Татар ир-ат исемнәре (Татарские мужские имена) — Ш

ТАТАР ИР-АТ ИСЕМНӘРЕ
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы Русча язылышы
Ш
ШАБАЙ (г.) Яшь егет, үсмер егет. Шабаев фамилиясендә сакланган. ШАБАЙ
ШАБАН (г.; й. ис.) к. Шәгъбан. ШАБАН
ШАВИЛДАН (ф.-г.) Шаһ балалары (күп.). Чаг.: Вилданша. ШАВИЛЬДАН
ШАГАЛИ (ф.-г.) к. Шаһгали. Чаг.: Галиша. ШАГАЛИ
ШАДИ (ф.) Шатлык, сөенеч. Синонимы: Сөенеч. ШАДИ
ШАДМАН (ф.) Шат, сөенгән, бәхетле. ШАДМАН
ШАИК (г.) Бик күркәм, бик шат. ШАИК
ШАИМ (ф.) Ефәгем; күч. иркәм. ШАИМ
ШАЙБӘК (ф.-төр.-т.) к. Шаһибәк. ШАЙБЕК
ШАЙМОРАТ (ф.-г.) к. Шаһиморат. ШАЙМУРАТ
ШАЙНУР (ф.-г.) к. Шаһинур. ШАЙНУР
ШАЙӘХМӘТ (ф.-г.) к. Шаһиәхмәт. Д. в.: Шаяхмәт. ШАЙАХМЕТ
ШАКИР (г.) Шөкер итүче, рәхмәт әйтүче; бар булганына риза кеше; рәхмәтле, кеше кадерен белүчән. ШАКИР
ШАКИРУЛЛА (г.) Аллаһының шөкер итүчесе. Д. в.: Шакирла, Шакул. ШАКИРУЛЛА
ШАКИРҖАН (г.-ф.) Шакир (к.) + җан. ШАКИРДЖАН
ШАМАТ (г.) Миң. ШАМАТ
ШАМИЛ (г.) Бөтен яхшы сыйфатларны бергә туплаган, үз эченә алган. ШАМИЛЬ
ШАМИХ (г.) Биек, югары күтәрелүче; горур. ШАМИХ
ШАМШӘРИФ (г.-ф.; дини) Дамаск шәһәренең дини эпитеты. Электә кеше исеме булып та кулланылган. Ф. в.: Шәмшәриф. ШАМШАРИФ
ШАМБУЛАТ (г.) Шанлы (данлы) Булат. ШАМБУЛАТ
ШАНБӘК (г.-төр.-т.) Шанлы (данлы) бәк. ШАНБЕК
ШАНГОЛ (г.-төр.-т.) Шанлы (данлы) кол. ШАНГУЛ
ШАНКИЛДЕ (г.-төр.-т.) Шан килде. Шанлы (ир бала) туды мәгънәсендә. ШАНКИЛЬДЕ
ШАНЧУРА (г.-төр.-т.) Шанлы чура (к.). Бу исем мариларга да кергән. ШАНЧУРА
Шат (ф.; неол.) Күңелле, кәефле, шат. Исем компоненты. Шат
ШАТГАЛИ (ф.-г.) Шат + Гали (к.). ШАТГАЛИ
ШАТМОРАТ (ф.-г.) Шат (к.) + Морат (к.). ШАТМУРАТ
ШАТМОРЗА (ф.-г.-ф.) Шат (к.) + Морза (к.). ШАТМУРЗА
ШАТРУХ (ф.-г.) Шат рухлы, шат күңелле. ШАТРУХ
ШАТСОЛТАН (ф.-г.) Шат + Солтан (к.). XIX гасырда Казан татарларында ир-ат һәм хатын-кыз исеме булып кулланылган. ШАТСУЛТАН
ШАТҖАН (ф.. неол.) Шат (к.) + җан. ШАТДЖАН
ШАУГӨР (бор. төр.-т.; й. ис.) Шаугөр. Бу бала дөньяда шаулап, гөрләп яшәсен дигән теләктән чыгып кушылган йола исем. ШАУГУР
Шаһ (ф.) Шаһ, хан, патша, ия, хуҗа мәгънәсендә. Исем компоненты. Исемнәр (и.-а. ис.) алдына кушылып «иң шәп», «иң беренче», «иң зур» дигән мәгънәләр бирә. Ул байтак кына исемнәребездә татар әйтелешенә, фонетикасына яраклаштырылып, шәй формасына әверелгән. Икенче компонент булып килгәндә, кыскарып, ша формасын ала һәм беркадәр кимсетү төсмере өсти. Шах
ШАҺАБЫЗ (ф.-төр.-т.) Иң зур, иң өлкән абыз (к.); иң өлкән ил агасы, аксакал. Д. в.: Шабыз, Шәбез. ШАХАБЫЗ
ШАҺБАЙ (ф.-төр.-т.) Шаһ (к.) + бай (к.). ШАХБАЙ
ШАҺБАЗ (ф.; зоол.) Лачын, бөркет, карчыга. Синонимнары: Бөркет, Лачын, Шонкар. Исем компоненты. ШАХБАЗ
ШАҺБАЗГАЛИ (ф.-г.) Шаһбаз (к.) + Гали (к.). ШАХБАЗГАЛИ
ШАҺБАЗГӘРӘЙ (ф.-төр.-т.) Шаһбаз (к.) + Гәрәй (к.). ШАХБАЗГАРАЙ
ШАҺБАЗХАН (ф.-төр.-т.) Шаһбаз (к.) + хан (к.). ШАХБАЗХАН
