Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле дәресләрендә мультимедиалы проектор

Фәрит ВАФИН,Арча районы Яңа Кенәр интернат-мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыТатар теле дәресләрендә мәгълүмати технологияләрне куллануның өстенлеге бәхәссез. Барыннан да э...

Фәрит ВАФИН,
Арча районы Яңа Кенәр интернат-мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татар теле дәресләрендә мәгълүмати технологияләрне куллануның өстенлеге бәхәссез. Барыннан да элек, әлеге технология – шәхескә юнәлтелгән, ныклы һәм вариатив булуы белән аерылып тора. Компьютер, күрсәтмәлелекне һәм контрольлекне тәэмин итеп, күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә. Дәресләрне проектор белән уздыру балаларда фән белән кызыксынуны көчәйтә, аларның активлыгын арттыра дисәм, берәү дә минем белән бәхәскә кермәстер дип беләм. Проектор белән эшләү дәрестә укытучының бик күп вакытын файдалы үткәрергә ярдәм итә. Укытучы дәрескә кирәкле картина, рәсем, таблица һ.б. шуның шикелле күрсәтмә әсбапларны эзләп яки кулдан әзерләп азапланмый. Интернеттан дәрес өчен кирәкле рәсемне табып күрсәтү өчен 1-2 минут вакыт җитә. Проектор белән эшләгәндә укытучы һәрвакыт сыйныфка йөзе белән карап тора. Аңа тактага борылып, акбур белән язасы, нәрсәләрдер эләсе, ябыштырасы юк. Акбурга буялмый, пычрак юеш чүпрәк белән такта сөртеп мәшәкатьләнми.


Дәрестә проектор куллануның психологик ягы да көчле. Хәзерге балаларга тузып-искереп беткән картина, төссез рәсемнәр урынына интернеттан алынган рәсемнәрне карау күңеллерәк тә, мавыктыргыч та. Дәрестә компьютер куллану яки өйдә балаларның компьютер белән артык мавыгулары турында төрле бәхәсле фикерләр ишетергә мөмкин. Чамасын белмичә компьютер уеннары белән утырган балалар да күп. Ләкин бүген компьютерның кирәклеген инкаръ итү – мәгънәсез вә файдасыз бер нәрсәдер. Соңгы елларда күп предметлардан белем бирүдә компьютер техникасы һәм башка информацион технологияләр кулланыла. Чөнки гадәти укыту алымнары иҗади эзләнүгә тулысынча ачылырга ирек бирми, ә хәзер илгә киләчәген алдан күрә белгән, планлаштыра белгән һәм шуны тормышка ашыру юлларын ачык төсмерләгән шәхес кирәк. Мәктәп бусагасын атлап чыгучы үзендә җаваплылык хисе, дисциплина, белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булырга тиешлеген бөтенебез белә. Ул бүгенге базар икътисады шартларында югалып калмаска, тәнкыйди уйлый һәм мөстәкыйль карарлар кабул итә белергә, ярдәмләшеп эшли һәм аралаша белергә тиеш. Мәктәпләрдә шундый шәхес тәрбияләүгә нәкъ менә яңа информацион педагогик технологияләр куллану ярдәмгә килә.


Мәктәпләрнең интерактив такталар һәм мультимедиалы проектлар белән җиһазландырылуы укытучыларга моңарчы булмаган, хәтта уйга да кермәгән мөмкинлекләр бирә. Ләкин укытучының мультимедиалы чаралар белән эшләргә тиешле хәзерлеге булмаса һәм ул методик-педагогик алымнарны белеп эш итмәсә, бу кыйммәтле техник чаралар тузан җыеп ятучы матур җиһаз булып кына калырга мөмкиннәр. Мәктәпкә беренче компьютер кайткан 80 нче еллар искә төшә. Компьютер кулланмаган дәресне дәрескә исәпләми башладылар. Бездә бит шулай: һәрвакыт нәрсәгә дә булса килеп ябышалар да, бөтен кешедән шуны куллануны таләп итәләр. Шул заманда бер укытучының компьютер кулланып үткәргән ачык дәресе әле дә күз алдыннан китми. Китаптан укыйсы текстны компьютерга кертте дә, дәрес буе шуны экраннан укытты. (Текстны информатика укытучысы кертеп биргән иде). Директор бик мактады үзен, башкаларга да үрнәк итеп күрсәтте. Хәзер көлке, ләкин ул вакытта укытучыга дәрәҗә һәм мактау китергән дәрес булды ул. Мин моны нәрсәгә искә төшердем? Әгәр укытучы мультимедиалы чараларны, проекторны белеп, тиешенчә кулланмаса, аның файдасыннан бигрәк зыяны күбрәк булырга мөмкин.


