ТАТАР ИР-АТ ИСЕМНӘРЕ | ||||
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы | Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы | Русча язылышы | ||
З | ||||
ЗАДӘ (ф.) | Угыл; аксөяк малае, патша улы; токым. Исем компоненты. | ЗАДА | ||
ЗАИД (г.) | Артык, тиешеннән артып киткән; өстәлгән. | ЗАИД | ||
ЗАИМ (г.) | Башлык, җитәкче. | ЗАИМ | ||
ЗАИР (г.) | Күрешергә килүче; зиярәт кылучы. | ЗАИР | ||
ЗАЙГАМ (ф.) | Арыслан; кыю. Синонимнары: Арслан, Газанфар, Хәйдәр, Шир, Әсәд. Бүләк. Синонимнары: Бүләк, Гата, Нәфил. | ЗАЙГАМ | ||
ЗАЙД (г.) | Бүләк. Синонимнары: Бүләк, Гата, Нәфил. | ЗАЙД | ||
ЗАЙДУЛЛА (г.) | Аллаһ бүләге (ир бала). | ЗАЙДУЛЛА | ||
ЗАЙЛАЛ (г.) | Бөеклек. | ЗАЙЛАЛ | ||
ЗАКИР (г.) | 1. Телгә алучы, искә алучы. 2. Аллаһыны мактап искә төшерүче, зекер әйтүче. Исем компоненты. | ЗАКИР | ||
ЗАКИРЕТДИН (г.) | Динне хәтерендә тотучы. | ЗАКИРЕТДИН | ||
ЗАКИРУЛЛА (г.) | Аллаһыны искә төшерүче, күңелдә тотучы. | ЗАКИРУЛЛА | ||
ЗАКИРХАН (г.-төр.-т.) | Аллаһыга зекер әйтүче хан. | ЗАКИРХАН | ||
ЗАКИРҖАН (г.-ф.) | Аллаһыга зекер әйтүче җан. | ЗАКИРДЖАН | ||
ЗАКУАН (г.) | Үсмер бала; сәләтле үсмер. Төрдәше: Закван. | ЗАКУАН | ||
ЗАМАН (г.) | Заман, чор, дәвер (кешесе); замана кешесе. | ЗАМАН | ||
ЗАМАНБӘК (г.-төр.-т.) | Заман бәге. | ЗАМАНБЕК | ||
ЗАМАНИ (г.) | Заманныкы. | ЗАМАНИ | ||
ЗАМАНКОТЛЫ (г.-төр.-т.) | Бәхетле заман; заманның котлысы, бәхетлесе. Чаг.: Котлызаман. | ЗАМАНКУТЛЫ | ||
ЗАМИН (г.) | Тәэмин итүче, гарант. | ЗАМИН | ||
ЗАМИР (г.) | 1. Вөҗдан, вөҗданлы кеше. 2. Акыл; серлелек. Д. в.: Занир. | ЗАМИР | ||
ЗАРАФ (г.) | 1. Тапкырлык. 2. Матурлык, нәзакәтлек. 3. Ягымлы сөйләүче, к. Зарраф. | ЗАРАФ | ||
ЗАРАФӘТ (г.) | 1. Тапкырлык. 2. Сүздә, сөйләмдә ягымлылык, осталык. | ЗАРАФАТ | ||
ЗАРИГЪ (г.) | Игенче, иген игүче. | ЗАРИГ | ||
ЗАРИФ (г.) | 1. Ягымлы, нәзакатле, чибәр. 2. Ягымлы итеп сөйләүче. 3. Тапкыр, үткен телле, чәчән. Исем компоненты. | ЗАРИФ | ||
ЗАРИФЕТДИН (г.) | Диннең чибәр, ягымлы кешесе. | ЗАРИФЕТДИН | ||
ЗАРИФУЛЛА (г.) | Аллаһының чибәр, ягымлы бәндәсе. | ЗАРИФУЛЛА | ||
ЗАРИФХАН (г.-төр.-т.) | Зариф (к.) + хан (к.). | ЗАРИФХАН | ||
