ТАТАР ХАТЫН-КЫЗ ИСЕМНӘРЕ | ||||
Имя. Имена. Имена для девочек. | Исламские имена. Исламские имена для девочек. | Современные имена. Красивые имена. | ||
Татарча язылышы һәм генезисы (кайсы тел сүзе булуы) | Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы | Русча язылышы | ||
Красивые имена для девочек. | А | Редкие имена. Редкие имена для девочек. | ||
АБЕЛХӘЯТ (г.) | Тереклек (мәңгелек) суы; эликсир. | АБЕЛЬХАЯТ | ||
АБРУЙ (ф.) | Йөз суы, йөз аклыгы; дәрәҗә, авторитет. | АБРУЙ | ||
АБЫЗБИКӘ (төр.-т.) | Абыз (к.) + Бикә (к.). | АБЫЗБИКА | ||
АГИЛӘ (г.) | Акыллы, зирәк. | АГИЛЯ | ||
АДЕЛИНА (бор. герм.) | Намуслы, вөҗданлы. | АДЕЛИНА | ||
АДИЛӘ (г.) | к. Гадилә. | АДИЛЯ | ||
АЗАДИЯ (ф.-г.) | Азат, ирекле, хөр. | АЗАДИЯ | ||
АЗАДӘ (ф.) | Юмарт, игелекле. | АЗАДА | ||
АЗАЛИЯ (лат.; бот.; неол.) | Азалия гөле; эре чәчәкле үсемлек атамасыннан. | АЗАЛИЯ | ||
АЗИМӘ (г.) | к. Газимә. | АЗИМА | ||
АЗИЯ (г.) | Дөнья кисәге, Азия материгы. Борынгы ассириялеләр телендәге асу—«чыгыш, көнчыгыш» сүзеннән. | АЗИЯ | ||
АИДА (гр.-г.; неол.) | 1. Аид — борынгы грек мифология- сендә җир астындагы шәүлә-өрәк- ләр һәм үлеләр патшалыгы; 2. Гарәп телендәге файда сүзеннән алынган булуы да бар. Бөек итальян композиторы Джузеппе Вердиның шул исемдәге операсы йогынтысында таралыш алган яңа исем. | АИДА | ||
АЙБАНУ (төр.-т.-ф.) | Ай (к) + Бану (к.). Ай кебек бикә,ханым, кәләш. Синонимнары: Камәрбану, Маһибану, Шәһрибану. | АЙБАНУ | ||
АЙБИБИ (төр.-т.-ф.) | Ай (к.) +Биби (к.).Ай кебек ханым. | АЙБИБИ | ||
АЙБИКӘ (бол.-т.) | 1. Ай (к.) + Бикә (к.).Айлы төндә туган бикә; ай кебек бикә. 2. Легендада Ай кызы, Зөһрә кыз. Бу исем мариларга да кергән. Синонимнары:Айбану, Камәрбану, Камәрби- кә, Маһибану, Маһибикә. | АЙБИКА | ||
АЙБИКӘЧ (бол.-т.) | Ай (к.) + бикәч. Ай кебек бикәч. 1539 елгы болгар-татар кабер ташында урын алган хатын-кыз исеме. | АЙБИКАЧ | ||
АЙБӘНАТ (төр.-т.-г.) | Ай (к.) + Бәнат (к.).Кызларның ай кебеге; ай кебек сылу, чибәр, күркәме. Синонимы:Маһибәнат. | АЙБАНАТ | ||
АЙБҮЛӘК (төр.-т.) | Ай бүләк; ай кебек нурлы, якты бүләк (кыз). | АЙБУЛЯК | ||
