ТАТАР ИР-АТ ИСЕМНӘРЕ |
|
|
|
|
|
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы |
|
Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы |
|
Русча язылышы |
|
|
У |
|
|
Ука (төр.-т.) |
|
Ука, вак энҗе. Исем компоненты. |
|
Ука |
УКАЙ (төр.-т.) |
|
Ука (к.) сүзенә -ай чакыру-эндәшү кушымчасы ялганып ясалган исем. Укаев фамилиясендә сакланган. |
|
УКАЙ |
УКАБАЙ (төр.-т.) |
|
Ука (к.) + бай (к.). |
|
УКАБАЙ |
УКАБИ (төр.-т.-б.) |
|
Ука (к.) + би. |
|
УКАБИ |
УКАТАР (төр.-т.) |
|
Ук + атар. Угатаров фамилиясендә сакланган. |
|
УКАТАР |
УКБАЙ (бор. төр.-т.) |
|
Ук + бай. Ук кебек үткен ир бала мәгънәсендә. |
|
УКБАЙ |
УКБИРДЕ (бор. төр.-т.) |
|
Ук + бирде. Ук кебек үткен бала бирде мәгънәсендә. |
|
УКБИРДЕ |
УЛЗАМАН (төр.-т.-г.) |
|
Заман улы, егете. Улзаманов фамилиясендә сакланган. Д. в.: Узаман. |
|
УЛЗАМАН |
УЛТАБЫЛ (бор. төр.-т.) |
|
Ул (угыл) табыл, ягъни ту мәгънәсендә. |
|
УЛТАБЫЛ |
УРАЗ (төр.-т.) |
|
1. Бәхет, шатлык. 2. Ураза ае. Чаг.: Араз. Уразов, Урасов, Уразин, Урасин фамилияләрендә сакланган. Д. в.: Урас. Исем компоненты. |
|
УРАЗ |
УРАЗАЙ (төр.-т.) |
|
Ураз (к.) + ай. Ураз («бәхет») сүзенә -ай атау-эндәшү-боеру кушымчасы ялганып ясалган. «Бәхетле бул, бәхеткә ия бул» дигән мәгънә белдерә. |
|
УРАЗАЙ |
УРАЗБАГА (төр.-т.) |
|
Бәхет бага, туа. Ир бала дөньяга килә мәгънәсендә. Уразбага (Урысбага)—Татарстанның Зеленодол районындагы татар авылы атамасы. |
|
УРАЗБАГА |
УРАЗБАЙ (төр.-т.) |
|
Ураз (к.) + бай (к.). Бәхетле бай (бала). Синонимы: Котлыбай. |
|
УРАЗБАЙ |
УРАЗБАК (төр.-т.) |
|
Ураз (к.) + бак. Бәхетле бак. |
|
УРАЗБАК |
УРАЗБАКТЫ (төр.-т.) |
|
Ураз (к.) + бакты, ягъни бәхет карады (туды). |
|
УРАЗБАКТЫ |
УРАЗБИРДЕ (төр.-т.) |
|
Ураз (к.) + бирде. Бәхет бирде. |
|
УРАЗБИРДЕ |
УРАЗБӘК (төр.-т.) |
|
Ураз (к.) + бәк. Бәхетле бәк. Синонимнары: Котлыбәк, Сәгадәтбәк. |
|
УРАЗБЕК |
УРАЗГИЛДЕ ~ УРАЗКИЛДЕ (төр.-т.) |
|
Ураз (к.) + килде. Чаг.: Килдураз. Уразгилдиев, Уразкилдиев, Уразгильдин, Уразкильдин фамилияләрендә сакланган. Синонимнары: Котлыкилде, Бәхтекилде. |
|
УРАЗГИЛЬДЕ ~ УРАЗКИЛЬДЕ |
УРАЗГОЛ ~ УРАЗКОЛ (төр.-т.) |
|
Ураз (к.) + кол. Бәхетле кол. Чаг.: Колураз. Синонимнары: Котлыгол, Сәгадәткол. |
|
УРАЗГУЛ ~ УРАЗКУЛ |
УРАЗГОЛБАЙ (төр.-т.) |
|
Ураз (к.) + кол + бай. |
|
УРАЗГУЛБАЙ |
УРАЗГУҖА-УРАЗХУҖА (төр.-т.-ф.) |
|
Ураз (к.) + Хуҗа (к.). Бәхетле хуҗа. Д. в.: Рысхуҗа. Синонимнары: Котлыхуҗа, Бәхтехуҗа. |
|
УРАЗГУЗЯ ~ УРАЗХУЗЯ |
УРАЗЛЫ (төр.-т.) |
|
Бәхетле. Казан ханлыгы чорында Уразлы исеме кин кулланылышка ия булган. Уразлыев, Уразлин фамилияләрендә сакланган. |
|
УРАЗЛЫ |
УРАЗМАН (төр.-т.-ф.) |
|
Бәхет иясе. Д. в.: Аразман, Арасман, Разман. |
|
УРАЗМАН |
УРАЗМУЛЛА (төр.-т.-г.) |
|
Ураз (к.) + Мулла (к.). Бәхетле мулла. Д. в.: Размулла. |
|
УРАЗМУЛЛА |
УРАЗМӨХӘММӘТ (төр.-т.-г.) |
|
Ураз (к.) + Мөхәммәт (к.). Бәхетле Мөхәммәт (к.). Д. в.: Уразмәт, Размәт, Уразмет, Үрәзмәт, Уразик, Үрмәт, Урмат. Синонимы: Котлымөхәммәт. |
