Татар хатын-кыз исемнәре (Татарские женские имена) — М

ТАТАР ХАТЫН-КЫЗ ИСЕМНӘРЕ
Женские имена. Татарские имена девочек. Арабские имена. Мусульманские имена. Мусульманские имена девочек. Значение имени.
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы Русча язылышы
Значение имени для ребенка. Происхождение имени. М Имя. Имена. Имена для девочек. Исламские имена.
МАВИЯ (г.) 1. Су өстендәге, зәңгәр. 2. күч. Зәңгәр күзле. МАВИЯ
МАДИХӘ (г.) Мактаучы. МАДИХА
МАЗУНӘ (г.) Рөхсәтле, рәхсәт ителгән. МАЗУНА
МАИЛӘ (г.) һәвәсле. МАИЛЯ
МАЙШӘКӘР ~ МАҺИШӘКӘР (ф.) Ай һәм ширбәт (шикәр). Ай кебек чибәр һәм шикәрдәй татлы. МАЙШАКАР ~ МАХИШАКАР
МАЙЯ (лат.: неол.) Май ае. Май аенда туган кыз балага кушыла торган исем. МАЙЯ
МАКФАЗА (г.) Трамплин. МАКФАЗА
МАНЗУМӘ (г.) Дастан, шигъри әсәр. Төрдәшләре: Мәнзумә, Мәнзүмә. МАНЗУМА
МАНЗУРА (г.) Күренекле, абруйлы. МАНЗУРА
МАНИГА (г.) Тыючы; киртә, бик, тозак. МАНИГА
МАННУРА (г.) Нур, нур чишмәсе; саф сулы чишмә. Мәгыйннур (к.) исеменнән ясалган. МАННУРА
МАНСАФА (г.) Инсафлы, тәртипле, турылыклы, гаделлекле. МАНСАФА
МАНСУРА (г.) Җиңүче, өстен чыгучы, тантана итүче. МАНСУРА
МАРГАРИТА (гр.; неол.) Энҗе бөртеге, к. Мәрвәрит. Синонимы: Дөрданә. МАРГАРИТА
МАРИНА (лат.) Диңгезнеке. Мәхәббәт һәм гүзәллек алиһәсе Афродитаның (диңгез күбегеннән яралган) эпитеты. Синонимы: Фалиса. МАРИНА
МАРИАННА (яҺ.; неол.) Мәһабәтле; искиткеч шәп, бик шәп. Мария һәм Анна исемнәре кушылып ясалган. МАРИАННА
МАРСЕЛӘ (фр.; неол.) Марсель (к.) + -ә — ир-ат исеменә ялганып, хатын-кыз исеме ясаучы кушымча. Д. в.: Марсилә. МАРСЕЛЯ
МАРСЕЛЬЕЗА (фр.; неол.) Франциядәге Марсель шәһәре исеменнән 1792 елда француз буржуаз революциясе вакытында иҗат ителгән революцион җыр исеме. Утызынчы елларда кушыла башлаган яңа исем. МАРСЕЛЬЕЗА
МАҺИ (ф.) Ай, күктәге ай, ай йөзле; күч. гүзәл, күркәм, бик чибәр. Төрдәше: Маһия. Синонимнары: Бәдәр, Камәр. Исем компоненты. МАХИ
МАҺИБАНУ (ф.) Маһи (к.) + Бану (к.). Кызларның ай кебеге, ай кыз. Төрдәше: Майбану. Синонимнары: Айбану, Камәрбану, Шәһрибану. МАХИБАНУ
МАҺИБИКӘ (ф.-төр.-т.) Маһи (к.) + Бикә (к.). Ай бикә. Төрдәше: Майбикә. Синонимнары: Айбикә, Камәрбикә. МАХИБИКА
МАҺИБӘДӘР (ф.-г.) Маһи (к.) + Бәдәр (к.). «Икеләтә тулган ай», ягъни «икеләтә гүзәл, чибәр, матур» дигән мәгънәгә ия. Төрдәше: Майбәдәр. МАХИБАДАР
МАҺИБӘНАТ (ф.-г.) Маһи (к.) + Бонат (к.). Кызларның ай кебеге. Төрдәше: Майбәнат. Синонимы: Айбәнат. МАХИБАНАТ
МАҺИВАФА (ф.-г.) Маһи (к.) + Вафа (к.). Тугрылыклы, вәгъдәле ай. Төрдәше: Майвафа. МАХИВАФА
МАҺИГӘҮҺӘР (ф.) Маһи (к.) + Гәүһәр (к.) Төрдәше: Майгәүһәр. МАХИГАУХАР
МАҺИГӨЛ (ф.) Маһи (к.) + гөл. Ай гөл. Чаг.: Гөлмаһия. Төрдәше: Майгөл. Синонимнары: Айгөл, Камәргөл. МАХИГУЛЬ
МАҺИГӨЛСЕМ (ф.-г.) Маһи (к.) + Гөлсем (к.). Ал яңаклы ай (гүзәл). МАХИГУЛЬСЕМ
МАҺИДИЛБӘР (ф.) Маһи (к.) + Дилбәр (к.). Сөекле, күңелне үзенә тартып торучы ай (гүзәл). МАХИДИЛЬБАР
МАҺИДӘ (ф.) Ай кебек, ай сымак гүзәл (кыз). Төрдәше: Майдә. МАХИДА
МАҺИЗАДӘ (ф.) Ай кебек (кыз) бала. Төрдәше: Майзадә. МАХИЗАДА
МАҺИЗӘВӘР (ф.-г.) Маһи (к.) + Зәвәр (к.). Ай бизәкле, ай бизәк. Төрдәше: Майзәвәр. МАХИЗАВАР
МАҺИЗӘР (ф.) Маһи (к.) + зәр («алтын»). Ай кебек күркәм алтын. Төрдәше: Майзәр. МАХИЗАР
МАҺИЯ (ф.) к. Маһи. МАХИЯ
МАҺИКАМАЛ (ф.-г.) Маһи (к.) + Камал (к.). Ай кебек камил. Төрдәше: Майкамал. МАХИКАМАЛ
