ТАТАР ИР-АТ ИСЕМНӘРЕ | ||||
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы | Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы | Русча язылышы | ||
В | ||||
ВАГЫЙЗЬ (г.) | Вәгазьләүче; әхлак өйрәтүче, үгетләүче, өндәүче; сөйләүче. | ВАГИЗ | ||
ВАГЫЙЗЬҖАН (г.-ф.) | Вагыйзь (к) + җан. | ВАГИЗДЖАН | ||
ВАДЫЙК (г.) | Пайчы; өлеш, пай кертүче. | ВАДИК | ||
ВАЗЫЙХ (г.) | Ачык, анык, билгеле; ачык итеп аңлатучы. Төрдәше: Вәзих. | ВАЗИХ | ||
ВАИЗ (г.) | Вәгазьләүче, үгет-нәсыйхәт бирүче; оратор. | ВАИЗ | ||
ВАИС (г.) | Бүре баласы. Чаг.: Бүлтерек. Төрдәше: Вайс. Ваисов, Вайсов фамилияләрендә сакланган. | ВАИС | ||
ВАККАС (г.; й. ис.) | Тозак. Гаиләдә балалар бер-бер артлы үлеп торса, яңа туган ир баланың үлемен туктатырга, үлемне «тозакка алырга» теләп кушылган. Синонимнары: Дамил, Тозак. | ВАККАС | ||
ВАКЫЙФ (г.) | 1. Хәбәрдар; белемле, акыллы. 2. Аңлаучы, белүче, эшнең төбенә төшенүче. | ВАКИФ | ||
ВАМИКЪ (г.) | Яратучы, сөюче. | ВАМИК | ||
ВАРИС (г.) | Әтисе үлгәннән соң мираска хуҗа булучы; мирас иясе, варис. Д. в.: Вәрис. | ВАРИС | ||
ВАСИ (г.) | 1. Ятимнәрне тәрбияләүче; васыятьне үтәүче (имам Гали эпитеты). 2. Барсын да эченә алучы (Аллаһының эпитеты). Төрдәше: Вәси. | ВАСИ | ||
ВАСИГЪ (г.) | Киң, иркен; киң күңелле. Мул нигъмәтле, һәр урынга җитешле. Аллаһының эпитеты. | ВАСИГ | ||
ВАСИКЪ (г.) | Ышанучы, инанучы. | ВАСИК | ||
ВАССАФ (г.) | Мактый торган, мактаучы. | ВАССАФ | ||
ВАСФИ (г.) | Исем компоненты. Мактап сөйләүче. Д. в.: Вәсфи. | ВАСФИ | ||
ВАСФИУЛЛА (г.) | Аллаһыны мактап сөйләүче. | ВАСФИУЛЛА | ||
ВАСЫЙЛ ~ ВАСИЛ (г.) | 1. Теләккә ирешүче. 2. Аллаһыга якынайган. | ВАСИЛЬ | ||
ВАСЫЙМ (г.) | к. Вәсим. | ВАСИМ | ||
ВАСЫЙТ (г.; й. ис.) | Уртадагы, уртанчы (бала). | ВАСИТ | ||
ВАСЫЙФ (г.) | 1. Сыйфатлаучы, сурәтләүче, сөйләп бирүче. 2. Мактаучы. Төрдәше: Васиф. | ВАСИФ | ||
ВАСЫЙФУЛЛА (г.) | Аллаһыны мактаучы. | ВАСИФУЛЛА | ||
ВАТАН (г.) | Ватан, туган ил; туган-үскән җир. | ВАТАН | ||
ВАТАНДАР (г.-ф.;неол.) | Ватанчы, ватанны яратучы, патриот, ватанпәрвәр. | ВАТАНДАР | ||
ВАФА (г.) | Исем компоненты. 1. Тугрылык. 2. Вәгъдәне, биргән сүзне үтәү. 3. Тотнаклылык. | ВАФА | ||
ВАФИ (г.) | Исем компоненты. 1. Сүзендә торучы; тугры, тотнаклы. 2. Ихлас күңелле. | ВАФИ | ||
ВАФИР (г.) | Бай, киң күңелле. | ВАФИР | ||
