Татар хатын-кыз исемнәре (Татарские женские имена) — З

ТАТАР ХАТЫН-КЫЗ ИСЕМНӘРЕ
Женские имена. Татарские имена девочек. Арабские имена. Мусульманские имена. Мусульманские имена девочек. Значение имени.
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы Русча язылышы
Значение имени для ребенка. Происхождение имени. З Имя. Имена. Имена для девочек. Исламские имена.
ЗАИРӘ (г.) 1. Күрешергә килүче, зиярәт итүче. 2. Кунак хатын-кыз. ЗАИРА
ЗАКИРӘ (г.) Искә алучы, зекер әйтүче. ЗАКИРА
ЗАЛИКА (г.) Оста телле, телгә оста; үткен, җор телле. ЗАЛИКА
ЗАЛИЯ (г.) Ак чәчле кыз. Төрдәшләре: Зәлия, Зәллә. ЗАЛИЯ
ЗАМИРӘ (г.) 1. Вөҗдан, намус. 2. Акыл, фикер; серлелек. ЗАМИРА
ЗАМФИРА (гр.; неол.) Сапфир (асылташның бер төре). Төрдәшләре: Зимфира, Земфира. ЗАМФИРА
ЗАРЕМА (р.; неол.) «За революцию мира» сүзләреннән ясалган кыскартылма кушма яңа исем. ЗАРЕМА
ЗАРИГА (г.) Игенче, иген игүче. ЗАРИГА
ЗАРИМА (г.) Ялкынландыручы; яндыручы-көйдерүче. ЗАРИМА
ЗАРИФА (г.) Матур, чибәр, зәвыклы. ЗАРИФА
ЗАРУРА (г.) Кирәкле, тиешле, зарур. ЗАРУРА
ЗАРЯ (р.; неол.) Таң. ЗАРЯ
ЗАТИЯ (г.) 1. Зат, шәхес. 2. Нигез, үзлек. ЗАТИЯ
ЗАҺИДӘ (г.) Изге, тәкъва; тыйнак, суфый, аскет. Исем компоненты. ЗАГИДА
ЗАҺИДӘБАНУ (г.-ф.) Заһидә (к.) + Бану (к.). ЗАГИДАБАНУ
ЗАҺИДӘБИКӘ (г.-төр.-т.) Заһидә (к.) + Бикә (к.). ЗАГИДАБИКА
ЗАҺИРӘ (г.) 1. Ачык булучы. 2. Чәчәк атучы; бик матур. ЗАГИРА
ЗАҺИРӘБАНУ (г.-ф.) Заһирә (к.) + Бану (к.). ЗАГИРАБАНУ
ЗЕМФИРА (гр.; неол.) к. Замфира. ЗЕМФИРА
ЗИАДӘ (г.) Алдынгылык, өстенлек. ЗИАДА
ЗИАФӘТ (г.) Кунакчыллык, ачык йөзлелек. ЗИАФАТ
ЗИДӘ (г.) Үрләү, үсәр; үсәчәк (кыз). ЗИДА
ЗИЛИЯ (г.) Шәфкатьле, миһербанлы. ЗИЛИЯ
ЗИЛӘ (г.) 1. Миһербанлы, шәфкатьле. 2. Таза-саф, пакь, керсез. Исем компоненты. ЗИЛЯ
ЗИЛӘЙЛӘ (г.) Төнге чәчәк, төн гөле. ЗИЛЯЙЛА
ЗИЛӘЙЛҮК (г.-бол.-т.) Зилә (к.) исемен иркәләп әйтү формасы. Борынгы болгар-татар халык көе исеме. ЗИЛЯЙЛУК