МАҺИКАМӘР (ф.-г.) Маһи (к.) + Камәр (к.). Икеләтә ай; күч. үтә матур, бик чибәр, искиткеч гүзәл. Төрдәше: Майкамәр. МАХИКАМАР
МАҺИКАРӘМ (ф.-г.) Маһи (к.) + Карәм (к.). МАХИКАРАМ
МАҺИНАЗ (ф.) Ай наз; ай кебек чибәр, назлы һәм грацияле. Синонимы: Айназ. МАХИНАЗ
МАҺИНИСА (ф.-г.) Хатыннарның ай кебек чибәре. Синонимнары: Айниса, Камәрниса, Бәдерниса. МАХИНИСА
МАҺИНУР (ф.-г.) Маһи (к.) + Нур (к.). Ай нуры. Төрдәше: Майнур. Синонимнары: Айнур, Бәдринур, Камәрнур. МАХИНУР
МАҺИПӘРВАЗ (ф.) Айга очучы. Төрдәшләре: Майпәрваз, Маһифәрваз. МАХИПАРВАЗ
МАҺИРӘ (г.) Оста, мастер, һөнәр иясе; җитез, уңган. Д. в.: Майрә. МАХИРА
МАҺИРӘҖӘП (ф.-г.) Маһи (к.)+ Рәҗәп (к.). Рәҗәп ае. МАХИРАДЖАБ
МАҺИСАРА (ф.-г.) Маһи (к.) + Сара (к.). Ай кебек бикә, ханым. Д. в.: Майсара. Синонимы: Айсара. МАХИСАРА
МАҺИСАФА (ф.-г.) Маһи (к.) + Сафа (к.). Ай кебек саф, керсез, пакь. Д. в.: Майсафа. МАХИСАФА
МАҺИСОЛТАН (ф.-г.) Маһи (к.) + Солтан (к.). Синонимы: Айсолтан. МАХИСУЛТАН
МАҺИСОРУР (ф.-г.) Маһи (к.) + Сорур (к.). МАХИСУРУР
МАҺИСЫЛУ (ф.-төр.-т.) Маһи (к.) + Сылу (к.). Ай кебек сылу. Д. в.: Майсылу. Синонимнары: Айсылу, Камәрсылу. МАХИСЫЛУ
МАҺИСӘРВӘР (ф.) Маһи (к.) + Сәрвәр (к.). МАХИСАРВАР
МАҺИТАП (ф.) Ай яктысы; ай нуры, ай балкышы. Д. в.: Майтап. МАХИТАП
МАҺИХАН (ф.-төр.-т.) Маһи (к.) + хан (к.). МАХИХАН
МАҺИХӘЯТ (ф.-г.) Маһи (к.) + Хәят (к.). Ай кебек яшәеш, гомер. МАХИХАЯТ
МАҺИШӘКӘР (ф.) Татлы ай. Ай кебек сылу һәм шикәрдәй татлы. Д. в.: Майшәкәр. МАХИШАКАР
МАҺИЯ (ф.) Ай кебек, ай сымак. МАХИЯ
МАҺИӘНВӘР (ф.-г.) Маһи (к.) + Әнвәр (к.). Ай нурлары. МАХИАНВАР
МАҺИӘСМА (ф.-г.) Маһи (к.) + Әсма (к.). Ай кебек бөек, югары дәрәҗәле. МАХИАСМА
МАҺИҖАМАЛ (ф.-г.) Маһи (к.) + Җамал (к.). Ай кебек чибәр, гүзәл. Д. в.: Майҗамал. Синонимнары: Айҗамал, Бәдриҗамал. МАХИДЖАМАЛ
МАҺИҖИҺАН (ф.) Маһи (к.)+ Җиһан (к.). Җиһан ае. МАХИДЖИХАН
МАҺРУЙ (ф.) Ай йөзле (матур). Исем компоненты. МАХРУЙ
МАҺРУЙБИКӘ (ф.-төр.-т.) Ай йөзле бикә. МАХРУЙБИКА
МАҺРУЙКАМАЛ (ф.-г.) Ай йөзле камиллек иясе. МАХРУЙКАМАЛ
МАҺРУЙҖАМАЛ (ф.-г.) Ай йөзле чибәр, матур, гүзәл. МАХРУЙДЖАМАЛ
МИВӘ (ф.) Җимеш, җиләк-җимеш. МИВА
МИЛӘҮШӘ (ф.) Миләүшә чәчәге. Фарсыча бунафша «фиалка», «шәмәхә чәчәк». Синонимнары: Фиалка, Виолетта. МИЛЯУША
МИНЗИЛӘ (г.) 1. Дәрәҗә, ранг. 2. Миңлезилә (к.) исеменең кыскартылган төре. Төрдәше: Мәнзилә. МИНЗИЛЯ
МИРБАНУ (ф.) Мир (к.) + Бану (к.). МИРБАНУ
МИСАЛИЯ (г.) Мисал, охшашлык, үрнәк. МИСАЛИЯ
МИҢЛЕАЗИЯ (т.-г.) Миңле (к.) + Азия (к.). МИНЛЕАЗИЯ
МИҢЛЕБАНУ (т.-ф.) Миңле (к.) + Бану (к.). МИНЛЕБАНУ
МИҢЛЕБИКӘ (т.) Миңле (к.) + Бикә (к.). МИНЛЕБИКА
МИҢЛЕБӘДӘР (т.-г.) Миңле (к.) + Бәдәр (к.). МИНЛЕБАДАР
МИҢЛЕБӘНАТ (т.-г.) Миңле (к.) + Бәнат (к.). МИНЛЕБАНАТ
МИҢЛЕБӘЯН (т.-г.) Миңле (я.) + Бәян (к.). МИНЛЕБАЯН
МИҢЛЕБӘҺАР (т.-ф.) Миңле (к.) + Бәһар (к.). МИНЛЕБАХАР
МИҢЛЕВАФА (т.-г.) Миңле (к.) + Вафа (к.). МИНЛЕВАФА
МИҢЛЕВӘСИЛӘ (т.-г.) Миңле (к.) + Вәсилә (к.). МИНЛЕВАСИЛЯ
МИҢЛЕВӘСИМӘ (т.-г.) Миңле (к.) + Вәсимә (к.). МИНЛЕВАСИМА
МИҢЛЕГАЙШӘ (т.-г.) Миңле (к.) + Гайшә (к.). МИНЛЕГАЙША
МИҢЛЕГАРИФӘ (т.-г.) Миңле (к.) + Гарифә (к.). МИНЛЕГАРИФА
МИҢЛЕГАЯН (т.-г.) Миңле (к.) + Гаян (к.). Д. в.: Мингаян. МИНЛЕГАЯН
МИҢЛЕГӨЛ (т.-ф.) Миңле гөл; куч. бәхетле гөл. МИНЛЕГУЛЬ
МИҢЛЕЗАДӘ (т.-ф.) Миңле (бәхетле) бала (кыз). Д. в.: Минзадә. МИНЛЕЗАДА