ЗАРИФҖАН (г.-ф.) | Зариф (к.) + җан. | ЗАРИФДЖАН | ||
ЗАРРАФ (г.) | Матур сөйләүче, тапкыр сүзле. к. Зараф. Д. в.: Зарай, Заркай, Зарка. | ЗАРРАФ | ||
ЗАРРАФЕТДИН (г.) | Диннең матур сөйләүчесе, ораторы. | ЗАРРАФЕТДИН | ||
ЗАРТДИН (ф.-г.) | 1. Дин сарысы. 2. куч. Дин алтыны (кыйммәте). | ЗАРТДИН | ||
Зат (г.) | Шәхес, башкалардан аерылып торучы. Исем компоненты. | Зат | ||
ЗАҺИД ~ ЗАҺИТ (г.) | Изге, тәкъва; тыйнак; суфый, аскет. Исем компоненты. | ЗАГИД ~ ЗАГИТ | ||
ЗАҺИДАР (г.-ф.) | Изгелек иясе. | ЗАГИДАР | ||
ЗАҺИДБАЙ (г.-төр.-т.) | Заһид (к.) +бай (к.). | ЗАГИДБАЙ | ||
ЗАҺИДНУР ~ ЗАҺИТНУР (г.) | Изге нур. Чаг.: Нурзаһит. Төрдәше: Заһинур. | ЗАГИДНУР ~ ЗАГИТНУР | ||
ЗАҺИДУЛЛА (г.) | Аллаһының изге, тәкъва кешесе. Д. в.: Зайдук, Зайдаш, Зайук, Зайди. | ЗАГИДУЛЛА | ||
ЗАҺИДЬЯР (г.-ф.) | Изге, тәкъва дус. Д. в.: Задияр. | ЗАГИДЬЯР | ||
ЗАҺИДҖАН (г.-ф.) | Заһид (к.) + җан. | ЗАГИДЖАН | ||
ЗАҺИР (г.) | 1. Күренекле (Аллаһының эпитеты). 2. Нур чәчеп, ялтырап торучы. 3. Чәчәк атучы, чибәр, матур. Исем компоненты. | ЗАГИР | ||
ЗАҺИРЕТДИН ~ ЗАҺРЕТДИН (г.) | Дин нурын чәчүче. Д. в.: Зартдин, Заһир, Загри. | ЗАГИРЕТДИН ~ ЗАГРЕТДИН | ||
ЗАҺИРУЛЛА (г.) | Аллаһының нур чәчеп торучы матур бәндәсе. | ЗАГИРУЛЛА | ||
ЗАҺИРҖАН (г.-ф.) | Заһир (к.) + җан. | ЗАГИРДЖАН | ||
ЗИАДАТ (г.) | Үскән, үрләгән. | ЗИАДАТ | ||
ЗИАДЕТДИН (г.) | Диннең үсеше, алга барышы. | ЗИАДЕТДИН | ||
ЗИАФӘТ (г.) | Кунакчыллык, ачык йөзлелек. | ЗИАФАТ | ||
ЗИБӘТ (ф.) | Бизәкләр, зиннәтләр; матурлыклар. | ЗИБАТ | ||
ЗИЛМӘТ (г.) | к. Зөлмәт. | ЗИЛЬМАТ | ||
ЗИННУР (г.) | Нур иясе, нурлы; нур бизәк. | ЗИННУР | ||
ЗИННӘТ (г.) | Бизәк, затлы, зиннәтле әйбер, гүзәллек; яхшылык. Исем компоненты. | ЗИННАТ | ||
ЗИННӘТНУР (г.) | Зиннәтле нур. Чаг.: Нурзиннәт. | ЗИННАТНУР | ||
ЗИННӘТУЛЛА (г.) | Аллаһының бизәге, зиннәте; Аллаһ аны чибәр, гүзәл итсен. | ЗИННАТУЛЛА | ||
ЗИННӘТХАН (г.-төр.-т.) | Зиннәт (к.) + хан (к.). | ЗИННАТХАН | ||
ЗИННӘТХУҖА (г.-ф.) | Зиннәт (к.) + Хуҗа. | ЗИННАТХУЗЯ | ||
ЗИННӘТША (г.-ф.) | Зиннәт (к.) + шаһ (к.). | ЗИННАТША | ||
ЗИННӘТҖАН (г.-ф.) | Зиннәт (к.) + җан. | ЗИННАТДЖАН | ||
