Татар хатын-кыз исемнәре (Татарские женские имена) — Л

ТАТАР ХАТЫН-КЫЗ ИСЕМНӘРЕ
Женские имена. Татарские имена девочек. Арабские имена. Мусульманские имена. Мусульманские имена девочек. Значение имени.
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы Русча язылышы
Значение имени для ребенка. Происхождение имени. Л Имя. Имена. Имена для девочек. Исламские имена.
ЛАЛӘ (ф.) Кирәкле, зарур, лазым. ЛЯЛЯ
ЛАЗИМӘ (г.) 1. Ана арыслан. 2. Тәм татып караучы. Синонимнары: Арсланбикә, Хәйдәрия, Әсәдил. ЛАЗИМА
ЛАИСӘ (г.) Лалә чәчәге (тюльпан). Синонимы: Тюльпан. Исем компоненты. ЛАИСА
ЛАЛӘГӨЛ (ф.) Лалә гөле (тюльпан чәчәге). ЛЯЛЯГУЛЬ
ЛАЛӘЗАР (ф.) Лаләләр шаулап үскән болын; лаләлек. ЛЯЛЯЗАР
ЛАЛӘЧӘЧӘК (ф.-т.) Лалә чәчәге (тюльпан.). ЛЯЛЯЧЕЧЕК
ЛАМИГА (г.) Балкыш; нур чәчүче. Синонимнары: Балкыш, һалә, Балкыя. Төрдәшләре: Ләмига, Ләмигә. ЛАМИГА
ЛАНДЫШ (лат.; неол.) Ландыш, энҗе чәчәк. ЛАНДЫШ
ЛАРИСА (бор. гр.; неол.) Акчарлак. ЛАРИСА
ЛАТАФӘТ (г.) Нәфислек, күркәмлек. ЛАТАФАТ
ЛАТЫЙФА (г.) 1. Шәфкатьле. 2. Мөлаем, гүзәл, нәфис. Исем компоненты. ЛАТИФА
ЛАТЫЙФАБАНУ (г.-ф.) Латыйфа (к.) + Бану (к.). ЛАТИФАБАНУ
ЛАТЫЙФАБИКӘ (г.-төр.-т.) Латыйфа (к.) + Бикә (к.). ЛАТИФАБИКА
ЛАТЫЙФЫЛҖАМАЛ (г.) Чибәрләрнең шәфкатьлесе. ЛАТИФЫЛДЖАМАЛ
ЛАУРА (лат.; неол.) 1. Лавр агачы. 2. куч. Җиңүче, тантана итүче. ЛАУРА
ЛЕМИРА (р.; неол.) «Ленин и мировая революция» сүзләреннән кыскартылып ясалган яңа исем. ЛЕМИРА
ЛЕМАРА (р.; неол.) Ленин һәм Маркс фамилияләреннән кыскартылып ясалган яңа исем. ЛЕМАРА
ЛЕНА (р.; неол.) 1. Себердәге иң зур елга Лена елгасы исеменнән. Эвенк телендә Лена (елюёна) атамасы «елга» дигән мәгънә белдерә. Октябрь революциясенә кадәрге Лена вакыйгалары истәлегенә багышлап кулланылышка алынган яңа исем; 2. Елена (гр. «факел») исеменең иркәләп-кечерәйтеп әйтү формасы. ЛЕНА
ЛЕНАРА (р.; неол.) «Ленин армиясе» сүзләреннән ясалган яңа исем. ЛЕНАРА