МИҢЛЕЗИЛӘ (т.-г.) Миңле (к.) + Зилә (к.). Күркәм миһербанлык, шәфкатьлелек. Төрдәше: Минзилә. МИНЛЕЗИЛЯ
МИҢЛЕЗИРӘК (т.-ф.) Миңле (к.) + Зирәк (к.). МИНЛЕЗИРЯК
МИҢЛЕЗИФА (т.-ф.) Миңле (к.) + 3ифа (к.). Төрдәшләре: Миңзифа, Минзифа, Минзи. МИНЛЕЗИФА
МИҢЛЕЗӘЛИЯ (т.-г.) Миңле (к.) + Зәлия (к.). Д. в.: Минзәлия. МИНЛЕЗАЛИЯ
МИҢЛЕЙӨЗ (т.) Миңле (к.) + йөз (чырай, бит). Синонимнары: Калчәр, Миңлеруй. МИНЛЕЮЗ
МИҢЛЕКАМАЛ (т.-г.) Миңле (к.) + Камал (к.). Д. в.: Минкамал. МИНЛЕКАМАЛ
МИҢЛЕКАМӘР (т.-г.) Миңле (к.) + Камәр (к.). Бәхетле ай. Д. в.: Минкамәр. МИНЛЕКАМАР
МИҢЛЕКӘРИМӘ (т.-г.) Миңле (к.) + Кәримә (к.). Д. в.: Минкәримә. МИНЛЕКАРИМА
МИҢЛЕКӘҮСӘРИЯ (т.-г.) Миңле (к.) + Кәүсәрия (к.). МИНЛЕКАУСАРИЯ
МИҢЛЕЛАТЫЙФА (т.-г.) Миңле (к.) + Латыйфа (к.). МИНЛЕЛАТИФА
МИҢЛЕМӘРЬЯМ (т.-г.) Миңле (к.) + Мәрьям (к.). МИНЛЕМАРЬЯМ
МИҢЛЕНИСА (т.-г.) Миңле (к.) + Ниса (к.). Бәхетле хатын. Төрдәше: Минниса. МИНЛЕНИСА
МИҢЛЕНУР (т.-г.) Миңле (к.) + Нур (к.). Бәхетле нур. Төрдәшләре: Миңнур, Миннур. МИНЛЕНУР
МИҢЛЕРУЙ (т.-ф.) Миңле йөз. Синонимнары: Калчәр, Миңлейөз. МИНЛЕРУЙ
МИҢЛЕРӘЙХАН (т.-г.) Миңле (к.) + Рәйхан (к.). Төрдәше: Миннерайхан. МИНЛЕРАЙХАН
МИҢЛЕРӘФИКА (т.-г.) Миңле (к.) + Рәфика (к.). МИНЛЕРАФИКА
МИҢЛЕРӘХИМӘ (т.-г.) Миңле (к.) + Рәхимә (к.). Д. в.: Миңнерәхимә. МИНЛЕРАХИМА
МИҢЛЕСАБИРА (т.-г.) Миңле (к.) + Сабира (к.). Д. в.: Минсабира. МИНЛЕСАБИРА
МИҢЛЕСАДЫЙКА (т.-г.) Миңле (к.) + Садыйка (к.). Д. в.: Минсадыйка. МИНЛЕСАДЫКА
МИҢЛЕСАЛИХА (т.-г.) Миңле (к.) + Салиха (к.). МИНЛЕСАЛИХА
МИҢЛЕСАРА (т.-яһ.-г.) Миңле (к.)+ Сара (к.). Бәхетле бикә, ханым. Төрдәшләре: Миңсара, Минсара. МИНЛЕСАРА
МИҢЛЕСАФА (т.-г.) Миңле (к.) + Сафа (к.). Бәхетле сафлык, пакьлек. Төрдәшләре: Миңсафа, Минсафа. МИНЛЕСАФА
МИҢЛЕСОРУР (т.-г.) Миңле (к.) + Сорур (к.). Д. в.: Минсорур. МИНЛЕСУРУР
МИҢЛЕСЫЛУ (т.) Миңле (к.) + Сылу (к.). Төрдәшләре: Миңсылу, Минсылу. МИНЛЕСЫЛУ
МИҢЛЕСӘГЫЙДӘ (т.-г.) Миңле (к.) + Сәгыйдә (к.). Д. в.: Минсәгыйдә. МИНЛЕСАГИДА
МИҢЛЕСӘЙДӘ (т.-г.) Миңле (к.) + Сәйдә (к.). Д. в.: Минсәйдә. МИНЛЕСАЙДА
МИҢЛЕСӘЛИМӘ (т.-г.) Миңле (к.) +Сәлимә (к.). Д. в.: Минсәлимә. МИНЛЕСАЛИМА
МИҢЛЕСӘРВӘР (т.-ф.) Миңле (к.) + Сәрвәр (к.). Д. в.: Миңсәхра, Минсәхра. МИНЛЕСАРВАР
МИҢЛЕФАЗИЛӘ (т.-г.) Миңле (к.) + Фазилә (к.). МИНЛЕФАЗИЛЯ
МИҢЛЕФАЯЗӘ (т.-г.) Миңле (к.) + Фаязә (к.). МИНЛЕФАЯЗА
МИҢЛЕФӘНИЯ (т.-г.) Миңле (к.) + Фәния (к.). МИНЛЕФАНИЯ
МИҢЛЕФӘРИДӘ (т.-г.) Миңле (к.)+ Фәридә (к.). МИНЛЕФАРИДА
МИҢЛЕФӘҺИМӘ (т.-г.) Миңле (к.) + Фәһимә (к.). Төрдәше: Минфәймә. МИНЛЕФАГИМА
МИҢЛЕХАН (т.) Миңле (к.) + хан (к.). Төрдәшләре: Миңнехан, Миннехан, Минхан. МИНЛЕХАН
МИҢЛЕХӘБИБӘ (т.-г.) Миңле (к.) + Хәбибә (к.). МИНЛЕХАБИБА
МИҢЛЕХӘБИРӘ (т.-г.) Миңле (к.) + Хәбирә (к.). Д. в.: Минхәбирә. МИНЛЕХАБИРА
МИҢЛЕХӘКИМӘ (т.-г.) Миңле (к.) + Хәкимә (к.). Д. в.: Минхәкимә. МИНЛЕХАКИМА
МИҢЛЕХӘСӘНӘ (т.-г.) Миңле (к.) + Хәсәнә (к.): МИНЛЕХАСАНА
МИҢЛЕХӘЯТ (т.-г.) Миңле (к.) + Хәят (к.). Д. в.: Минхәят. МИНЛЕХАЯТ
МИҢЛЕШАКИРӘ (т.-г.) Миңле (к.) + Шакирә (к.). Д. в.: Миншакирә. МИНЛЕШАКИРА
МИҢЛЕШӘМСИЯ (т.-г.) Миңле (к.) + Шәмсия (к.). МИНЛЕШАМСИЯ
МИҢЛЕӘСМА (т.-г.) Миңле (к.) + Әсма (к.). МИНЛЕАСМА
МИҢЛЕҖАМАЛ (т.-г.) Миңле (к.) + Җамал (к.). Д. в.: Минҗамал, Минямал МИНЛЕДЖАМАЛ
МИҢЛЕҖИҺАН (т.-ф.) Миңле (к.) + Җиһан (к.). Д. в.: Минҗиһан, Минҗиян, Минҗан. МИНЛЕДЖИХАН
МИҢЛЕҖОФАР (төр.-т.) Миңле (к.) + Җофар (к.). Д. в.: Минҗофар. МИНЛЕДЖУФАР
