Логотип Магариф уку
Цитата:

“Татар педагогик фикере антологиясе” дөнья күрде

Шушы көннәрдә татар мәгарифе үсеше, аның тарихы белән кызыксынучылар  - киң татар җәмәгатьчелеге тарафыннан көтеп алынган зур вакыйга булды: ике томлык “Татар педагогик фикере антологиясе”нең беренче...

Шушы көннәрдә татар мәгарифе үсеше, аның тарихы белән кызыксынучылар  - киң татар җәмәгатьчелеге тарафыннан көтеп алынган зур вакыйга булды: ике томлык “Татар педагогик фикере антологиясе”нең беренче томы дөнья күрде. Әлеге академик басманы төзүчеләр – ТР Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге галимнәре.


Татар мәгарифе тарихында яңалык булган “Татар педагогик фикере антологиясе”нең беренче томында борынгы төрки чорлардан алып ХХ гасырның беренче чирегенә кадәр булган вакыт аралыгында татар педагогик фикере үсешенең төп закончалыклары, үзенчәлекләре яктыртылган. Анда татар мәгарифе үсешенә өлеш керткән олуг педагоглар, галимнәр, язучылар һәм методистлар белән беррәттән, яңа, әлегә фәнни әйләнешкә кермәгән татар зыялыларының татар мәгарифе үсешенең төрле аспектларын яктырткан хезмәтләре туплап бирелгән. Антологиягә шулай ук һәрбер автор турында кыскача белешмә, аның төп хезмәтләре турында мәгълүмат та кертелгән. Ул галимнәргә, укытучыларга, студентларга һәм, гомумән, татар мәгарифе мәсьәләләре белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.


“Татар педагогик фикере антологиясе”н тәкъдим итү кичәсе 29 апрельдә иртәнге сәгать унда Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының конференц-залында була.


“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