ЗИРӘК (ф.) | Үткен акыллы, зирәк. | ЗИРЯК | ||
ЗИЯД (г.) | Үсү; арту, күбәю; көчәю; бүләк. Д. в.: Зият, Зияк, Зияз. Исем компоненты. | ЗИЯД | ||
ЗИЯДИХАН (г.-төр.-т.) | Үсүче, көчәюче хан. | ЗИЯДИХАН | ||
ЗИЯДУЛЛА (г.) | Аллаһ бүләге. | ЗИЯДУЛЛА | ||
ЗИЯР (г.) | Хаҗ кылучы, зиярәт итүче. | ЗИЯР | ||
ЗИЯРЕТДИН (г.) | Диннең хаҗ кылучысы, зиярәт итүчесе. | ЗИЯРЕТДИН | ||
ЗИҺАТ (г.) | Пакьлек, сафлык. | ЗИГАТ | ||
ЗУФӨНҮН (г.) | Фәннәр иясе. | ЗУФУНУН | ||
ЗЫЯ (г.) | Яктылык, белем яктысы; балкыш. Исем компоненты. | ЗЫЯ | ||
ЗЫЯКАМАЛ (г.) | Зыя (к.)+ Камал (к.) | ЗИЯКАМАЛ | ||
ЗЫЯЛ ~ ЗЫЯЛЫ (г.-төр.-т.) | Аң-белемле. Төрдәше: Зиял. | ЗИЯЛ ~ ЗИЯЛИ | ||
ЗЫЯМӨХӘММӘТ (г.) | Мөхәммәт нуры, яктысы. Д. в.: Зыямбәт. | ЗИЯМУХАММЕТ | ||
ЗЫЯТДИН (г.) | Дин яктылыгы, дин нурын таратучы. Д. в.: Зыяз, Зыязи, Зыят, Зыяй, Зыякай, Зыяди. | ЗИЯТДИН | ||
ЗЫЯТУЛЛА (г.) | Аллаһ яктылыгы; Аллаһ нуры. | ЗИЯТУЛЛА | ||
ЗЫЯФ ~ ЗЫЯФӘТ (г.) | Кунакчыллык; ачык йөзле. | ЗИЯФ ~ ЗИЯФАТ | ||
ЗЫЯФЕТДИН (г.) | Диннең ачык йөзлелеге. Д. в.: Зыяфтин. | ЗИЯФЕТДИН | ||
ЗЫЯХАН (г.-төр.-т.) | Зыя (к.) + хан (к.). | ЗИЯХАН | ||
ЗЫЯӘХМӘТ ~ ЗЫЯХМӘТ (г.) | Зыя (я.) + Әхмәт (к.). Чаг.: Әхмәтзыя. | ЗИЯАХМЕТ ~ ЗИЯХМЕТ | ||
ЗӘБИБ (г.) | Йөзем; йөзем бөртеге, йөзем җимеше. | ЗАБИБ | ||
ЗӘБИЛ (г.) | 1. Сөңге. 2. Шәм. | ЗАБИЛЬ | ||
ЗӘБИР (г.) | Ныклы, көчле, куәтле. | ЗАБИР | ||
ЗӘБИРУЛЛА (г.) | Аллаһының көчле, куәтле кешесе. | ЗАБИРУЛЛА | ||
ЗӘБИХ (г.) | Корбан чалучы. | ЗАБИХ | ||
ЗӘБИХУЛЛА (г.) | Аллаһыга корбан ителгән. | ЗАБИХУЛЛА | ||
ЗӘВИЛ (г.; геогр.) | 1. Төшлек сызыгы (меридиан). 2. Көннең кичке ягы. Д. в.: Завил. | ЗАВИЛЬ | ||
ЗӘГЪФРАН ~ ЗӘГӘФУРАН (г.: бот.) | 1. Шафран үләне. 2. Якут, асылташ. | ЗАГФРАН ~ ЗАГАФУРАН | ||
ЗӘЕТ (г.) | Үсеп баручы; артыграк, зуррак, яхшырак. | ЗАИТ | ||
ЗӘЙ (төр.-т.; геогр.: неол.) | Төрки телләрдә сай~зай~зәй сүзе «елга» төшенчәсен белдерә. Татарстанда Камага коючы Зәй елгасы атамасыннан алынган яңа исем. | ЗАЙ | ||
ЗӘЙДУЛЛА (г.) | Аллаһ бүләге. | ЗАЙДУЛЛА | ||
ЗӘЙЛАЛ (г.) | Аллаһ биргән өстәмә. | ЗАЙЛАЛ | ||
Зәйне ~ Зәйнел (г.) | Бизәк. Исем компоненты. | Зайне ~ Зайнель | ||