МИҢЛЕҖӘННӘТ (т.-г.) Миңле (к.) + Җәннәт (к.). МИНЛЕДЖАННАТ
МИҢЛЕҺАҖӘР (т.-г.) Миңле (к.) + Һаҗәр (к.). Д. в.: Минһаҗәр. МИНЛЕХАДЖАР
МИҺЕРБАН (ф.) 1. Миһербанлы, ягымлы, шәфкатьле, яхшы күңелле. 2. Сөйкемле, ачык йөзле, кеше хәлен аңлый белүче. МИХЕРБАН
МИҺЕРБАНУ (ф.) Миһер (к. Миһри) + Бану (к.). Шәфкатьле кыз. МИХЕРБАНУ
МИҺЕРБӘНАТ (ф.-г.) Миһер (к. Миһри)+ Бәнат (к.). Кызларның шәфкатьлесе, кояш кебеге. МИХЕРБАНАТ
МИҺЕРНИСА (ф.-г.) Миһер (к. Миһри) + Ниса (к.). Хатыннарның кояш кебеге, хатын-кызларның кояшы. МИХЕРНИСА
МИҺРИ МИҺЕР (ф.) 1. Шәфкать, миһербан. 2. Мәхәббәт, дуслык. 3. Иран календареның җиденче ае (23 сентябрь — 22 октябрь). 4. Кояш. Исем компоненты. МИХРИ МИХЕР
МИҺРИБИКӘ (ф.-төр.-т.) Миһри (к.) + Бикә (к.). Шәфкатьле бикә, ханым. МИХРИБИКА
МИҺРИЗАДӘ (ф.) Миһри (к.) + Задә (к.). Шәфкатьле бала (кыз). МИХРИЗАДА
МИҺРИКАМАЛ (ф.-г.) Миһри (к.) + Камал (к.). Камил шәфкатьле. МИХРИКАМАЛ
МИҺРИСЫЛУ (ф.-т.) Миһри (к.) + Сылу (к.). Шәфкатьле сылу. МИХРИСЫЛУ
МИҺРИЯ (ф.) Кояш, кояш кебек. МИХРИЯ
МИҺРИҖАМАЛ (ф.-г.) Миһри (к.) + Җамал (к.). МИХРИДЖАМАЛ
МИҺРИҖИҺАН (ф.) Миһри (к.) + Җиһан (к.). МИХРИДЖИХАН
МОГАББИРӘ (г.) Аңлатучы, төшендерүче; юрап бирүче, төш юраучы. МУГАББИРА
МОГАВЕЙӘ (г.) Кызыктыручы. МУГАВИЯ
МОГАЗЗӘМӘ (г.) Хөрмәтле, кадерле, сөекле. МУГАЗЗЯМА
МОГАЗЗИМӘ (г.) Күрәзә, багучы. МУГАЗЗИМА
МОГАШИРӘ (г.) Дус булып, аралашып яшәүче. МУГАШИРА
МОГАЯШӘ (г.) Тату яшәүче. МУГАЯША
МОГТӘЗИРӘ (г.) Гафу үтенүче. МУГТАЗИРА
МОГЪНИЯ (г.) Баетучы, мохтаҗлыкны бетерүче. МУГЪНИЯ
МОГЫЙНӘ (г.) Яхшы булышучы, ярдәм итүче. МУГИНА
МОЗАФФАРА (г.)’ Җиңүче, өстен чыгучы; теләгенә ирешүче. МУЗАФФАРА
МОЗЫЙФӘ (г.) Кунак итүче. МУЗИФА
МОЗЫЙХӘ (г.) Ачыклык кертүче, ачыклаучы. МУЗИХА
МОЗИЯ (г.) Якты; нурлы, нурландыручы. МУЗИЯ
МОКАТДӘМӘ (г.) Башлык, хуҗа (хатын). МУКАТДАМА
МОКАТДӘРӘ (г.) Язмыш, тәкъдир. МУКАТДАРА
МОКАТДӘСӘ (г.) Изге, пакь, керсез. МУКАТДАСА
МОКЫЙМӘ (г.) Өендә торучы. МУКИМА
МОРАТБИКӘ (г.-төр.-т.) Морат (к.) + бикә. МУРАТБИКА
МОРӘССА (г.) Кыйммәтле ташлар белән бизәлгән. Д. в.: Морасса. МУРАССА
МОСАВИРӘ (г.) Художник, рәссам; сурәт алучы. Төрдәше: Мөсәүвирә. МУСАВИРА
МОСАДДЫЙКА (г.) Дөреслекне раслаучы; хакыйкатьне яклаучы. МУСАДДЫКА
МОСАЛЛИЯ (г.; дини) Намаз укучы. Д. в.: Мөсәллия. МУСАЛЛИЯ
МОСАННИФӘ (г.) Әсәр, китап язучы, автор. МУСАННИФА
МОСИФӘ (г.) Сыйфатлаучы. МУСИФА
МОСЛИХӘ (г.) Төзүче; яхшыртучы, реформа ясаучы. МУСЛИХА
МОСЫЙБӘ (г.) Теләгенә ирешүче. МУСИБА
МОТАҺИРӘ (г.) Пакьләүче. МУТАГИРА
МОТАҺҺАРӘ (г.) Пакьләнгән, сафланган, тазартылган. МУТАХХАРА
МОТЫЙГА (г.) Буйсынучы; баш июче; сүз тыңлаучы. МУТИГА
МОХЛИСӘ (г.) Ихлас күңелле; чын дус. МУХЛИСА
МОХСИНӘ (г.) Намуслы, шәфкатьле, инсафлы ханым. МУХСИНА
МУЗА (гр.; неол.) Рухландыручы, илһам бирүче. Антик мифологиядә фән һәм сәнгать алиһәсе. МУЗА
МУЗИЯ (гр.; неол.) Музалар (күп.), илһам фәрештәләре. МУЗИЯ
МӘБГУСӘ (г.) Вәкил, депутат. МАБГУСА
МӘБРҮРӘ (г.) Мәрхәмәтле, яхшы; тәкъва. МАБРУРА
МӘГАЗӘ (г.) 1. Сыену урыны; сыена торган бала. 2. Кадерле, сөекле. МАГАЗЯ
МӘГАШӘ (г.) Яшәү, тереклек; тормыш. МАГАША
МӘГЫЙДӘ (г.) Бергә яшәүче иптәш, юлдаш. МАГИДА
МӘГУЗӘ (г.) Сөйкемле, күңелгә якын. МАГУЗЯ
МӘГЫЙНӘ (г.) Саф сулы чишмә. МАГИНА
МӘГЫЙНУР (г.) Нур чишмәсе. МАГИНУР
МӘГЫЙШӘ (г.) Тормыш, тереклек. МАГИША
МӘГЪДҮДӘ (г.) Санаулы. МАГДУДА