Проекторны уку дәресләрендә дә, язу дәресләрендә дә кулланылырга мөмкин. Әмма аның һәр дәрестә куллану максаты төрлечә була. Татар теленә, ягъни язуга тукталыйк. Безнең төп максат: хәрефләрне дөрес һәм матур итеп, юлдан аска төшеп яки өскә менеп китмичә хатасыз язарга өйрәтү. Проекторсыз эшләгәндә һәр укучы янына барырга, юлларны күрсәтергә, як-яктан буш урын (поля) калдыру турында кисәтергә һәм хәрефләрнең дөрес язылышын тактага һәм дәфтәрләренә язып күрсәтергә туры килә иде. Ә хәзер мин проектордан экранга юллары сызылган дәфтәр битен төшерәм дә шунда хәрефләрнең язылышын һәм матур язу күнегүләрен бирәм. Каршыда зур булып күренеп торган язу үрнәкләре укучыларның барысына берьюлы һәм бердәй күренә. Аларда матур язуга кызыксыну туа, игътибарлылыклары көчәя. Күрмә диктантлар, иҗади диктантлар яздыру проектор ярдәмендә искиткеч тиз эшләнелә.


Рәсемнәр буенча иҗади эшләр башкару (хикәяләр төзү, җөмләләр уйлап яздыру һ.б.) шулай ук бик уңай.


Инде уку дәресләренең төрле этапларында проекторны куллануга кайбер мисаллар карап китик.


I. Сүзлек эше.


1 нче вариант. Сүзләрне аңлатмалары белән язып кую.


Егълап – (елап) – плача, яшьләр түгелде – потекли слезы; башаклар –колосья; тиргә төшерә – потеть.


2 нче вариант. Сүзләрне рәсемнәре белән күрсәтү.


3 нче вариант. Цифрлы электрон чыганаклар куллану. Бу очракта мин «Электрон белем бирү» порталындагы әзер теманы ачам. Мәсәлән: «Табигать» темасы. Барысы 11 күнегү бар. Шуның беренчесе – татарча-русча сүзлек. Кирәк булса, рус сүзләрен күрсәтмичә дә торып була.


Монда 18 тема бар. Шуннан кирәкле тема буенча рәсемнәр, сүзлек эше буенча күнегүләр, ишетеп аңлау өчен күнегүләр (аудирование), кызыклы грамматик биремнәр, диалоглар, кроссвордлар сайлап алырга мөмкин. Дәреснең файдалы вакытын әрәмгә үткәрмичә тиз генә бер күнегүдән икенчесенә күчеп була.


II. Актуальләштерү. Белемнәрне актуальләштерү укучылар белән әңгәмә рәвешендә уза. Мондый әңгәмә сорауларын слайдлар белән тулылындыру отышлы. Боларда схемалар, таблицалар рәвешендә бирелгән үткән дәресләрдә алган, укучыларга таныш булган теоретик материал бирелә. Үтелгән материалны тизрәк искә төшерү өчен узган дәрес презентацияләрен дә файдаланырга була, бу очракта ассоциатив хәтер эш итәчәк. Кайбер слайдларда җавап табу өчен өстәмә сораулар да язылган булырга мөмкин, әмма җаваплар үзе язылмый. Яңа материалны аңлаткан чакта презентация бирелешенең мөмкинлекләре бик зур. Слайдларны күрсәтү тәртибе һәм төзү логикасы өйрәнелә торган материалның эчтәлегенә, аерым сыйныф укучыларының аны үзләштерү үзенчәлекләренә, укытучы шәхесенә бәйле. Бу очракта укучы белән укытучы арасындагы мөнәсәбәтнең нинди булуы да игътибарга алынырга тиеш. Слайдларны текст белән чуарламаска кирәк. Анда, башлыча, даталар, исем, термин, рәсем, схема, зур булмаган таблицалар, кыскача тезислар языла. Слайдның масштабы, төсе фоны алдан уйланыла.


Дәрес темасын аңлату – тулаем презентация белән барырга тиеш дигән сүз түгел. Аңлату барышында дәреслек белән дә эшләнелә, тактага һәм дәфтәрләргә дә языла, кагыйдәләр белән дә эш ителә. Бу очракта слайдларда бары тик терминнар яки кагыйдәләр генә языла. Дәрес материалын беренчел ныгытканда әңгәмә һәм тестлар белән эш итү кулайрак.


