Татар хатын-кыз исемнәре (Татарские женские имена) — Х

ТАТАР ХАТЫН-КЫЗ ИСЕМНӘРЕ
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы Русча язылышы
Х
ХАББАНИЯ (г.) Орлыклар (күп.). ХАББАНИЯ
ХАБИСӘ (г.) Суфи, сакланучы. ХАБИСА
ХАВА (бор. яһ.-г.) Тереклек бирүче (ана). ХАВА
ХАВАДИСӘ (г.) Хадисәләр, күренешләр, вакыйгалар (күп.). ХАВАДИСА
ХАВИЯ (г.) Эченә алган, эченә алучы. ХАВИЯ
ХАДИМА (г.) Хезмәтче, хезмәткәр (хатын-кыз). ХАДИМА
ХАДИСӘ (г.) 1. Вакыйга, күренеш, булган хәл. 2. Яңа, өр-яна. ХАДИСА
ХАЗИМӘ (г.) 1. Каты, ныклы, тәвәккәл. 2. Акыллы, сак, уйлап эш итүчән. Д. в.: Хасимә, Хасинә. ХАЗИМА
ХАЗИРӘ (г.) Утрак, бер урында яшәүче; шәһәрнеке. ХАЗИРА
ХАКИМӘ (г.) Хөкем итүче, судья, хөкемдар. ХАКИМА
ХАККЫЯ (г.) Аллаһ бәндәсе, тәкъва кеше. Д. в.: Хакыя. ХАККИЯ
ХАЛИДӘ (г.) Мәңге яшәр, мәңгелек; үлемсез. ХАЛИДА
ХАЛИСӘ (г.) Ихлас, саф, пакь килеш; ирекле. Д. в.: Галисә, Калисә, Халсә. ХАЛИСА
ХАЛӘ (г.) Ананың кыз туганы (апай). ХАЛЯ
ХАМИЗӘ (г.: й. ис.) Әче. Бала янына усал көчләр якын килмәс, «ул әче» дигән мәгънәдә. ХАМИЗА
ХАМИЛӘ (г.) Кулында тотучы, ия. ХАМИЛЯ
ХАМИСӘ (г.: й. ис.) Бишенче; бишенче (кыз) бала. Атнаның бишенче көнендә туган кыз балага кушыла торган йола исем. ХАМИСА
ХАММАДИЯ (г.) Мактаучы, данлаучы; дан җырлаучы. ХАММАДИЯ
ХАНБИКӘ (бор. төр.-т.) Ханбикә, хан бикәсе, хатыны. ХАНБИКА
ХАНБИКӘЧ (бор. төр.-т.) Хан бикәче. ХАНБИКАЧ
ХАНЗИФА (төр.-т.-ф.) Хан (к.) + 3ифа (к.). Зифалык ханы (ханбикәсе). Д. в.: Ханзафа, Канзафа. ХАНЗИФА
ХАНИСӘ (г.) Мөлаем, назлы. Ф. в.: Хәнисә. ХАНИСА
ХАНИЯ (г.) һәвәс, тартымлы. Д. в.: Ания. ХАНИЯ
ХАНСАФА (төр.-т.-г.) Хан (к.) + Сафа (к.). Сафлык ханы (ханбикәсе). ХАНСАФА
ХАНСӨЯР (бор. төр.-т.) Хан (я.) + сөяр. ХАНСИЯР
ХАНӘКӘ (монг.) Хан кызы. ХАНАКА
ХАРИСӘ (г.) Саклаучы, яклаучы. ХАРИСА
ХАРИЯ (ф.) Кара бөрлегән. Төрдәше: Хәрия. ХАРИЯ
ХАРРӘ (г.) Эссе, кызу, кайнар. Төрдәше: Хәррә. ХАРРА
ХАСБИКӘ (г.-төр.-т.) Үзгә сыйфатлы бикә. ХАСБИКА
ХАСИБАНУ (г.-ф.) Үзгә сыйфатлы кыз (ханым, бикә). Төрдәше: Хасбану. ХАСИБАНУ
