Татар хатын-кыз исемнәре (Татарские женские имена) — Р

ТАТАР ХАТЫН-КЫЗ ИСЕМНӘРЕ
Женские имена. Татарские имена девочек. Арабские имена. Мусульманские имена. Мусульманские имена девочек. Значение имени.
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы Русча язылышы
Значение имени для ребенка. Происхождение имени. Р Имя. Имена. Имена для девочек. Исламские имена.
РАББАНИЯ (бор. яһ.-г.) Аллаһыныкы, Аллаһ биргән (кыз бала). РАББАНИЯ
РАБИГА (г.) 1. Дүртенче; гаиләдә дүртенче кыз бала. 2. Яз фасылы. 3. Умырзая чәчәге. РАБИГА
РАБӘБА (ф.) Лютня (музыка коралы). РАБАБА
РАВИЯ (г.) Риваять сөйләүче, хикәят кылучы. РАВИЯ
РАВИЛӘ (г.) 1. Үсмер, яшь (кыз). 2. Язгы кояш. РАВИЛЯ
РАДА (р.; неол.) Радость («шатлык») сүзеннән ясалган яңа исем. РАДА
РАЗИЯ (г.) 1. Риза булучы, канәгать. 2. Күңелгә ятышлы, сөекле. 3. Сайлап алынган. Мөхәммәт пәйгамбәр кызы Фатыйманың эпитеты. РАЗИЯ
РАЗИКАМАЛ (г.) Рази (к.) + Камал (к.). Камил, тулы ризалык, канәгатьлек. РАЗИКАМАЛ
РАЗИФА (г.) Риза булучы. Төрдәше: Рәзифә. РАЗИФА
РАИЛӘ (г.) Нигез коручы. Төрдәше: Рәилә. РАИЛЯ
РАИХӘ (г.) Хуш ис, аромат. РАИХА
РАКИГА (г.) Киң күңелле. РАКИГА
РАКЫЯ (г.) Үсүче, алга китүче; алдан баручы. РАКИЯ
РАЛИНӘ (шумер.) Ра «кояш» сүзеннән ясалган исем. Төрдәше: Рәлинә. РАЛИНА
РАМИЗӘ (г.) Билге, тамга ясаучы. РАМИЗА
РАМИЛӘ (г.) к. Рамил. РАМИЛЯ
РАНА (г.) Гүзәл, чибәр, сылу. Төрдәше: Ранар. РАНА
РАНАР (г.) к. Рана. РАНАР
РАНИЯ (г.) Гүзәл, чибәр, сылу (кыз). РАНИЯ
РАСИХА (г.) Ныклы, төпле, җитди. Төрдәше: Рәсихә. РАСИХА
РАУЗА (г.) Гөл бакчасы, чәчәклек, җәннәт бакчасы. Исем компоненты. РАУЗА
РАУЗАБАНУ (г.-ф.) Рауза (к.) +Бану (к.). Гөл бакчасы кебек кәләш, ханым, бикә. РАУЗАБАНУ
РАУЗАБИКӘ (г.-төр.-т.) Рауза (к.) + Бикә (к.). Гөл бакчасы кебек бикә, ханым. РАУЗАБИКА
РАУЗАГӨЛ (г.-ф.) Рауза (к.) Г гөл. Гөлбакча гөле. Чаг.: Гөлрауза. РАУЗАГУЛЬ
РАУШАН (ф.) Нур иясе; нур сибүче, нур чәчеп торучы; якты. Төрдәшләре: Раушания, Раушанә, Рушания. РАУШАН
РАУШАНИЯ (ф.) к. Раушан. РАУШАНИЯ
РАУШАНӘ (ф.) к. Раушан. РАУШАНА
РАУШАНЕЛБӘНАТ (ф.-г.) Кызларның нур чәчеп тора торганы, үтә чибәре. РАУШАНЕЛЬБАНАТ
РАФИКА (г.) к. Рәфика. РАФИКА
