Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар мәктәпләре үрнәк, укытучылары татар җанлы булырга тиеш - Энгель Фәттахов

"Татар мәктәпләре үрнәк һәм укытучылар да татар җанлы булырга тиеш" , - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Бу хакта министр 2030 елга кадә...

"Татар мәктәпләре үрнәк һәм укытучылар да татар җанлы булырга тиеш" , - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Бу хакта министр 2030 елга кадәр Милли мәгариф үсеше концепциясен гамәлгә ашыру буенча чаралар планы – юл картасы булдыру турында республиканың муниципаль районнары җитәкчеләре һәм республика районнарының мәгариф идарәләре (бүлекләре) җитәкчеләре белән сөйләшүдә әйтте. Фикер алышу Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында узды, сөйләшүләр дүрт көн дәвам итәчәк.


Бүген министрны Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин һәм районнын мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәйсә Афанасьева Яшел Үзән муниципаль районында милли мәгариф торышы белән таныштырганнан соң, Энгель Фәттахов: “Яшел Үзән бөек татар галиме Каюм Насыйриның туган җире. Татарларда шул уңайдан булса да, горурлык хисен тәрбияләп, ата-аналар белән эш итәргә кирәк, татар телен өйрәнүгә кызыксындырырга кирәк”, - диде.


Министр әйтүенчә, бөтен гимназияләрне карап чыкканнар. "Ничек безнең укытучыларыбыз, ничек безнең уку әсбапларыбыз. Безнең күз буяулар да бар бит. Татар гимназиясе дип аталса да, татар телендә дәреслекләр юк. Андый гимназияләр дә бар. Укытучыларның әзерлек дәрәҗәсен, балаларның куелган таләпләргә җавап бирүләрен өйрәндек, - диде Энгель Фәттахов. - Яшел Үзәнгә килгәндә, татар гимназиясе бар, укыту сыйфаты да начар түгел. Ләкин татар милли рухын барлыкка китерүдә киң таләпләргә җавап бирә дип әйтеп булмый, шуңа күрә аларга шәһәрдә татар гимназиясе исеме җисеменә туры килерлек татар гимназиясен булдыру бурычы куелды. Шулай ук тагын бер татар мәктәбен һәм өч татар балалар бакчасын булдыру кирәклеге турында әйтелде”, - дип белдерде министр.


"Барлык муниципалитетларда юл картасы тормышка ашырылганнан соң, бала ике дәүләт телен камил белергә тиешле", - дип белдерде Энгель Фәттахов.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