Татар ир-ат исемнәре (Татарские мужские имена) — Я

ТАТАР ИР-АТ ИСЕМНӘРЕ
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы Русча язылышы
Я
ЯБАЛАК (бор. төр.-т.; зоол.; й. ис.) Ябалак. Татар халык әкиятләрендә ябалак — бәхет китерүче кош. Бу кошның атамасы, ир баланың бәхетле булуын теләп, исем итеп кушылган. Казан татарларында Ябалаков фамилиясендә сакланган. ЯБАЛАК
ЯВАР ~ ЯВЕР (ф.) Булышчы, ярдәмче. Яваров фамилиясендә сакланган. ЯВАР ~ ЯВЕР
ЯВАРАЙ (ф.-төр.-т.) Явар (к.) + ай (төрки телләрдә чакыру-эндәшү кушымчасы). Төрдәше: Явай. Шушы исемнән Әстерхан татарларындагы Яваев фамилиясе ясалган. ЯВАРАЙ
ЯГИ (ф.; зоол.) Акчарлак. Ягиев фамилиясендә сакланган. ЯГИ
ЯГУАР (төр.-т.; зоол.) Юлбарыс сыман ерткыч хайван исеменнән. Татар-мишәрләрдә Ягуаров фамилиясендә сакланган. ЯГУАР
ЯДКАРЬ (ф.) Истәлек, хатирә, ядкарь. Д. в.: Яскар, Язкәр, Ядегәр. ЯДКАР
ЯЗДАН (ф.) 1. Тәңре, Аллаһ. 2. Ширияздан, Нурлыяздан кебек исемнәрнең кыскартылган варианты. Исем компоненты. ЯЗДАН
ЯЗИЛ (г.) к. Җәзил. ЯЗИЛЬ
ЯЗИТ (г.) 1. Ул (Аллаһ) өсти, арттыра. 2. Ул өстен тора. ЯЗИТЬ
ЯКУББӘК (бор. яһ.-г.-төр.-т.) Якуб (к.) + бәк (к.). ЯКУББЕК
ЯКУБХАН (бор. яһ.-г.-төр.-т.) Якуб (к.) + хан. ЯКУБХАН
ЯКУБҖАН (бор. яһ.-г.-төр.-т.) Якуб (к.) + җан. ЯКУБДЖАН
ЯКУП-ЯКУБ (бор. яһ.-г.; дини) Ияреп баручы, арттан калмаучы. Пәйгамбәр исеме. Иске татар телендә Йагкуп, Җакуп, Җогып рәвешле әйтелгән. Русларда — Яков, инглизләрдә — Джейк, Джеймез, немецларда — Якоб, французларда—Жак, Жакоб, итальяннарда — Джакомо, испаннарда — Дьего, Яго. Д. в.: Якуш, Ягуш. ЯКУП ~ ЯКУБ
ЯКУТ (бор. гр.; минер.) Якут ташы, яхонт. Урта гасырлар медицинасында якут ташы күптөрле авырулардан дәвалый торган, шифалы таш булып саналган. Шушы таш исемен йөртүче кешегә дә авыру тими дип ышанганнар. ЯКУТ
ЯЛАНБАЙ (төр.-т.; й. ис.) Ялан + бай. Яланда туучы ир бала. ЯЛАНБАЙ
ЯЛГАШ (төр.-т.; й. ис.) 1. Ялгаучы, дәвамчы, ягъни ата-ана гомерен дәвам иттерүче, ялгап алып китүче (ир) бала. 2. Берсе артыннан икенчесе булган, нәүбәттәге балага да шушы исем кушылган. ЯЛГАШ