АЙВА (төр.; неол.) | Көньякта үсә торган татлы җимеш айваатамасыннан алынган яңа исем. | АЙВА | ||
АЙГИЗӘ (т.-ф.; неол.) | Айга гизә, айга менә. | АЙГИЗЯ | ||
АЙГЫНА (т.; неол.) | Ай гына, айга тиң. | АЙГЫНА | ||
АЙГӨЛ (т.-ф.; неол.) | Ай (к.) + гөл.Ай һәм гөл сыйфатлы; ай гөле. Чаг.:Гөлбәдәр. Синонимнары:Камәргөл, Маһигөл. | АЙГУЛЬ | ||
АЙГӨЛЕМ (т.-ф.-т.; неол.) | Ай гөлем. Иркәләп әйтү. | АЙГУЛЕМ | ||
АЙДАРИЯ (төр.-т.-г.) | Айдар (к.)исеменә хатын-кыз исемнәре ясаучы -иякушымчасы ялганып ясалган исем. | АЙДАРИЯ | ||
АЙДАРСЫЛУ (төр.-т.) | Айдар (к.) + Сылу (к.). | АЙДАРСЫЛУ | ||
АЙДЫНБИКӘ (6ол,т.) | Ай нуры белән коендырылган бикә; ай кебек балкучы бикә. | АЙДЫНБИКА | ||
АЙЗАДӘ (төр.-т.-ф.) | Ай кебек (кыз) бала. | АЙЗАДА | ||
АЙЗИЛӘ (төр.-т.-г.) | Ай кебек пакь, керсез, саф. | АЙЗИЛЯ | ||
АЙЗИРӘК (т.-ф.; неол.) | Ай (к.)+Зирәк (к.).Зирәклегенә сокланырлык (кыз бала). | АЙЗИРЯК | ||
АЙЗИФА (т.-ф.) | Ай (к.) + 3ифа (к.). Ай кебек сылу, зифа, чибәр. | АЙЗИФА | ||
АЙЗӨҺРӘ (т.-г.) | 1. Ай (к.) + Зөһрә (к.).2. Легендада Ай кызы Зөһрә. | АЙЗУХРА | ||
АЙЙОЛДЫЗ (т.; неол.) | Ай (к.) + Йолдыз (к.).Ай һәм йолдыз кебек. | АЙЮЛДУЗ | ||
АЙКАШ (төр.-т.) | Ай (к.) +каш. Яңа ай кебек кыйгач кашлы; ай кашлы. | АЙКАШ | ||
АЙЛЫ (төр.-т.) | Айлы, ае бар; күч.ай кебек нурлы һәм чибәр. Якутлардагы төрдәше Айты. | АЙЛЫ | ||
АЙЛЫБИКӘ (төр.-т.) | Айлы (к.) + Бикә (к.).Айлы бикә, ай кебек нурлы һәм чибәр бикә. | АЙЛЫБИКА | ||
АЙНАЗ (т.-ф.; неол.) | Ай (к.)+Наз (к.). Ай кебек чибәр, сөйкемле һәм назлы; ай кебек нурлы, якты йөзле наз, төз-зифа буйлы нәфислек иясе. | АЙНАЗ | ||
АЙНАЗА (т.-ф.; неол.) | Ай кебек назлы, грацияле. | АЙНАЗА | ||
АЙНИСА (т.-г.) | Ай кебек хатын, айга охшаш хатын. Синонимнары: Камәрниса,Маһиниса, Бәдерниса. | АЙНИСА | ||
АЙНУРА (т.-г.; неол.) | Ай нуры. | АЙНУРА | ||
АЙНУРИЯ (т.-г.; неол.) | Ай (к.) + Нурия (к.). | АЙНУРИЯ | ||
АЙНӘ (ф.) | Көзге; күч. якты, пакь, саф. | АЙНА | ||
АЙСАБАХ (төр.-т.-г.) | Ай (к.) + Сабах (к.). Айлы иртә, айлы таң. | АЙСАБАХ | ||
АЙСАРА (төр.-т.-бор. яһ.-г.) | Ай (к.) + Сара (к.). Ай кебек бикә, аксөяк ханым. Синонимы: Маһиса- ра. | АЙСАРА | ||