ШАҺБАЛ (г.) Кош канатының иң зур каурые. ШАХБАЛ
ШАҺБИ (г.) Соры, көл төсле. Чаг.: Сары. Д. в.: Шәһабый, Шиһаби. ШАХБИ
ШАҺБУЛАТ (ф.-г.) Шаһ (к.) + Булат. Иң яхшы булат мәгънәсендә. ШАХБУЛАТ
ШАҺВӘЛИ ~ ШАҺИВӘЛИ (ф.-г.) Шаһ (к.) + Вәли (к.). Чаг.: Вәлиша. Д. в.: Шәвәли. ШАХВАЛИ ~ ШАХИВАЛИ
ШАҺГАЗИ (ф.-г.) Шаһ (к.) + Гази (к.). Сугышта җиңеп чыгучы, яулап алучы шаһ. Төрдәше: Шахгази. ШАХГАЗИ
ШАҺГАЛИ ~ ШАҺИГАЛИ (ф.-г.) Шаһ (к.) + Гали (к.). Чаг.: Галиша. Д. в.: Шагали, Шагай, Шыгай, Шигай, Шигале, Шыгали, Шыгале, Шөгале, Шали, Шәле. ШАХГАЛИ ~ ШАХИГАЛИ
ШАҺГӘРӘЙ (ф.-төр.-т.) Шаһ (к.) + Гәрәй (к.). Чаг.: Гәрәйша. Д. в.: Шәгрәй, Шахрай, Шаграй. ШАХГАРАЙ
ШАҺЗАД (ф.) Шаһ затыннан, шаһ токымыннан. ШАХЗАД
ШАҺЗАДӘ (ф.) Шаһ баласы, шаһ улы, принц. ШАХЗАДА
ШАҺЗАМАН (ф.-г.) Шаһ (к.) + Заман (к.). Заман шаһы. Чаг.: Хандәвер, Ханзаман. ШАХЗАМАН
ШАҺИ (ф.) 1. Шаһка бәйләнешле, шаһ сыман. 2. Иң яхшы, иң зур, иң бөек. Д. в.: Шәһи. Исем компоненты. ШАХИ
ШАҺИБӘК (ф.-төр.-т.) Шаһи (к.) + бәк. Д. в.: Шайбәк. ШАХИБЕК
ШАҺИБӘРӘК (г.) Иң яхшы фатиха. ШАХИБАРАК
ШАҺИВАН (г.) Сизгер, тиз сизүчән. ШАХИВАН
ШАҺИГӘРДАН (ф.) к. Шәйгәрдан. ШАХИГАРДАН
ШАҺИД (г.) Шаһит, танык, күрүче. Д. в.: Шаид. ШАХИД
ШАҺИДГАЛИ (г.) Шаһид (к.) +Гали (к.). Д. в.: Шаһидали, Шәйдәли. ШАХИДГАЛИ
ШАҺИЗӘР (ф.-г.) Иң зур, иң яхшы алтын. ШАХИЗАР
ШАҺИМАН (ф.-г.) Шаһи (к.) + Иман (к.). Д. в.: Шахиман, Шәһмән, Шәймән, Шәмән. ШАХИМАН
ШАҺИМОРАТ (ф.-г.) Иң бөек теләк. Чаг.: Моратша. Д. в.: Шәйморат, Шаморат. ШАХИМУРАТ
ШАҺИМУЛЛА (ф.-г.) Шаһи (к.) + Мулла (к,). Иң зур укымышлы мулла. Чаг.: Муллашаһ. Д. в.: Шәймулла, Шәймул, Шәйми, Шәймүк, Шәһим, Шаим. ШАХИМУЛЛА
ШАҺИМӘРДАН (ф.) Батыр ир-егетләрнең патшасы. Хәзрәти Гали хәлифә эпитеты. Д. в.: Шәмәрдән, Шамардан, Шәмәр, Шамар. ШАХИМАРДАН
ШАҺИМӨХӘММӘТ (ф.-г.) Шаһи (к.) + Мөхәммәт (к.). Чаг.: Мөхәммәтша. Төрдәше: Шаһмөхәммәт. ШАХИМУХАММЕТ
ШАҺИМӨҖӘҺИТ (ф.-г.) 1. Тырыш, иҗтиһат итүче шаһ. 2. Изге юл (эш) өчен көрәшүче шаһ. ШАХИМУДЖАГИТ
ШАҺИН (ф.) Аксыл төстәге лачын, шонкар. ШАХИН
ШАҺИНГӘРӘЙ (ф.-г.) Шаһ теләге. Чаг.: Шаһгәрәй һәм Гәрәйша. Д. в.: Шәнгәрәй, Шәнгәрәй, Шәнүк. ШАХИНГАРАЙ
ШАҺИНУР (ф.-г.) Шаһи (к.) + нур. Нур патшасы. Чаг.: Нуриша. Д. в.: Шайнур, Шәйнур. ШАХИНУР
ШАҺИРАХМАН (ф.-г.) Шаһи (к.) + Рахман (к.). Аллаһ шаһы. Д. в.: Шәйрахман, Шарахман. ШАХИРАХМАН
ШАҺИСЛАМ (ф.-г.) Шаһи (к.) + Ислам (к.). Ислам шаһы. Чаг.: Исламша. ШАХИСЛАМ
ШАҺИСОЛТАН (ф.-г.) Шаһи (к.) + Солтан (к.). Чаг.: Солтанша. ШАХИСУЛТАН
ШАҺИЯЗДАН (ф.) Шаһи (к.) + Яздан (Аллаһ). Д. в.: Шаһияз, Шаяз. ШАХИЯЗДАН
ШАҺИЯР (ф.) Шаһи (к.) + яр. Иң яхшы дус. ШАХИЯР
ШАҺИӘГЪЗАМ (ф.-г.) Шаһи (к.) + Әгъзам (к.). ШАХИАГЗАМ
ШАҺИӘКБӘР (ф.-г.) Шаһи (к.) + Әкбәр (к.). ШАХИАКБАР
ШАҺИӘСГАРЬ (ф.-г.) Шаһи (к.) + Әсгарь (к.). ШАХИАСГАР