Ялчы (бор. төр.-т.; хәр.) Ялланып сугышка баручы сугышчы. Элекке заманда гаскәри хезмәткә ялланучылар шулай аталган. Ялчиев һәм Ялчин фамилиясендә сакланган. Исем компоненты. Ялчы
ЯЛЧЫБАЙ (төр.-т.) Ялчы (к.) + бай (к.). Ялчыбаев фамилиясендә сакланган. ЯЛЧЫБАЙ
ЯЛЧЫГОЛ ~ ЯЛЧЫКОЛ (төр.-т.; хор.) Гаскәри хезмәткә ялланучы кол (к.). Д. в.: Ялай, Ялыш. ЯЛЧЫГУЛ ~ ЯЛЧЫКУЛ
ЯМАН (бор. төр.-т.; й. ис.) Элек төрки халыкларда яңа туган бала янына явыз көчләрне китермәү, аларны куркыту максатыннан чыгып, ир балага Яман исемен яки яман компонентлы башка берәр кушма исемне бирү йоласы булган. Яманов фамилиясендә сакланган. Бу фамилия русларда да бар. Исем компоненты. ЯМАН
ЯМАНБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Яман (к.) + бай (к.). Казан татарларында Яманбаев фамилиясендә сакланган. Антонимы: Яхшыбай. ЯМАНБАЙ
ЯМАНГОЛ (бор. төр.-т.; й. ис.) Яман (к.) + кол (к.). Антонимы: Яхшыгол. ЯМАНГУЛ
ЯМАНСАР (бор. т.; й. ис.) Ямансар, яманлык җыелмасы, тупламасы. Казан татарларында Яман-саров фамилиясендә сакланган. ЯМАНСАР
ЯМАНТАЙ (төр.-т.-монг.; й. ис.) Яманлы. Ямантаев фамилиясендә сакланган. ЯМАНТАЙ
ЯМАНЧУРА (бор. төр.-т.; й. ис.) Яман (к.) + Чура (к.). Яманчураев һәм Яманчурин фамилияләрендә сакланган. ЯМАНЧУРА
ЯМАШ (г.) к. Җамалетдин. ЯМАШ
ЯМГУРЧЫ (бор. төр.-т.; й. ис.) Яңгырчы. Яңгырлы көнне туган ир балага кушылган. Ямгурчиев, Янгурчиев фамилияләрендә сакланган. ЯМГУРЧИ
ЯМИН (г.) 1. Уң кул; уң булсын. 2. Тугрылыкка ант итүче. ЯМИН
Ямь (төр.-т.) Ямь, матурлык, чибәрлек. Исем компоненты. Ям
ЯМЬБАКТЫ (төр.-т.) Ямь (к.) + бакты, ягъни туды. Ям-бактин фамилиясендә сакланган. ЯМБАКТЫ
ЯМЬБАРС (төр.-т.) Ямь (к.) + Барс (к.). Ямбарсов фамилиясендә сакланган. ЯМБАРС
ЯМЬБИРГӘН (төр,т.) Ямь (к.) + биргән. Матур ир бала биргән (туган) мәгънәсендә. ЯМБИРГАН
ЯМЬБУЛАТ (төр.-т.) Ямь (к.) + Булат (к.). ЯМБУЛАТ
ЯМЬБӘК (төр.-т.) Ямь (к.) + бәк. Матур бәк мәгънәсендә. Ямбиков, Ямбеков фамилияләрендә сакланган. ЯМБЕК
ЯМЬЗӘВЫК (төр-т.-г.) Ямь + зәвык. ЯМЗАВЫК
ЯМЬМОРЗА (төр.-т.-г.-ф.) Ямь (к.) + Морза (к.). Матур, ямьле морза. Д. в.: Яморза. ЯММУРЗА
ЯМЬМУЛЛА (төр.-т.-г.) Ямь (к.) + Мулла (к.). ЯММУЛЛА
ЯМЬСУБАЙ (төр-т.-ф.) Ямь (к.) + Субай (к.). ЯМСУБАЙ