ХАСИБӘ (г.) Хисапчы, хисаплаучы. ХАСИБА
ХАСИНӘ (г.) Үзенчәлекле, үзенә хас сыйфатлы. ХАСИНА
ХАСИЯ (г.) Сизгер, тиз тоючан. ХАСИЯ
ХАСИЯР (г.-ф.) Хаслы, затлы; аксөяк. ХАСИЯР
ХАТИБӘ (г.) Үгетләүче, вәгазь сөйләүче; оратор (хатын-кыз). ХАТИБА
ХАФАЗА (г.) Хәтерендә саклаучан; хәтерчән, яхшы хәтерле. ХАФАЗА
ХАФИЗНИСА (г.) Хатын-кызларның сакланучысы, хәтерлесе. ХАФИЗНИСА
ХАФИЗӘ (г.) 1. Саклаучы, ятлаучы. 2. Истәлек, хәтер. ХАФИЗА
ХАШИГА (г.) Түбәнчелекле; түбәнчелек күрсәтүче. ХАШИГА
ХАШИРӘ (г.) Җыючы, туплаучы. ХАШИРА
ХАШИЯ (г.) Чит, кырый; куч. төпчек кыз. ХАШИЯ
ХАҖИБӘ (г.) Капкачы; швейцар (хатын-кыз). ХАДЖИБА
ХАҖИРӘ (г.) Хаҗга баручылар юлда ял итә торган йорт. ХАДЖИРА
ХАҖИЯ (г.) Хаҗ кылган кеше. Мәккәгә барып хаҗ кылучы хатын-кыз. ХАДЖИЯ
ХИМАЯ (г.) Яклау, саклау; ярдәм кулы сузу. ХИМАЯ
ХОЗУРИЯ (г.) Рәхәт, күңелле, хозур. ХУЗУРИЯ
ХУБЗАДӘ (ф.) Гүзәл, күркәм (кыз) бала. ХУБЗАДА
ХУБРУЯ (ф.) Матур йөзле; чибәр, гүзәл. ХУБРУЯ
ХУПКАМАЛ (г.) к. Мәхүбкамал. ХУПКАМАЛ
ХУПҖАМАЛ (г.) к. Мәхүбҗамал. ХУПДЖАМАЛ
ХУРЫЛҖИҺАН (г.-ф.) Дөньяның, җиһанның хур кызы. ХУРЫЛДЖИХАН
ХУШАБ ~ ХУШАБӘ (ф.) Татлы су, җимеш суы. ХУШАБ ~ ХУШАБА
ХУШГӨЛ (ф.) Күңелгә ошаган, хуш килгән гөл (чибәр). ХУШГУЛЬ
ХУШДИЛӘ (ф.) Хуш күңел; яхшы күңелле, шат. ХУШДИЛЯ
ХУШИЯ (ф.-г.) Гүзәл, яхшы; күркәм; шат; күңелгә хуш килүче. ХУШИЯ
ХУШНӘВАЛ (ф.-г.) Яхшы, күркәм бүләк. ХУШНАВАЛ
ХУШРУЙ (ф.) Күркәм йөз. ХУШРУЙ
ХУШМӘЗӘ (ф.) Татлы, тәмле, ләззәтле. ХУШМАЗА
ХУШНӘВАЗ (ф.) Музыкант, виртуоз. ХУШНАВАЗ
ХУҖИЯ (ф.) 1. Хуҗа, башлык. 2. Укытучы, остаз. ХУЗИЯ
ХӘБИБЗАДӘ (г.-ф.) Сөекле (кыз) бала. ХАБИБЗАДА
ХӘБИБКАМАЛ (г.) Камил сөекле. ХАБИБКАМАЛ
ХӘБИБӘ (г.) 1. Сөекле. 2. Дус. ХАБИБА
ХӘБИБҖАМАЛ (г.) Матурлыкны, гүзәллекне сөюче. ХАБИБДЖАМАЛ
ХӘБИБҖИҺАН (г.-ф.) Дөньяны, җиһанны сөюче. ХАБИБДЖИХАН
ХӘБИЛӘ (г.) Бау; күч. нәсел җебен (токымны) дәвам иттерүче. ХАБИЛЯ
ХӘБИРӘ (г.) Хәбәрдар, белекле, хәбәрче. ХАБИРА
ХӘБӘРИЯ (г.) Яңалык. ХАБАРИЯ