ЛЕНИЗА (р.; неол.) «Ленинские заветы» сүзләреннән ясалган яңа исем. ЛЕНИЗА
ЛЕНУЗА (р.; неол.) «Ленина-Ульянова заветы» сүзләреннән кыскартылып ясалган яңа исем. ЛЕНУЗА
ЛЕНУРА (р.; неол.) «Ленин учредил революцию» сүзләреннән кыскартылып ясалган яна исем. ЛЕНУРА
ЛЕНОРА (гр.; неол.) Арыслан кызы. ЛЕНОРА
ЛЕЯ (бор. яһ.) Тау кәҗәсе, антилопа, газель; күч. иркә, иркәч (кыз). Төрдәше: Лия. ЛЕЯ
ЛИАНА (фр.; бот.; неол.) Лиана — үрмәләп үсә торган тропик үсемлек, күч. Лиана кебек нәфис, нечкә (билле). ЛИАНА
ЛИДИЯ (гр.-г.) Кече Азиядәге Лидия дигән өлкә исеменнән. ЛИДИЯ
ЛИЗА (бор. яһ.-лат.) Елизавета («Минем аллам — ант») исеменең кыскартып әйтелеше. ЛИЗА
ЛИЛИАНА (лат.; неол.) Лилия («ак тюльпан»). ЛИЛИАНА
ЛИЛИЯ (лат.; неол.) Төнбоек, ак төстәге лалә чәчәге (тюльпан). ЛИЛИЯ
ЛИРА (гр.; неол.) 1. Борынгы грекларда кыллы музыка коралы. 2. Поэтик иҗат, шигърият символы. ЛИРА
ЛИЯ (бор. яһ.) к. Лея. ЛИЯ
ЛОКМАНИЯ (г.) 1. Караучы, туйдыручы. 2. Зур акыл иясе (хатын-кыз). ЛУКМАНИЯ
ЛОТФИЯ (г.) 1. Шәфкатьле, мәрхәмәтле, тәүфыйклы. 2. Мөлаем йөзле, гүзәл, нәфис. ЛУТФИЯ
ЛОТФЫЙБАНУ (г.-ф.) Лотфый (к.) + Бану (к.). ЛУТФИБАНУ
ЛОТФЫЙБИКӘ (г.-төр,т.) Лотфый (к.) +Бикә (к.). ЛУТФИБИКА
ЛОТФЫЙКАМАЛ (г.) Лотфый (к.) + Камал (к.). ЛУТФИКАМАЛ
ЛОТФЫЙНУР (г.) Лотфый (к.) + Нур (к.). ЛУТФИНУР
ЛОТФЫЙНИСА (г.) Лотфый (к.) + Ниса (к.). Төрдәше: Лотфыниса. ЛУТФИНИСА
ЛОТФЫЙҖАМАЛ (г.) Лотфый (к.) + Җамал (к.). ЛУТФИДЖАМАЛ
ЛУИЗА (фр.; неол.) Иске француз телендәге Луи («данлы сугыш, бәрелеш») исеменнән ясалган хатын-кыз исеме. Париж Коммунасы каһарманы Луиза Машель хөрмәтенә кушыла торган яңа исем. ЛУИЗА
ЛЮЦИЯ (лат.) 1. Яктылык, нур чәчүче. 2. Революция сүзенең икенче өлешеннән ясалган яңа исем. ЛЮЦИЯ
ЛӘБИБӘ (г.) Акыллы, зирәк, үткен зиһенле, тапкыр. ЛЯБИБА
ЛӘВИЯ (г.) Әйләнештә, хәрәкәттә булучы. ЛЯВИЯ
ЛӘЗЗӘТ (г.) Татлылык; рухи рәхәтлек, ләззәтләнү, рәхәтләнү, татлы тәмен тату. Д. в.: Ләздәт. ЛЯЗЗАТ