ЯМЬУРАЗ (төр.-т.) Ямь (к.) + Ураз (к.). Матур (ак) бәхет мәгънәсендә. ЯМУРАЗ
ЯМЬШӘЕХ (төр.-т.-г.) Ямь (к.) + Шәех (к.). ЯМШЕЙХ
ЯНАРСЛАН (ф.-төр.-т.) Җан + Арслан (к.). Чаг.: Арсланҗан. ЯНАРСЛАН
ЯНБАЙ-ҖАНБАЙ (ф.-төр.-т.) Җан кебек кадерле бай (ир бала). Себер татарларында һәм татар-мишәрләрдә Янбаев, Ямбаев фамилияләрендә сакланган. ЯНБАЙ
ЯНБАКТЫ (ф.-төр.-т.) Җан бакты, ягъни туды. ЯНБАКТЫ
ЯНБАРС (ф.-төр.-т.) Җан (к.) + Барс (к.). Янбарисов, Янбарцев фамилияләрендә сакланган. ЯНБАРС
ЯНБИРДЕ (ф.-төр.-т.) Җан + бирде. Тәңре ир бала бирде. ЯНБИРДЕ
ЯНБУГЫТДИН (г.) Диннең саф сулы чишмәсе. Д. в.: Янбуг. ЯНБУГЫТДИН
ЯНБУЛАТ (ф.-г.) Җан + Булат (к.). Д. в.: Янбуш. ЯНБУЛАТ
ЯНБӘК (ф.-төр.-т.) к. Җанбәк. ЯНБЕК
ЯНГАЛИ ~ ҖАНГАЛИ (ф.-г.) Җан + Гали (к.). Җандай кадерле Гали. Д. в.: Енали, Янали, Юнали, Анали. ЯНГАЛИ
ЯНГАЛЫЧ ~ ЯНГЫЛЫЧ (бор. төр.-т.) Бу исем, ян (җәя) һәм кылыч сүзләре кушылмасыннан торган хәлдә, «салават күпере» дигән мәгънә белдерә. Борынгы төрки бабаларыбыз салават күперен, җәя кебек бөгелгән кылычка охшатып, янгалыч~ янгылыч дип атаганнар. Карачай-балкар телендә янгылыч сүзе хәзер дә «салават күпере» мәгънәсендә кулланыла. Янгалычев, Янгылычев, Енгалычев фамилияләрендә сакланган. ЯНГАЛЫЧ ~ ЯНГЫЛЫЧ
ЯНГИЛДЕ (ф.-төр.-т.) Җан килде (бала туды). Д. в.: Янай, Яныш, Янук. ЯНГИЛЬДЕ
ЯНГИР (монг.) 1. Монгол телендәге йанггир — «тау кәҗәсе» сүзеннән ясалган исем. 2. Җиһангир (к.) исеменең фонетик үзгәреш кичергән варианты булырга да мөмкин. Башкортстан татарларында Янгиров фамилиясендә сакланган. ЯНГИР
ЯНГОЛ (ф.-төр.-т.) Җан кебек кадерле кол. Янгулов фамилиясендә сакланган. ЯНГУЛ
ЯНГУРАЗ (бор. төр.-т. яки ф.) Яңа ураз, ягъни яңа бәхет. Д. в.: Янураз, Янгура. ЯНГУРАЗ
ЯНКУӘТ ~ ҖАНКУӘТ (ф.-г.) Җан + куәт. Куәтле җан мәгънәсендә. ЯНКУАТ
ЯНМОРЗА (ф.-г.-ф.) Җан + Морза (к.). Чаг.; Морзаян. ЯНМУРЗА
ЯНМӨХӘММӘТ ~ ҖАНМӨХӘММӘТ (ф.-г.) Җандай кадерле Мөхәммәт. Чаг.: Мөхәммәтҗан. Д. в.: Янмәмәт, Янмәт. ЯНМУХАММЕТ
ЯНТИМЕР (ф.-төр.-т.; й. ис.) к. Җантимер. ЯНТИМЕР
ЯНТҮРӘ ~ ҖАНТҮРӘ (ф.-төр.-т.) Җан + түрә (к.). Янтурин, Янтураев фамилияләрендә сакланган. ЯНТЮРА