РАФИЛӘ (г.) Купшы, көяз. РАФИЛЯ
РАФИЯ (г.; бот.) Хөрмә җимеше, пальма агачы. РАФИЯ
РАЯНӘ (г.) Тулы; төз, һәрьяклап тулы үсеш алган. РАЯНА
РАҖИХӘ (г.) Иң кулай. РАДЖИХА
РЕГИНА (лат.; неол.) Патшабикә, патша хатыны. Иркәләп әйтү төре: Рина. РЕГИНА
РЕЗЕДА (фр.; неол.) Резеда чәчәге; зәңгәр чәчәкле, бик хуш исле гөл. Д. в.: Резидә. РЕЗЕДА
РЕНАТА (лат. яки р.; неол.) 1. Латинча ренатус «яңартылган, яңадан туган» сүзеннән ясалган исем. 2. Рус телендәге «революция», «наука», «труд» сүзләреннән ясалган кыскартылма кушма исем. РЕНАТА
РИММА (лат. яки бор. яһ.) 1. Рим шәһәре кызы. 2. Борынгы яһүд телендә «чибәр, һәркемгә дә ошый торган». Төрдәше: Рима. РИММА
РИМЗА (лат.-г.; неол.) Рим (к.) исеменә -за кушымчасы ялганып ясалган хатын-кыз исеме. РИМЗА
РИНА (лат.; неол.) к. Регина. РИНА
РИСАЛӘ (г.) Трактат, фәнни әсәр. РИСАЛЯ
РИТА (лат.; неол.) Энҗе. Маргарита исеменең иркәләп-кечерәйтеп әйтү формасы. к. Мәрвәрит. РИТА
РИФА (нем.; неол.) Мәрҗән утравы; диңгез суы астындагы кыя. Төрдәше: Рифә. РИФА
РОБИНА (инг.; неол.) Роберт (к.) исеменнән ясалган хатын-кыз исеме. РОБИНА
РОВЕНА (инг.; неол.) Нәзек һәм чибәр, сылу, зифа. РОВЕНА
РОДИНА (р.; неол.) Родина («туган ил, ватан»). РОДИНА
РОЗА (лат.; неол.) Роза гөле, гөләп. Исем компоненты. РОЗА
РОЗАГӨЛ (лат.-ф.) Роза гөле, гөләп. РОЗАГУЛЬ
РОЗАЛИЯ (лат.; неол.) 1. Роза (к.) + Лия (к.). 2. Роза чәчәге исеменең бер варианты. РОЗАЛИЯ
РОЗАЛИНА (лат.; неол.) Бик матур, күркәм роза. РОЗАЛИНА
РОКСАНА (лат.; неол.) Якты нур чәчеп торучы, яктыртучы. Александр Македонский хатыны, Бактрия принцессасы исеме. РОКСАНА
РОКЫЯ (г.) 1. Тылсым, сихер. 2. Күңелне үзенә җәлеп итүче, үзенә тартучы. Мөхәммәт пәйгамбәрнең иң чибәр кызының исеме. Төрдәше: Оркыя. РУКИЯ
РОКЫЯБАНУ (г.-ф.) Рокыя (к.) + Бану (к.). РУКИЯБАНУ
РОМИЛӘ (лат.; неол.) Көч, куәт. Борынгы Рим шәһәренә нигез салучы Ромул исеменнән. Төрдәшләре: Рамилә, Рәмилә, Румилә. РОМИЛЯ
РОХСАРА (ф.) Йөз, чырай; яңаклар. РУХСАРА
РОХФАЗА (ф.) Чибәр йөзле хатын-кыз. РУХФАЗА
РУБИНА (лат.; неол.) Кызыл якут, рубин. РУБИНА
РУВИЯ (ф.) Фикерләүче. РУВИЯ
РУЗА (ф.) Көн, көндез. Синонимы: Наһар. РУЗА
