Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиада быел октябрь аенда башланачак

Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада октябрь аенда башланачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов...

Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада октябрь аенда башланачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов хәбәр итте.


Аның сүзләренчә, олимпиада үзгәрешләр дә кичерәчәк. Беренче чиратта, бу читтән торып уздыру этабына кагыла. Хәзер олимпиаданың дистанцион өлеше бетерелеп, укучылар өчен иң элек төбәкләрдә олимпиадалар үткәреләчәк. Анда җиңүчеләр исә халыкара олимпиада катнашу мөмкинлегенә ия була.


“Чит илләр белән без дистанцион рәвештә әңгәмә корып, аларны сайлап алырга җыенабыз. Эчтәлеккә дә үзгәрешләр кертергә телибез. Татар теленнән, әдәбиятыннан, сәнгатеннән, тарихыннан биремнәрне өстәргә, эчтәлекне баетырга ниятлибез”, - диде Илдар Мөхәмәтов.


Халыкара олимпиадада төбәкләрдәге якшәмбе мәктәпләре өчен аерым номинация булдыру да күздә тотыла.


Төп этапта катнашучылар санын да 1 меңгә җиткерергә планлаштыралар.


Быел татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада дүртенче тапкыр уздырылган иде. Аның читтән торып үткәрелгән этабында 12 меңнән артык студент һәм укучы катнашкан. Апрель аенда узган төп өлештә 12 чит илдән һәм Россиянең 24 субъектыннан 500 егет һәм кыз үзләренең белемнәрен сынап карады. Быел олимпиадада җиңүгә Финляндия университеты студенты Наил Бәдретдин һәм Казанның 27нче татар гимназиясе укучысы Зилә Мөбәрәкшина лаек булган иде. Зилә имтиханнарын да уңышлы тапшырган һәм КФУга укырга кергән.


Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/08/28/124946/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