Татар хатын-кыз исемнәре (Татарские женские имена) — Ш

ТАТАР ХАТЫН-КЫЗ ИСЕМНӘРЕ
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы Русча язылышы
Ш
ШАДИЯ (ф.) Шат, күтәренке күңелле. ШАДИЯ
ШАИРӘ (г.) Шагыйрә. ШАИРА
ШАКИРӘ (г.) Шөкер итүче, рәхмәт әйтүче, барына риза булучы, рәхмәтле. ШАКИРА
ШАМИЛӘ (г.) Тирән эчтәлекле, яхшы сыйфатларның күбесен эченә алучы, туплаучы. ШАМИЛЯ
ШАФИЯ (г.) Бөтен кылучы. ШАФИЯ
ШАЯНГӨЛ (ф.) Шаян гөл, шук гөл (гүзәл). Чаг.: Гөлшаян. ШАЯНГУЛЬ
ШАҺИДӘ (г.) Шаһит, күрүче. Д. в.: Шайдә. ШАХИДА
ШАҺИНУР (ф.-г.) Иң яхшы нур. ШАХИНУР
ШАҺИНӘ (ф.) Ак төстәге лачын, шонкар. ШАХИНА
ШАҺИЯ (ф.) 1. Шаһка бәйләнешле, шаһка хас. 2. Иң яхшы, иң зур, иң бөек. 3. Татлы. Д. в.: Шәһия, Шәхия. ШАХИЯ
ШАҺИҖАМАЛ (ф.-г.) Матурлык, гүзәллек патшасы. ШАХИДЖАМАЛ
ШАҺНАЗ (ф.) Иң олы, бөек наз, грация. ШАХНАЗ
ШАҺСӘНӘМ (ф.-г.) Алиһәләр башлыгы; шаһлар табына торган чибәр, гүзәл. ШАХСАНАМ
ШАҺСӘНӘТ (ф.-г.) Патшалар, шаһлар чибәрлеге. Д. в.: Шәһсәнәт. ШАХСАНАТ
ШИКӘРИЯ (ф.-г.) Шикәр кебек, татлы, тәмле, ләззәтле, баллы. ШИКАРИЯ
ШИРИН (ф.) Татлы, ләззәтле. Исем компоненты. ШИРИН
ШИРИНБАНУ (ф.) Кызның татлысы, ләззәтлесе. ШИРИНБАНУ
ШИРИНБИКӘ (ф.-төр.-т.) Бикәнең татлысы, ләззәтлесе. ШИРИНБИКА
ШИФА (г.) Савыктыргыч дәва, шифа. Исем компоненты. ШИФА
ШИФАБАНУ (г.-ф.) Шифа + бану. Шифалы кыз (ханым, бикә). ШИФАБАНУ
ШИФАБИКӘ (г.-төр.-т.) Шифа + бикә. ШИФАБИКА
ШУКУФӘ (ф.) Яңа ачылган чәчәк, чәчәк бөресе, чәчәк төймәсе (бутон). Синонимы: Ганҗә. ШУКУФА
ШӘДИДӘ (г.) Нык, көчле, гайрәтле. ШАДИДА
ШӘЙДӘ (ф.) Гашыйк булган, яраткан. ШАЙДА
ШӘЙХИЯ (г.) Карт кеше; башлык. ШАЙХИЯ
ШӘЙХӘ (г.) Хатын-кыз шәех, җитәкче. ШАЙХА
ШӘКӘР (ф.) Шикәр (бик татлы, баллы). ШАКАР
ШӘКҮРӘ (г.) Шөкер итүче, канәгать булучы. ШАКУРА
ШӘМГЫЯ (г.) Яктылык чыганагы, шәм. Синонимнары: Кәндилә, Сираҗия. ШАМГИЯ
ШӘМГЫЙБАНУ (г.-ф.) Күңелне яктыртучы туташ, ханым. ШАМГИБАНУ
ШӘМГЫЙБИКӘ (г.-төр.-т.) Күңелне яктыртучы бикә. ШАМГИБИКА
ШӘМГЫЙБӘДӘР (г.) Тулган ай кебек яктылык сибүче. ШАМГИБАДАР
ШӘМГЫЙНУР (г.) Нур чыганагы. ШАМГИНУР