РУЗГАРИЯ (ф.) Заман, вакыт (кызы). РУЗГАРИЯ
РУЗИЯ (ф.) Бәхетле; ризыклы. РУЗИЯ
РУЗИГӨЛ (ф.) Бәхетле гөл; ризыклы гөл. РУЗИГУЛЬ
РУЗИДӘ (ф.) Ризык бирүче, туендыручы. РУЗИДА
РУЗИКАМАЛ (ф.-г.) Камил, төгәл бәхетле. РУЗИКАМАЛ
РУЗИНӘ (ф.) һәркөн кирәкле. РУЗИНА
РУЗИҖАМАЛ (ф.-г.) Бәхетле, чибәр, гүзәл. РУЗИДЖАМАЛ
РУЙ (ф.) Йөз, бит. Исем компоненты. РУЙ
РУМИНӘ (г.) Румлы (римлы). РУМИНА
РУМИЯ (г.) Румлы, Рум иленеке. Византия кызы. РУМИЯ
РУФИНӘ (лат.; неол.) Җирән, алтынсыман-саргылт чәчле. РУФИНА
РУФИЯ (лат.; неол.) Алтын төсле чәчле; җирән чәчле. РУФИЯ
РУХАНИЯ (г.) Рухлар, җаннар (күп.). РУХАНИЯ
РУХИЯ (г.) Рухлы, җанлы; диндар. РУХИЯ
РУХСАРА (ф.) Яңаклар, алсу йөзле; гүзәл сурәт. РУХСАРА
РУШАНИЯ (ф.) к. Раушан. РУШАНИЯ
РЫСБИКӘ (бор. төр.-т.) Бәхетле бикә, ханым. Чаг.: Уразбикә. РЫСБИКА
РӘВИЯ (г.) Тулы, мул. РАВИЯ
РӘГЫЙБӘ (г.) Теләк, идеал, хыял; теләп, көтеп алынган; хыял ителгән. РАГИБА
РӘГЫЙНӘ (ф.) Чибәр йөзле, гүзәл, купшы. РАГИНА
РӘГЫЙДӘ (г.) Бай, мул, җитешле. РАГИДА
РӘГЫЯ (г.) 1. Игътибарлы, дикъкатьле. 2. Көтүче кыз (поэзиядә). РАГИЯ
РӘГЪВӘ (г.) Теләк, омтылыш. РАГВА
РӘГЪНӘ (ф.) 1. Гүзәл, чибәр. 2. Роза чәчәге. РАГНА
РӘДИНӘ (г.) Эрләүче, җеп эрләүче. РАДИНА
РӘДИФӘ (г.) Иярүче; төпчек; иярчен (планета). Төрдәше: Рәзифә. РАДИФА
РӘЗИЛӘ (г.) к. Рәзинә. РАЗИЛЯ
РӘЗИНӘ (г.) Тыныч табигатьле, басынкы, сабыр, ышанычлы. Төрдәше: Рәзилә. РАЗИНА
РӘЗИФӘ (г.) к. Разифа. РАЗИФА
РӘИДӘ (г.) Башлап ачучы, пионер. РАИДА
РӘИЛӘ (г.) к. Раилә. РАИЛЯ
РӘИМӘ (г.) Йомшак күнелле. РАИМА
РӘИСӘ (г.) Башлык, җитәкче; председатель (хатын-кыз). РАИСА
РӘИФӘ (г.) 1. Кызганучан, мәрхәмәтле. 2. Билгеле, күренекле. РАИФА
РӘЙХАН (г.) 1. Рәхәтлек, ләззәт. 2. Рәйхан гөле (зәңгәр чәчәкле, хуш исле гөл, базилик). РАЙХАН
РӘЙХАНӘ (г.) к. Рәйхан. РАЙХАНА
РӘЙХАНГӨЛ (г.-ф.) Рәйхан гөле. Чаг.: Гөлрәйхан. РАЙХАНГУЛЬ
РӘКИЯ (г.) Табынучы, хөрмәт итүче. РАКИЯ
РӘКЫЙБӘ (г.) Күзәтеп, карап, тикшереп торучы. РАКИБА
РӘКЫЙГА (г.) Юка, нечкә, нәзек. РАКИГА
РӘКЫЙМӘ (г.) Болын, тугай. РАКИМА
РӘЛИНӘ (шумер.) к. Ралина. РАЛИНА
РӘМЗИЛӘ (г.) к. Рәмзия. РАМЗИЛЯ
РӘМЗИЯ (г.) Билге, тамга, символ. Чаг.: Нишан. РАМЗИЯ