ХӘДИСӘ (г.) 1. Әңгәмә, вакыйга, булганны сөйләүче. 2. Яңа, өр-яңа. ХАДИСА
ХӘДИЧӘ (г.) Җитлекмәгән, вакытыннан элек туган (кыз). Мөхәммәт пәйгамбәр хатынының исеме. Д. в.: Хәйчә. Исем компоненты. ХАДИЧА
ХӘДИЧӘБАНУ (г.-ф.) Хәдичә (к.) + Бану (к.). Д. в.: Хәйчәбану. ХАДИЧАБАНУ
ХӘДИЧӘБИКӘ (г.-төр.-т.) Хәдичә (к.) + Бикә (к.). Д. в.: Хөйчәбикә. ХАДИЧАБИКА
ХӘЕРНИСА (г.) Хатын-кызларның хәерлесе, игелеклесе. ХАЕРНИСА
ХӘЕРНУР (г.) Хәерле, игелекле нур. ХАЕРНУР
ХӘЗИНӘ (г.) Хәзинә, байлык, муллык. Исем компоненты. ХАЗИНА
ХӘЗИНӘБАНУ (г.-ф.) Хәзинә (к.) + Бану (к.). Хәзинә кыз, бикә, ханым. Синонимы: Хәзинәбикә. ХАЗИНАБАНУ
ХӘЗИНӘБИКӘ (г.-төр.-т.) Хәзинә (к.) + Бикә (к.). Синонимы: Хәзинәбану. ХАЗИНАБИКА
ХӘЗИНӘГӨЛ (г.-ф.) Хәзинә гөл; бай, мул гөл. ХАЗИНАГУЛЬ
ХӘЗӘРИЯ (г.) Утрак тормыш, тыныч тормыш. ХАЗАРИЯ
ХӘЙДӘРИЯ (г.) Ана арыслан. Синонимнары: Арсланбикә, Ләйсә, Әсәдия. ХАЙДАРИЯ
ХӘЙРЕБАНУ (г.-ф.) Хәерле, игелекле кыз (ханым, бикә). ХАЙРЕБАНУ
ХӘЙРЕБИКӘ (г.-төр.-т.) Хәерле, игелекле бикә. ХАЙРЕБИКА
ХӘЙРЕВАФА (г.) Хәерле, игелекле тугрылык, вәгъдә. ХАЙРЕВАФА
ХӘЙРЕГӨЛ (г.-ф.) Хәерле, игелекле гөл (гүзәл). ХАЙРЕГУЛЬ
ХӘЙРЕЗАДӘ (г.-ф.) Хәерле, игелекле (кыз) бала. ХАЙРЕЗАДА
ХӘЙРЕЛБӘНАТ (г.) Кызларның хәерлесе, игелеклесе, яхшысы. Төрдәше: Хәербәнат. ХАЙРЕЛБАНАТ
ХӘЙРЕЛБӘРИЯ (г.) Хәерле, игелекле җан иясе (кыз). ХАЙРЕЛБАРИЯ
ХАЙРЕЛХОДА (г.-ф.) Ходайның игелекле, хәерле кешесе. ХАЙРЕЛХОДА
ХӘЙРЕЛҖӘҮҺӘР (г.) Җәүһәрнең яхшысы, хәерлесе, игелеклесе. ХАЙРЕЛДЖАУХАР
ХӘЙРИКАМАЛ (г.) Камил яхшылык, игелек. Төрдәше: Хәеркамал. ХАЙРИКАМАЛ
ХӘЙРИЯ (г.) Яхшылыклы, игелекле. ХАЙРИЯ
ХӘЙРИҖАМАЛ (г.) Яхшылыклы, игелекле чибәр, гүзәл. Төрдәше: Хәерҗамал. ХАЙРИДЖАМАЛ
ХӘЙРИҖИҺАН (г.-ф.) Дөньяның, җиһанның яхшылыклысы, игелеклесе, хәерлесе. Төрдәше: Хәерҗиһан. ХАЙРИДЖИХАН
ХӘКИМӘ (г.) 1. Акыл иясе. 2. Философ галим. Исем компоненты. ХАКИМА
ХӘКИМӘБАНУ (г.-ф.) Хәкимә (к.) + Бану (к.). ХАКИМАБАНУ
ХӘКИМӘБИКӘ (г.-төр.-т.) Хәкимә (к.) + Бикә (к.). ХАКИМАБИКА