ЗӘЙНЕГАЛИ (г.) | Зәйне (к.) + Гали (к.). | ЗАЙНЕГАЛИ | ||
ЗӘЙНЕЛБӘШИР (г.) | Зәйнел (к.) + Бәшир (к.). Сөендерүче бизәк. | ЗАЙНЕЛЬБАШИР | ||
ЗӘЙНЕЛГАБИДИН (г.) | 1. Гыйбадәт кылучыларның иң шәбе, бизәге. 2. Рухани титул. Д. в.: Зәйни, Зәйнаш, Зәйнук. | ЗАЙНЕЛЬГАБИДИН | ||
ЗӘЙНЕЛГАЯН (г.) | Зәйнел (к.) + Гаян (к.). Ап-ачык бизәк. | ЗАЙНЕЛЬГАЯН | ||
ЗӘЙНЕЛГОЛҮМ (г.) | Гыйлемнәр бизәге. | ЗАЙНЕЛЬГОЛЮМ | ||
ЗӘЙНЕЛИСЛАМ (г.) | Ислам бизәге. | ЗАЙНЕЛЬИСЛАМ | ||
ЗӘЙНЕНУР (г.) | Нур бизәге; нурлы бизәк. Д. в.: Зәйнур. . | ЗАЙНЕНУР | ||
ЗӘЙНЕТДИН (г.) | Дин бизәге; дин камиллеге. | ЗАЙНЕТДИН | ||
ЗӘЙНИ (г.) | Бизәкле; бизәлгән. | ЗАЙНИ | ||
ЗӘЙНИБӘШИР (г.) | Зәйни (к.) + Бәшир (к.). Бизәкле, бизәлгән кеше. | ЗАЙНИБАШИР | ||
ЗӘЙНУЛЛА (г.) | Аллаһ бизәге. Д. в.: Зәйнул, Зәйни, Зәйнәш, Зәйнәк, Зәйнук, Зәйнак, Зәйнал. | ЗАЙНУЛЛА | ||
ЗӘЙНӘГЫТДИН (г.) | Дин бизәге. | ЗАЙНАГЫТДИН | ||
ЗӘЙСУР ~ ЗӘЙНЕЛСУР (г.) | Бизәкле быргы. | ЗАЙСУР ~ ЗАЙНЕЛЬСУР | ||
ЗӘЙФӘР ~ ЗӘЙНЕЛФӘР (г.) | Зиннәт иясе. | ЗАЙФАР ~ ЗАЙНЕЛЬФАР | ||
ЗӘЙТҮН (г.; бот.) | Зәйтүн агачы, гөле. | ЗАЙТУН | ||
ЗӘКИ (г.) | 1. Зирәк, үткен, сәләтле. 2. Пакь, саф. Исем компоненты. | ЗАКИ | ||
ЗӘКИЕТДИН (г.) | Диннең зирәк, сәләтле кешесе. | ЗАКИЕТДИН | ||
ЗӘКИУЛЛА (г.) | Аллаһының зирәк, сәләтле кешесе. | ЗАКИУЛЛА | ||
ЗӘКИХАН (г.-төр.-т.) | Зирәк хан. | ЗАКИХАН | ||
ЗӘКИҖАН (г.-ф.) | Зирәк җан. | ЗАКИДЖАН | ||
ЗӘКӘРИЯ (бор. яһ.-г.) | 1. Аллаһыны хәтерләүче. 2. Чын ир-егет. Русларда — Захар, Захария, инглизләрдә—Закари, Закарийа, немецларда — Цахариас, шведларда—Сахариас. | ЗАКАРИЯ | ||
ЗӘМИЛ (г.) | Дус, иптәш, коллега. | ЗАМИЛЬ | ||
ЗӘМИН (ф.) | Җир, туфрак; җирлек, нигез. Зәмин исеменең кыскартылган фонетик варианты: Зәм. Шуннан Замов фамилиясе ясалган. | ЗАМИН | ||
Зәр (ф.) | Алтын. Исем компоненты. | Зар | ||
ЗӘРМӨХӘММӘТ (ф.-г.) | Алтын Мөхәммәт. | ЗАРМУХАММЕТ | ||
ЗӘРӘФӘТ (г.) | Нәфислек, гүзәллек. | ЗАРАФАТ | ||
ЗӘФӘР (г.) | Җиңүче, теләгенә ирешүче. | ЗАФАР | ||
ЗӘХРАФ (г.) | Бизәк; орнамент. | ЗАХРАФ | ||
ЗӘҮКАТ (г.) | 1. Зәвыклар. 2. Ләззәтләр (күп.). | ЗАУКАТ | ||
ЗӘҮКЪ (г.) | Зәвык, тәм, татым. Төрдәше: Зәвык. | ЗАУК | ||