АЙСИМА (төр.-т.-г.) | Ай йөзле, ай чырайлы; ай сыйфатлы. | АЙСИМА | ||
АЙСИНӘ (т.-ф.) | Ай (к.) + Синә (к.). Ай күкрәкле; күч. яхшы күңелле. | АЙСИНА | ||
АЙСОЛТАН (төр,т.-г.) | Ай (к.) + Солтан (к.). Синонимы: Маһисолтан. | АЙСУЛТАН | ||
АЙСУНӘ (төр.-т.-г.) | Айга охшаган, айга тиң. | АЙСУНА | ||
АЙСУРӘТ (төр.-т.-г.) | Ай сурәтле; ай сыйфатлы. | АЙСУРАТ | ||
АЙСЫЛУ (бол.-т.) | Ай кебек сылу, чибәр, күркәм; ай сылуы, чибәре. Синонимнары: Ка- мәрсылу, Маһисылу. | АЙСЫЛУ | ||
АЙСЫҢ ( т.; неол.) | Айсың, ай кебексең, айга тиңсең. | АЙСЫН | ||
АЙСӨЯР (т.; неол.) | Ай сөяр; яктылыкны, матурлыкны яратыр. | АЙСИЯР | ||
АЙЧИБӘР (т.) | Ай кебек чибәр, матур. | АЙЧИБЯР | ||
АЙЧИРӘ (т.-ф.) | Ай йөз, йөзе ай кебек; ай йөзле. | АЙЧИРА | ||
АЙЧӘЧӘК (төр.-т.) | Ай + чәчәк; ай кебек матур чәчәк. | АЙЧЕЧЕК | ||
АЙШАТ (т.-ф.) | Ай + шат; күч. шатлык китерүче ай; нурлы, якты шат ай. | АЙШАТ | ||
АЙШӨҺРӘТ (т.-г.) | Ай кебек якты шөһрәт, дан. | АЙШУХРАТ | ||
АЙҖАМАЛ (т.-г.) | Ай кебек матур, чибәр. Синонимы: Маһиҗамал. | АЙДЖАМАЛ | ||
Ак (төр.-т.) | Исем компоненты. Татар телендә ак сүзе «пакь, саф, керсез; якты, нурлы; күркәм, гүзәл, асыл; гадел, тугры, намуслы, ышанычлы; изге; яхшы теләк; бәхет, шатлык, сөенеч» һ. б. күчерелмә мәгънәләргә ия. | Ак | ||
АКБИБИ (төр.-т.-ф.) | Ак (к.) + Биби (к.). Ак, саф, асыл ханым. | АКБИБИ | ||
АКБИКӘ (төр.-т.) | Ак (к.) + Бикә (к.). Саф, күркәм бикә (ханым). | АКБИКА | ||
АКБҮЛӘК (төр.-т.) | Ак (к.) + Бүләк (к.). Ак, саф, пакь бүләк. | АКБУЛЯК | ||
АККОШ (төр.-т.; зоол.) | Ак + кош, аккош. | АККУШ | ||
АККЫЗ (төр.-т.) | Ак кыз. Матур, чибәр кыз мәгънәсендә. | АККЫЗ | ||
АКСЫЛ (төр.-т.) | Аксыл; аксыл төс-битле. | АКСЫЛ | ||
АКСЫЛУ (төр.-т.) | Ак (к.) + Сылу (к.). Ак, изге күңелле сылу. | АКСЫЛУ | ||
АКТОЛЫМ (бор. төр.-т.) | Ак толым; ак чәч толымлы. | АКТУЛУМ | ||
АКЧӘЧӘК (төр.-т.) | Ак чәчәк (сафлык, гүзәллек, намуслылык символы). | АКЧЕЧЕК | ||
Ал (төр.-т.) | Исем компоненты. Ал; ал төстәге. | Ал | ||
АЛБИКӘ (бол.-т.) | 1. Ал йөзле бикә. 2. Алгы, тәүге бикә. Гаиләдә беренче булып туган кыз бала. | АЛБИКА | ||
АЛГӨЛ (т.-ф.) | Ал гөл; ал төстәге гөл-чәчәк; күч. ал гөл-чәчәк кебек чибәр. | АЛГУЛЬ | ||