ВАФИУЛЛА (г.) | Аллаһының ышанычлы, сүзендә торучы, вәгъдәле кешесе. | ВАФИУЛЛА | ||
ВАХИТ (г.) | Исем компоненты. Бердәнбер; беренче (бала). | ВАХИТ | ||
ВАХИТҖАН (г.-ф.) | Бердәнбер җан (бала). | ВАХИТДЖАН | ||
ВАҖИП (г.) | Тиешле, бик кирәкле. Төрдәше: Вәҗип. | ВАЗИП | ||
ВАҺАП (г.) | Бар булган нәрсәне бирүче, бүләк итүче. (Аллаһының эпитеты). | ВАГАП | ||
ВАҺИП (г.) | Исем компоненты. Бүләк; бүләк бирүче. | ВАГИП | ||
ВЕРГАЗ (бор. ир.) | Көч, куәт. Татар-мишәрләрдә Вергазов фамилиясендә сакланган. | ВЕРГАЗ | ||
ВИЛ ~ ВИЛЬ (р.; неол.) | Владимир Ильич Ленин исеме, отчествосы һәм фамилиясенең баш хәрефләреннән гыйбарәт кыскартылган кушма исем. | ВИЛЬ | ||
ВИЛДАН (г.; дини) | Исем компоненты. 1. Ир балалар; угыллар (күп.). 2. Оҗмах хезмәтчесе. | ВИЛЬДАН | ||
ВИЛДАНША (г.-ф.) | Вилдан (к.) + шаһ (к.). | ВИЛЬДАНША | ||
ВИЛЕН (р.; неол.) | Владимир Ильич Ленин исеме, отчествосы һәм фамилиясеннән кыскартылып ясалган. | ВИЛЕН | ||
ВИЛНУР (р.-г.; неол.) | «Владимир Ильич Ленин нуры» сүзләреннән кыскартылып ясалган. | ВИЛЬНУР | ||
ВИЛОР (р. ; неол.) | «Владимир Ильич Ленин — организатор революции» лозунгысын кыскарту юлы белән ясалган. | ВИЛОР | ||
ВИЛСОР (р.; неол.) | «Владимир Ильич Ленин—создатель Октябрьской революции» лозунгысын кыскартып ясалган. Д. в.: Вилсур. | ВИЛЬСОР | ||
ВИЛЮР (р.; неол.) | «Владимир Ильич любит рабочих» тәгъбирен кыскартып ясалган. | ВИЛЮР | ||
ВЛАДЛЕН (р.; неол.) | Владимир Ленин исем-фамилиясеннән кыскартылып ясалган. | ВЛАДЛЕН | ||
ВӘДИГЪ (г.) | Исем компоненты. 1. Басынкы, гади, тыйнак. 2. Әманәт. | ВАДИГ | ||
ВӘДИГУЛЛА (г.) | Аллаһының әдәпле, сабыр кешесе. | ВАДИГУЛЛА | ||
ВӘДИГЫТДИН (г.) | Диннең әдәпле, тыйнак кешесе. | ВАДИГЕТДИН ~ ВАДИГУТДИН | ||
ВӘДҮТ (г.) | Яратучы, сөеп-яратып торучы. | ВАДУТ | ||
ВӘЗИГЪ (г.) | Җайлаучы, көйләүче, төзәтүче. | ВАЗИГ | ||
ВӘЗИР (г.) | Министр, вәзир. | ВАЗИР | ||
ВӘКИЛ (г.) | Вәкаләтле, һәр изге эшне һәм гамәлне тапшырган лаеклы зат. Аллаһының эпитеты. | ВАКИЛ | ||
ВӘЛИ (г.) | Исем компоненты. 1. Ия, хуҗа; яклаучы. 2. Әүлия, изге. 3. Аллаһыга якын дус. 4. Хакимлек итүче һәм яхшы бәндәләрнең дусты. Аллаһының эпитеты. Д. в.: Вәликәй, Вәлиша, Вәләк, Вәлүк. | ВАЛИ | ||
ВӘЛИД ~ ВӘЛИТ (г.) | 1. Ир бала. 2. Нәсел, токым. | ВАЛИД ~ ВАЛИТ | ||
ВӘЛИКӘРАМ (г.) | Вәли (к.) + Кәрам (к.). | ВАЛИКАРАМ | ||