ЗИНИРА (г.) Нурлы, нур сибүче. ЗИНИРА
ЗИННУРА (г.) Нурлы, нур-бизәк. ЗИННУРА
ЗИННӘТ (г.) Бизәк, затлы әйбер, зиннәт. ЗИННАТ
ЗИННӘТБАНУ (г.-ф.) Бизәлгән, зиннәтләнгән кыз; куч. матур, чибәр кыз. ЗИННАТБАНУ
ЗИННӘТБИКӘ (г.-төр.-т.) Зиннәт (я.) + Бикә (к.). ЗИННАТБИКА
ЗИРӘК (ф.) Зирәк, үткен акыллы, зиһенле. Исем компоненты. ЗИРЯК
ЗИРӘКБАНУ (ф.) Зирәк кыз. ЗИРЯКБАНУ
ЗИФА (ф.) Чибәр, сылу, зифа, күркәм, гүзәл, зиннәтле. Исем компоненты. ЗИФА
ЗИФАБАНУ (ф.) Зифа, сылу, күркәм кыз. ЗИФАБАНУ
ЗИФАБИКӘ (ф.-төр.-т.) Зифа, сылу, күркәм бикә. ЗИФАБИКА
ЗИФАГӨЛ (ф.) Зифа (сылу, чибәр) гөл. ЗИФАГУЛЬ
ЗИФАНУР (ф.-г.) Зифа (к.) + нур; нурлы зифа. ЗИФАНУР
ЗИФАСЫЛУ (ф.-төр.-т.) Зифа (я.) + Сылу (к.). Гүзәлләрнең гүзәле. ЗИФАСЫЛУ
ЗИЯДӘ (г.) Ишәю, арту, күбәю, үсү. ЗИЯДА
ЗИҺЕНИ (г.) Зиһенле, аңлы. ЗИХЕНИ
ЗИҺЕНИКАМАЛ (г.) Камил, тулы зиһенле. ЗИХЕНИКАМАЛ
ЗИҺЕНИЯ (г.) Зиһенле, фикерле, акыл иясе. ЗИХЕНИЯ
ЗОХА (г.) Төш алды вакыты; көннең беренче яртысы. ЗУХА
ЗУНАРА (г.-ф.) Анар (гранат) агачы иясе. ЗУНАРА
ЗЫЯКАМАЛ (г.) Зыя (к.) + Камал (к.). Камил яктылык, балкыш. ЗИЯКАМАЛ
ЗЫЯФӘ (г.) Кунакчыл, ачык күңелле. ЗИЯФА
ЗӘБИБӘ (г.) Йөзем, йөзем җимеше. ЗАБИБА
ЗӘБИДӘ (г.) Сайлап алынган асыл зат. ЗАБИДА
ЗӘБИРӘ (г.) Көчле, куәтле; ныклы. ЗАБИРА
ЗӘБИХӘ (г.) Корбанлык (мал). ЗАБИХА
ЗӘВИЛӘ (г.) 1. Төшлек сызыгы (меридиан). 2. Көннең кичке ягы. ЗАВИЛЯ
ЗӘВИЯ (г.) Бүлмә; өй почмагы; куч. өй тынычлыгы. Ц. в.: Завия. ЗАВИЯ
ЗӘВКЫЯ (г.) к. Зәүкыя. ЗАВКИЯ
ЗӘВӘР (г.) Бизәк. Исем компоненты. ЗАВАР
ЗӘВӘРБАНУ (г.-ф.) Зәвәр (к.) + Бану (к.). ЗАВАРБАНУ
ЗӘГЪФРАН (г.; бот.) 1. Шафран үләне. 2. Якут (асылташ). Төрдәше: Зәгафуран. ЗАГФРАН
ЗӘЙНЕЛГАЯН (г.) Зәйнел (к.) + Гаян (к.). Ап-ачык бизәк. ЗАЙНЕЛЬГАЯН
ЗӘЙНЕГӨЛ (г.-ф.) Бизәлгән гөл. ЗАЙНИГУЛЬ
ЗӘЙНИЯ (г.) Бизәкле, бизәкләп торучы; күркәм, матур. ЗАЙНИЯ
ЗӘЙНӘ (г.) Бизәк. Синонимы: Бизәк. ЗАЙНА