МӘГЪДӘНИЯ (г.) 1. Руда, җир асты казылма байлыгы. 2. Чишмә, чыганак. МАГДАНИЯ
МӘГЪЗҮРӘ (г.) Гозерле. МАГЗУРА
МӘГЪЛҮМӘ (г.) Билгеле, танылган. МАГЛУМА
МӘГЪМҮЛӘ (г.) Ясанган, бизәнгән. МАГМУЛЯ
МӘГЪМҮРӘ (г.) Культуралы, эшкәртелгән, төзекләндерелгән. МАГМУРА
МӘГЪРИФӘ (г.) Мәгърифәтле, аң-белемле. МАГРИФА
МӘГЪРҮРӘ (г.) Горур. МАГРУРА
МӘГЪРҮФКАМАЛ (г.) Камилнең мәшһүре, атаклысы. МАГРУФКАМ
МӘГЪРҮФӘ (г.) Мәшһүр, атаклы, шөһрәтле, данлы; хупланган. МАГРУФА
МӘГЪРҮФҖАМАЛ (г.) Чибәрнең мәшһүре, атаклысы. МАГРУФДЖА\
МӘГЪСҮМӘ (г.) 1. Гөнаһсыз, гаепсез. 2. Саклана торган, кагылмый торган. МАГСУМА
МӘГЪУЗӘ (г.) Мохтаҗ, фәкыйрь. МАГУЗЯ
МӘГЪФИРӘ (г.) Ярлыкаучы, кичерүче, гафу итүче. МАГФИРА
МӘГЪФИЯ (г.) Гафу итүче. МАГФИЯ
МӘГЪФҮРӘ (г.) Гафу итә белүче. МАГФУРА
МӘГЪШИРӘ (г.) Төркем, җәмәгать. МАГШИРА
МӘГЪШИЯ (г.) Бөркәнгән. МАГШИЯ
МӘГЪШУКӘ (г.) Сөекле (хатын-кыз); яратылган, сөелгән. МАГШУКА
МӘДИНӘ (г.; топ.) Шәһәр. Согуд Гарәбстанындагы шәһәр. Мәдәният учагы. МАДИНА
МӘДХИЯ (г.) Мактау, дан җырлау, ода. МАДХИЯ
МӘДӘНИЯ (г.) Мәдәниятле, культуралы, әдәпле. МАДАНИЯ
МӘЗҮНӘ (г.) Рөхсәтле, рөхсәт ителгән. МАЗУНА
МӘЙМҮНӘ (г.) Шат, бәхетле; рәхәткә тиенгән. МАЙМУНА
МӘЙСӘРӘ (г.) Байлык, муллык; иминлек. МАЙСАРА
МӘКЪБУЛӘ (г.) Кабул күрелгән, яраклы табылган. МАКБУЛЯ
МӘКЪСУДӘ (г.) Теләк; ният, теләп-көтеп алынган. МАКСУДА
МӘЛИКӘ (г.) Патша хатыны, ханбикә. МАЛИКА
МӘЛИХӘ (г.) 1. Сөйкемле, ягымлы, гүзәл. 2. Татлы. МАЛИХА
МӘМДҮДӘ (г.) Озын; күч. озын гомерле. МАМДУДА
МӘМДҮХА (г.) Макталган, дан җырланган. МАМДУХА
МӘМЛӘКӘТ (г.) Дәүләт, ил; мәмләкәт. МАМЛАКАТ
МӘМНҮНӘ (г.) Разый, канәгать; шат, шатланган. Д. в.: Нүнә. МАМНУНА
МӘНЗИЛӘ (г.) 1. Дәрәҗә. 2. Яши торган урын; торак йорт, фатир, өй. Төрдәше: Минзилә. МАНЗИЛЯ
МӘНЗҮМӘ (г.) 1. Төзелгән, оештырылган. 2. Шигырь тезмәсе. МАНЗУМА
МӘНЗҮРӘ (г.) Нәзер ителгән, атап куелган, адарынган. МАНЗУРА
МӘННАФА (г.) Өстенлек, югарылык. МАННАФА
МӘРВАНӘ (г.) Чакма ташы; күч. таза, нык, сәламәт. МАРВАНА
МӘРВИ (г.) Телдән сөйләнгән; риваять ителгән. Төрдәше: Мәрвия. МАРВИ
МӘРВИЯ (г.) к. Мәрви. МАРВИЯ
МӘРВИҖАМАЛ (г.) Мәрви (к.) + Җамал (к.). МАРВИДЖАМАЛ
МӘРВӘР (ф.) Энҗе, коралл. Төрдәшләре: Мәрвәрә, Мәрвәрия. Синонимнары: Дөррә, Энҗе. Исем компоненты. МАРВАР
МӘРВӘРВАФА (ф.-г.) Мәрвәр (к.) + Вафа (к.). МАРВАРВАФА
МӘРВӘРИТ (ф.) Энҗе бөртеге. Европа телләрендәге Маргарита исеме дә шуннан алынган. Синонимы: Дөрданә. МАРВАРИТ
МӘРВӘРИЯ (ф.) к. Мәрвәр. МАРВАРИЯ
МӘРВӘРӘ (ф.) к. Мәрвәр. МАРВАРА
МӘРГУБКАМАЛ (г.) Мәргуб (к.) + Камал (к.). Камил булганның сөеклесе, күңел теләгәне, көтеп алынганы. МАРГУБКАМАЛ
МӘРГУБӘ (г.) 1. Теләп, көтеп алынган. 2. Сөекле, күңел теләгән. МАРГУБА
МӘРГУБҖАМАЛ (г.) Мәргуб (к.) + Җамал (к.). Чибәрнең сөеклесе, күңел теләгәне, көтеп алынганы. МАРГУБДЖАМАЛ
МӘРГЫЯ (г.) Татлы; яратып кабул ителгән. МАРГИЯ
МӘРДАНӘ (ф.) Ир-егетләрчә, батырларча. МАРДАНА
МӘРДИЯ (ф.) Батырлык, кыюлык, егетлек. МАРДИЯ
МӘРДИДӘ (ф.) Фарсы телендәге мәрд («егет, ир») сүзенә дидә («күз») сүзе кушылып ясалган хатын-кыз исеме. «Егет күзен үзенә җәлеп итүче («кыз») мәгънәсендә. МАРДИДА
МӘРДҮМӘ (ф.) Күз карасы. МАРДУМА
МӘРЗИЯ (г.) Күңелгә ятышлы, яхшы күрелгән; ягымлы, мөлаем, күркәм; һәркем тарафыннан кабул ителгән. МАРЗИЯ
МӘРМӘРИЯ (г.; неол.) Мәрмәр таш (мрамор). МАРМАРИЯ
МӘРТӘБӘ (г.) Мәртәбә, дан. МАРТАБА
МӘРФУГА (г.) Өстен, югары. МАРФУГА