ЯНХУҖА (ф.) Җан + Хуҗа (к.). Чаг.: Хуҗаҗан. Янгузин, Янкузин фамилияләрендә сакланган. ЯНХУЗЯ
ЯНЧУРА (ф.-төр.-т.) Җан + Чура (к.). Төрдәше: Җанчура. ЯНЧУРА
ЯНЬЕГЕТ (ф.-төр.-т.) Җан + егет. ЯНЬЕГЕТ
ЯНЫБАЙ (төр.-т.) Яңа туган бай (ир бала). Себер татарларында Яныбаев, Янбаев фамилияләрендә сакланган. ЯНЫБАЙ
ЯНЫШ (төр.-т.-б.) Җан + иш, ягъни җан дус. Татар-мишәрләрдә, Урал татарларында һәм башкортларда Янышев, Янишев фамилияләрендә сакланган. ЯНЫШ
ЯПАНЧА ~ ЯПАНЧЫ (бор. төр.-т.; й. ис.) Япанчы. Кырда-далада туган ир балага кушылган. Н. А. Баскаков руслардагы Япанчин, Епанчин фамилияләре япанча—«җиңсез киң плащ», «бурка» сүзеннән килә дип карый. Д. в.: Япай, Яфай, Япи (Япиев). ЯПАНЧА ~ ЯПАНЧИ
Яр (ф.) Дус, иптәш, сөйгән кыз яки егет; ярдәмче. Исем компоненты. Яр
ЯРАН (ф.) Иптәш, дус, якын кеше, булышчы. ЯРАН
ЯРБИРДЕ (ф.-т.) Яр (дус, иптәш) бирде. Ир бала бирде мәгънәсендә. Чаг.: Бирдеяр. ЯРБИРДЕ
ЯРБУЛ (ф.-төр.-т.) Яр бул, ягъни дус, иптәш бул. Баш-кортстан татарларында Ярбулов фамилиясендә сакланган. ЯРБУЛ
ЯРБУЛАТ (ф.) Яр (к.) + Булат (к.). ЯРБУЛАТ
ЯРКАЙ (ф.-төр.-т.) Яр (к.) сүзенә -кай иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган исем. Яркаев фамилиясендә сакланган. ЯРКАЙ
ЯРЛЫКАП (бор. төр.-т.) Шәфкать күрсәтү, гафу итү, кичерү. Ярлыкапов фамилиясендә сакланган. ЯРЛЫКАП
ЯРМӨХӘММӘТ (ф.-г.) Яр (к.) + Мөхәммәт (к.). Мөхәммәтнең юлдашы, дусты. Чаг.: Мөхәммәдьяр. Д. в.: Ярмак, Ермак, Ярмәт, Ярмыш, Ярмук, Ерми, Ярми. ЯРМУХАММЕТ
ЯРХАН (ф.-төр.-т.) Яр (к.) + хан (к.). ЯРХАН
ЯРХӘМ (г.) Ул ярлыкый, рәхимлек кыла яки ярлыкасын, рәхимлек кылсын, ярдәм итсен. ЯРХАМ
ЯРХӘМЕТДИН (г.) Дин ярлыкый, рәхимлек кыла, ярдәм итә. ЯРХАМЕТДИН
ЯРУЛЛА (ф.-г.) Аллаһ дусты, Аллаһыга ияргән. Чаг.: Аллаяр, Аллаһияр. Д. в.: Яри, Ярул, Ярук, Яруш, Ярла. ЯРУЛЛА
ЯРЫШ (ф.-төр.-т.) Яр + иш (дус, иптәш). Татар-мишәрләрдә Ярышев фамилиясендә сакланган. ЯРЫШ
ЯСИН (г.; дини) Коръәндәге бер сүрәнең исеме. ЯСИН
ЯСИР (г.) Кечкенә, җиңел генә. ЯСИР
ЯСМИН (ф.; бот.) Ясмин гөле. ЯСМИН
ЯСӘВИ (бор. төр.; тар.) Төрекстандагы Яса шәһәрендә XII гасырда яшәгән атаклы шагыйрь-мистик Хуҗа Әхмәт Ясәви яраннары титулыннан ясалган исем. ЯСАВИ