ЗӘЙНӘП (г.) 1. Тулы гәүдәле; таза. 2. Кәккүк. Исем компоненты. ЗАЙНАП
ЗӘЙНӘПБДНУ (г.-ф.) Тулы,таза бикә (кыз). ЗАЙНАПБАНУ
ЗӘЙНӘПБИКӘ (г.-төр.-т.) Тулы,таза бикә. ЗАЙНАПБИКА
ЗӘЙНӘПСАРА (г.) Зәйнәп (к.) + Сара (к.). ЗАЙНАПСАРА
ЗӘЙСИНӘ (г.-ф.) Бизәкле күкрәк. ЗАЙСИНА
ЗӘЙСЫЛУ (г.-төр.-т.) Зиннәтле, бизәлгән сылу. ЗАЙСЫЛУ
ЗӘЙТҮНГӨЛ (г.-ф.) Зәйтүн гөле; мәңге яшел гөл. ЗАЙТУНГУЛЬ
ЗӘЙТҮНӘ (г.) Зәйтүн агачы; мәңге яшел агач. ЗАЙТУНА
ЗӘКИБӘ (г.) Сумка, янчык. ЗАКИБА
ЗӘКИЯ (г.) 1. Зирәк, үткен, сәләтле. 2. Саф, таза, ару, пакь. ЗАКИЯ
ЗӘКИЯБАНУ (г.-ф.) Зәкия (к.) + Бану (к.). ЗАКИЯБАНУ
ЗӘЛИФӘ (г.) 1. Хәстәрле кыз. 2. Бөдрә чәчле. ЗАЛИФА
ЗӘЛИЯ (ф.) к. Залия. ЗАЛИЯ
ЗӘЛЛӘ (ф.) к. Залия. ЗАЛЛА
ЗӘМЗӘМ (г.) 1. Мул, тулы. 2. Мәккәдәге Кәгъбә мәчете ишегалдындагы кое исеме. Исем компоненты. ЗАМЗАМ
ЗӘМЗӘМБАНУ (г.-ф.) Зәмзәм (к.) +Бану (к.). Зәмзәм суы кебек мул кыз. ЗАМЗАМБАНУ
ЗӘМЗӘМБИКӘ (г.-төр.-т.) Зәмзәм (к.) + Бикә (к.). Зәмзәм суы кебек мул бикә. ЗАМЗАМБИКА
ЗӘМЗӘМГӨЛ (г.-ф.) Зәмзәм суы кебек мул гөл. ЗАМЗАМГУЛЬ
ЗӘМЗӘМИЯ (г.) Зәмзәм суы тутырылган савыт. ЗАМЗАМИЯ
ЗӘМИЛӘ (г.) Юлдаш, иптәш, коллега, кулдаш. ЗАМИЛЯ
ЗӘМИМӘ (ф.) Кушымта, өстәмә. ЗАМИМА
ЗӘМИНӘ (г.) 1. Җир, туфрак; нигез. 2. Тәэмин итүче, гарант. ЗАМИНА
ЗӘНАНӘ (ф.) Хатыннар (күп.). ЗАНАНА
ЗӘНҮФӘ (ф.) Файда китерүче хатын. ЗАНУФА
ЗӘНҖӘБИЛӘ (ф.) Имбир (үсемлек). ЗАНЗАБИЛЯ
ЗӘРБАНУ (ф.) Алтын бикә; алтын чәчле бикә. Синонимы: Алтынчәч. ЗАРБАНУ
ЗӘРИГА (г.) Үренте, шытым. ЗАРИГА
ЗӘРИГӨЛ (ф.) Алтын гөл. Ф. в.: Заригөл. ЗАРИГУЛЬ
ЗӘРИРӘ (ф.) Алтынлы; алтын киемле. ЗАРИРА
ЗӘРИЯ (ф.-г.) Фарсы телендәге зәр (алтын) сүзенә -ия кушымчасы ялганып ясалган. «Алтын, алтынлы» мәгънәсен белдерә. ЗАРИЯ
ЗӘРРИНӘ (ф.) Алтын бизәкле. Ф. в.: Заринә, Зәринә. ЗАРРИНА
ЗӘРРӘГӨЛ (ф.) Алтын чәчәкле гөл, алтынсыман гөл. ЗАРРАГУЛЬ
ЗӘРӘ (г.) Кисәкчә, төш (ядрә). ЗАРА
ЗӘРӘНГИЗ (ф.; бот.) Нарцисс, нәркис чәчәге. Синонимнары: Нәркис, Нәркизә. ЗАРАНГИЗ