ЗӘҮКЪҖАН (г.-ф.) | Зәүкъ җан; татлы җан. | ЗАУКДЖАН | ||
ЗӘҺӘБ (г.) | Алтын, алтынлы. | ЗАГАБ | ||
ЗӘҺИ (г.) | Ялтырап торган, ачык. | ЗАГИ | ||
ЗӨБӘЕР (г.) | Көчле; акыллы. | ЗУБАИР | ||
ЗӨБӘЙДУЛЛА (г.) | Аллаһ бүләге. | ЗУБАЙДУЛЛА | ||
Зөл (г.) | «Иясе» мәгънәсен белдерә. Исем компоненты. | Зуль | ||
ЗӨЛАЛ (ф.) | Саф, чиста, үтә күренмәле; тонык су. | ЗУЛАЛЬ | ||
ЗӨЛКАДАР (г.) | Бәхетле. | ЗУЛЬКАДАР | ||
ЗӨЛКАРНАЙ (г.) | Куш мөгезле. Александр Македонскийның Көнчыгыштагы кушаматы (Искәндәр Зөлкарнаен), к. Искәндәр. Д. в.: Зөлкар, Карнай. | ЗУЛЬКАРНАЙ | ||
ЗӨЛКИРАМ (г.) | Дан, хөрмәт-кадер иясе. | ЗУЛЬКИРАМ | ||
ЗӨЛКӘБИР (г.) | Мәһабәт гәүдәле. Төз, зур гәүдәле. | ЗУЛЬКАБИР | ||
ЗӨЛКӘРАМ (г.) | Юмартлык, изгелек иясе. | ЗУЛЬКАРАМ | ||
ЗӨЛКӘРИМ (г.) | Юмартлык, рәхимлек иясе. | ЗУЛЬКАРИМ | ||
ЗӨЛКӘФИЛ (г.) | Ышаныч иясе. | ЗУЛЬКАФИЛЬ | ||
ЗӨЛМӘТ (г.; й. ис.) | Бик караңгы төн, караңгылык. Караңгы төн үзәгендә туган балаларга кушканнар. | ЗУЛЬМАТ | ||
ЗӨЛФИР (г.) | 1. Өстенлек, артыклык иясе. 2. Бөтеркә чәчле, бөдрә чәчле. | ЗУЛЬФИР | ||
ЗӨЛФУЛЛА (г.) | Аллаһының кодрәте, көче. | ЗУЛЬФУЛЛА | ||
ЗӨЛФӘР (г.) | 1. Кайнар темпераментлы. 2. Ореол иясе. | ЗУЛЬФАР | ||
ЗӨЛФӘРД (г.) | Бердәнбер; ялгызлык иясе. | ЗУЛЬФАРД | ||
ЗӨЛФӘРИТ (г.) | Зөл (к.) + Фәрит (к.). Тиңдәшсезлек иясе. | ЗУЛЬФАРИТ | ||
ЗӨЛФӘТ (г.) | 1. Бөдрә чәчле. 2. Мәхәббәт иясе. Д. в.: Дөлфәт. | ЗУЛЬФАТ | ||
ЗӨЛФӘКАР (г.; леген.) | Умырткасы бар. Гали хәлифәнең хикмәтле кылычының исеме. | ЗУЛЬФАКАР | ||
ЗӨЛХӘБИР (г.) | Хәбәр бирүче; күп белүче, хәбәрдар. | ЗУЛЬХАБИР | ||
ЗӨННАР (г.) | Билбау. | ЗУННАР | ||
ЗӨННӘВАЛ (г.) | Бүләк иясе; бүләк итеп бирүче. | ЗУННАВАЛ | ||
ЗӨННҮН (г.) | Зур балык (кит балыгы) иясе. (Йосыф пәйгамбәр кушаматы). | ЗУННУН | ||
ЗӨФӘР (г.) | Җиңүче, теләгенә ирешүче. Синонимы: Мансур. | ЗУФАР | ||
ЗӨФӘРҖАН (г.-ф.) | Зөфәр (к.) + җан. Җиңүче җан, теләгенә ирешүче кеше. | ЗУФАРДЖАН | ||
ЗӨХӘЕР (г.) | Ялтырый торган; күч. менә дигән, иң шәп. | ЗУХАИР | ||
ЗӨХӘЛ (г.; астр.) | Сатурн планетасы. | ЗУХАЛЬ | ||
ЗӨҺДЕЛГАЯН (г.) | Ачык тәкъвалык, суфилык. Д. в.: Зөһди, Зөһед. | ЗУХДЕЛЬГАЯН |
14:28