ХӘЛИЛӘ (г.) 1. Якын дус, чын дус. 2. Ир хатыны, никахлы хатын. ХАЛИЛЯ
ХӘЛИМЗӘФӘР (г.) Бизәкнең тыйнагы, сабыры. ХАЛИМЗАФАР
ХӘЛИМӘ (г.) Сабыр; йомшак күңелле, мәрхәмәтле; тыйнак. Исем компоненты. ХАЛИМА
ХӘЛИМӘБАНУ (г.-ф.) Кызларның тыйнагы, сабыры. ХАЛИМАБАНУ
ХӘЛИМӘБИКӘ (г.-төр.-т.) Сабыр, тыйнак бикә, ханым. ХАЛИМАБИКА
ХӘЛИФӘ (г.) Варис, урынбасар; берәүнең эшен үзеннән сон дәвам иттерүче, аның иярчене. Исем компоненты. ХАЛИФА
ХӘЛИФӘБАНУ (г.-ф.) Хәлифә (к.) + Бану (к.). ХАЛИФАБАНУ
ХӘЛИФӘБИКӘ (г.-төр.-т.) Хәлифә (к.) + Бикә (к.). ХАЛИФАБИКА
ХӘЛИЯ (г.) Зиннәт, тышкы кыяфәт, зиннәтле, бизәлгән. ХАЛИЯ
ХӘМДЕ (г.) Мактау, зурлау, мактаучы; рәхмәт укучы, зурлаучы. Исем компоненты. ХАМДЕ
ХӘМДЕБАНУ (г.-ф.) Туташны мактау; туташның мактаулысы. ХАМДЕБАНУ
ХӘМДЕБИКӘ (г.-төр.-т.) Бикәне мактау; бикәнең мактаулысы. ХАМДЕБИКА
ХӘМДЕБӘНАТ (г.) Кызларның мактаулысы. ХАМДЕБАНАТ
ХӘМДЕДИНӘ (г.) Динле, инанулы, иманлы мактаулы. Д. в.: Хәмдунә, Хәмдүнә. ХАМДЕДИНА
ХӘМДЕНИСА (г.) Хатын-кызларның мактаулысы. ХАМДЕНИСА
ХӘМДИ (г.) Мактаулы, шөһрәтле. Исем компоненты. ХАМДИ
ХӘМДИКАМАЛ (г.) Хәмди (к.) + Камал (к.). Камиллекнең мактаулысы, иң яхшысы. ХАМДИКАМАЛ
ХӘМДИФАТЫЙМА (г.) Хәмди (к.) + Фатыйма (к.). Мактаулы Фатыйма. ХАМДИФАТИМА
ХӘМДИЯ (г.) Мактаулы; мактаучы, зурлаучы. ХАМДИЯ
ХӘМДИҖАМАЛ (г.) Чибәрнең мактаулысы. ХАМДИДЖАМАЛ
ХӘМДИҖИҺАН (г.-ф.) Җиһанның мактаулысы. ХАМДИДЖИХАН
ХӘМДҮНӘ (г.) к. Хәмдединә. ХАМДУНА
ХӘМЗИЯ (г.) Хәмзә (к.) + -ия (к.). Үткен, кайнар, чеметеп ала торган. ХАМЗИЯ
ХӘМИДӘ (г.) Мактаулы, мактауга лаеклы. ХАМИДА
ХӘНБӘЛИЯ (г.) Динне нык тотучы. Ф. в.: Хәмбәлия. ХАНБАЛИЯ
ХӘНИФӘ (г.) Тугры күңелле; чынны сөюче; саф. ХАНИФА
ХӘНИЯ (г.) Ягымлы, ямьле. ХАНИЯ
ХӘНӘ (г.) Бәхет. ХАНЯ
ХӘРИДӘ (г.) 1. Тишелмәгән энҗе. 2. Гыйффәтле кыз. ХАРИДА
ХӘРИРӘ (г.) Ефәк. ХАРИРА
ХӘРИФӘ (г.) Иптәш; һөнәрдәш. ХАРИФА
ХӘСБИ (г.) Лаеклы, затлы нәселдән. Исем компоненты. ХАСБИ
ХӘСБИГӨЛ (г.-ф.) Затлы гөл. ХАСБИГУЛЬ
ХӘСБИКАМАЛ (г.) Камил затлылык. ХАСБИКАМАЛ
ХӘСБИЯ (г.) Лаеклы; затлы нәселдән. ХАСБИЯ