ЗӘРӘФӘ (г.) Нәфислек. ЗАРАФА
ЗӘХИРӘ (г.) Сирәк очрый торган кыйммәтле әйбер. Синонимнары: Надирә, Нәдрәт. ЗАХИРА
ЗӘҺӘРӘ (г.) Чәчәк. Синонимы: Чәчәк. ЗАХАРА
ЗӘҮКЫЯ (г.) 1. Тоя, таный белү. 2. Аера белү, зәвык; тәм, татым. Төрдәше: Зәвкыя. ЗАУКИЯ
ЗӘҮРӘ (г.) Көймә, каек. ЗАУРА
ЗӘҮҖӘ (г.) Кәләш; ирдәге хатын, хатын-кыз. ЗАУДЖА
ЗӘҺИНӘ (г.) Ялтырап торган, ачык. ЗАХИНА
ЗӘҺИЯ (г.) Ялтырап торучы, ачык. ЗАХИЯ
ЗӘҺӘБӘ (г.) Алтын, алтынлы; алтыннан ясалган. ЗАХАБА
ЗӨББЕНИСА (г.) Хатын-кызларның иң чибәре. ЗУББИНИСА
ЗӨБДӘ (г.) 1. Әйбернең иң яхшысы. 2. Нәтиҗә. ЗУБДА
ЗӨБӘЙДӘ (г.) Сайлап алынган, иң асыл, иң затлы бүләк. ЗУБАЙДА
ЗӨБӘЙРӘ (г.) Көчле; акыллы. ЗУБАЙРА
ЗӨБӘРҖӘТ (г.) Изумруд (яшел төстәге кыйммәтле асылташ). ЗУБАРДЖАТ
Зөл (г.) «Иясе» мәгънәсен белдерә. Исем компоненты. Зуль
ЗӨЛАЛӘ (г.) Саф, чиста; үтә күренмәле. ЗУЛАЛА
ЗӨЛБӘҺАР (г.-ф.) Яз сыйфатлы. ЗУЛЬБАХАР
ЗӨЛКАГЪДӘ (г.; й. ис.) һиҗри (Ай) календареның унберенче ае исеменнән. Шул айда туган кыз балага кушыла торган йола исем. ЗУЛЬКАГДА
ЗӨЛКАМАЛ (г.) Камиллек иясе. ЗУЛЬКАМАЛ
ЗӨЛКАМӘР (г.) Ай кебек матурлык иясе. ЗУЛЬКАМАР
ЗӨЛКӘБИРӘ (г.) Төз, зур гәүдәле; мәһабәт гәүдәле. ЗУЛЬКАБИРА
ЗӨЛМӘ (г.; й. ис.) Караңгы төн, караңгылык. Караңгы төн үзәгендә туган кыз балаларга кушыла торган йола исем. ЗУЛЬМА
ЗӨЛНАЗ (г.-ф.) Наз, грация иясе. ЗУЛЬНАЗ
ЗӨЛНАРА (г.) Ут-ялкын иясе. ЗУЛЬНАРА
ЗӨЛФИНАЗ (г.-ф.) Бөдрә чәчле һәм назлы, грацияле. ЗУЛЬФИНАЗ
ЗӨЛФИНИСА (г.) Хатын-кызларның бөдрә чәчлесе. ЗУЛЬФИНИСА
ЗӨЛФИНУР (г.) Нурлы бөдрә чәч. Д. в.: Дөлфинур, Зөлфи, Дөлфи. ЗУЛЬФИНУР
ЗӨЛФИНӘ (г.) Балдак, йөзек. ЗУЛЬФИНА
ЗӨЛФИРӘ (г.) 1. Өстенлек, артыклык иясе. 2. Бөдрә чәчле. ЗУЛЬФИРА
ЗӨЛФИЯ (г.) Бөдрә чәчле; куч. сөйкемле, чибәр. ЗУЛЬФИЯ
ЗӨЛФИКАМАЛ (г.) Бөдрә чәчле камил (төз, тулы). ЗУЛЬФИКАМАЛ
ЗӨЛФИНУР (г.) Нурлы бөдрә чәч, нурлы бөтеркә. ЗУЛЬФИНУР