Яу (бор. төр.-т.) Яу; дошман, сугыш. Исем компоненты. Яу
ЯУБАРС (бор. төр.-т.; хор.; й. ис.) Яу + Барс (к.). Яуда барс кебек кыю булсын дип теләү исеме. Яубарсов фамилиясендә сакланган. ЯУБАРС
ЯУБАСАР (бор. төр.-т.; хэр.; й. ис.) Яу + басар. Дошманны басучы, җиңүче (булсын) мәгънәсендә. Яубасаров фамилиясендә сакланган. ЯУБАСАР
ЯУБАТЫР (бор. төр.-т.; хэр.) Яу батыры, каһарманы. ЯУБАТЫР
ЯУБИРДЕ (бор. төр.-т.; хэр.; й. ис.) Яу вакытында туган яки сугыштан алып кайтылган (ир бала). ЯУБИРДЕ
ЯУБУЛАТ (бор. төр.-т.-ф.; хэр.; й. ис.) Яу + Булат (к.). Яу кылычы мәгънәсендә. ЯУБУЛАТ
ЯУГИЛДЕ (бор. төр.-т.; хэр.; й. ис.) Яу + килде. Яу (сугыш) килгәндә туган ир балага кушылган. Д. в.: Җәүгилде. ЯУГИЛЬДЕ
ЯУКАЧТЫ (бор. төр.-т.; хөр.; й. ис.) Яу качты. Яу (дошман) качканда туган ир балага кушылган. Яукачтыев (Яукачтиев), Яукачев фамилияләрендә сакланган. Д. в.: Яукач. ЯУКАЧТЫ
ЯУЛЫБАЙ (бор. төр.-т.; хөр.; й. ис.) Яулы + бай. Яу вакытында туган бай (ир бала). ЯУЛЫБАЙ
ЯУМИ (г.; й. ис.) Көндезге. Көндез туган ир балага кушылган. Яумиев, Яумин, Яумов фамилияләрендә сакланган. Д. в.: Яум. ЯУМИ
ЯУМӨХӘММӘТ (төр.-т.; й. ис.) Мөхәммәт явы. Д. в.: Яумәт, Яумәй, Яуми. ЯУМУХАММЕТ
ЯУХУҖА (төр.-т.) Яу + Хуҗа (к.). Яу хуҗасы, полководец. ЯУХУЗЯ
ЯУШӘЕХ (төр.-т.-г.) Яу + Шәех (к.). Д. в.: Яуш, Яушык. ЯУШЕЙХ
ЯУЪЯР ~ ҖАУЪЯР (бол.-т.-ф.; й. ис.) Яу (сугыш) вакытында туган ир балага кушылган. Казан губернасы Чар өязе Әҗәкүл авылында XVIII гасыр азакларында яшәгән мулла Коңгырның 1781 елда язылган «Казыйлар өчен кулланма» дигән хезмәтендә 17 буынны үз эченә алган нәсел шәҗәрәсе бар. Шәҗәрә шәһри Болгардан килгән Җауъяр (Яуъяр) исеме белән башланып китә: Җауъяр -> Чарлак диван -> Шаугөр -> Тимкән -> Туктамыш -> Сәламәт -> Уразлан -> Исәндәүләт -> Тәкәче -> Тайдун -> Кырлач -> Бикбау -> Тукай -> Байсәлим -> Мирсәлим -> Коңгыр. Хисаплаулар шәһри Болгардан Җауъяр бабаның Казан арты Чар төбәгенә XIII гасырның икенче яртысында килеп утыруын күрсәтә. ЯУЪЯР
ЯУЫШ ~ ЯУШ (төр.-т.) Яу ише; яу батыры. Казан татарларында һәм татар-мишәрләрдә Явишев, Яушев фамилияләрендә сакланган. ЯУЫШ ~ ЯУШ