ВӘЛИМ (г.) | 1. Кунак. 2. Күңелле мәҗлес, туй. | ВАЛИМ | ||
ВӘЛИМОРАТ (г.) | Вәли (к.) + Морат (к.). | ВАЛИМУРАТ | ||
ВӘЛИМОРЗА (г,ф.) | Вәли (к.) + Морза (к.). Чаг.: Морзавәли. | ВАЛИМУРЗА | ||
ВӘЛИМУЛЛА (г.) | Вәли (к.) + Мулла (к.). | ВАЛИМУЛЛА | ||
ВӘЛИМӘРДӘН (г.-ф.) | Вәли (к.) + Мәрдән (к.). | ВАЛИМАРДАН | ||
ВӘЛИМӨХӘММӘТ (г.) | Вәли (к.) + Мөхәммәт (к.). Изге Мөхәммәт. Чаг.: Мөхәммәтвәли. | ВАЛИМУХАММЕТ | ||
ВӘЛИНУР (г.) | Вәли (к.)+ Нур (к.). Чаг.: Нурвәли. | ВАЛИНУР | ||
ВӘЛИРАХМАН (г.) | Вәли (к.) + Рахман (к.). | ВАЛИРАХМАН | ||
ВӘЛИРӘСҮЛ (г.) | Вәли (к.) + Рәсүл (к.). | ВАЛИРАСУЛ | ||
ВӘЛИРӘХИМ (г.) | Вәли (к.) + Рәхим (к.). | ВАЛИРАХИМ | ||
ВӘЛИУЛЛА (г.) | Аллаһының дусты. Гали хәлифә эпитетларыннан берсе. | ВАЛИУЛЛА | ||
ВӘЛИХАН (г.-төр.-т.) | Вәли (к) + хан (к.). | ВАЛИХАН | ||
ВӘЛИХУҖА (г.-ф.) | Вәли (к.) +Хуҗа (к.). | ВАЛИХУЗЯ | ||
ВӘЛИША (г.-ф.) | Вәли (к) + шаһ (к.). Чаг.: Шаһвәли. Д. в.: Вәлиш. | ВАЛИША | ||
ВӘЛИЯР (г.-ф.) | Вәли (к.) + яр (дус, иптәш). | ВАЛИЯР | ||
ВӘЛИӘКБӘР (г.) | Вәли (к.) + Әкбәр (к.). | ВАЛИАКБЕР | ||
ВӘЛИӘКРӘМ (г.) | Вәли (к.) + Әкрәм (к.). | ВАЛИАКРАМ | ||
ВӘЛИӘМИН (г.) | Вәли (к) + Әмин (к.). | ВАЛИАМИН | ||
ВӘЛИӘХМӘТ (г.) | Вәли (к.) + Әхмәт (к.). Чаг.: Әхмәтвәли. | ВАЛИАХМЕТ | ||
ВӘЛИҖАН (г.-ф.) | Вәли (к) + җан. | ВАЛИДЖАН | ||
ВӘРИД (г.) | 1.Кан тамыры (вена). «Бала—ата- ананың каны» мәгънәсендә. 2. Роза чәчәге. | ВАРИД | ||
ВӘРӘКЪ (г.; бот.) | Яшел яфрак. | ВАРАК | ||
ВӘСИЛ (г.) | 1. Аерылмас дус. 2. Көтә белүче. 3. Чара, юл,әмәл. | ВАСИЛЬ | ||
ВӘСИМ (г.) | Исем компоненты. Бик чибәр, сөйкемле, гүзәл; мөлаем. Төрдәше: Васыйм. | ВАСИМ | ||
ВӘСИМХАН (г.-төр.-т.) | Күркәм, чибәр хан. | ВАСИМХАН | ||
ВӘСИМҖАН (г.-ф.) | Гүзәл җан. | ВАСИМДЖАН | ||
ВӘСИФ (г.) | Яшь егет, хезмәтче егет. | ВАСИФ | ||
ВӘСИЯТ (г.) | 1. Васыять. 2. Әмер, боерык. | ВАСИЯТ | ||
ВӘҖИ (г.) | Матур, гүзәл; күркәм йөзле. | ВАЗИ | ||
ВӘҖИТ (г.) | Һәрвакыт ул бар. Аллаһының эпитеты. | ВАЗИТ | ||
ВӘҖИУЛЛА (г.) | Аллаһының чибәр кешесе. | ВАЗИУЛЛА | ||
ВӘҖИӘХМӘТ ~ ВӘҖИҺӘХМӘТ (г.) | Матур, чибәр Әхмәт. | ВАЗИАХМЕТ ~ ВАЗИХАХМЕТ | ||
ВӘҖҺЕТДИН ~ ВӘҖЕТДИН) (г.) | Дин йөзе. | ВАЗХЕТДИН ~ ВАЗЕТДИН | ||
ВӨҖДАН (г.) | Намус(лы), вөҗданлы. | ВУЖДАН | ||
ВӨҖҮТ (г.) | 1. Яшәеш, бар булу. 2. Күңел, рух. | ВУДЖУД |