Татар хатын-кыз исемнәре (Татарские женские имена) — В

ТАТАР ХАТЫН-КЫЗ ИСЕМНӘРЕ
Женские имена. Татарские имена девочек. Арабские имена. Мусульманские имена. Мусульманские имена девочек. Значение имени.
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы Русча язылышы
Значение имени для ребенка. Происхождение имени. В Имя. Имена. Имена для девочек.
ВАГЫЙЗӘ (г.) Вәгазьләүче; әдәп-хәя, әхлак өйрәтүче, үгетләүче. ВАГИЗА
ВАДЫЙГА (г.) Пай, өлеш. ВАДИГА
ВАЗЫЙФӘ (г.) Йөкләтелгән бурыч; эш, функция; бурыч үтәү. ВАЗИФА
ВАЗЫЙХА (г.) Билгеле, ачык, анык. ВАЗИХА
ВАКЫЙФӘ (г.) 1. Хәбәрдар, белемле, таныш. 2. Аңлаучы, белүче, эшнең төбенә төшенүче. 3. Күзәтүче. ВАКИФА
ВАМИГА (г.) Яратучы, сөюче. ВАМИГА
ВАРИСӘ (г.) Варисә, мирас иясе; дәвам итүче. ВАРИСА
ВАСИЯ (г.) Ятимнәрне тәрбияләүче. ВАСИЯ
ВАСИГА (г.) Киң күңелле. ВАСИГА
ВАСИКА (г.) Инанучы, ышанучы. ВАСИКА
ВАСФИБАНУ (г.-ф.) Васфи (к.) + Бану (к.). ВАСФИБАНУ
ВАСФИКАМАЛ (г.) Төгәл, камил сыйфатлы. ВАСФИКАМАЛ
ВАСФИЯ (г.) Мактап сөйләүче, сыйфатлаучы, ачыклаучы. ВАСФИЯ
ВАСФИҖАМАЛ (г.) Васфи (к.) + Җамал (к.). ВАСФИДЖАМАЛ
ВАСФИҖИҺАН (г.-ф.) Васфи (к.) + Җиһан (к.). ВАСФИДЖИХАН
ВАФИЯ (г.) 1. Сүзеңдә торучы; тугры, тотнаклы. 2. Муллык. ВАФИЯ
ВАФИРӘ (г.) 1. Бай, мул. 2. Киң күңелле. ВАФИРА
ВАХИДӘ (г.) Бердәнбер, ялгыз; беренче (кыз ба­ла). ВАХИДА
ВАҺИБӘ (г.) Бүләк бирүче, бүләкләүче. ВАХИБА
ВАҺИПҖАМАЛ (г.) Матурлык бүләк итүче. ВАХИПДЖАМАЛ
ВЕНЕРА (лат.; неол.) 1. Борынгы Рим мифологиясендә Венера — яз, матурлык һәм мәхәббәт алиһәсе. 2. Зөһрә йолдыз, Чулпан (Венера планетасы). Синонимнары: Зөһрә, Чулпан. ВЕНЕРА
ВИКИЯ (г.) Яклау, саклау, саклап тоту. ВИКИЯ
ВИЛИЯ (р .; неол.) Вил (к.) + ия (к.). ВИЛИЯ
ВИЛУЗА (р.; неол.) «Владимира Ильича Ленина-Ульянова заветы» тәгъбиреннән кыскартылып ясалган яңа исем. ВИЛУЗА
ВИЛУТА (р.; неол.) «Владимир Ильич Ленин-Ульянов— Тулин» тәгъбиреннән кыскартылып ясалган яңа исем. ВИЛУТА
ВИЛЮРА (р.; неол.) «Владимир Ильич любит рабочих» тәгъбиреннән кыскартылып ясалган яңа исем. ВИЛЮРА
ВИЛӘДӘ (г.) Туу, дөньяга килү. ВИЛАДА
ВИОЛЕТТА (фр.; неол.) Миләүшә чәчәге. Синонимнары: Миләүшә, Фиалка. ВИОЛЕТТА
ВӘГЫЯ (г.) Игътибарлы. ВАГИЯ
ВӘГЪДӘГӨЛ (г.-ф.) Вәгъдә гөле; вәгъдәсендә, сүзендә торучы гөл. Чаг.: Гөлвәгъдә. ВАГДАГУЛЬ
ВӘДИГА (г.) Сакларга куелган; әманәт. ВАДИГА
ВӘДҮДӘ (г.) Яратучы, сөеп-яратып торучы, сөюче. ВАДУДА
ВӘЗИГА (г.) Җайлаучы, көйләүче, төзәтүче. ВАЗИГА
ВӘЗИНӘ (г.) Сабыр, җитди; тыйнак. ВАЗИНА
ВӘЗИРӘ (г.) Вәзир, министр (хатын-кыз). ВАЗИРА
ВӘКИЛӘ (г.) Вәкилә, берәр эшне башкарырга хокуклы, вәкаләтле (хатын-кыз). ВАКИЛЯ
ВӘКЫЯ (г.) Саклаучы. ВАКИЯ
ВӘЛИЯ (г.) 1. Ия, хуҗа; яклаучы. 2. Туган, кардәш. 3. Әүлия, изге. 4. Якын дус. ВАЛИЯ
ВӘЛИДӘ (г.) Туучы; кыз бала. ВАЛИДА
ВӘЛИКӘ (г.) Вәликәй исеменнән (к. Вәликәй) ясалган хатын-кыз исеме. ВАЛИКА
ВӘЛИМӘ (г.) Кунак; туй. ВАЛИМА
ВӘЛИҖӘ (г.) Җан дус, бик якын ахирәт. ВАЛИЗЯ
ВӘРИГА (г.) Начарлыктан сакланучы, тәкъва, динле. ВАРИГА
ВӘРИДӘ (г.) Роза чәчәге. ВАРИДА
ВӘРӘКЫЯ (г.) Яшел яфрак. ВАРАКИЯ
ВӘСИЛӘ (г.) 1. Чара, ысул, юл, әмәл. 2. Берәр сылтау табып якын булырга тырышу. ВАСИЛЯ
ВӘСИМӘ (г.) Бик чибәр, гүзәл, матур; мөлаем. ВАСИМА
ВӘСЫЙФӘ (г.) Яшь кыз. ВАСИФА
ВӘФИДӘ (г.) Килүче; илче. ВАФИДА
ВӘҖИБӘ (г.) Яраклы, күңелгә охшашлы. ВАДЖИБА
ВӘҖИДӘ (г.) Ия, хуҗа; иҗатчы. ВАДЖИДА
ВӘҖИҺӘ (г.) Матур, гүзәл, чибәр йөзле. ВАДЖИХА
ВӘҖҺИЯ (г.) Йөзле, чырайлы. ВАЗХИЯ
ВӨҖДАНИЯ (г.) Вөҗданлы, намуслы. ВУЖДАНИЯ
ВӨҖҮДӘ (г.) 1. Яшәеш; барлык, бар булу. 2. Рух, күңел. 3. Гәүдә. Төрдәше: Вәҗүдә. ВУДЖУДА

Исламские имена. Исламские имена для девочек. Современные имена. Красивые имена. Красивые имена для девочек. Редкие имена. Редкие имена для девочек.