ШАҺИӘХМӘТ (ф.-г.) Шаһи (к.) + Әхмәт (к.). Чаг.: Әхмәтша, Әхмәтшаһи. Д. в.: Шайәхмәт, Шаяхмәт. ШАХИАХМЕТ
ШАҺИҖАН (ф.) Шаһи (к.) + җан. Олы җан. ШАХИДЖАН
ШАҺИҖИҺАН (ф.) Шаһи (к.) + Җиһан (к.). Җиһан шаһы. Чаг.: Җиһанша. Д. в.: Шайҗан. ШАХИДЖИХАН
ШАҺКОЛ (ф.-төр.-т.) Шаһ (к.) + кол (к.). Д. в.: Шакол, Шакул. ШАХКУЛ
ШАҺМАН (ф.) Шаһ кешесе; шаһка якын кеше. Д. в.: Шакман, Шахмай, Шайман. ШАХМАН
ШАҺНАЗАР (ф.-г.) Шаһ (к.) + Назар (к.). Шаһ мәрхәмәте. Д. в.: Шахназар. ШАХНАЗАР
ШАҺНИЯЗ (ф.-г.) Шаһ (к.) + Нияз (к.). Д. в.: Шанияз, Шаяз. ШАХНИЯЗ
ШАҺРАЗЫЙ (ф.-г.) Шаһ (к.) + Разый (к.). Олы, зур канәгатьлек, разыйлык. ШАХРАЗИ
ШАҺРАҺ (ф.) Олы юл, тугры юл. ШАХРАХ
ШАҺРИЯР (ф.) Патша, хаким. ШАХРИЯР
ШАҺСУАР (ф.) Ат өстендә бик оста йөрүче. ШАХСУАР
ШАҺСУВАР (ф.) Патша сыйфатларына ия булучы (Гафуров). ШАХСУВАР
ШАҺТИМЕР (ф.-төр.-т.) Шаһ (к.) + Тимер (к.). Иң шәп, нык тимер. Чаг.: Тимерша. ШАХТИМЕР
ШАҺЧУРА ~ ШАҺИЧУРА (ф.-төр.-т.) Шаһ (к.) + Чура (к.). Чаг.: Чурашаһ. Д. в.: Шайчура, Шаһчур, Шаһичур, Шачур, Чачур, Чәчүр. ШАХЧУРА ~ ШАХИЧУРА
ШИГАЙ (г.) Ярлы, ялчы. ШИГАЙ
Шир (ф.) Арыслан. Синонимнары: Арслан, Газанфар, Зайгам, Хәйдәр, Әсәд, Лаис. Исем компоненты. Шир
ШИРАЗИ (ф.: төп.) Ширазлы, Шираз шәһәреннән. ШИРАЗИ
ШИРАРСЛАН (ф.-төр.-т.) Фарсыча шир (арыслан) сүзенә татарча арыслан сүзе кушылып ясалган. «Икеләтә арыслан» дигән мәгънәгә ия. ШИРАРСЛАН
ШИРВӘЛИ (ф.-г.) Шир (к.) + Вәли (к.). ШИРВАЛИ
ШИРГАЗИ (ф.-г.) Шир (к.) + Гази (к.). Синонимы: Арслангази. ШИРГАЗИ
ШИРГАЗИЗ (ф.-г.) Шир (к.) + Газиз (к.). ШИРГАЗИЗ
ШИРГАЛИ (ф.-г.) Шир (к.) + Гали (к.). Чаг.: Галишир. Синонимнары: Арслангали, Хәйдәргали. ШИРГАЛИ
ШИРГАЯЗ (ф.-г.) Шир (к.) + Гаяз (к.). ШИРГАЯЗ
ШИРДАН ~ ШЫРДАН (ф.) 1. Арысланга торышлы; күч. батырлык. 2. Данлы арыслан. Татарстанның Зеленодол (элекке Норлат) районындагы татар һәм рус авыллары атамасы. ШИРДАН
ШИРДИЛ (ф.) Арыслан йөрәкле, батыр. ШИРДИЛЬ
ШИРЗАДӘ (ф.) Арыслан баласы. Синонимы: Арсланзадә. ШИРЗАДА
ШИРИН (ф.: этн.) 1. Татлы, ләззәтле. 2. Кыпчакларның Казан татарлары составына кергән бер кабиләсенең атамасы. ШИРИН
ШИРИЯЗДАН (ф.) Тәңре арысланы. Д. в.: Ширьяздан, Шири, Ширәй, Яздан. ШИРИЯЗДАН
ШИРМОРАТ (ф.-г.) Шир (к.) + Морат (к.). ШИРМУРАТ
ШИРМОХТАР (ф.-г.) Шир (к.) + Мохтар (к.). ШИРМУХТАР
ШИРМӘХМҮТ (ф.-г.) Шир (к.) + Мәхмүт (к.). ШИРМАХМУТ
ШИРМӨХӘММӘТ (ф.-г.) Шир (к.) + Мөхәммәт (к.). Чаг.: Мөхәммәтшир. Д. в.: Ширәмәт, Ширмәт, Ширми. ШИРМУХАММЕТ
ШИРНИЯЗ (ф.) Шир (к.) + Нияз (к.). ШИРНИЯЗ
ШИРХАН (ф.-төр.-т.) Шир (к.) +хан (к.). Синонимнары: Арсланхан, Хәйдәрхан. ШИРХАН
ШИРХАТИП (ф.-г.) Шир (к.) + Хатип (к.). ШИРХАТИП
ШИРӘХМӘТ (ф.-г.) Шир (к.) + Әхмәт (к.). Д. в.: Ширай, Шири, Ширкәй, Ширүк. ШИРАХМЕТ
ШИФА (г.) Савыктыргыч дәва, шифа. ШИФА
ШИХРАЙ (г.) к. Шәехразый. ШИХРАЙ
ШИҺАП (г.: дини) 1. Атылган йолдыз, метеор. 2. Диндә күктән шайтаннарга аткан йолдыз. 3. Яшен тизлегендәге; нур сибеп торучы. Д. в.: Шаяп, Шиап, Шыяп, Шибай. ШИГАП
