшь хуҗа. НАУМАН
НӘҮМӨХӘММӘТ (ф.-г.) Яшь Мөхәммәт. Д. в.: Нәүмәт, Нәүми, Нәүмәй. НАУМУХАММЕТ
НӘҮРҮЗ (ф.; бот., астр.) 1. Яңа елның беренче көне (яз бәйрәме), көн белән төннең тигезләнгән вакыты — 21 мартка туры килә; яңа көн. 2.Нәүрүз гөле. Ф. в.: Науруз. Исем компоненты. НАВРУЗ
НӘҮРҮЗБАЙ (ф.-төр.-т.) Яңа ел көнне туган бай (к.). Д. в.: Наурузбай. НАВРУЗБАЙ
НӘҮРҮЗБӘК (ф.-төр.-т.) Яңа ел көнне туган бәк (к.). НАВРУЗБЕК
НӘҮРҮЗГАЛИ (ф.-г.) Яңа ел көнне туган Гали (к.). НАВРУЗГАЛИ
НӘҮРҮЗМӨХӘММӘ (ф.-г.) Яңа ел көнне туган Мөхәммәт (к.). Д. в.: Нәүрүзмәт. НАВРУЗМУХАММЕТ
НӘҮРҮЗХАН (ф.-төр.-т.) Яңа ел көнне туган хан (к.). НАВРУЗХАН
НӘҮФӘН (ф.-г.) Яңа фән, яшь фән. НАУФАН
НӘҮШИРВАН ~ ӘНҮШИРВАН (бор. ир.) Үлемсез җан; үлемсез яшәү. Д. в.: Нәүшир. НАУШИРВАН ~ АНУШИРВАН
НӘҖАТ (г.) Котылу, коткару. НАДЖАТ
НӘҖИБЕТДИН (г.) Диннең затлы кешесе. НАДЖИБЕТДИН
НӘҖИБУЛЛА (г.) Аллаһының затлы бәндәсе. НАДЖИБУЛЛА
НӘҖИБӘК ~ НӘҖИПБӘК (г.) Нәҗип (к.) + бәк (к.). НАДЖИБЕК ~ НАЗИПБЕК
НӘҖИП (г.) 1. Затлы; асыл; акыллы, сәләтле. 2.Затлы, асыл нәселдән. Исем компоненты. НАЗИП
НӘҖМЕТДИН (г.) Дин йолдызы; динне балкытучы. Д. в.: Нәҗми, Нәҗмүк, Нәҗмүш, Нәҗкәй, Нәҗмәй. НАДЖМЕТДИН
НӘҖМЕРАХМАН (г.) Аллаһ йолдызы. НАДЖМЕРАХМАН
НӘҖМИ (г.; астр.) Йолдыз; комета. Исем компоненты НАДЖМИ
НӘҺРЕТДИН (г.) Дин чишмәсе. НАХРЕТДИН
НӨЗҺӘТ (г.) Шатлык, күңел ачу; сәяхәт итү. НУЗХАТ
НӨСРӘТ (г.) Җиңү, ярдәм. Исем компоненты. НУСРАТ
НӨСРӘТУЛЛА (г.) Аллаһының җиңүе, ярдәме. НУСРАТУЛЛА
НӨФҮЗ (г.) 1. Игътибарга лаек булу. 2. Абруй. НУФУЗ