Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада уздыру турындагы нигезләмә

I. Гомуми нигезләмәләр1.1. Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада (алга таба – Олимпида) Россия Федерациясе субъектлары һәм чит ил студентлары һәм укучылары өчен Татарстан Республикасының “...


I. Гомуми нигезләмәләр


1.1. Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада (алга таба – Олимпида) Россия Федерациясе субъектлары һәм чит ил студентлары һәм укучылары өчен Татарстан Республикасының “Татар халкының милли тәңгәллеген саклау (2014-2016 еллар)” дәүләт программасы кысаларында уздырыла.


1.2. Олимпиада Россия Федерациясе субъектларында, шулай ук чит илдә татар теле һәм әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерүгә ярдәм итү өчен өстәмә шартлар тудыру, татар телен өйрәнү һәм белем дәрәҗәсен камилләштерү, татар мәдәниятенә һәм тарихына карата хөрмәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, укучыларның һәм студентларның лингвистик мөмкинлекләрен үстерү максатыннан уздырыла.


1.3. Олимпиаданың бурычлары:


Россия Федерациясе һәм чит ил студентлары һәм укучыларының татар теле һәм әдәбиятына карата кызыксынуын арттыру;


әдәби белемле, татар теле, әдәбияты, Татарстан һәм татар халкы, аның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм сәнгатен белгән сәләтле укучылар һәм студентларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү;


Россия Федерациясе һәм чит ил субъектларында халыкара гуманитар бәйләнешләрне ныгыту чарасы буларак татар мәдәнятен таныту;


үсеп килүче буында милли мәдәниятнең мөһим бер өлеше буларак татар әдәбиятына карата мәхәббәт тәрбияләү;


укучыларда һәм студентларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү;


фәнни эшчәнлек белән кызыксынуны уяту, татар теленә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү;


 яшьләр арасында татар теле һәм әдәбиятын таныту.


1.4. Олимпиадада Россия Федерациясе субъектлары һәм чит илләрдә яшәүче 14-25 яшьлек укучылар һәм студентлар катнаша ала.


1.5. Олимпиаданы үткәрү өчен Олимпиаданың оештыру комитеты – (алга таба – Оештыру комитеты) төзелә.


1.6. Олимпиаданы оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ( алга таба – Министрлык) һәм Казан (Идел буе) федераль университеты (алга таба- КФУ).


1.7. Олимпиаданы үздыру программасы Министрлык карары белән раслана.


II. Олимпиаданы уздыру тәртибе 


2.1. Олимпиада ике турда уза.


2.1.1. Беренче тур – сайлап алу туры.


Сайлап алу туры Интернет-тест үтү формасында уздырыла. Интернет-тест үтү өчен, катнашучылар теркәлгәннән соң, мәгълүматлар туплана. Һәр елның 1 нче ноябреннән теркәлә башларга мөмкин. Декабрьнең икенче яртысында Интернет – тест үтүнең нәтиҗәләре билгеле була. Интернет-тест үтү нәтиҗәләре, сайлап алу туры үткәрелгәннән соң, биш эш көне эчендә билгеле була һәм КФУ порталына урнаштырыла. Тестлар татар теле һәм әдәбиятына караган биремнәрне үз эченә ала ( алга таба – Биремнәр).


Һәр категория буенча икенче турга узу баллары Олимпиаданың оештыру комитеты тарафыннан Интернет-тест нәтиҗәләре билгеле булганнан соң 15 эш көне эчендә раслана. Җиңүчеләрнең саны Катнашучылар өчен билгеләнгән квоталардан артып китсә, Олимпиаданы оештыру комитеты читтән торып эш башкру туры җиңүчеләренә өстәмә биремнәр тәкъдим итә ала. Сайлап алу турында иң күп балл җыйган һәм, кирәк булса, өстәмә биремнәрне эшләгән катнашучылар икенче турга чакырыла.


2.1.2. Икенче тур – йомгаклау туры.