ЗӨЛФИҖАМАЛ (г.) Бөдрә чәчле чибәр, гүзәл. ЗУЛЬФИДЖАМАЛ
ЗӨЛФӘ (г.) 1. Бөдрә чәч; чәч бөтеркәсе. 2. Сөекле кызньщ чәчләре. 3. Таң кызы. ЗУЛЬФА
ЗӨЛФӘРӘ (г.) 1. Кайнар темпераментлы. 2. Ореол иясе. Төрдәше: Зөлфәрия. ЗУЛЬФАРА
ЗӨЛФӘРИЯ (г.) к. Зөлфәрә. ЗУЛЬФАРИЯ
ЗӨЛФӘС (г.-терек.) Фәсле, фәс иясе. Д. в.: Зөлфәз. ЗУЛЬФАС
ЗӨЛХИҖӘ ~ ЗӨЛХИҖҖӘ (г.; й. ис.) һиҗри (Ай) календареның уникенче ае исеменнән (хаҗ сүзеннән). Шул айда туган кыз балага кушыла торган йола исем. ЗУЛЬХИДЖА
ЗӨЛХӘБИРӘ (г.) Күп белүче, хәбәрдар; белем иясе. ЗУЛЬХАБИРА
ЗӨЛХӘМИДӘ (г.) Мактау иясе, мактаулы. ЗУЛЬХАМИДА
ЗӨЛХӘЯ (г.) Әдәп-хәя иясе. ЗУЛЬХАЯ
ЗӨЛШАТ (г.-ф.) Шатлык иясе. ЗУЛЬШАТ
ЗӨЛӘЙФӘ (г.) Бөдрә чәчле. Д. в.: Зөлә. ЗУЛАЙФА
ЗӨЛӘЙХА (г.) Шома, тыгыз, таза гәүдәле. ЗУЛЕЙХА
ЗӨЛҖАМАЛ (г.) Гүзәллек иясе. ЗУЛЬДЖАМАЛ
ЗӨЛҖӘМИЛӘ (г.) Гүзәллек, чибәрлек иясе. ЗУЛЬДЖАМИЛЯ
ЗӨМРАД (ф.) Изумруд (кыйммәтле асылташ). ЗУМРАД
ЗӨМӘРИЯ (г.) к. Зөмәрә. ЗУМАРИЯ
ЗӨМӘРРӘ (г.) Зөбәрҗәт (күк һәм яшел) төстәге изумруд; куч. гүзәл, сылу, күркәм. ЗУМАРРА
ЗӨМӘРӘ (г.) 1. Җәмәгать, төркем. 2. Гаиләле. Төрдәше: Зөмәрия. ЗУМАРА
ЗӨННҮНӘ (г.) Уйлар, фикерләр. Д. в.: Нүнә. ЗУННУНА
ЗӨННӘВАЛ (г.) Бүләк иясе; бүләк итеп бирүче. ЗУННАВАЛ
ЗӨРРИЯ (г.) Буын; нәсел-токым. ЗУРРИЯ
ЗӘРӘФӘ (г.) Гүзәл, күркәм; нәфис. ЗУРАФА
ЗӨФӘРИЯ (г.) Җиңүче (хатын-кыз). ЗУФАРИЯ
ЗӨҺДЕЛГАЯН (г.) Ачык тәкъвалык, суфилык. ЗУХДИЛЬГАЯН
ЗӨҺРӘ (г.) 1. Нур чәчеп, балкып торучы. 2. Төс. 3. Гөл. 4. Зөһрә йолдызы, Венера, Чулпан. Исем компоненты. ЗУХРА
ЗӨҺРӘБАНУ (г.-ф.) Зөһрә (к.) + Бану (к.). ЗУХРАБАНУ
ЗӨҺРӘБИКӘ (г.-төр.-т.) Зөһрә (к.) + Бикә (к.). ЗУХРАБИКА
ЗӨҺРӘГӨЛ (г.-ф.) Зөһрә гөле (ала миләүшә). ЗУХРАГУЛЬ
ЗӘҮДӘ (ф.) Елдам, җәһәт, җитез, өлгер. Синонимнары: Елдам, Өлгер, Җитез. ЗАУДА

Исламские имена для девочек. Современные имена. Красивые имена. Красивые имена для девочек. Редкие имена. Редкие имена для девочек.