|
УРАЗМУХАММЕТ |
УРАЗТИМЕР (төр.-т.) |
|
Ураз (к.)+ Тимер (к.). Бәхетле тимер. Пермь татарларында Уразтимеров фамилиясендә сакланган. Синонимы: Котлытимер. |
|
УРАЗТИМЕР |
УРАЗХАН (төр.-т.) |
|
Ураз (к.) + хан (к.). Бәхетле хан. Синонимнары: Котлыхан, Сәгадәтхан. |
|
УРАЗХАН |
УРАЗҖАН (төр.-т.) |
|
Ураз (к.) + җан. Бәхетле җан. Чаг.: Җанураз. Синонимнары: Бәхетҗан, Котлыҗан, Сәгадәтҗан, Мөбарәкҗан. |
|
УРАЗДЖАН |
УРАК (төр.-т.; й. ис.) |
|
Уру коралы (урак) исеменнән алынган. Ф. в.: Рак. Ураков, Раков фамилияләрендә сакланган. Исем компоненты. |
|
УРАК |
УРАКАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) |
|
Урак ае. Урак өстендә туган ир балага кушылган. Уракаев, Ракаев фамилияләрендә сакланган. |
|
УРАКАЙ |
УРАКБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) |
|
Урак бай. Урак өстендә туган ир балага кушылган. |
|
УРАКБАЙ |
УРАКЧЫ (бор. төр.-т.; й. ис.) |
|
Уракчы, урак өстендә туучы. Шушы исемнән татарларда — Уракчин, Уракчаев, Уракчиев; башкортларда— Ураксин, русларда Уракчиев, Аракчиев, Аракчеев фамилияләре ясалган. |
|
УРАКЧЫ |
УРАЛ (төр.-т.: геогр.) |
|
Урал тау, уралган тау. Исем компоненты. |
|
УРАЛ |
УРАЛБАЙ (төр.-т.) |
|
Урал (к.) + бай (к.). |
|
УРАЛБАЙ |
УРАЛБӘК (төр.-т.) |
|
Урал (к.) + бәк (к.). |
|
УРАЛБЕК |
УРМАН (бор. төр.-т.) |
|
Агачлар үсә торган урын. Урманов фамилиясендә сакланган. Исем компоненты. |
|
УРМАН |
УРМАНАЙ (бор. төр.-т.: й. ис.) |
|
Урман ае. Электә урман кисү, әзерләү аенда туган ир балага кушылган. Урманаев, Урмаев, Ормаев фамилияләрендә сакланган. Д. в.: Урмай, Ормай. |
|
УРМАНАЙ |
УРМАНБАЙ (бор. төр.-т.) |
|
Урман (к.) + бай (к.). |
|
УРМАНБАЙ |
УРМАНТАЙ ~ УРМАНДАЙ (бор. төр.-т.-монг.) |
|
Урманлы, урман иясе. Урмантаев, Урмандаев фамилияләрендә сакланган. |
|
УРМАНТАЙ ~ УРМАНДАЙ |
УРМАНЧЫ (төр.-т.) |
|
Урманчы, урман кисүче; урман кисү аенда туучы. Кәсеп-һөнәрне белдерүче борынгы исем. Урманче, Урманчиев, Урманчин, Урманцев фамилияләрендә сакланган. |
|
УРМАНЧЫ ~ УРМАНЧЕ |
УРМАНША (төр.-т.-ф.) |
|
Урман (к.) + шаһ (к.). Урманшин фамилиясендә сакланган. |
|
УРМАНША |
УРМАНҖИҺАН (т.-ф.) |
|
Урман (к.) + Җиһан (к.). |
|
УРМАНДЖИХАН |
УРТАБАЙ (төр.-т.: й. ис.) |
|
Урта бай, ягъни уртанчы ир бала. Уртабаев фамилиясендә сакланган. |
|
УРТАБАЙ |
УРЫНБАЙ (төр.-т.: й. ис.) |
|
Урын + бай (к.). Урынны алучы, алмаштыручы, нәсел-буынны дәвам иттерүче бай. Урынбаев фамилиясендә сакланган. |
|
УРИНБАЙ |
УТАРБАЙ (төр.-т.) |
|
Утар + бай (к.). Утарлы бай. |
|
УТАРБАЙ |
УҢАЙ (бор. төр.-т.) |
|
Уңай, кулай. Казан татарларында Уңаев (Унаев) фамилиясендә сакланган. |
|
УНАЙ |
УҢАЙБӘК (бор. төр.-т.) |
|
Уңай (к.) + бәк. Уңайбәков (Унайбеков) фамилиясендә сакланган. |
|
УНАЙБЕК |
УҢАРСЫН (бор. төр.-т.: й. ис.) |
|
Уңарсын, уң булсын. Баланын гомер юлы уң, уңышлы, бәхетле булсын дип теләү исеме. Уңарсынов (Унарсинов) фамилиясендә сакланган. |
|
УНАРСИН |