ШӘМГЫЙҖИҺАН (г.-ф.) Җиһанны яктыртучы. ШАМГИДЖИХАН
ШӘМИМӘ (г.) Хуш исле. ШАМИМА
ШӘМСЕБАНУ (г.-ф.) Кояш (йөзле) туташ, ханым. ШАМСЕБАНУ
ШӘМСЕБИКӘ (г.-төр.-т.) Кояш (йөзле) бикә. ШАМСЕБИКА
ШӘМСЕБӘДӘР (г.) Кояш һәм тулган ай кебек. ШАМСЕБАДАР
ШӘМСЕБӘНАТ (г.) Кызларның кояш кебеге. ШАМСЕБАНАТ
ШӘМСЕБӘЯН (г.) Ачык, якты кояш. ШАМСЕБАЯН
ШӘМСЕБӘҺАР (г.-ф.) Яз кояшы. ШАМСЕБАХАР
ШӘМСЕВАФА (г.) Тугрылык кояшы. ШАМСЕВАФА
ШӘМСЕГАЛИЯ (г.) Бөек кояш. ШАМСЕГАЛИЯ
ШӘМСЕГАЯН (г.) Кояштай ачык (йөзле). ШАМСЕГАЯН
ШӘМСЕГӨЛ (г.-ф.) Кояшлы гөл. ШАМСЕГУЛЬ
ШӘМСЕЗАДӘ (г.-ф.) Кояштай (чибәр) бала (кыз). ШАМСЕЗАДА
ШӘМСЕЗОХА (г.) Төш алды кояшы; иң якты кояш. ШАМСЕЗОХА
ШӘМСЕКАМАЛ (г.) Камиллек кояшы. ШАМСЕКАМАЛ
ШӘМСЕКАМӘР (г.) Кояш һәм ай (йөзле). Синонимы: Шәмсемаһи. ШАМСЕКАМАР
ШӘМСЕЛАТЫЙФА (г.) Кояштай гүзәл, мөлаем. ШАМСЕЛАТИФА
ШӘМСЕЛХАШИРӘ (г.) Кояш нурлары тупламы. ШАМСЕЛЬХАШИРА
ШӘМСЕМАҺИ (г.-ф.) Кояш һәм ай (йөзле). Синонимы: Шәмсекамәр. ШАМСЕМАХИ
ШӘМСЕНИСА (г.) Хатын-кызларның кояш кебеге. ШАМСЕНИСА
ШӘМСЕНУР (г.) Кояш нуры. ШАМСЕНУР
ШӘМСЕНӘҺАР (г.) Көндезге кояш. ШАМСЕНАХАР
ШӘМСЕРУЙ (г.-ф.) Кояш йөзле. Синонимы: Шәмсура. ШАМСЕРУЙ
ШӘМСЕСЫЛУ (г.-төр.-т.) Кояш кебек сылу. Д. в.: Шәмсылу. ШАМСЕСЫЛУ
ШӘМСЕХАЛИСӘ (г.) Чын кояш, саф кояш. ШАМСЕХАЛИСА
ШӘМСЕХӘЯТ (г.) Тереклек, тормыш кояшы; яшәеш кояшы. ШАМСЕХАЯТ
ШӘМСЕҖАМАЛ (г.) Чибәрлек кояшы. ШАМСЕДЖАМАЛ
ШӘМСЕҖИҺАН (г.-ф.) Җиһан кояшы. ШАМСЕДЖИХАН
ШӘМСИРӘ (ф.) Кылычлы. ШАМСИРА
ШӘМСИЯ (г.) Кояш кебек; кояшка охшаш. ШАМСИЯ
ШӘМСИҺАҖӘР (г.) Кояш кебек хәрәкәт итүче. ШАМСИХАДЖАР
ШӘМСУНӘ (г.-яһ.) Кояшка табыну алиһәсе. ШАМСУНА
ШӘМСУРА (г.-ф.) Кояш йөзле. Синонимы: Шәмсеруй. ШАМСУРА
ШӘРАФӘТ (г.) 1. Кадерлелек, хөрмәтлелек. 2. Намус; затлылык. ШАРАФАТ
ШӘРГЫЙБӘ (г.) Законлы, канунлы. Синонимы: Шәрига. ШАРГИБА
ШӘРГЫЙКАМАЛ (г.) Шәригатьле камиллек. ШАРГИКАМАЛ
ШӘРГЫЙҖАМАЛ (г.) Шәригатьле чибәр, матур. ШАРГИДЖАМАЛ
ШӘРГЫЯ (г.) Шәригатьле, законлы. ШАРГИЯ
ШӘРИГА (г.) Законлылык, тәртиплелек. Синонимы: Шәргыйбә. ШАРИГА
ШӘРИФКАМАЛ (г.) Камил, хөрмәтле, мәрхәмәтле. ШАРИФКАМАЛ
