Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле һәм әдәбияты буенча II Халыкара олимпиада Гран-прие - япон егетендә һәм Апас кызында (ФОТО)

Казанда узган татар теле һәм әдәбияты буенча II Халыкара олимпиада Гран-приенең Япониягә китәчәге билгеле булды. Гран-при иясе – татар телен интернет аша өйрәнгән Юто Хисияма. ТР Президенты Рөстәм Миң...

Казанда узган татар теле һәм әдәбияты буенча II Халыкара олимпиада Гран-приенең Япониягә китәчәге билгеле булды. Гран-при иясе – татар телен интернет аша өйрәнгән Юто Хисияма. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Гран-прины шулай ук Апас районының Зур Күккүз урта мәктәбе укучысы Илүзә Гайфуллинага тапшырды. Бу хакта бүген олимпиаданың М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узган тантаналы ябылышында хәбәр ителде. 


Юто Хисияма Токио чит телләр университетының төрки телләр бүлегендә 4 ел белем алган, әлеге университетта исә 27 тел бүлеге бар икән. Хәзерге вакытта аспирантурада татар һәм башкорт телләре орфографиясен фәнни нигездә өйрәнә.


ЮТА обьр


 (Фото - "Татар-информ" МА).

"Мәгариф" журналының гомуми мәсьәләләр буенча бүлек мөхәррире Фәрит Нурмөхәммәтовның кызы, 155 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Айзилә Нурмөхәммәтова халыкара олимпиадада беренче урынны яулады.


Тантанадан фоторепортажны http://president.tatarstan.ru/photo/show/37990 сылтамасы буенча карап була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