Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар мөселман телеканалы эшли башлады

Татарстанда «Хозур ТВ» – мөселман каналы эшли башлады. Әлегә сынау рәвешендә генә. 1 апрельдән кабель каналы буларак эшли башлар дип ышандырды ТР мөфтие Камил Сәмигуллин матбугат конференциясендә.Бу т...

Татарстанда «Хозур ТВ» – мөселман каналы эшли башлады. Әлегә сынау рәвешендә генә. 1 апрельдән кабель каналы буларак эшли башлар дип ышандырды ТР мөфтие Камил Сәмигуллин матбугат конференциясендә.

Бу телеканалны «Таттелеком» элемтә операторы ярдәмендә карап булачак. «Оптима» пакетын сатып алучыларга айлык түләү 116 сум. (искәрмә: «Хозур ТВ» 36нчы төймәдә булачак), «Базовая» пакетын сатып алучыларга - 270 сум («Хозур ТВ» - 44нче төймәдә).


Татарча һәм русча тапшырулар иллегә илле булыр дип планлаштырыла. Мөфти: «Эфир вакыты бертигез бүленәчәк», - диде. Хәзерге вакытта Чечняның мөселман каналы үз тапшыруларын бирә, Иран, Төркиядәге кардәшләр белән дә сөйләшүләр алып баралар икән.


«Хозур ТВ» телевизион каналының төп максаты – җәмгыятьтә дини дәгъват һәм аңлату эшләре алып бару, рухи-әхлакый кыйммәтләрне популярлаштыру, халыкта толерантлык, дини «сабырлык» тәрбияләү. Тапшыруларда аерым игътибар дини секта һәм агымнарны фаш итүгә, милләтара һәм динара мәсьәләләргә, халык арасында ватанпәрвәрлек рухын тәрбияләүгә биреләчәк” диелгән.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