ШИҺАБЕТДИН (г.) Дин йолдызы, яктылыгы. ШИГАБЕТДИН
ШОГАЕП (г.) Нурлы. Пәйгамбәр исеме. Д. в.: Шөгаеп. ШУГАЕП
ШОМБАЙ (төр.-т. яки г.-төр.-т.; миф.; фольк.) 1. Базык, аз сүзле, астыртын. 2. Шом салучы бай, явыз көчләрне куркытучы бай (ир-егет). Татар халык әкияте герое. ШОМБАЙ
ШОҖАГЪ (г.) Батыр, кыю, гайрәтле, йөрәкле. Д. в.: Шозак. ШУДЖАГ
ШОҖАГЫТДИН (г.) Дин каһарманы, батыры, дин сакчысы. ШУДЖАГЫТДИН
ШОНКАР (бор. төр.-т.; зоол.) Лачын, бөркет. Шанкарев, Шункарев фамилияләрендә сакланган. Синонимнары: Бөркет, Шаһбаз, Шаһин. ШУНКАР
ШӘВӘЛИ (г.; й. ис.) Мөселманнардагы ай (һиҗри) календареның унынчы ае атамасы шәвәл (шәваль) — «күтәрелү» сүзеннән ясалган исем. Шәүвәл аенда туган ир балага Шәвәли исеме кушылган. ШАВАЛИ
ШӘГЪБАН (г.; й. ис.) Ай (һиҗри) елның сигезенче ае исеме шәгъбаннан. Шул айда туган ир балага кушылган. ШАГБАН
ШОДИД (г.) Нык, көчле, энергияле. ШАДИД
ШӘЕХ (г.: дини) 1. Карт, аксакал, башлык, җитәкче. 2. Дин башлыгы, иман, рухи ата. ШЕЙХ
Шэйхе ~ Шәйхел Исем компоненты. Шайхе ~ Шайхел
ШӘЕХБИ (г.-бол.-т.) Шәех (к.) + би. ШЕЙХБИ
ШӘЕХБУЛАТ (г.-төр.-т.) Шәех (к.) + Булат (к.). ШЕЙХБУЛАТ
ШӘЕХВӘЛИ (г.) Шәех (я.) + Вәли (к.). ШЕЙХВАЛИ
ШӘЕХГАЗИ (г.) Шәех (к.) + Гази (к.). ШЕЙХГАЗИ
ШӘЕХГАЛИ (г.) Шәех (к.) + Гали (к.). Башлык, җитәкче. Чаг.: Галишәех. Д. в.: Шихали, Шигале, Шөгале, Шәехали. ШЕЙХГАЛИ
ШӘЕХЗАДӘ (г.-ф.) Шәех (к.) + 3адэ (к.). ШЕЙХЗАДА
ШӘЕХЗАМАН (г.) Шәех (к.) + Заман (к.). Заман шәехе. ШЕЙХЗАМАН
ШӘЕХМИРЗА ~ ШӘЕХМОРЗА (г.-г.-ф.) Шәех (к.) + Мирза (к.). Чаг.: Мирзашәех, Морзашәех. ШЕЙХМИРЗА ~ ШЕЙХМУРЗА
ШӘЕХРАЗЫЙ (г.) Шәех (к.) + Разый (к. Рази). Д. в.: Шәйрази, Шәйразый, Шихрай. ШЕЙХРАЗИ
ШӘЕХТИМЕР (г.-т.) Шәех (к.) + Тимер (к.). Чаг.: Тимершәех. ШЕЙХТИМЕР
ШӘЕХХУҖА (г.-ф.) Шәех (к.) + Хуҗа (к.). Чаг.: Хуҗашәех. ШЕЙХХУЗЯ
ШӘЕХША ~ ШӘЕХШАҺ (г.-ф.) Шәех (к.) + шаһ (к.). ШЕЙХША ~ ШЕЙХШАХ
ШӘЙБӘК (ф.) к. Шаһибәк. Шайбеков фамилиясендә сакланган. ШАЙБЕК
ШӘЙГАЛИМ ~ ШАҺИГАЛИМ (ф.-г.) Зур укымышлы шаһ. ШАЙГАЛИМ ~ ШАХИГАЛИМ
ШӘЙГАЛЛӘМ ~ ШАҺИГАЛЛӘМ (ф.-г.) Шаһ (к.) + Галләм (к.). Галимнәр шаһы. ШАЙГАЛЛЯМ ~ ШАХИГАЛЛЯМ
ШӘЙГӘРДӘН ~ ШАҺИГӘРДАН (ф.) 1. Шаһ умырткасы, шаһ муены; шаһ таянычы, ышанычлысы мәгънәсендә. 2. Тирә-юньнең шаһы. Д. в.: Шагардан. Шыгырдан, Шырдан, Шайдан, Гардан, Гәрдән. ШАЙГАРДАН ~ ШАХИГАРДАН
ШӘЙГӘРӘЙ ~ ШАҺИНГӘРӘЙ (ф.) Шаһ (к.) + Гәрәй (к.). Д. в.: Шайгар, Шагар. ШАЙГАРАЙ ~ ШАХИНГАРАЙ
ШАЙДИЯР ~ ШАҺИДИЯР (г.-ф.) Изге сугышта корбан булучы дус, иптәш. ШАЙДИЯР ~ ШАХИДИЯР
ШӘЙДУЛЛА ~ ШАҺИДУЛЛА (г.) 1. Аллаһ юлында шәһит китүче, корбан булучы. 2. Аллаһ булышсын. Д. в.: Шәйдул, Шәйдук, Шәйди. ШАЙДУЛЛА ~ ШАХИДУЛЛА
ШӘЙИСЛАМ ~ ШАҺИСЛАМ (ф.-г.) Ислам шаһы. Чаг.: Исламша. ШАЙИСЛАМ ~ ШАХИСЛАМ
ШӘЙКАМАЛ ~ ШАҺИКАМАЛ (ф.-г.) Шаһ (к.) + Камал (к.). ШАЙКАМАЛ ~ ШАХИКАМАЛ