РӘМИЗӘ (г.) Үрнәк күрсәтүче. Төрдәше: Рәмүзә. РАМИЗА
РӘМЗӘ (г.) Билге, тамга, символ, ишарә. РАМЗА
РӘМИЛӘ (г.) Тылсымлы, тылсым иясе. РАМИЛЯ
РӘМИЯ (г.) Ук атучы, укчы. РАМИЯ
РӘМҮЗӘ (г.) Үрнәк, өлге. РАМУЗА
РӘНИЯ (ф.) Рәна чәчәге, гөле. РАНИЯ
РӘСИДӘ (ф.) Җитлеккән, балигъ булган, өлгергән. РАСИДА
РӘСИЛӘ (г.) Илче, вәкил (хатын-кыз). РАСИЛЯ
РӘСИМӘ (г.) 1. Гадәт-йола. 2. Тиз атлаучы. 3. Рәсем ясаучы, бизәүче. РАСИМА
РӘСИФӘ (г.) Нык, таза. РАСИФА
РӘСИХӘ (г.) к. Расиха. РАСИХА
РӘСМИЯ (г.) Рәсми, официаль. РАСМИЯ
РӘСҮЛӘ (г.) Илче, хәбәр китерүче. РАСУЛЯ
РӘФИГА (г.) Югары, күтәренке; атказанган. РАФИГА
РӘФИДӘ (г.) Булышчы, ярдәм итүче. РАФИДА
РӘФИКА (г.) 1. Иптәш, дус, юлдаш. 2. Йомшак күңелле. РАФИКА
РӘФИСӘ (г.) Билгеле, күренекле. Төрдәше: Рафисә. РАФИСА
РӘФИЯ (г.) Югары дәрәҗәле; яхшы билгеле. РАФИЯ
РӘФКЫЯ (г.) Мәрхәмәтле, шәфкатьле. РАФКИЯ
РӘФӘГА (г.) Югары дәрәҗә. РАФАГА
РӘХИЛӘ (яһ.-г.) Сарык; күч. китәсе кыз, кәләш. РАХИЛЯ
РӘХИМӘ (г.) Мәрхәмәтле, рәхим-шәфкатьле; рәхимле. Исем компоненты. РАХИМА
РӘХИМӘБАНУ (г.-ф.) Рәхимә (к.) + Бану (к.). Рәхим-шәфкатьле бикә, ханым, кәләш. РАХИМАБАНУ
РӘХИМӘБИКӘ (г.-төр.-т.) Рәхимә (к.) + Бикә (к.). Рәхим-шәфкатьле бикә, ханым. РАХИМАБИКА
РӘХИЯ (г.) Муллык, иркенлек. РАХИЯ
РӘХШАНӘ (ф.) Якты, ялтыраучы, нурлы. РАХШАНА
РӘШИДӘ (г.) Туры (дөрес) юлдан баручы; дөрес юлда торучы. РАШИДА
РӘҮДИЯ (г.) Эзләүче. РАУДИЯ
РӘҮФӘ (г.) 1. Бик мәрхәмәтле, игелекле; кайгыны уртаклашучы. 2. Яратучы. РАУФА
РӘҖИЯ (г.) Үтенүче; өмет итүче. РАДЖИЯ
РӘҖИБӘ (г.) Рәҗәп (к.) исеменнән ясалган хатын-кыз исеме. РАДЖИБА
РӘҖИЛӘ (г.) Җәяүле, җәяү йөрүче. РАДЖИЛЯ
РӘҖИХӘ (г.) Иң яхшы, иң өстен; иң күркәм. РАДЖИХА
РӘҖӘПБАНУ (г.-ф.) Рәҗәп аенда (һиҗри елның җиденче аенда) туган кыз, кәләш, ханым. РАДЖАПБАНУ
РӘҖӘПГӨЛ (г.-ф.) Рәҗәп аенда туган гөл (гүзәл). РАДЖАПГУЛЬ
РӘҖӘПСОЛТАН (г.) Рәҗәп (к.) + Солтан (к.). Бу исем Татарстанның Зеленодол районы Мулла Иле авылы зиратына 1493 елда куелган кабер ташында бар. РАДЖАПСУЛТАН
РӘҺИНӘ (г.) Закладка салынган. РАХИНА

Исламские имена для девочек. Современные имена. Красивые имена. Красивые имена для девочек. Редкие имена. Редкие имена для девочек.