ХӘСБИҖАМАЛ (г.) Чибәрнең затлысы. ХАСБИДЖАМАЛ
ХӘСБИҖИҺАН (г.-ф.) Дөньяның, җиһанның затлысы. ХАСБИДЖИХАН
ХӘСИБӘ (г.) Кадерле, игелекле; затлы, затлы нәселдән. ХАСИБА
ХӘСӘНИЯ (г.) Яхшы, чибәр, матур, күркәм. ХАСАНИЯ
ХӘСӘНӘ (г.) 1. Чибәр, матур, күркәм. 2. Яхшы, игелекле. ХАСАНА
ХӘТИМӘ (г.) Бик юмарт. ХАТИМА
ХӘТИРӘ (г.) Истәлек, ядкарь, хәтирә. ХАТИРА
ХӘТИФӘ (г.) Матур, асыл тукыма. ХАТИФА
ХӘТФИКАМАЛ (г.) Хәтфи (к. Хәтфә) + Камал. Камил хәтфә, бәрхет. Ф. в.: Хәтбикамал. ХАТФИКАМАЛ
ХӘТФӘ (г.) Хәтфә, бәрхет. ХАТФА
ХӘТФӘГӨЛ (г.-ф.) Бәрхет гөле (плющ). ХАТФАГУЛЬ
ХӘФАЗӘ (г.) Тыныч, сабыр. ХАФАЗА
ХӘФИДӘ (г.) Баланың баласы, онык, торын (кыз бала). Синонимы: Нәбирә. ХАФИДА
ХӘШИЯ (г.) Олы, бөек. ХАШИЯ
ХӘЯТ (г.) Тереклек, яшәеш, тормыш. Исем компоненты. ХАЯТ
ХӘЯТБАНУ (г.-ф.) Хәят (я.) + Бану (к.). ХАЯТБАНУ
ХӘЯТБИКӘ (г.-төр.-т.) Хәят (к.) + Бикә (к.). ХАЯТБИКА
ХӘЯТГӨЛ (г.-ф.) Яшәеш, тормыш гөле. Чаг.: Гөлхәят. ХАЯТГУЛЬ
ХӘҮЛӘ (г.) Үзгәреш. ХАУЛЯ
ХӘҖӘР (г.) Таш. ХАДЖАР
ХӨББЕЛБӘНАТ (г.) Кызларның сөеклесе. ХУББЕЛБАНАТ
ХӨББЕЛНИСА (г.) Хатын-кызларның сөеклесе. ХУББЕЛНИСА
ХӨББЕЛНӘҺАР (г.-ф.) Көн үзәге кебек якты, сөекле. ХУББЕЛНАХАР
ХӨББИ (г.) Сөекле, мәхәббәтле. Исем компоненты. ХУББИ
ХӨББИГӨЛ (г.-ф.) Сөекле, мәхәббәтле гөл. ХУББИГУЛЬ
ХӨББИЗАДӘ (г.-ф.) Мәхәббәтле, сөекле (кыз) бала. ХУББИЗАДА
ХӨББИКАМАЛ (г.) Камил, тулы сөекле. ХУББИКАМАЛ
ХӨББИНУР (г.) Сөекле нур. ХУББИНУР
ХӨББИӘСМА (г.) Бик өстен, югары дәрәҗәле сөекле; бөек сөекле. ХУББИАСМА
ХӨББИҖАМАЛ (г.) Чибәрнең, гүзәлнең сөеклесе. ХУББИДЖАМАЛ
ХӨББИҖИҺАН (г.-ф.) Дөньяның, җиһанның сөеклесе. ХУББИДЖИХАН
ХӨБӘЙБӘ (г.) Иң сөекле. ХУБАЙБА
ХӨЛЛИЯ (г.) Ләззәтле, татлы. ХУЛЛИЯ
ХӨЛЛӘ (г.) Ләззәтле, татлы. ХУЛЛА
ХӨЛМӘ (г.) Юаш, басынкы. ХУЛМА
ХӨЛҮСӘ (г.) Ихлас күңелле, эчкерсез. ХУЛУСА
ХӨМӘЙРӘ (ф.) Бәхет кошы. ХУМАЙРА
ХӨРБАНУ (г.-ф.) Хөр, киң күңелле кыз. ХУРБАНУ
ХӨРГЕНӘ (төр.-т.) Хөр генә. ХУРГЕНЯ
ХӨРИМӘ (г.) Ирекле, бәйсез, азат. ХУРИМА
