Татар хатын-кыз исемнәре (Татарские женские имена) — Д

ТАТАР ХАТЫН-КЫЗ ИСЕМНӘРЕ
Женские имена. Татарские имена девочек. Арабские имена. Мусульманские имена. Мусульманские имена девочек. Значение имени.
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы Русча язылышы
Значение имени для ребенка. Происхождение имени. Д Имя. Имена. Имена для девочек. Исламские имена.
ДАГИЯ (г.) 1. Чакыручы, өндәүче. 2. Дога кылучы. ДАГИЯ
ДАИМӘ (г.) Даими; күч. тыныч холыклы. ДАИМА
ДАИРӘ (г.) Түгәрәк; түгәрәк әйләнәсе; боҗра, алка. ДАИРА
ДАМИРА (төр.-т. яки р.; неол.) 1. Тимер; күч. нык. 2. Русча «Да здравствует мир» яки «Даешь мировую революцию» лозунгысын кыскартып әйтү нәтиҗәсендә барлыкка килгән исем. ДАМИРА
ДАНА (ф.) Белемле; укымышлы; галимә. ДАНА
ДАНИЯ (г.) 1. Якын. 2. Данлы. Синонимы: Талия. ДАНИЯ
ДАРИГА (г.) Кызганучы, аяучы. ДАРИГА
ДАЯ (ф.) Бала багучы, караучы. ДАЯ
ДАҺИЯ (ф.) Зирәк, сәләтле; зур акыл иясе. ДАХИЯ
ДИАНА (лат.; неол.) Антик мифологиядәге сунарчылык, пөхтәлек һәм ай алиһәсе. ДИАНА
ДИБАҖӘ (г.) Кереш сүз. куч. Беренче (баш) кыз бала. Д. в.: Дибәҗә. ДИБАЗЯ
ДИБА (ф.) Ефәк. Синонимы: Ефәк. ДИБА
ДИДӘ (ф.) Күз, күз алмасы; күз нуры. ДИДА
Дил (ф.) Күңел, йөрәк, акыл. Исем компоненты. Диль
ДИЛАРИЯ (ф.-г.) к. Диларә. ДИЛАРИЯ
ДИЛАРӘ (ф.) 1. Күңелне сөендерүче чибәр. 2. Яраткан, сөекле яр, туташ, ханым. Төрдәше: Дилария. ДИЛЯРА
ДИЛАРӘМ (ф.-т.) Күнел юанычым; сөеклем. ДИЛЯРАМ
ДИЛБӘР (ф.) 1. Сөекле; күңелне үзенә тартучы. 2. Бик матур, ягымлы, шаян. Төрдәше: Дилбәрия. Исем компоненты. ДИЛЬБАР
ДИЛБӘРБАНУ (ф.) Дилбәр (к.) + Бану (к.). ДИЛЬБАРБАНУ
ДИЛБӘРИЯ (ф.-г.) к. Дилбәр. ДИЛЬБАРИЯ
ДИЛДАРӘ (ф.) Сөекле, күңелне тоткын итүче. Төрдәше: Дилдария. ДИЛЬДАРА
ДИЛДАРИЯ (ф.-г.) к. Дилдарә. ДИЛЬДАРИЯ
ДИЛИЯ (ф.) Күңел кебек, йөрәк кебек. ДИЛИЯ
ДИЛКӘШ (ф.) Күңелне үзенә тартучы. ДИЛЬКАШ
ДИЛНАЗ (ф.) Күңел назы; назлы күңелле. ДИЛЬНАЗ
ДИЛНӘВАЗ (ф.) Күңелгә хуш килүче, нәфис; күңелне тынычландыручы, иркәләүче. ДИЛЬНАВАЗ
ДИЛРОБА (ф.) 1. Күңелне буйсындыручы. 2. Гүзәл, матур, сокландыргыч чибәр. ДИЛЬРОБА
ДИЛФИЗӘ (ф.-г.) Күңел көмеше. Төрдәшләре: Дилфәзә, Дилфүзә. ДИЛЬФИЗА
ДИЛФРУЗ (ф.) 1. Күңелне күтәрүче, шатландыручы. 2. Гашыйк итүче. ДИЛЬФРУЗ
ДИЛФӘР (ф.) Яктыртучы. Ф. в.: Дилфар. ДИЛЬФАР
ДИЛХУШ (ф.) Хуш күңелле; күңелгә хуш килгән. ДИЛЬХУШ
ДИЛШАТ (ф.) Шат күңелле; канәгать. ДИЛЬШАТ
ДИЛӘ (ф.) 1. Күңел, йөрәк, акыл. 2. Диләрә, Диләфрүз исемнәрен кыскартып иркәләп әйтү формасы. ДИЛЯ