ЯФӘС ~ ЯФӘТ (бор. яһ.-г.; леген.; дини) Киңлек, иркенлек, муллык (теләү). Легендар Нух пәйгамбәр улының исеме. Төрки халыклар барсы да аннан таралган. Д. в.: Яфәй, Япәй, Яфи, Япи, Яфиз, Яфис. ЯФАС ~ ЯФАТ
Яхшы (бор. төр.-т.) Шәп, әйбәт, яхшы. Исем компоненты. Яхшы
ЯХШЫБАЙ (бор. төр.-т.) Яхшы (к.) + бай (к.). Антонимы: Яманбай. ЯХШЫБАЙ
ЯХШЫБӘК (бор. төр.-т.) Яхшы (к.) + бәк (к.). ЯХШЫБЕК
ЯХШЫБИРДЕ (бор. төр-т.) Тәңре яхшы бала бирде мәгънәсендә. ЯХШЫБИРДЕ
ЯХШЫГИЛДЕ ~ ЯХШЫКИЛДЕ (бор. төр.-т.) Яхшы кеше туды. Д. в.: Якшай, Якшый, Яхшый. ЯХШЫГИЛЬДЕ ~ ЯХШЫКИЛЬДЕ
ЯХШЫГОЛ (бор. төр.-т.) Яхшы (к.) + кол (к.). ЯХШЫГУЛ
ЯХШЫДӘҮЛӘТ (төр-т.-г.) Яхшы (к.) + Дәүләт (к.). ЯХШЫДАВЛЕТ
ЯХШЫМОРАТ (т.-г.) Яхшы + Морат (к.). Яхшы теләк. ЯХШЫМУРАТ
ЯХШЫМӨХӘММӘТ (т.-г.) Яхшы + Мөхәммәт (к.). Д. в.: Яхшымбәт, Яхшымый, Яхшым, Яхшый, Якшай, Якшый. ЯХШЫМУХАММЕТ
ЯХЪЯ (бор. яһ.-г.) Рухландыра торган. Пәйгамбәр исеме. ЯХЪЯ
Яшь (төр-т.) Яшь, яңа. Исем компоненты. Яшь
ЯШЬБАЙ (төр.-т.) Яшь бай (ир бала). ЯШЬБАЙ
ЯШЬБАРС (төр.-т.) Яшь барс (к.). ЯШЬБАРС
ЯШЬБАТЫР (төр.-т.-ф.) Яшь батыр. Бу исем мариларга да кергән. ЯШЬБАТЫР
ЯШЬБУЛАТ (төр-т.) Яшь булат (к.). ЯШЬБУЛАТ
ЯШЬКОТ (төр-т.) Яшь җан, яңа бәхет, шатлык. ЯШЬКУТ
ЯШЬКУӘТ (төр.-т.-г.) Яшь куәт. ЯШЬКУАТ
ЯШЬМОРЗА (төр.-т.-г.-ф.) Яшь морза (к.). ЯШЬМУРЗА
ЯШЬМУЛЛА (төр-т.-г.) Яшь мулла (к.). ЯШЬМУЛЛА
ЯШЬМӨХӘММӘТ (төр.-т.-г.) Яшь Мөхәммәт (к.). ЯШЬМУХАММЕТ
ЯШЬТИМЕР (төр.-т.) Яшь тимер (к.). ЯШЬТИМЕР
ЯШЬТИРӘК (төр-т.) Яшь тирәк (к.). ЯШЬТИРЯК
ЯШЬТУГАН (төр-т.) Яшь (бала) туган. ЯШЬТУГАН
ЯШЬЧУРА (төр.-т.) Яшь чура (к.). Бу исем мариларда да бар. ЯШЬЧУРА
ЯҢАБАЙ (төр.-т.) Яңа бай (к.). Яңабаев (Янабаев) фамилиясендә сакланган. ЯНАБАЙ
ЯҢАБИРДЕ (төр.-т.) Яңадан ир бала туды мәгънәсендә. Яңабирдиев (Янабирдиев) һәм Яңабирдин (Янабирдин) фамилияләрендә сакланган. ЯНАБИРДЕ
ЯҢГУРАЗ (төр.-т.) Яңа ураз (бәхет). ЯНГУРАЗ
ЯҢГЫРХАН (төр.-т.; й. ис.) Яңгырлы (байлык, муллык китерүче) көнне туган угыл мәгънәсендә. Оренбург татарларында Яңгырханов фамилиясендә сакланган. ЯНГЫРХАН
ЯҺҮДӘ (бор. яһ.-г.; дини; миф.) Яһүди, еврей. «Аллаһыны данлаучы» мәгънәсендәге борынгы яһүд исеме. Ягудин фамилиясендә сакланган. ЯГУДА