ХӨРМӘ (г.) Хөрмә, финик (агачы һәм җимеше); күч. татлы. Исем компоненты. ХУРМА
ХӨРМӘБАНУ (г.-ф.) Хөрмә (к.) + Бану (к.). ХУРМАБАНУ
ХӨРМӘБИКӘ (г.-төр.-т.) Хөрмә (к.) +Бикә (к.). ХУРМАБИКА
ХӨРМӘТБАНУ (г.-ф.) Кадер-хөрмәтле кыз (ханым, бикә). ХУРМАТБАНУ
ХӨРИЯ (г.) к. Хөррия. ХУРИЯ
ХӨРРИЯ (г.) Азатлык, ирек, иреклелек. Төрдәше: Хөрия. ХУРРИЯ
ХӨРРИЯТ (г.) Иреклек, азатлык. ХУРРИЯТ
ХӨРРӘ (г.) Ирекле, азат (хатын-кыз). ХУРРА
ХӨРРӘМИЯ (г.) Якты, шат күңелле. ХУРРАМИЯ
ХӨРШИД (ф.) Якты кояш; күч. якты кояш кебек нурлы чибәр, гүзәл. ХУРШИД
ХӨРШИДӘ (ф.) Якты кояш; күч. якты кояш кебек нурлы чибәр, гүзәл. Исем компоненты. ХУРШИДА
ХӨРШИДӘБАНУ (ф.) Якты кояш кебек кыз (ханым, бикә). ХУРШИДАБАНУ
ХӨРШИДӘБИКӘ (ф.-төр.-т.) Якты кояш кебек бикә. ХУРШИДАБИКА
ХӨРШИЗАДӘ (ф.) Якты кояш кебек (кыз) бала. ХУРШИЗАДА
ХӨСНА (г.) Иң күркәм, иң асыл, тиңсез гүзәл; иң яхшы. ХУСНА
ХӨСНАРА (г.-ф.) Бизәлгән, матурланган, чырай бирелгән. ХУСНАРА
ХӨСНЕБАНУ (г.-ф.) Кызның иң күркәме, иң гүзәле. ХУСНЕБАНУ
ХӨСНЕБИКӘ (г.-төр.-т.) Бикәнең иң күркәме, иң гүзәле. ХУСНЕБИКА
ХӨСНЕБӘНАТ (г.) Кызларның иң күркәме, ин гүзәле. Төрдәше: Хөснибәнат. ХУСНЕБАНАТ
ХӨСНЕВАФА (г.) Тугрылыкның иң күркәме. ХУСНЕВАФА
ХӨСНЕГАЯН (г.) Ап-ачык күркәмлек, гүзәллек. ХУСНЕГАЯН
ХӨСНЕРУЙ (г.-ф.) Йөз күркәмлеге, гүзәллеге. ХУСНЕРУЙ
ХӨСНЕХӘЯТ (г.) Тормыш, яшәеш күркәмлеге. ХУСНЕХАЯТ
ХӨСНИ (г.) Иң яхшы, иң күркәм, ин гүзәл. Исем компоненты. ХУСНИ
ХӨСНИБАНУ (г.-ф.) Гүзәлләрнең гүзәле. ХУСНИБАНУ
ХӨСНИГӨЛ (г.-ф.) Гөлнең иң күркәме, иң гүзәле, иң матуры. ХУСНИГУЛЬ
ХӨСНИЗАДӘ (г.-ф.) Баланың иң күркәме, иң матуры. ХУСНИЗАДА
ХӨСНИКАМАЛ (г.) Камил күркәмлек, гүзәллек. ХУСНИКАМАЛ
ХӨСНИНУР (г.) Нурлы күркәмлек, гүзәллек. ХУСНИНУР
ХӨСНИХӘЯТ (г.) Тереклек, яшәешнең иң күркәме, иң гүзәле. ХУСНИХАЯТ
ХӨСНИЯ (г.) Иң шәп, иң гүзәл, иң күркәм. ХУСНИЯ
ХӨСНИҖАМАЛ (г.) Чибәрнең иң күркәме, иң гүзәле, иң матуры. ХУСНИДЖАМАЛ
ХӨСНИҖИҺАН (г.-ф.) Җиһанның иң күркәме, иң гүзәле. ХУСНИДЖИХАН
ХӨҖҖӘТБАНУ (г.-ф.) Кызның дәлиле, аргументы. ХУЗЗЯТБАНУ