МӘРХИЯ (г.) Мул тормышлы. МАРХИЯ
МӘРХӘБӘ (г.) Көтеп алынган; хуш киләсез, рәхим итегез. МАРХАБА
МӘРЬЯМ (бор. яһ. -г.) 1. Сөекле; күңелгә хуш килгән. 2. Изге ана. Исем компоненты. МАРЬЯМ
МӘРЬЯМБАНУ (г.-ф.) Мәрьям (к.) + Бану (к.). МАРЬЯМБАНУ
МӘРЬЯМБИКӘ (г.-төр.-т.) Мәрьям (к.) + Бикә (к.). МАРЬЯМБИКА
МӘРЬЯМНИСА (г.) Мәрьям (к.) + Ниса (к.). МАРЬЯМНИСА
МӘРҮӘ (ф.) Яхшы хәбәр, яхшы галәмәт. МАРУА
МӘРҮӘБАНУ (ф.) Яхшы галәмәтле ханым. МАРУАБАНУ
МӘРҮӘБӘНАТ (ф.-г.) Кызларның яхшы галәмәтлесе. МАРУАБАНАТ
МӘРҖӘН (г.) Энҗе, коралл, мәрҗән. Исем компоненты. МАРДЖАН
МӘРҖӘНБАНУ (г.-ф.) Мәрҗән (к.) + Бану (к.). МАРДЖАНБАНУ
МӘРҖӘНБИКӘ (г.-төр.-т.) Мәрҗән (к.) + Бикә (к.). МАРДЖАНБИКА
МӘРҖӘНИЯ (г.) к. Мәрҗәнә. МАРДЖАНИЯ
МӘРҖӘННУР (г.) Нурлы мәрҗән. МАРДЖАННУР
МӘРҖӘНӘ (г.) Энҗе, коралл, мәрҗән. Төрдәше: Мәрҗәния. МАРДЖАНА
МӘСГУДӘ (г.) Бәхетле, игелекле. МАСГУДА
МӘСИРӘ (г.) Ара, дистанция. МАСИРА
МӘСНӘВИЯ (г.) Икелек саны, игезәк; игезәкләрнең берсе. МАСНАВИЯ
МӘСНҮНӘ (г.) Шома, тигез. Д. в.: Нүнә. МАСНУНА
МӘСРУРӘ (г.) Куанган, шатланган, сөенгән. МАСРУРА
МӘСТҮРӘ (г.) Гыйффәтле; намуслы, вөҗданлы. Төрдәше: Мәчтүрә. МАСТУРА
МӘСХИНУР (г.) Юмарт, мул нур. МАСХИНУР
МӘСХИЯ (г.) 1. Гайса (христиан) динендәге хатын-кыз. 2. Юмарт, киң күңелле. МАСХИЯ
МӘСӘББИХА (г.) Хәерле иртә теләүче. МАСАББИХА
МӘСҮБӘ (г.) Яхшылыкка каршы яхшылык; бүләк. МАСУБА
МӘСҮМӘ (г.) Таза, саф. МАСУМА
МӘТЛҮБӘ (г.) Эзләнгән, соралган, кирәкле. Төрдәше: Мәтлүфә. МАТЛУБА
МӘФРҮЗӘ (г.) 1. Фараз ителгән. 2. Үтәлүе мәҗбүри булган. МАФРУЗА
МӘФТУХА (г.) Ачык, ачык йөзле. МАФТУХА
МӘХАСИБӘ (г.) Сөеклеләр (күп.). МАХАСИБА
МӘХАСИНӘ (г.) Күркәм сыйфатлар; гүзәллекләр (күп.). МАХАСИНА
МӘХБҮБ (г.) Сөекле, яраткан, сөелгән. Исем компоненты. МАХБУБ
МӘХБҮББИКӘ (г.-төр.-т.) Мәхбүб (к.) + Бикә (к.). МАХБУББИКА
МӘХБҮБЗАДӘ (г.-ф.) Сөекле бала (кыз). Д. в.: Хупзадә. МАХБУБЗАДА
МӘХБҮБКАМАЛ (г.) Мәхбүб (к.) + Камал (к.). МАХБУБКАМАЛ
МӘХБҮБҖАМАЛ (г.) Мәхбүб (к.) + Җамал (к.). Чибәрнең сөеклесе. МАХБУБДЖАМАЛ
МӘХБҮБҖИҺАН (г.-ф.) Мәхбүб (к.) + Җиһан (к.). Җиһанның сөеклесе. Д. в.: Хубҗиһан, Хупҗиһан. МАХБУБДЖИХАН
МӘХБҮБӘ (г.) Сөекле, яраткан, сөелгән (хатын-кыз). МАХБУБА
МӘХБҮЗӘ (г.) Тоткын хатын-кыз. МАХБУЗЯ
МӘХДҮМӘ (г.) 1. Остаз, укытучы, хуҗа кызы; 2. Дин башлыкларының кызларына эндәшү-мөрәҗәгать итү сүзе. МАХДУМА
МӘХЛҮСӘ (г.) Күңеленә дуслык, сафлык урнашкан. МАХЛУСА
МӘХМҮДӘ (г.) Мактаулы, мактала торган. МАХМУДА
МӘХМҮЗӘ (г.) Мактаулы, данлы. МАХМУЗЯ
МӘХМҮЛӘ (г.) Төенчек. МАХМУЛЯ
МӘХНҮНӘ (г.) Ягымлы, мөлаем, назлы, иркә. МАХНУНА
МӘХМҮТНИСА (г.) Хатын-кызларның мактаулысы. МАХМУТНИСА
МӘХРУСӘ (г.) Сакланган, исән-имин. МАХРУСА
МӘХСУНӘ (г.) Ныгытылган. МАХСУНА
МӘХТҮМӘ (г.) 1. Мөһерле печать сугылган. 2. Тәмамланган. МАХТУМА
МӘХФҮЗӘ (г.) Сакланулы. МАХФУЗЯ
МӘХӘББӘТ (г.) Мәхәббәт, сөю, гыйшык. МАХАББАТ
МӘХҮБ (г.) Сөекле. Төрдәше: Мәхүп. Исем компоненты. МАХУБ
МӘХҮББАНУ (г.-ф.) Сөекле кыз, кәләш, ханым. Д. в.: Хуббану, Хупбану. МАХУББАНУ
МӘХҮББИКӘ (г.-төр.-т.) Сөекле бикә. Д. в.: Хупбикә. МАХУББИКА
МӘХҮБЗАДӘ (г.-ф.) Сөекле бала (кыз). Д. в.: Хубзадә, Хупзадә. МАХУБЗАДА
МӘХҮБКАМАЛ (г.) Мәхүб (к.) + Камал (к.). Камил, тулы сөекле. Д. в.: Хубкамал, Хупкамал. МАХУБКАМАЛ
МӘХҮБҖАМАЛ (г.) Мәхүб (к.) + Җамал (к.). Чибәрнең, гүзәлнең сөеклесе. Д. в.: Хубҗамал, Хупҗамал. МАХУБДЖАМАЛ
