Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары бөтен Россиядән Казанга килә

11-12 август көннәрендә Казанда һәм Саба муниципаль районында татар теле һәм әдәбияты укытучыларның, этномәдәни (татар) компонентлы белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең VI бөтенроссия корылтае у...

11-12 август көннәрендә Казанда һәм Саба муниципаль районында татар теле һәм әдәбияты укытучыларның, этномәдәни (татар) компонентлы белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең VI бөтенроссия корылтае уза. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 300 делегат катнаша. Әлеге чараны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.


Корылтайда милли мәгариф үсеше, бу юнәлештә хакимият органнары һәм милли-мәдәни мөхтәриятләрнең эшчәнлеге, туган телне һәм әдәбиятны укытуда иннновацион алымнар куллану һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышу көтелә.


Аерым алганда, корылтайның пленар утырышы Казанда ТР Фәннәр академиясендә узачак. Анда укыту һәм методик әдәбият күргәзмәсе белән танышырга мөмкин булачак. Шулай милли мәгариф үсешенә зур өлеш кертүчеләрне бүләкләү көтелә.


Корылтайның секцияләре республиканың Саба муниципаль районында узар дип көтелә. Секцияләрдә заманча таләпләр кысаларында татар телен һәм әдәбиятын укытуда традицияләр һәм яңалыклар; этномәдәни (татар) компонентлы белем бирү учреждениеләренең проблемалары һәм үсеш перспективалары; милли мәгариф: хәзерге торышы һәм үсеше һ.б. юнәлешләр буенча фикер алышу көтелә.


 ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