Татар хатын-кыз исемнәре (Татарские женские имена) — Җ

ТАТАР ХАТЫН-КЫЗ ИСЕМНӘРЕ
Женские имена. Татарские имена девочек. Арабские имена. Мусульманские имена. Мусульманские имена девочек. Значение имени.
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы Русча язылышы
Значение имени для ребенка. Происхождение имени. Җ Имя. Имена. Имена для девочек. Исламские имена.
ҖАВИДӘ (ф.) Мәңге, мәңгелек, үлемсез. ДЖАВИДА
ҖАЗИБӘ (г.) Үзенә тартучы; сөйкемле, сокландыра торган, яраттыра торган. ДЖАЗИБА
ҖАИЗӘ (г.) Яраклы. ДЖАИЗА
ҖАМАЛ (г.) Йөз матурлыгы, гүзәллек, күркәмлек. Төрдәшләре: Җамалия, Җәмал. ДЖАМАЛ
ҖАМАЛИЯ (г.) к. Җамал. ДЖАМАЛИЯ
ҖАМАЛНИСА (г.) Хатыннарның гүзәле, чибәре. ДЖАМАЛНИСА
ҖАНБИКӘ (ф.-төр.-т.) Җан бикә; җан кебек бикә. ДЖАНБИКА
ҖАНЗӨҺРӘ (ф.-г.) Җандай кадерле Зөһрә (к.). ДЖАНЗУХРА
ҖАНИБӘ (г.) Тарафдар. ДЖАНИБА
ҖАНИСӘХИБӘ (ф.-г.) Җан юлдашы, дусты. ДЖАНИСАХИБА
ҖАНИЯ (ф.-г.) 1. Җан, рух. 2. Кадерле җан. ДЖАНИЯ
ҖАНСЫЛУ (ф.-т.) Җан кебек кадерле сылу. Чаг.: Сылуҗан. ДЖАНСЫЛУ
ҖАНСӨЯР (ф.-т.) Җан сөяр. ДЖАНСИЯР
ҖАРИЯ (г.) Кәнизәк. ДЖАРИЯ
ҖАҺИДӘ (г.) Тырыш, эшчән. ДЖАХИДА
ҖИЛВӘГӘР (г.-ф.) Балкучы, нур чәчеп торучы. ДЖИЛЬВАГАР
ҖИЛӘК (т.; бот.) Җиләк. ДЖИЛЯК
ҖИМЕШ (т.; бот.) Җимеш. ДЖИМЕШ
ҖИНАН (г.) к. Җинанә. ДЖИНАН
ҖИНАНӘ (г.) Җәннәтләр, бакчалар (күп.). ДЖИНАНА
ҖИТЕЗ (т.; неол.) Җитез, өлгер, елдам. ДЖИТЕЗ
ҖИҺАН (ф.) Җиһан, дөнья, галәм. Исем компоненты. ДЖИХАН
ҖИҺАНАРА (ф.) Дөнья, җиһан күрке. ДЖИХАНАРА
ҖИҺАНБАНУ (ф.) Җиһан (к.) + Бану (к.). Дөнья бәясе торырдай кыз. ДЖИХАНБАНУ
ҖИҺАНБИКӘ (ф.-төр.-т.) Дөнья, җиһан бикәсе. Дөнья бәясе торырдай бикә. ДЖИХАНБИКА
ҖИҺАНГӨЛ (ф.) Дөнья, җиһан гөле. ДЖИХАНГУЛЬ
ҖИҺАНДИДӘ (ф.) Күпне күргән, дөнья күргән, тәҗрибәле. ДЖИХАНДИДА
ҖИҺАНИЯ (ф.-г.) Җиһан (к.) + -ия (к.). ДЖИХАНИЯ
ҖИҺАННУР (ф.-г.) Дөньяның, җиһанның нуры. ДЖИХАННУР
ҖИҺАНСЫЛУ (ф.-т.) Дөньяның, җиһанның сылуы. Чаг.: Сылуҗиһан. ДЖИХАНСЫЛУ
ҖИҺАНӘФРУЗ (ф.) Дөньяны, җиһанны яктыртып торучы, нурландыручы. ДЖИХАНАФРУЗ
ҖОФАР (төр.-т.; зоол.) 1. Кыйммәтле мехлы җәнлек, җофар. 2. Хуш ис. Исем компоненты. ДЖУФАР
ҖОФАРБАНУ (төр.-т.-ф.) Җофар (к.) + Бану (к.). ДЖУФАРБАНУ
