Татар исемнәре ни сөйли? (ир-ат исемнәре — Ү)

ТАТАР ИР-АТ ИСЕМНӘРЕ
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы Русча язылышы
Ү
Үз (бор. төр.-т.) Җан, үз-үземнеке. Исем компоненты. Уз
ҮЗБӘК (бор. төр.-т.) Борынгы төрки телдәге өз~үз («тормыш», «яшәү», «җан») сүзенә бәк (князь) титулы кушылып ясалган яки борынгы төрки Угузбәк исеменең үзгәреш кичерүе (Угузбәк > Узбәк > Үзбәк) нәтиҗәсендә барлыкка килгән исем. УЗБЕК
ҮЗТИМЕР (бор. төр.-т.) Борынгы төрки телдә «җан» төшенчәсен белдергән уз сүзенә ныклык символы саналган тимер сүзе кушылып ясалган борынгы исем. Чаг.: Тимерҗан. Казан татарларында Үзтимеров фамилиясендә сакланган. Синонимнары: Җантимер, Өрәктимер. УЗТИМЕР
ҮЗЬЯШӘР (бор. төр.-т.) Җан яшәр. Бу исем Татарстанның Актаныш районы Зөбәер авылының Закир Саттаров тарафыннан язылган шәҗәрәсендә бар. Бу авылга беренче башлап 1615 елда Бүләккәй бабай килеп утырган. Аның улы Үзәкәй, аның улы Үзьяшәр, аның улы Шактай, аньщ уллары Тукмөхәммәт (Тукмәт) һәм Йортбагыш. УЗЬЯШАР
ҮЗӘКБАЙ (бор. төр.-т.) Үзәк (җан) + бай (к.). Үзәкбаев фамилиясендә сакланган. Синонимы: Җанбай. УЗЯКБАЙ
ҮЗӘНБАЙ (бор. төр.-т.; геогр.; й. ис.) Үзәндә туган бай (ир бала). УЗЯНБАЙ
ҮКТӘЙ (бор. төр.-т.-монг.) Ыругныкы, ыруг кешесе. УКТАЙ
ҮКТӘМ (бор. төр.-т.) Горур; акыллы, тыңлаучан. Уктямов фамилиясендә сакланган. УКТЯМ
ҮЛМӘС (бор. төр.-т.; й. ис.) Исән булыр, яшәр, үлмәс. Бала озын гомерле булсын дигән теләктән чыгып кушылган. Исем компоненты. УЛМЯС
ҮЛМӘСБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Үлмәс (к.) +бай (к.). УЛМЯСБАЙ
ҮЛҖӘБАЙ (бор. төр.-т.; хөр.) Табылдык ир бала. (Үлҗә — сугышта табылган мал, трофей). УЛДЖАБАЙ
ҮРӘЗМӘТ (т.-г.) к. Уразмөхәммәт. УРАЗМЕТ
ҮСТИМЕР (бор. төр.-т.; й. ис.) Тимер кебек нык булып үс. Казан һәм Себер татарларында Үстимеров фамилиясендә сакланган. УСТИМЕР
ҮСТИРӘК (бор. төр.-т.; й. ис.) Терәк, таяныч булып үс. Үстирәков фамилиясендә сакланган. УСТИРЯК
ҮСӘР (т.; неол.) Үсәчәк, яшәячәк. Үсәр. Исем компоненты. УСЯР
ҮСӘРМӨХӘММӘТ (т.-г.) Үсәр + Мөхәммәт (к.). УСЯРМУХАММЕТ
ҮТЕНЕЧТИМЕР (бор. төр.-т.; й. ис.) Үтенеч + Тимер (к.). Илаһи көчтән үтенеп, сорап алынган тимердәй нык, таза ир бала. Кыскартылып әйтелеше: Үтүч. Шуннан Казан татарларындагы Отучев фамилиясе ясалган. УТЕНЕЧТИМЕР
Үтә (бор. төр.-т.) Үтә, башкар, гамәлгә ашыр. Исем компоненты. Утя
ҮТӘБАЙ (бор. төр.-т.) Үтә (к.) + бай (к.). УТЯБАЙ
ҮТӘГАЛИ (бор. төр.-т.) Үтә (к.) + Гали (к.). УТЯГАЛИ
ҮТӘГЕЛКӘЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Теләк үтәлеп туган балакай. Тәңредән бала сорап төрле мәҗүси йолалар башкарганнан соң туган ир балага кушылган. Казанның 1565— 1568 нче елларда язылган сан алу кенәгәләрендә сакланган. УТЯГЕЛЬКАЙ
ҮТӘГӘН (бор. төр.-т.-монг.; й. ис.; дини) 1. Теләкне үтәгән. Тәңредән ир бала бирүне сорап, табыну йолалары үтәгәннән соң туган ир балаларга кушылган. 2. Монгол телендә оту ген — җир; җир алласы. Үтәгәнов, Утяганов фамилияләрендә сакланган. УТЯГАН
ҮТӘЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Тәңредән үтенеп-сорап алынган ир балага кушылган. Үтәй, Утяев фамилияләрендә сакланган. УТЯЙ
ҮТӘК (бор. төр.-т.; й. ис.) Тәңредән үтенеп сораганнан соң дөньяга килгән ир бала (үтәк). УТЯК
ҮТӘМОРАТ (төр.-т.-г.) Үтә (к.) + Морат (к.). Үтәлгән теләк. Татар-мишәрләрдә Үтәморатов (Утямуратов) фамилиясендә сакланган. УТЯМУРАТ
ҮТӘМЕШ (бор. төр.-т.; й. ис.) Тәңре теләкне үтәмеш. Чаг.: Үтәгән. Үтәмешев (Утямешов) фамилиясендә сакланган. УТЯМЕШ
ҮТӘМЕШГӘРӘЙ (төр.-т.) Үтәмеш (к.) + Гәрәй (к.). УТЯМЕШГАРАЙ
ҮТӘСЕН (бор. төр.-т.) Үтәсен, тормышка ашырсын. Татар-мишәрләрдә Утасинов фамилиясендә сакланган. УТЯСИН
ҮТӘШ (бор. төр.-т.; й. ис.) Тәңредән үтенеп сораганнан соң дөньяга килгән ир бала. Казан татарларында XVI—XVII йөзләрдә актив кулланылышка ия булган исем. Үтәшев (Утяшев) фамилиясендә сакланган. Утяшев, Утешев фамилияләре русларда да бар. УТЯШ