Йомгаклау туры сайлап алу туры нәтиҗәләре нигезендә 20 нче апрельдән соң уздырыла. Йомгаклау турының берничә этабы бар:


– телдән аралашу конкурсы;


– язма конкурс;


– төрле номинацияләр буенча иҗади конкурс (Катнашучылар үзләре сайлый):


а) вокал (татар халык җыры/ татар композиторы җыры);


б) инструменталь жанр (татар халык көйләренә музыкаль композицияләр/татар классик композиторы әсәрләрен фортепиано, баян, курай, сорнай һ.б. уен коралларында уйнау);


в) хореография (татар милли биюе);


г) нәфис сүз (халык эпосы / халык прозасы һәм поэзиясе / әдәби-музыкаль композиция);


д) этно-дизайн (заманча костюм ансамблендә халыкның кул эше традицияләре: костюм / җирле кәсеп традицияләре сурәтләнгән туган як сувениры / этник стильдәге әйбернең дизайн-проекты / этник стильдәге график дизайн – открытка һ.б.).


– ил, үзең яшәгән регион белән таныштыру конкурсы (видеоматериалларны тәкъдир итү формасында һ.б.).


2.2. Олимпиаданың беренче һәм икенче тур биремнәре түбәндәге Катнашучылар өчен әзерләнә:


– чит ил студентлары;


– Татарстан Республикасы студентлары (татар филологиясе студентларыннан тыш);


– Россия Федерациясенең башка субъектлары студентлары (татар филологиясе студентларыннан тыш);


– Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясенең башка субъектларында «Татар теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча белем алучы һәм татар филологиясе факультетларында, бүлекләрендә укучы студентлар;


– чит ил мәктәпләрендә укучылар;


– Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 8 нче сыйныф укучылары;


– Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 9 нчы сыйныф укучылары;


– Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 10 нчы сыйныф укучылары;


– Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 11 нче сыйныф укучылары;


– Россия Федерациясенең башка субъектлары гомуми белем бирү оешмаларының 8 нче сыйныф укучылары;


– Россия Федерациясенең башка субъектлары гомуми белем бирү оешмаларының 9 нчы сыйныф укучылары;


– Россия Федерациясенең башка субъектлары гомуми белем бирү оешмаларының 10 нчы сыйныф укучылары;


– Россия Федерациясенең башка субъектлары гомуми белем бирү оешмаларының 11 нче сыйныф укучылары;


Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары мәктәпләрендә укучыларның һәр категориясе өчен биремнәр өч төрле программа нигезендә әзерләнә: татар мәктәпләре, рус мәктәпләрендәге татар төркемнәре, рус төркемнәре.


2.3. Оештыру комитетының карары язылган беркетмәләр нигезендә һәр категория буенча Олимпиаданың җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнә.


III. Олимпиадага йомгак ясау


3.1. Олимпиаданың җиңүчеләре һәм призерлары йомгаклау турында катнашучылар чыгып билгеләнә.


3.2. Олимпиада җиңүчеләре һәм призерларына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары, истәлекле бүләкләр тапшырыла. Олимпиадада катнашкан һәр кешегә сертификат һәм сувенир бирелә. Олимпиаданың сайлап алу турында катнашкан һәр кеше КФУ порталыннан электрон сертификат ала. Олимпиада җиңүчеләре һәм призерларын әзерләгән укытучыларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы тапшырыла.


3.3. Югары нәтиҗәләр күрсәтеп тә, җиңүчеләр һәм призерлар исемлегенә кермәгән Олимпиаданың йомгаклау этабында катнашучыларга Оештыру комитеты карары буенча мактау грамотасы һәм / яки бүләкләр бирелә.


IV. Олимпиаданы финанслау


4.1. Олимпиада Татарстан Республикасы бюджеты һәм Россия Федерациясе кануннары белән тыелмаган башка чыганаклар хисабына финанслана.


4.2. Олимпиадада катнашучыларның юл, яшәү һәм туклану чыгымнарын Министрлык түли.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