ШӘЙКӘРАМ ~ ШАҺИКӘРАМ (ф.-г.) Шаһ (к.) + Кәрам (к.). Киң күңелле, юмарт шаһ. ШАЙКАРАМ ~ ШАХИКАРАМ
ШӘЙМАНСУР ~ ШАҺИМАНСУР (ф.-г.) Шаһ (к.) + Мансур (к.). Җиңүче шаһ. ШАЙМАНСУ ~ ШАХИМАНСУР
ШӘЙМОРАТ (ф.-г.) к. Шаһиморат. ШАЙМУРАТ
ШӘЙМОРЗА ~ ШАҺИМОРЗА (ф.-г.-ф.) Шаһ (к.) + Морза (к.). Д. в.: Шаһморза, Шаморза, Шахмар, Шахмай. ШАЙМУРЗА ~ ШАХИМУРЗА
ШӘЙМӘРДӘН ~ ШАҺИМӘРДӘН (ф.) Шаһ (к.) + Мәрдән (к. Мәрдан). Батыр ир-егетләрнең патшасы. Чаг.: Мәрдәнша. Д. в.: Шәмәрдән, Шәмәр, Шәймәр, Шәймак. ШАЙМАРДАН ~ ШАГИМАРДАН
ШАЙМӘХМҮТ ~ ШАҺИМӘХМҮТ (ф.-г.) Шаһ (к.) + Мәхмүт (к.). Иң мактаулы, иң данлы кеше. ШАЙМАХМУТ ~ ШАХИМАХМУТ
ШӘЙМӨХӘММӘТ ~ ШАҺИМӨХӘММӘТ (ф.-г.) Шаһ (к.) + Мөхәммәт (к.). Чаг.: Мөхәммәтшаһи. Д. в.: Шәймәт, Шахмат, Шахмай, Шәйми, Шәймүк. ШАЙМУХАММЕТ ~ ШАХИМУХАММЕТ
ШӘЙСОЛТАН ~ ШАҺИСОЛТАН (ф.-г.) Шаһи (к.) + Солтан (к.). Чаг.: Солтанша. ШАЙСУЛТАН ~ ШАХИСУЛТАН
ШӘЙСӘЛИМ ~ ШАҺИСӘЛИМ (ф.-г.) Шаһ (к.) + Сәлим (к.). Иң сәламәт. ШАЙСАЛИМ ~ ШАХИСАЛИМ
ШӘЙХАБЫЗ (г.-бол.-т.) Җитәкче, аксакал абыз (к.). ШАЙХАБЫЗ
ШӘЙХАТТАР ~ ШӘЙХЕЛГАТТАР ~ ШӘЙХГАТТАР (г.) Ислемайлар сатучы карт, парфюмерлар хуҗасы. Д. в.: Шәйдар. ШАЙХАТТАР ~ ШАЙХЕЛГАТТАР ~ ШАЙХГАТТАР
ШӘЙХЕВАФА (г.) Шәех (к.) + Вафа (к.). ШАЙХЕВАФА
ШӘЙХЕГАЗЗАЛИ (г.) Шәех + Газзал и (к.). Сөекле башлык, аксакал. ШАЙХЕГАЗЗАЛИ
ШӘЙХЕГАЛИ (г.) Шәех (к.) + Гали (к.). Бөек башлык, аксакал. ШАЙХЕГАЛИ
ШӘЙХЕГАЛЛӘМ (г.) Шәех (к.) + Галләм (к.).- Галим шәех. ШАЙХЕГАЛЛЯМ
ШӘЙХЕЗАДӘ (ф.) Шәех (к.) + 3адә (к.). ШАЙХЕЗАДА
ШӘЙХЕЗАМАН (г.) Шәех (к.) + Заман (к.). Заман шәехе. ШАЙХЕЗАМАН
ШӘЙХЕЛИМАМ (г.) Намаз укытучы шәех. ШАЙХЕЛИМАМ
ШӘЙХЕЛИМАН (г.) Иман башлыгы, җитәкчесе. Д. в.: Шәехиман, Шәйман. ШАЙХЕЛИМАН
ШӘЙХЕЛИСЛАМ (г.) Ислам җитәкчесе, башлыгы. Чаг.: Исламшәех. Д. в.: Шәйислам. ШАЙХЕЛИСЛАМ
ШӘЙХЕЛМӘРДАН (г.-ф.) Батыр ир-егетләр башлыгы, җитәкчесе. Д. в.: Шәйхемәрдан, Шәехмәрдан. ШАЙХЕЛМАРДАН
ШӘЙХЕЛӘНАМ (г.) Халыклар башлыгы, кешеләр җитәкчесе. ШАЙХЕЛАНАМ
ШӘЙХЕМАННУР (г.) Шәех (к.) + Маннур (к.). ШАЙХЕМАННУР
ШӘЙХЕМАНСУР (г.) Шәех (к.) + Мансур (к.). ШАЙХЕМАНСУР
ШӘЙХЕМОРАТ (г.) Шәех (к.) + Морат (к.). Д. в.: Шихморат, Шәйморат. ШАЙХЕМУРАТ
Шәйхеморза (г.) Шәех (к.) + Морза (к.). Чаг.: Морза шәех ШАЙХЕМУРЗА
ШӘЙХЕМУЛЛА (г.) Шәех (к.) + Мулла (к.). ШАЙХЕМУЛЛА
ШӘЙХЕМӨХӘММӘТ (г.) Шәех (к.) + Мөхәммәт (к.). Д. в.: Шикмамай, Шикмай, Шыкмай, Шикми. ШАЙХЕМУХАММЕТ
ШӘЙХЕНУР (г.) Шәех (к.) + нур (к.). Чаг.: Нуршәех. Д. в.: Шәйнур. ШАЙХЕНУР
ШӘЙХЕРАЗЫЙ (г.) Шәех (к.) + Разый (к. Рази). ШАЙХЕРАЗИ
ШӘЙХЕРАМ (г.-ф.) Изге шәех. ШАЙХЕРАМ
ШӘЙХЕРАХМАН (г.) Шәех (к.)+ Рахман (к.). ШАЙХЕРАХМАН
ШӘЙХЕСАТТАР (г.) Шәех (к.) + Саттар (к.). Гафу итүче, кичерүче шәех. ШАЙХЕСАТТАР
ШӘЙХЕСОЛТАН (г.) Шәех (к.) + Солтан (к.). ШАЙХЕСУЛТАН
ШӘЙХЕСӘЛИМ (г.) Шәех (к.) + Сәлим (к.). ШАЙХЕСАЛИМ