АЛИСӘ (нем.; неол.) | 1. Затлы нәселдән. 2. Матур, чибәр, нәфис. | АЛИСА | ||
АЛИЯ (г.) | к. Галия | АЛИЯ | ||
АЛКЫН (т.; неол.) | Тиз, җәһәт, кызу; алкын, уңган, булган. | АЛКЫН | ||
АЛМА (т.) | Алма; күч. алма кебек татлы һәм чибәр. Исем компоненты. | АЛМА | ||
АЛМАБАНУ (т.-ф.) | Алма (к.) + Бану (к.). | АЛМАБАНУ | ||
АЛМАБИКӘ (төр.-т.) | Алма (к.) + Бикә (к.). Бу исем мариларга да кергән. | АЛМАБИКА | ||
АЛМАГӨЛ (т.-ф.) | Алма (к.) + гөл; алма кебек алсу, чибәр гөл. | АЛМАГУЛЬ | ||
АЛМАЗИЯ (гр.-г.) | 1. Алмаз (к.) + 3ыя (к.).2. Алмаз (к.) + ия (к.). | АЛМАЗИЯ | ||
АЛСИНӘ (т.-ф.; неол.) | Ал + синә (к.). Ал күкрәкле. | АЛСИНА | ||
АЛСУ (т.) | Алсу йөзле; күч. матур, чибәр. | АЛСУ | ||
АЛСУГӨЛ | Алсу (к.) +гөл. Алсу төстәге гөл. | АЛСУГУЛЬ | ||
АЛСЫЛУ (т.) | Ал йөзле сылу, чибәр. | АЛСЫЛУ | ||
АЛТАҢ (т.; неол.) | Ал + таң. куч. Ал таң кебек алсу, сылу йөзле. | АЛТАН | ||
АЛТЫН (бор. төр.-бол.-т.) | Алтын (кыйммәтле, затлы металл). Исем компоненты. | АЛТЫН | ||
АЛТЫНБИКӘ (төр.-т.) | Алтын (к.) + Бикә (к.). Алтын кебек кадерле бикә. | АЛТЫНБИКА | ||
АЛТЫНГӨЛ (төр.-т.-ф.) | Алтын гөл; алтын кебек кадерле гөл (кыз бала). | АЛТЫНГУЛЬ | ||
АЛТЫННУР (төр.-т.-г.) | Алтын нур; алтын кебек кадерле нур. | АЛТЫННУР | ||
АЛТЫНСЫЛУ (төр.-т.) | Алтын сылу; алтын кебек кадерле сылу, гүзәл. | АЛТЫНСЫЛУ | ||
АЛТЫНЧӘЧ (бол.-т.) | Алтын чәч; алтын төсле сары чәчле. Тарихи легендаларда Болгар ханы кызының исеме. Алтынчәч исеме мариларда киң кулланылышка ия (Гордеев). Синонимы: Зәрбану. | АЛТЫНЧЕЧ | ||
АЛЧИРӘ (т.-ф.) | Ал чәһрәле, ал йөзле (чибәр). | АЛЧИРА | ||
АЛЧӘЧӘК (т.; неол.) | Ал чәчәк. | АЛЧЕЧЕК | ||
АЛЬБИНА (лат.;неол.) | Ак; ак йөзле. | АЛЬБИНА | ||
АЛЬМИРА (исп.; неол.) | Испаниядәге Алмейра дигән урын атамасыннан (топонимнан) алынган исем. Д. в.: Әльмирә. | АЛЬМИРА | ||
АЛЬФА (гр.; неол.) | 1. Беренче хәреф. 2. Эшнең башы, башлангычы. Төрдәше: Альфина. | АЛЬФА | ||
АЛЬФИНА (гр.; неол.) | к. Альфа. | АЛЬФИНА | ||
АНАРА (ф.) | Гранат агачы, гранат (анар) җимеше. | АНАРА | ||
АНСАРИЯ (г.) | Ярдәмчеләр, яраннар, тарафдарлар (күп.). Төрдәше: Әнсария. | АНСАРИЯ | ||