МӘХҮБҖИҺАН (г.-ф.) Мәхүб (к.)+ Җиһан (к.). Җиһанның сөеклесе. Д. в.: Хубҗиһан, Хупҗиһан. МАХУБДЖИХАН
МӘХҮБӘ (г.) Сөекле кыз. МАХУБА
МӘЧТҮРӘ (г.) к. Мәстүрә. МАЧТУРА
МӘШКҮРӘ (г.) Рәхәткә тиенгән, рәхәткә тарган. МАШКУРА
МӘШРУФӘ (г.) Хөрмәткә, олылауга лаеклы. МАШРУФА
МӘШҺҮРӘ (г.) Мәшһүр, атаклы, данлы; халыкка билгеле. МАШХУРА
МӘЭЛҮФӘ (г.) Ияләшкән, өйрәнелгән, күнегелгән. Төрдәше: Мәтлүфә. МАЭЛУФА
МӘЭМҮНӘ (г.) Имин, хәвефсез. МАЭМУНА
МӘЭМҮРӘ (г.) Ачучы, танылучы. МАЭМУРА
МӘЭУА (г.) Тору, сыену урыны; йорт, өй. МАЭВА
МӘҮГУДӘ (г.) Вәгъдә ителгән, билгеләнгән. МАУГУДА
МӘҮГЫЙЗӘ (г.) Вәгазь сөйләүче. МАУГИЗА
МӘҮДИГА (г.) Халәт, урын. МАУДИГА
МӘҮДҮДӘ (г.) Сөекле; дус, якын. МАУДУДА
МӘҮЗҮНӘ (г.) Тигез; үлчәнгән, тигезләнгән. МАУЗУНА
МӘҮЛИДӘ (г.) Яңа туган кыз бала. МАУЛИДА
МӘҮЛИКАМАЛ (г.) Мәүли (к.) + Камал (к.). МАУЛИКАМАЛ
МӘҮЛИХӘ (г.) Аксөяк бикә. Төрдәше: Мәүлиха. МАУЛИХА
МӘҮЛИЯ (г.) Хуҗабикә, аксөяк ханым. МАУЛИЯ
МӘҮЛИҖАМАЛ (г.) Мәүли (к.) + Җамал (к.). МАУЛИДЖАМАЛ
МӘҮЛИҖИҺАН (г.-ф.) Мәүли (к.)+ Җиһан (к.). МАУЛИДЖИХАН
МӘҮРА (г.) 1. Кара күзле. 2. Кара тутлы. МАУРА
МӘҮРҮЗӘ (г.) Мирас булып калган. МАУРУЗА
МӘҮСИЛӘ (г.) Очрашкан, кавышкан. МАУСИЛЯ
МӘҮСУКА (г.) Ышанырлык, таянырлык; дөрес. МАУСУКА
МӘҮСУФА (г.) Яхшы сыйфатка ия булган. МАУСУФА
МӘҮХИДӘ (г.) Ялгыз, бердәнбер. МАУХИДА
МӘҮҖӘ (г.) Дулкын. Төрдәше: Мәүзә. Синонимнары: Дулкын, Дулкыния. МАУЗЯ
МӘҮҖҮДӘ (г.) Бар булган, яшәүче. МАУЗЮДА
МӘҮҺИБӘ (г.) Бүләк; бүләк ителгән, бүләккә бирелгән. МАУХИБА
МӘҖИДӘ (г.) Данлыклы, атаклы. МАЗИДА
МӘҺДИЯ (г.) Алып баручы, туры юлда торучы. МАГДИЯ
МӘҺПАРӘ (ф.) 1. Айга охшаган. 2. Сылу, гүзәл. МАХПАРА
МӨБАРӘККАМАЛ (г.) Камил, тулы бәхетле. МУБАРАККАМАЛ
МӨБАРӘКФИЗА (г.) Бәхетле көмеш. МУБАРАКФИЗА
МӨБАРӘКҖАМАЛ (г.) Чибәрнең, гүзәлнең бәхетлесе. МУБАРАКДЖАМАЛ
МӨБИНӘ (г.) 1. Чын белән ялганны аера белүче. 2. Ап-ачык, күренеп торган. МУБИНА
МӨБӘЙНӘ (г.) Ачык итеп аңлатылган. МУБАЙНА
МӨБӘШШИРӘ (г.) 1. Сөенеч китерүче. 2. Дин таратучы. МУБАШШИРА
МӨГАББИРӘ (г.) МӨГАЗЗӘМӘ (г.) Төш юраучы. Бөек; югары дәрәҗәле. МУГАББИРА МУГАЗЗАМА
МӨГАЙЙӘНӘ (г.) Билгеләнгән, ачыкланган, анык. МУГАЙЙАНА
МӨГАЛЛИМӘ (г.) Укытучы, мөгаллимә. МУГАЛЛИМА
МӨГАММӘРӘ (г.) Озын гомерле. МУГАММАРА
МӨГАННИЯ (г.) Җырчы (хатын-кыз). МУГАННИЯ
МӨГАФИЯ (г.) Сәламәт, сау-таза. МУГАФИЯ
МӘГЫЙНӘ (г.) Ярдәмче, булышчы. МУГИНА
МӘГЪЛИФӘ (г.) Ризык бирүче, тәрбияләүче. МУГЛИФА
МӨГЪНИЯ (г.) Баетучы. МУГНИЯ
МӨДӘББИРӘ (г.) Идарә итүче; эконом. МУДАББИРА
МӨДӘББИХӘ (г.) Бизәкләнгән, бизәкле. МУДАББИХА
МӨЗӘЙЯНӘ (г.) Зиннәтләнгән, бизәлгән, матурланган. МУЗАЙЯНА
МӨЗӘКИРӘ (г.) 1. Искә төшерүче. 2. Үгет-нәсыйхәт бирүче. МУЗАКИРА
МӨКАДДӘМӘ (г.) Алдан баручы; кереш. МУКАДДАМА
МӨКАДДӘСӘ (г.) Изге, кагылырга ярамый торган. МУКАДДАСА
МӨКАТДИМӘ (г.) 1. Әйбер бирүче. 2. Вәкиллек. МУКАТДИМА
МӨКТӘДИРӘ (г.) 1. Көчле, куәтле, сәләтле. 2. Бай, мул яшәүче. МУКТАДИРА
МӨКТӘСИБӘ (г.) Эшләп акча табучы, кәсеп итүче. МУКТАСИБА
МӨКЫЙМӘ (г.) Даими, тотрыклы; тырыш. МУКИМА
МӨКӘРРӘМӘ (г.) 1. Бик хөрмәтле, кадерле. 2. Мәккә шәһәре эпитеты («Мәккәй Мөкәррәмә»), МУКАРРАМА
МӨЛҺИБӘ (г.) Ялкын кабызучы. МУЛЬХИБА
МӨНЗИРӘ (г.) Алдан хәбәр бирүче; сак булырга кушучы. МУНЗИРА
МӨНИБӘ (г.) Тугры юлга керүче, дөрес юлга кайтучы. МУНИБА
МӨНИРӘ (г.) Яктыртучы; нур өләшүче. МУНИРА
МӨНИСӘ (г.) Дус; ахирәт. МУНИСА