Әгәр презентация дәреснең барлык этапларында да кулланылса, аның аерым өлешләрен төрле фоннарда күрсәтү отышлырак. Тик шунысы бар: дәрестә слайдларны кирәгеннән артык күп куллану белән мавыкмаска кирәк, шул ук вакытта бертөрле дә булмасын – менә шул чакта гына аларны куллану уңай нәтиҗә бирәчәк. Мисал китереп үтәм. «Песнәк» хикәясен укырга әзерләнәбез. Башта кыш турында кыска әңгәмә үткәрергә кирәк. Моның өчен мин слайдларда кыш турында шигырь юллары язылган рәсемнәр күрсәтәм. Аннан интерактив китапка кереп, Р.Миңнуллинның шигырен тыңлыйбыз. Кышкы көннәрдә кошларга азык табуы читенләшә. Бездә кышлаучы һәм җылы якларга китүче кошларны ачыклыйбыз. Экранда таблица күрсәтелә.


III. Яңа теманы аңлату. Текст өстендә эш. Текстны укыр алдыннан әйтергә кыен сүзләр экранда күрсәтелә һәм укытучы укыганны укучылар укып баралар. Күрү һәм ишетү хәтере бергә кулланылганлыктан, укучылар сүзләрнең дөрес әйтелешен яхшы хәтерләп калалар. Хикәя авторының һәм ул язган китапларның сурәтләре күрсәтелә. Теманы аңлату барышында проектор ярдәмендә төрле кроссвордлар, ребуслар һәм башваткычлар чишәргә бик уңайлы. Бу укучыларның текст белән кызыксынуларын арттырырга ярдәм итә.


IV. Ныгыту. Дәреслектәге биремнәр белән эшләгәннән соң, өстәмә биремнәрне проектор ярдәмендә башкару балаларның теманы ныграк истә калдыруларына ярдәм итә. Мәсәлән, шушы «Песнәк» хикәясен укып өйрәнгәннән соң, интерактив китаптагы биремнәрне укучылар бик кызыксынып башкаралар. (Кар сүзе белән сүзтезмәләр язу, нинди карлар була һ.б.)


Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектор куллануның өстенлекле яклары күп: дәрес материалы югары күрсәтмәле дәрәҗәдә була, укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар, контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары, төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыра, дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә. Болар барысы да – компьютер технологияләрен кулланганда укытучы өчен алыштыргысыз ярдәм итүче сыйфатлар. Бу инде, һичшиксез, татар теле һәм әдәбиятының эчтәлеген безнең әйләнә-тирәбездәге чынбарлыкка бәйләргә, шул мохиттә шәхеснең үзенең урынын билгеләргә ярдәм итә. Төп максат: укучыларда фәнни фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык иҗади шәхес тәрбияләү бурычы тормышка ашырыла.


Проектор миңа дәресләрдә төрле видеотехниканы уңышлы кулланырга мөмкинлек бирә. Кабинетым интернет челтәренә тоташтырылган компьютер, интерактив такта, проектор белән җиһазландырылган. Бу мөмкинлекләр мине даими рәвештә укытуның яңадан-яңа алымнарын эзләргә этәрә.


Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикри тирәнлеген ачып бирә, аны мәдәниятле итә, һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Укытучы укучыга тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала.


Бүгенге укучыларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда – балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.


"Мәгариф" журналының 2014 ел,11 санындагы калган материалларны биредән укыгыз. ("Электронная подписка" бүлегендә).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кирәкле, чын мәгънәсендә укытучыга ярдәм булырлык язма, Авторның үз тәҗрибәсенә нигезләнеп язганлыгы ап-ачык сиземләнә, шуңа материал тиешле логик эзлеклелектә, аңлаешлы, үтемле итеп формалаштырылган һәм ул әзер МАСТЕР-КЛАСС үрнәге. Теманы киләчәктә дә үстерү кирәк, минемчә, чөнки без (укытучылар) һәртөрле хисапларыбызда "дәрестә инновацион, ягъни заманча технологияләр кулланабыз" дип язарга яратабыз, ләкин... Автор: Эндже Салимовна

    • аватар Без имени

      0

      0

      Фәрит Вәдүт улы яшьләрне уздыра ул. Укытуы да җиренә җиткән, газеталарга да яза, сайтын да ачкан, китаплар да чыгара. Бер булганнан була инде. Арча яклары шундый инде ул. Мастер-класс та үткәрергә мөмкин, ник үткәрмәсен! Уңышлар сиңа, якташ Автор: Гарипова Г.

      БАШКА ЯЗМАЛАР

      Ишетми калмагыз

      Аудиоязмалар

      • Гильм Камай

      • Җәлилнең якын дусты

      • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

      • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


      ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