АНФИСА (гр.; неол.) | Чәчәк атучы. Д. в.: Әнфисә. | АНФИСА | ||
АППАК (бол.-кып.-т.) | Ап-ак; үтә ак; күч. бик саф, пакь, керсез. | АППАК | ||
АРЗУ (ф.) | Теләк, омтылыш. Исем компоненты. | АРЗУ | ||
АРЗУБИКӘ (ф.-төр.-т.) | Арзу (к.)+ бикә. Теләп-көтеп алынган бикә. | АРЗУБИКА | ||
АРЗУГӨЛ (ф.) | Арзу (к.) + гөл. Теләп, көтеп алынган гөл (кыз бала). | АРЗУГУЛЬ | ||
АРСЛАНБИКӘ (төр.-т.) | Арслан (к.) + бикә. Ана арыслан. Синонимнары: Ләисә, Хәйдәрия, Әсәдия. | АРСЛАНБИКА | ||
АРТЫКБИКӘ (төр.-т.; й. ис.) | Артык бикә; гаиләдәге артык (кирәксез) кыз бала; Гаиләнен кыз балалар күп булып та, тагын кыз туган төпчек балага кушылган йола исем. | АРТЫКБИКА | ||
АРУБИКӘ (бор. төр.-т.) | Ару (пакь, саф, таза) бикә. | АРУБИКА | ||
АСИЛӘ (г.) | Затлы, асыл. | АСИЛЯ | ||
АСИЯ (г.) | 1. Тынычландыручы, юатучы. 2. Дәвалаучы, табибә (врач). | АСИЯ | ||
АСЛИЯ (г.) | Төп, асыл, чын. | АСЛИЯ | ||
АСЫЛ (г.) | Асыл; иң затлы, иң яхшы; күркәм, матур, асыл затлы. Исем компоненты. | АСЫЛ | ||
АСЫЛБАНУ (г.-ф.) | Асыл (күркәм) туташ, ханым. | АСЫЛБАНУ | ||
АСЫЛБИКӘ (г.-төр.-т.) | Асыл (күркәм) бикә. | АСЫЛБИКА | ||
АСЫЛГӨЛ (г.-ф.) | Асыл (күркәм) гөл. | АСЫЛГУЛЬ | ||
АСЫЛТАШ (г.-т.) | Асыл (кыйммәтле) таш (энҗе, зөбәрҗәт). | АСЫЛТАШ | ||
АСЫЛТАҢ (г.-т.) | Асыл (күркәм) таң; матур, мәһабәт таң. | АСЫЛТАН | ||
АСЫЛЪЯР (г.-ф.) | Асыл (күркәм) яр (дус, иптәш). | АСЫЛЪЯР | ||
АУСАФ (г.) | Сыйфат, билге. | АУСАФ | ||
АУСАФКАМАЛ (г.) | Камил сыйфатлы; бик әйбәт, бик яхшы. | АУСАФКАМАЛ | ||
АФАК (бол.-т.) | Ап-ак; керсез, гыйффәтле. | АФАК | ||
АФЗАЛИЯ (г.) | Иң лаеклы, иң кадерле. Д. в.: Әф- зәлия, Әпзәлия. | АФЗАЛИЯ | ||
АФРУЗ (ф.) | Яктыртучы, балкытучы. | АФРУЗ | ||
АФТАБ (ф.) | Кояш; кояш кебек матур кыз бала. Чаг.: Кояш, Көн, Шәмсия, Хөршид ~ Хөршидә. | АФТАБ | ||
АХАК (төр.-т.; минер.) | Агат, асылташ. | АХАК | ||
АЧЫЛГӨЛ (бор. төр.-т.; й. ис.) | Ачылыр, терелер, сәламәтләнер гөл. Чирләшкә кыз баланың терелүен теләп кушылган. | АЧИЛЬГУЛЬ |
Татарские имена девочек. Арабские имена. Мусульманские имена. Мусульманские имена девочек. Значение имени. Значение имени для ребенка. Происхождение имени.