ШӘЙХЕТДИН (г.) Дин карты, дин бабасы, дин башлыгы. Чаг.: Диншәех. Д. в.: Шәйхи. ШАЙХЕТДИН
ШӘЙХЕЧУРА (г.-төр.-т.) Шәех (к.) + Чура (к.). ШАЙХЕЧУРА
ШӘЙХЕӘГЪЗАМ (г.) Шәех (к.) + Әгъзам (к.). Бөек, зур дәрәҗәле шәех. ШАЙХЕАГЗАМ
ШӘЙХЕҖАН ~ ШӘЕХҖАН (г.-ф.) Шәех (к.) + җан. Чаг.: Җаншәех. ШАЙХЕДЖАН ~ ШЕЙХДЖАН
ШӘЙХИ (г.) Карт, аксакал, башлык, юлбашчы. Шәйхи ~ Шәйхулла, Шәйхетдин, Шәйхелислам исемнәренең кыскартылмасы. Исем компоненты. ШАЙХИ
ШӘЙХИНУР (г.) Шәйхи (к.) + нур. Нурлы шәех. ШАЙХИНУР
ШӘЙХИЯР (г.-ф.) Шәйхи (к.) + яр (к.). ШАЙХИЯР
ШӘЙХИӘХМӘТ (г.) Шәйхи (к.) + Әхмәт (к.). Чаг.: Әхмәтшәех. ШАЙХИАХМЕТ
ШӘЙХУЛЛА (г.) Аллаһ карты, Аллаһ шәехе. Д. в.: Шәйхул, Шәйхи. ШАЙХУЛЛА
ШӘЙХӘЙДӘР ~ ШАҺИХӘЙДӘР (г.) Шаһи (к.) + Хәйдәр (к.). Арыслан шаһ, патша. Чаг.: Хәйдарша. ШАЙХАЙДАР (ШАХИХАЙДАР)
ШӘЙӘГЪЗАМ ~ ШАҺИӘГЪЗАМ (ф.) Шаһ (к.) + Әгъзам (к.). ШАЙАГЗАМ
ШӘЙӘХМӘТ ~ шәяхмәт ~ ШАҺИӘХМӘТ (ф.-г.) Шаһ (к.) + Әхмәт (к.). Чаг.: Әхмәтша. Д. в.: Шәйхмәт, Шәхәт, Шәмәт, Шәймәт. ШАЙАХМЕТ ~ ШАЯХМЕТ ~ ШАХИАХМЕТ
ШӘКЕРТ (ф.) Укучы, шәкерт. ШАКИРТ
ШӘКЕРТҖАН (ф.) Шәкерт (к.) + җан. Укучы җан. ШАКИРТДЖАН
ШӘКҮРҖАН (г.-ф.) Шәкүр (к.) + җан. Бик шөкер итүче, бик канәгать җан. ШАКУРДЖАН
ШӘМГУН (г.) Шәм, яктырткыч. Д. в.: Шәмун, Шамун, Шәмәй. Синонимнары: Кәндил, Сираҗи, Шәмгый. ШАМГУН
ШӘМГЫЙ (г.) Яктылык чыганагы, шәм. Синонимнары: Кәндил, Сираҗи, Шәмгун. Исем компоненты. ШАМГЫЙ
ШӘМГЫТДИН (г.) Дин нуры. Синонимы: Нуретдин. ШАМГЫТДИН
ШӘМИМ (г.) Хуш ис, хуш исле. ШАМИМ
ШӘММАС (г.) Кояшка табынучы. Төрдәше: Шам-баз. ШАММАС
ШӘМЕС (г.) Кояш. Чаг.: Афтаб, Кояш, Көн. ШАМЕС
Шәмсе ~ Шәмсел (г.) Исем компоненты. Шамсе ~ Шамсел
ШӘМСЕВАФА (г.) Шәмсе (к.) + Вафа (к.). ШАМСЕВАФА
ШӘМСЕВӘЛИ (г.) Шәмсе (к.) + Вәли (к.). ШАМСЕВАЛИ
ШӘМСЕГАЗИ (г.) Шәмсе (к.) + Гази (к.). ШАМСЕГАЗИ
ШӘМСЕГАЗИЗ (г.) Шәмсе (к.) + Газиз (к.). Кояштай ШАМСЕГАЗИЗ
ШӘМСЕГАЛИ (г.) газиз, кадерле. Шәмсе (к) + Гали (к.). Кояштай бөек. Д. в.: Шәмгали. ШАМСЕГАЛИ
ШӘМСЕГАЛИМ (г.) Кояштай (якты) галим. ШАМСЕГАЛИМ
ШӘМСЕГАЛЛӘМ (г.) Белем, гыйлем кояшы. ШАМСЕГАЛЛЯМ
ШӘМСЕГАЛӘМ (г.) Дөнья кояшы. ШАМСЕГАЛЯМ
ШӘМСЕГАТА (г.) Шәмсе (к.) Гата (к.). Кояштай (кыйммәтле) бүләк. ШАМСЕГАТА
ШӘМСЕГАФФАР (г.) Шәмсе (к.) + Гаффар (к.). ШАМСЕГАФФАР
ШӘМСЕГӘРӘЙ (г.-төр.-т.) Шәмсе (к.) + Гәрәй (к.). ШАМСЕГАРАЙ
ШӘМСЕЗАДӘ (г.-ф.) Кояштай (чибәр) бала, угыл. Синонимы: Шәмсемуса. ШАМСЕЗАДА
ШӘМСЕЗЫЯ (г.) Кояш яктылыгы, кояш нуры. ШАМСЕЗИЯ
ШӘМСЕКӘЙ (г.-т.) Кояшкай. ШАМСЕКАЙ
ШӘМСЕЛИСЛАМ (г.) Ислам кояшы. ШАМСЕЛИСЛАМ
ШӘМСЕМОРАТ (г.) Шәмсе (к.) + Морат (к.). Кояштай якты теләк. ШАМСЕМУРАТ
ШӘМСЕМУСА (г.) Кояштай (якты) бала. Синонимы: Шәмсезадә. ШАМСЕМУСА
ШӘМСЕМӘРДАН (г.-ф.) Егетләр кояшы. ШАМСЕМАРДАН
ШӘМСЕМӨНИР (г.) Шәмсе (к.) + Мөнир (к.). Яктылык бирүче, нурландыручы кояш. ШАМСЕМУНИР
ШӘМСЕМӨХӘММӘТ (г.) Шәмсе (к.) + Мөхәммәт (к.). ШАМСЕМУХАММЕТ