ШӘРИФӘ (г.) 1. Данлыклы, кадерле. 2. Зыялы, олы җанлы, намуслы, пакь. Исем компоненты. ШАРИФА
ШӘРИФӘБАНУ (г.-ф.) Кадерле, данлыклы туташ, ханым. ШАРИФАБАНУ
ШӘРИФӘБИКӘ (г.-төр.-т.) Кадерле, билгеле бикә. ШАРИФАБИКА
ШӘРИФҖАМАЛ (г.) Чибәрнең кадерлесе, данлыклысы. ШАРИФДЖАМАЛ
ШӘРКЫЯ (г.) Көнчыгыш кызы, көнчыгышлы. ШАРКИЯ
ШӘРӘФЛЕ (г.) Данлы, дәрәҗәле. ШАРАФЛИ
ШӘФА (г.; анат.) Ирен; күч. татлы. Д. в.: Шафа. ШАФА
ШӘФИГА (г.) 1. Яклаучы. 2. Яраткан дус. ШАФИГА
ШӘФИКА (г.) Шәфкатьле, рәхимле, миһербанлы; жәлләүче. ШАФИКА
ШӘФИКАМАЛ (г.) Камил яклаучы, аралаучы. ШАФИКАМАЛ
ШӘФИЯ (г.) Яклаучы, яклап арага керүче. ШАФИЯ
ШӘФИҖАМАЛ (г.) Яклаучы, аралаучы. ШАФИДЖАМАЛ
ШӘФКЫЯ (г.) Мәрхәмәт, шәфкать. ШАФКИЯ
ШӘФӘГАТЬ (г.) Ярдәм итү, шәфкать күрсәтү, яклаучы. ШАФАГАТ
ШӘФӘКЪ (г.) Шәфәкъ кызыллыгы, нуры. ШАФАК
ШӘҮКЫЯ (г.) Омтылу, көчле теләк, дәрт; кызыктыручы. ШАУКИЯ
ШӘҮЛЕ (г.) 1. Көч. 2. Олылык, бөеклек. ШАУЛЕ
ШӘҮРӘ (г.) Танылган, мәшһүр. ШАУРА
ШӘҺИДӘ (г.) Шәһит китүче, корбан булучы. Д. в.: Шәйдә. ШАГИДА
ШӘҺИРБАНУ (ф.) Туташның данлыклысы, бик билгелесе. ШАГИРБАНУ
ШӘҺИРБИКӘ (ф.-төр.-т.) Бикәнең данлыклысы, бик билгелесе. ШАГИРБИКА
ШӘҺИРБӘНАТ (ф.-г.) Кызларның данлыклысы, бик билгелесе. ШАГИРБАНАТ
ШӘҺИРНИСА (ф.-г.) Хатыннарның данлыклысы, бик билгелесе. ШАГИРНИСА
ШӘҺИРӘ (ф.) Бик данлыклы, бик билгеле, атаклы. ШАГИРА
ШӘҺИЯ (г.) Татлы, ләззәтле. ШАГИЯ
ШӘҺРИ (г.) Ай(га бәйләнешле, айга караган). ШАГРИ
ШӘҺРИБАНУ (г.-ф.) Ай кебек туташ (ханым, бикә). Синонимнары: Айбану, Камәрбану, Маһибану. ШАГРИБАНУ
ШӘҺРИБОСТАН (г.-ф.) Айлы бакча. ШАГРИБУСТАН
ШӘҺРИКАМАЛ (г.) Камил ай. ШАГРИКАМАЛ
ШӘҺРИНУР (г.) Нурлы ай. ШАГРИНУР
ШӘҺРИСЫЛУ (г.-төр.-т.) Сылу, күркәм ай. ШАГРИСЫЛУ
ШӘҺРИҖАМАЛ (г.) Чибәр, гүзәл ай. ШАГРИДЖАМАЛ
ШӘҺРИҖИҺАН (г.-ф.) Җиһан ае (гүзәле). ШАГРИДЖИХАН
ШӘҺРНИСА (г.) Хатыннарның ай кебеге (чибәре). ШАГРНИСА
ШӨКРИДӘ (г.) Шөкер итүче, канәгатьлек белдерүче. ШУКРИДА
ШӨКЕРИЯ (г.) Шөкер итүче, канәгать булучы. ШУКУРИЯ
ШӨКРАН (г.) Рәхмәт белдерүче, сөенүче, шөкер итүче. ШУКРАН
ШӨҺРӘТ (г.) Дан, шөһрәт, атаклы булу, абруй. ШУХРАТ