ДИЛӘФРҮЗ (ф.) Күңелне сөендерүче; күңел яктырткычы. ДИЛЯФРУЗ
ДИЛҮСӘ (ф.-т.) Күнел үсә; күңелне үстерүче. ДИЛЬЮСА
ДИЛҖҮ (ф.) Сөекле, сөелгән, күңелгә якын булган. ДИЛЬДЖУ
ДИНАРА (г.) Алтын акча (динар). Төрдәше: Динария. ДИНАРА
ДИНАРИЯ (г.) к. Динара. ДИНАРИЯ
ДИНӘ (г.) Динле, инанулы, иманлы. ДИНА
ДУЛКЫН (т.; неол.) Дулкын сүзеннән ясалган яңа исем. Синонимы: Мәүҗә. ДУЛКЫН
ДУЛКЫНИЯ (т.; неол.) Дулкын + -ия (к.). ДУЛКЫНИЯ
ДӘЛИЛӘ (г.) Нигезләү, дәлилләү, исбат итү. ДАЛИЛЯ
ДӘЛИЯ (г.) 1. Георгин гөле. 2. Йөзем тәлгәше. ДАЛИЯ
ДӘМИНӘ (г.) Тәэмин итүче, гарантия бирүче. ДАМИНА
ДӘНИФӘ (г.) Баеп баручы кояш. ДАНИФА
ДӘРИГА (ф.; й. ис.) Үкенечле, аянычлы; аерым тамгалы. Тугач та әнисе үлгән кыз балаларга кушылган. ДАРИГА
ДӘРИДӘ (г.) Тешсез; күч. сабый кыз бала. ДАРИДА
ДӘРИСӘ (г.) Дәрес бирүче, укытучы. ДАРИСА
ДӘРИЯ (ф.) 1. Диңгез. 2. Зур елга. ДАРИЯ
ДӘРУНӘ (ф.) Йөрәк, күңел; йөрәккә, күңелгә бик якын кеше. ДАРУНА
ДӘРҖИЯ (ф.) Җиңеп чыгучы. ДАРЗИЯ
ДӘҮБИКӘ (төр.-т.) Дәү (тәүге, беренче) бикә. ДАУБИКА
ДӘҮЛӘТБИКӘ (г.-төр.-т.) Дәүләт бикә. ДАВЛЕТБИКА
ДӘҮРИЯ (г.) Дәвер, замана кызы. ДАУРИЯ
ДӘҮҖИЯ (т.-г.) Бик дәү, зур яхшылык, сафлык. ДАУДЖИЯ
ДӘҺИНӘ (г.) 1. Иннек, кершән. 2. Майлаучы, буяучы. ДАХИНА
ДӘҺЛИЯ (г.) һиндстанның башкаласы исеменнән. ДАХЛИЯ
ДӨРБАНУ (г.-ф.) Кызның (туташның, ханымның, бикәнең) энҗесе, энҗе кебеге. Синонимы: Энҗебану. ДЮРБАНУ
ДӨРДАНӘ (г.-ф.) Энҗе бөртеге. Синонимнары: Мәрвәрит, Маргарита. ДЮРДАНА
ДӨРКАМАЛ (г.) Камил энҗе. Синонимы: Энҗекамал. Д. в.: Теркамал, Теркамал. ДЮРКАМАЛ
ДӨРЛЕКАМАЛ (г.-т.-г.) Энҗеле камил, һәръягы җитеш, камил энҗе. Төрдәше: Дөркамал (к.). ДЮРЛЕКАМАЛ
ДӨРЛЕМӘРҖӘН (г.-т.-г.) Энҗеле мәрҗән. ДЮРЛЕМАРДЖАН
ДӨРЛЕҖАМАЛ (г.-т.-г.) Энҗеле чибәр, гүзәл. ДЮРЛЕДЖАМАЛ
ДӨРНИСА (г.) Хатын-кызларның энҗе кебеге, энҗесе. Синонимы: Энҗениса. ДЮРНИСА
ДӨРРЕЛБӘНАТ (г.) Кызларның энҗесе, энҗе кебеге. ДЮРРЕЛЬБАНАТ
ДӨРРЕЛБӘРИЯ (г.) Энҗе кебек пакь, кимчелексез. ДЮРРЕЛЬБАРИЯ
ДӨРРИЯ (г.) 1. Энҗе бөртеге. 2. Ачык; балкып торучы. ДЮРРИЯ
ДӨРРӘ (г.) Энҗе. Синонимы: Энҗе. ДЮРРА
ДӨРФӘНДӘ (г.-т.; неол.) Фәндә энҗе, фән энҗесе. Д. в.: Төрфәндә. ДЮРФАНДА
ДӨРҖАМАЛ (г.) Энҗе кебек гүзәл, чибәр, матур. Синонимы: Энҗеҗамал. ДЮРДЖАМАЛ
ДҮШИЗӘ (ф.) Кыз бала, туташ. ДУШИЗА
ДҮШӘМБЕБИКӘ (ф.-төр.-т.; й. ис.) Дүшәмбе (шимбәдән соң икенче көнне) туучы бикә. Ф. в.: Дүшәмбикә. ДУШАМБЕБИКА

Исламские имена для девочек. Современные имена. Красивые имена. Красивые имена для девочек. Редкие имена. Редкие имена для девочек.