ЛӘЗЗӘТЕЛБАНУ (г.-ф.) Ләззәтле бикә, ханым. ЛЯЗЗАТЕЛЬБАНУ
ЛӘЗЗӘТЕЛДИНӘ (г.) Инануның ләззәте. ЛЯЗЗАТЕЛЬДИНА
ЛӘЗЗӘТЕЛДӨНЬЯ (г.) Дөнья ләззәте. ЛЯЗЗАТЕЛЬДУНЬЯ
ЛӘЗЗӘТЕЛНИСА (г.) Хатын-кызның ләззәтлесе, татлысы. ЛЯЗЗАТЕЛЬНИСА
ЛӘЗИЗӘ (г.) 1. Татлы, тәмле, ләззәтле. 2. Нәфис, зәвыклы. ЛАЗИЗА
ЛӘЗИМӘ (г.) Тиешле, зарур, кирәкле. ЛАЗИМА
ЛӘЙЛИ (г.) 1. Кичке, төнге; бер кич, бер төн. 2. күч. Төн кебек кара чәчле. Исем компоненты. ЛЯЙЛИ
ЛӘЙЛИБӘНАТ (г.) Ләйли (к.) + Бәнат (к.). ЛЯЙЛИБАНАТ
ЛӘЙЛИКАМАЛ (г.) Ләйли (к.) + Камал (к.). ЛЯЙЛИКАМАЛ
ЛӘЙЛИКАМӘР (г.) Айлы кич; айлы төн. ЛЯЙЛИКАМАР
ЛӘЙЛИЯР (г.) Кичке, төнге яр; сөйгән кыз. ЛЯЙЛИЯР
ЛӘЙЛИҖАМАЛ (г.) Кичке гүзәл, чибәр. ЛЯЙЛИДЖАМАЛ
ЛӘЙЛИҖИҺАН (г.-ф.) Ләйли (к.) + Җиһан (к.). ЛЯЙЛИДЖИХАН
ЛӘЙЛӘ (г.) 1. Төн; кич, кичә. 2. күч. Кара чәчле. Исем компоненты. ЛЯЙЛА
ЛӘЙЛӘБАНУ (г.-ф.) Л Ләйлә (к.) + Бану (к.). ЛЯЙЛЯБАНУ
ӘЙЛӘБИКӘ (г.-төр.-т.) Ләйлә (к.) + Бикә (к.). ЛЯЙЛЯБИКА
ЛӘЙЛӘБӘДӘР (г.) Тулы айлы кич. ЛЯЙЛЯБАДАР
ЛӘЙЛӘГӨЛ (г.-ф.) Ләйлә (к.) + гөл (к.). ЛЯЙЛЯГУЛЬ
ЛӘЙЛӘҖИҺАН (г.-ф.) Ләйлә (к.) + Җиһан (к.). ЛЯЙЛЯДЖИХАН
ЛӘЙСӘН (г.) Гарәпчә нисан («юмарт») сүзеннән. Борынгы Сирия календаре буенча явым-төшемгә юмарт апрель ае атамасы. Бездә язгы беренче шифалы яңгыр исеме. Төрдәшләре: Ләйсәния, Ләйсәнә. ЛЯЙСАН
ЛӘЙСӘНИЯ (г.) Ләйсән (к.) + -ия (к.). ЛЯЙСАНИЯ
ЛӘЙСӘНӘ (г.) Ләйсән (к.) исеменең төрдәше. ЛЯЙСАНА
ЛӘЙСӘРӘ (г.) Ана арыслан; тәм татып караучы. ЛЯЙСАРА
ЛӘМИСӘ (г.) Тотып, капшап карау, тоеп белү, иркәләү. ЛАМИСА
ЛӘТАФӘТ (г.) Гүзәллек, матурлык, нәфислек, ямьлелек. ЛАТАФАТ
ЛӘҮЗӘ ~ ЛӘҮЗИНӘ (ф.) 1. Бадәм чикләвеге, миндаль. 2. Татлы хәлвә. ЛАУЗА ~ ЛАУЗИНА
ЛҮЗИЯ (фр.; неол.) Французча Люсси («яктылык») исеменең татарча әйтелешкә яраклаштырылган төрдәше. ЛЮЗИЯ

Исламские имена для девочек. Современные имена. Красивые имена. Красивые имена для девочек. Редкие имена. Редкие имена для девочек.