ШӘМСЕНӘБИ (г.) Шәмсе (к.) + Нәби (к.). ШАМСЕНАБИ
ШӘМСЕРАХМАН (г.) Шәмсе (к.) + Рахман (к.). ШАМСЕРАХМАН
ШӘМСЕРӘХИМ (г.) Шәмсе (к.) + Рәхим (к.). Кояштай рәхимле. Д. в.: Шәмрәй. ШАМСЕРАХИМ
ШӘМСЕСОЛТАН (г.) Шәмсе (к.) + Солтан (к.). ШАМСЕСУЛТАН
ШӘМСЕТДИН (г.) Диннең кояшы, яктырткычы. Д. в.: Шәм, Шәми, Шәмси, Шәмәй, Шәмкәй, Шәмүк, Шәмәк, Шәмәки, Шәмсет, Шәмсут. ШАМСЕТДИН
ШӘМСЕХУҖА (г.-ф.) Шәмсе (к.) + Хуҗа (к.). ШАМСЕХУЗЯ
ШӘМСЕЧУРА(г.-бор. төр.-т.) Шәмсе (к.) + Чура (к.). ШАМСЕЧУРА
ШӘМСЕӘНВӘР (г.) Шәмсе (к.) + Әнвәр (к.). Кояш нурлары (күп.). ШАМСЕАНВАР
ШӘМСЕӘХМӘТ (г.) Шәмсе (к.) + Әхмәт (к.). Мактаулы кояш. ШАМСЕАХМЕТ
ШӘМСЕҖАН (г.-ф.) Шәмсе (к.) + җан. Кояштай (якты) җан. ШАМСЕДЖАН
ШӘМСИ (г.) Кояшныкы, кояштай, кояш кебек. Исем компоненты. ШАМСИ
ШӘМСИГОЛ (г.-төр.-т.) Шәмси (к.) + кол (к.). ШАМСИГУЛ
ШӘМСИР ~ ШӘМШИР (ф.) Кылыч. Синонимнары: Саяф, Сәеф, Хисам, Хусам. ШАМСИР ~ ШАМШИР
ШӘМСИРАВАН (ф.-бол.-т.) Яхшы кылыч. Шәмсираванов фамилиясендә сакланган. ШАМСИРАВАН
ШӘМСИЯР (г.-ф.) Кояштай дус. ШАМСИЯР
ШӘМСИӘХМӘТ (г.) Шәмси (к.) + Әхмәт (к.). ШАМСИАХМЕТ
ШӘМСУАР (г.-ф.) Шәм кебек төз, зифа атменәр. Шәмсуаров, Шәмсеваров фамилияләрендә сакланган. Д. в.: Шәмсевар. ШАМСУАР
ШӘМСУЛЛА (г.) Аллаһ кояшы. ШАМСУЛЛА
ШӘМСУН (г.-яһ.; -миф.; дини) Кояшка табыну чорындагы тәңре кояш. Төрдәше: Шәмсин. ШАМСУН
ШӘМСУР (г.-ф.) Кояш йөзле. ШАМСУР
ШӘНГӘРӘЙ (г.-ф.) Шаһингәрәй (к.) исеменең фонетик үзгәреш кичергән варианты. Д. в.: Шәнгәр, Шәнгәй, Шангай. ШАНГАРАЙ
ШӘПШӘЕХ (ф.-г.) Яхшы, әйбәт шәех (к.). Д. в.: Шәпше, Шәпшык. ШАПШЕЙХ
ШӘРАФӘТ (г.) 1. Кадерлелек, хөрмәтлелек. 2. Дан, намус, затлылык, намуслык. Д. в.: Шәрәфәт. ШАРАФАТ
ШӘРГЫЙ (г.) Шәригатьле, законлы. Исем компоненты. ШАРГИ
ШӘРГЫЙМУЛЛА (г.) Шәргый (к.) + Мулла (к.). Законлы, указлы мулла. ШАРГИМУЛЛА
ШӘРГЫЛИСЛАМ (г.) Ислам шәригате, Ислам законы. ШАРГЫЛИСЛАМ
ШӘРИК (г.) Иптәш, коллега. ШАРИК
ШӘРИФ ~ШӘРИП (г.) 1. Атаклы, хөрмәткә лаеклы. 2. Мәрхәмәтле, изге. 3. Зыялы, олы җанлы, бөек. Исем компоненты. ШАРИФ ~ ШАРИП
ШӘРИФГАЛИ (г.) Шәриф (к.) + Гали (к.). ШАРИФГАЛИ
ШӘРИФЕЛИСЛАМ (г.) Исламның хөрмәтлесе, изгесе. Чаг.: Исламшәриф. ШАРИФЕЛИСЛАМ
ШӘРИФЗАДӘ (г.-ф.) Шәриф (к.) + Задә (к.). ШАРИФЗАДА
ШӘРИФКОЛ (г.-төр.-т.) Шәриф (к.) + кол. Чаг.: Колшәриф. ШАРИФКУЛ
ШӘРИФРАХМАН Шәриф (к.) + Рахман (к.). Аллаһы-ның мәрхәмәте, бөеклеге. ШАРИФРАХМАН
ШӘРИФХАН ( төр.-т.) Шәриф (к.) + хан (к.). ШАРИФХАН
ШӘРИФУЛЛА (г.) Аллаһының мәрхәмәте, бөеклеге. ШАРИФУЛЛА
ШӘРИФҖАН (г.-ф.) Шәриф (к.) + җан. ШАРИФДЖАН
ШӘРХЕМУЛЛА (г.) Шәрехләүче (комментарий бирүче) мулла, галим. ШАРХЕМУЛЛА
ШӘРХЕТДИН (г.) Динне анлатучы, шәрехләүче. ШАРХЕТДИН
ШӘРӘФ ~ ШӘРӘП (г.) 1. Кадер, хөрмәт, дан. 2. Югары дәрәҗә. 3. Затлылык, аксөяклелек, затлы нәселдән булу. Исем компоненты. ШАРАФ ~ШАРАП
ШӘРӘФГАЛИ (г.) Шәрәф (к.) + Гали (к.). Хөрмәтле, данлы Гали. ШАРАФГАЛИ