ҖОФАРБИКӘ (төр.-т.) Җофар (к.) + Бикә (к.). ДЖУФАРБИКА
ҖОФАРСОЛТАН (төр.-т.-г.) Җофар (к.) + Солтан (к.). ДЖУФАРСУЛТАН
ҖӘВАҺИРӘ (г.) Асыл ташлар, җәүһәрләр (күп.). ДЖАВАГИРА
ҖӘГЪДӘ (г.) Бөдрә, бөдрә чәчле. ДЖАГДА
ҖӘГЪФӘРИЯ (г.) Инеш, чишмә. ДЖАГФАРИЯ
ҖӘДИРӘ (г.) Ятышлы, ярашлы, игътибарга лаек. ДЖАДИРА
ҖӘДИДӘ (г.) Яңа, яңалык. ДЖАДИДА
ҖӘЗИЛӘ (г.) 1. Күп, мул, иркен, бай яшәүче. 2. Таза, нык. Төрдәше: Язилә. ДЖАЗИЛЯ
ҖӘЙРАН (төр.-т.) Җәйран, антилопа, тау кәҗәсе. ДЖЕЙРАН
ҖӘЛИЛӘ (г.) Зур, олы, бөек; дәрәҗәле, мәртәбәле; данлыклы, атаклы, шөһрәтле. Исем компоненты. ДЖАЛИЛЯ
ҖӘЛИЛӘБАНУ (г.-ф.) Кызның атаклысы, шөһрәтлесе. ДЖАЛИЛЯБАНУ
ҖӘЛИЛӘБИКӘ (г.-төр.-т.) Атаклы, шөһрәтле бикә; бикәнең атаклысы, шөһрәтлесе. ДЖАЛИЛЯБИКА
ҖӘЛИЛӘСЫЛУ (г.-төр.-т.) Атаклы, данлыклы сылу. ДЖАЛИЛЯСЫЛУ
ҖӘМАЛ (г.) к. Җамал. ДЖАМАЛ
ҖӘМИГА (г.) Бөтен, барлык, барча. ДЖАМИГА
ҖӘМГЫЙНУР (г.) Нурлар җыелмасы, тупламы. ДЖАМГИНУР
ҖӘМГЫЯ (г.) Җыелган, тупланган. ДЖАМГИЯ
ҖӘМИЛӘ (г.) Матур, чибәр, гүзәл. Исем компоненты. ДЖАМИЛЯ
ҖӘМИЛӘБАНУ (г.-ф.) Кызнын матуры, чибәре. ДЖАМИЛЯБАНУ
ҖӘМИЛӘБИКӘ (г.-төр.-т.) Бикәнен матуры, чибәре, гүзәле. ДЖАМИЛЯБИКА
ҖӘМИЛӘСЫЛУ (г.-төр.-т.) Сылуның гүзәле, чибәре. ДЖАМИЛЯСЫЛУ
ҖӘНАН (г.) 1. Йөрәк, күңел. 2. Сөйгән кыз, кәләш. Төрдәше: Җәнанә. ДЖАНАН
ҖӘНАНӘ (г.) к. Җәнан. ДЖАНАНА
ҖӘННӘТ (г.) Оҗмах бакчасы, оҗмах. Исем компоненты. ДЖАННАТ
ҖӘННӘТБАНУ (г.-ф.) Оҗмах кызы. ДЖАННАТБАНУ
ҖӘННӘТБИКӘ (г.-төр.-т.) Оҗмах бикәсе. ДЖАННАТБИКА
ҖӘННӘТЕЛМӘВА (г.) Җәннәт җимеше. ДЖАННАТЕЛЬМАВА
ҖӘННӘТСЫЛУ (г.-төр.-т.) Оҗмах сылуы, чибәре. ДЖАННАТСЫЛУ
ҖӘСИМӘ (г.) Гайрәтле, кыю; батыр. ДЖАСИМА
ҖӘҮЗА (г.) 1. Игезәкләр (Зодиак йолдызлыгы). 2. Май ае. ДЖАУЗА
ҖӘҮҺӘР (г.) Җәүһәр (асылташ). Төрдәшләре: Җәүһәрә, Җәүһәрия. ДЖАУХАР
ҖӘҮҺӘРИЯ (г.) к. Җәүһәр. ДЖАУХАРИЯ
ҖӘҮҺӘРӘ (г.) к. Җәүһәр. ДЖАУХАРА
ҖӨМҺҮРИЯ (г.) Республика. Ф. в.: Җөмһүр. ДЖУМХУРИЯ
ҖӨҺДӘ (г.) Иҗтиһат итүче; тырышучы. ДЖУХДА
ҖҮДӘ (г.) Өстенлек, югары сыйфатлар. ДЖУДА
ҖҮӘЙРӘ (г.) Якынлык, якын булу. ДЖУАЙРА

Исламские имена для девочек. Современные имена. Красивые имена. Красивые имена для девочек. Редкие имена. Редкие имена для девочек.