МӨНИФӘ (г.) Озын буйлы. МУНИФА
МӨНТӘЗАРӘ (г.) Булуы көтелгән. МУНТАЗАРА
МӨНӘВӘР (г.) 1. Яктыртучы, балкытучы, нур сибүче. 2. Мәгърифәтле. Исем компоненты. МУНАВАР
МӨНӘВӘРБАНУ (г.-ф.) Нур сибүче кыз, кәләш, ханым. МУНАВАРБАНУ
МӨНӘВӘРБИКӘ (г.-төр.-т.) Нур сибүче бикә. МУНАВАРБИКА
МӨНӘВӘРСЫЛУ (г.-төр.-т.) Нур сибүче сылу. МУНАВАРСЫЛУ
МӨНӘВӘРӘ (г.) Якты, нур чәчеп торучы. МУНАВАРА
МӨНӘЗЗАФА (г.) Пакьләнгән. МУНАЗЗАФА
МӨНӘЗЗӘҺӘ (г.) Чистартылган, арынган. МУНАЗЗАХА
МӨНҖИЯ (г.) Коткаручы. МУНДЖИЯ
МӨРСИЛӘ (г.) Озатучы, җибәрүче. МУРСИЛЯ
МӨРСӘЛИМӘ (г.) Сәламәт, исән-сау (булучы). МУРСАЛИМА
МӨРШИДӘ (г.) Җитәкләүче; акыл бирүче; дөрес юлга күндерүче. МУРШИДА
МӨРӘСИЛӘ (г.) Хәбәрче. МУРАСИЛЯ
МӨРӘСИМӘ (г.) Рәсми йолалар, гореф-гадәтләр (күп.). МУРАСИМА
МӨСЛИМӘ (г.) Мөселман кызы, мөслимә. МУСЛИМА
МӨСЛИХӘ (г.) Изге, яхшы. МУСЛИХА
МӨСТӘБШИРӘ (г.) Шатланучы, сөенүче; яхшылык килүен көтүче. МУСТАБШИРА
МӨСТӘКЫЙМӘ (г.) 1. Туры, төз. 2. Кадерле, сөекле. МУСТАКИМА
МӨСТӘФИРӘ (г.) 1. Таң кебек балкучы. 2. Елмаючы. МУСТАФИРА
МӨСФИРӘ (г.) 1. Ялтыраучы, балкучы. 2. Эзләп табучы. МУСФИРА
МӨСӘВИРӘ (г.) Художник, рәссам. МУСАВИРА
МӨСӘГЫЙДӘ (г.) Уң, уңышлы; бәхеткә юлыккан, бәхетле. МУСАГИДА
МӨСӘЛИМӘ (г.) Кече күңелле, тыныч табигатьле. МУСАЛИМА
МӨСӘЛИЯ (г.) Укучы. МУСАЛИЯ
МӨСӘМИРӘ (г.) Җимеш бирүче; файда китерүче. МУСАМИРА
МӨТӘВАЗИГА (г.) Тыйнак, түбәнчелекле. МУТАВАЗИГА
МӨФИДӘ (г.) Файда китерүче. МУФИДА
МӨФЛИХА (г.) Уңыш китерүче; уңышлы. МУФЛИХА
МӨФӘККИРӘ (г.) Фикерләүче, уйлаучы. МУФАККИРА
МӨФӘРРИХӘ (г.) Сөендерүче, шатландыручы. МУФАРРИХА
МӨФӘХХӘРӘ (г.) Макталган. МУФАХХАРА
МӨХБИРӘ (г.) Хәбәрче, хәбәр язучы. МУХБИРА
МӨХИБКАМАЛ (г.) Камиллекне сөюче. МУХИБКАМАЛ
МӨХИБҖАМАЛ (г.) Чибәр, күркәм, якын дус. МУХИБДЖАМАЛ
МӨХИЯ (г.) Терелтүче, җанландыручы. МУХИЯ
МӨХИБӘ (г.) 1. Сөюче, яратучы. 2. Якын дус. МУХИБА
МӨХСИНӘ (г.) 1. Изгелекле, яхшылык эшләүче. 2. Гыйффәтле (кыз). МУХСИНА
МӨХТӘРИЯ (г.) Тулы хокуклы; ирекле, бәйсез. МУХТАРИЯ
МӨХТӘРӘМӘ (г.) Кадер-хөрмәтле, хөрмәт ителгән. МУХТАРАМА
МӨХӘРРӘМӘ (г.; й. ис.) 1. Тыюлы; тыелган, тияргә ярамый торган. Борынгы гарәпләрдә һиҗри елның беренче ае — мөхәррәм аенда төрле сугышлар, яу чабулар тыелган. Бу айның беренче көне мөселманнарда Яңа ел көне булып исәпләнә. 2. Мөхәррәм аенда туган кыз бала. МУХАРРАМА
МӨХӘССӘНӘ (г.) Күркәм, чибәр; гыйффәтле. МУХАССАНА
МӨШРИФӘ (г.) Башлык, хуҗабикә. МУШРИФА
МӨШФИКА (г.) Кызганучы, аяучы; яклаучы. МУШФИКА
МӨШӘРИФӘ (г.) Данлыклы, шөһрәтле. МУШАРИФА
МӨШӘРӘФӘ (г.) Кадерле, хөрмәткә лаеклы. МУШАРАФА
МӨЭМИНӘ (г.) Ислам динен тотучы; мөселман хатын-кыз. МУЭМИНА
МӨЯССӘРӘ (г.) Уңыш, уңышлы; җайлы, җиңел. МУЯССАРА
МӨЭЛЛИФӘ (г.) Әсәр язучы, китап авторы. МУЭЛЛИФА
МӨҖАВИРӘ (г.) Янәшә яшәүче, күрше. МУДЖАВИРА
МӨҖАҺИДӘ (г.) 1. Тырыш, иҗтиһат итүче. 2. Хаклык өчен көрәшүче. МУДЖАГИДА ~ МУЗАГИДА
МӨҖИБӘ (г.) Теләккә җавап бирүче, теләгәнне үтәүче. МУЗИБА
МӨҖӘЛЛИЯ (г.) Ачыклаучы. МУЗАЛЛИЯ
МӨҖӘҺИДӘ (г.) Тырышу, көч кую. МУДЖАГИДА
МӨҺАҖИРӘ (г.) Күчеп килеп утыручы. МУХАДЖИРА
МӨҺИМӘ (г.) Әһәмиятле, бик кирәкле, зарур, мөһим, җитди, кирәкле. МУХИМА
МӨҺӘЗЗӘБӘ (г.) Тәрбияле, культуралы. МУХАЗЗАБА
МӨҺӘНДИСӘ (г.) 1. Геометр. 2. Җир үлчәүче. 3. Инженер. МУХАНДИСА

Исламские имена для девочек. Современные имена. Красивые имена. Красивые имена для девочек. Редкие имена. Редкие имена для девочек.