ШӘРӘФЕЛИСЛАМ (г.) Ислам даны, затлылыгы. Синонимы: Кадерислам. ШАРАФЕЛИСЛАМ
ШӘРӘФЕТДИН (г.) Диннең бөеклеге, олылыгы, югарылыгы. Д. в.: Щәрәфи, Шәри. Шәрәй, Шаруй, Шәрүй, Шәрү, Шару. ШАРАФУТДИН
ШӘРӘФИ (г.) Кадерле, хөрмәтле, данлы; затлы нәселле. ШАРАФИ
ШӘРӘФКОЛ (г.-төр.-т.) Шәрәф (к.) + кол (к.). Чаг.: Кадергол. ШАРАФКУЛ
ШӘРӘФКӘЙ (г.-т.) Шәрәф исемен иркәләп-яратып әйтү формасы. Д. в.: Шәрәкәй. Синонимы: Кадеркәй. ШАРАФКАЙ
ШӘРӘФЛЕ (г.-т.) Данлы, югары дәрәҗәле. ШАРАФЛИ
ШӘРӘФУЛЛА (г.) Аллаһ даны, бөеклеге. ШАРАФУЛЛА
ШӘРӘФӘТХАН (г.-төр.-т.) Шәрәфәт (к.) + хан (к.). ШАРАФАТХАН
ШӘФИ (г.) Яклаучы, яклап арага керүче. Д. в.: Шәпи. ШАФИ
ШӘФИГЪ (г.) Арадашлык итүче, яклап арага керүче. ШАФИГ
ШАФИГУЛЛА (г.) Аллаһ — яклаучы. Д. в.: Шәфи, Шәпи, Шәфикъ, Шәпик, Шипик, Шәпук, Шәпүк. ШАФИГУЛЛА
ШӘФИКЪ (г.) Шәфкатьле, рәхимле, миһербанлы, аяучан. ШАФИК
ШӘФКАТЬ (г.) Мәрхәмәт, шәфкать. ШАФКАТ
ШӘФКАТУЛЛА (г.) Аллаһ мәрхәмәте, шәфкате. ШАФКАТУЛЛА
ШӘФӘГАТЬ (г.) Ярдәм итү, яклау, аралау. ШАФАГАТ
ШӘФӘКЪ (г.) Кояш батканнан соң офыкта була торган кызыллык, аллык. ШАФАК
ШӘҮКЪ (г.) 1. Кызыгу, атлыгу, омтылу, көчле теләк, дәрт. 2. Сагыну, юксыну. ШАУК
ШӘҮКӘТ (г.) 1. Көч, кодрәт, куәт. 2. Олылык, бөеклек. ШАУКАТ
ШӘҮЛЕ ~ШӘҮЛӘТ (г.) 1. Көч. 2. Олылык, бөеклек. ШАУЛИ ~ШАУЛЕТ
ШӘҮЛИХАК (г.) Аллаһ көче, куәте, кодрәте. ШАУЛИХАК
ШӘҮЛИХАН (г.-төр.-т.) Хан көче, куәте. ШАУЛИХАН
ШӘҺАДӘТ (г.) 1. Таныклык. 2. Дингә ышану сүзе. ШАХАДАТ
ШӘҺАДӘТУЛЛА (г.) Аллаһ сүзләре; Аллаһ таныклыгы. ШАХАДАТУЛЛА
ШӘҺЕД (ф.) Бал, ширбәт, нектар. ШАХЕД
ШӘҺИД ~ ШӘҺИТ (г.) Хак эш өчен изге сугышта корбан булучы, шәһит китүче. Д. в.: Шәид. ШАХИД ~ ШАХИТ
ШӘҺИР (г.) Бик данлыклы, бик атаклы. Исем компоненты. ШАХИР
ШӘҺИРЕТДИН (г.) Диннең атаклылыгы, данлылыгы. ШАХИРЕТДИН
ШӘҺИРЗАДӘ ~ ШӘҺРИЗАДӘ (г.-ф.) Бик данлыклы, бик атаклы бала. Чаг.: Шәхерзада. ШАХИРЗАДА ~ ШАХРИЗАДА
ШӘҺРЕТДИН (г.: й. ис.) Дин ае (хаҗ ае), һиҗри елның уникенче (Зөлхиҗҗә) аенда туган ир балаларга кушылган. ШАХРЕТДИН
ШӘҺРИСЛАМ (г.; й. ис.) Ислам (дине) ае. ШАХРИСЛАМ
ШӘҺРИЯР ~ ШӘҺӘРИЯР (ф.) 1. Патша, хөкемдар, хаким, власть иясе. 2. Пәйгамбәр юлдашы, аңа иярүче. ШАХРИЯР ~ ШАХАРИЯР
ШӨГАЕП (г.) к. Шогаеп. ШУГАИП
ШӨГУР (г.) Акыл, аң; сәләт. Д. в.: Шөгер. ШУГУР
ШӨКЕР (г.) Канәгатьлек, ризалык белдерү; шөкер итү. ШУКУР
ШӨКЕРГАЛИ ~ ШӨКЕРАЛИ (г.) Шөкер (к.) + Гали (к.). Канәгатьлек белдерүче, шөкер итүче Гали. ШУКУРГАЛИ ~ ШУКУРАЛИ
ШӨКЕРДӘҮЛӘТ (г.) Шөкер (к.) + Дәүләт (к.). ШУКУРДАВЛЕТ
ШӨКЕРУЛЛА (г.) Аллаһыга шөкер итү, рәхмәтле булу. ШУКУРУЛЛА
ШӨКРАН (г.) Яхшылыкка каршы яхшылык эшләү, рәхмәт белдерү, сөенү, шөкер итү. Идел буе татарларында ирләр исеме, Румыния татарларында хатын-кызлар исеме. ШУКРАН
ШӨҺРӘТ (г.) Дан, данлылык, абруй, репутация. ШУХРАТ
ШӨҺРӘТУЛЛА (г.) Аллаһ даны, шөһрәте. ШУХРАТУЛЛА