Татар теле һәм әдәбиятын укытуны оештыруның кайбер мәсьәләләре

«Мәгариф» журналының 4 нче санында дөнья күргән Миләүшә Хафизованың «Нәтиҗә дәреслекләргә дә бәйле» язмасына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсеннән комментарий бирүләрен сорадык. Редакциягә килгән мәкаләне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.  

Татарстанда татар теле һәм әдәбиятын укытуны оештыру, программа һәм дәреслекләрне камилләштерү соңгы унбиш-егерме елда милли мәгариф өлкәсендәге иң бәхәсле мәсьәләләрдән санала. Гасырлар чиге алып килгән яңа шартларда галимнәр, укытучылар көче белән ясалган зур алгарыштан соң, ирешелгәннәрне бер нигезгә утыртып өлгермичә, озак вакытка торгынлыкка керү яңа сыйфат үзгәрешләрен тоткарлады. Бу өлкәдәге бәхәсләр һәр ата-ананың таләпләрне үз баласы мөмкинлекләреннән чыгып куярга омтылуы белән дә аңлатыла. Башка сәбәпләр дә бар. Ләкин әлеге фәннәрне укытуның системасын эшләү, дәреслекләр һәм укыту-методик ярдәмлекләр комплекслары булдыруны тәртипкә, фәнни нигезгә салу кирәклеге аермачык.

Бүгенге көндә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказлары белән өч федераль дәүләт белем стандарты расланды. Илнең барлык гомуми белем бирүче уку йортларында Федераль дәүләт белем стандартын (яңа стандартларны) мәҗбүри кертү 2011/2012 уку елыннан башланды. 2010 елның 31 декабренә кадәр укырга кергән балалар 2004 елгы стандартлар буенча укуларын дәвам итәләр, быел алар IV сыйныфны тәмамлыйлар.

Төп гомуми белем бирү баскычында яңа буын стандартларына күчү – 2015/2016 уку елыннан, урта (тулы) гомуми белем бирү баскычында 2020/2021 уку елыннан мәҗбүри булыр дип күрсәтелгән.

Икенче буын стандартлары башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү баскычларында һичшиксез үтәлергә тиешле төп белем бирү программаларына куелган таләпләрдән гыйбарәт. Аларда, барыннан да элек, укыту сыйфатын күтәрү, яңа нәтиҗәләргә ирешү бурычы куела. Яңа стандартларда предмет нәтиҗәсе түгел, ә шәхси нәтиҗәнең мөһим булуы ассызыклана. Бала үзләштерә торган белем, күләменнән бигрәк, аның шәхси үсеш-үзгәрешен күз уңында тоту таләп ителә.

Яңа стандартлар нигезендә башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү баскычлары өчен аерым фәннәр буенча үрнәк программаларның проектлары эшләнеп сайтларга эленде. Мәсәлән, ана теле һәм әдәби уку (татар әдәбияты) предметларыннан башлангыч мәктәп өчен үрнәк программалар (татар телендә башлангыч белем бирүче мәктәпләр, рус телендә башлангыч белем бирүче мәктәпләрнең татар балалары һәм рус телендә сөйләшүче балалар төркемнәренә аерып) ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының сайтына куелды.

Үрнәк программалар хакында сөйләшү татар теле һәм әдәбиятыннан стандарт, үрнәк программа, эш (авторлык) программасы төшенчәләрен укытучыларның үзенчә аңлауларын күрсәтте. Шуңа күрә үрнәк программалар турында гомуми аңлатма биреп китүне кирәк дип саныйбыз. Үрнәк программа яңа стандартларның төп максатлары һәм бурычлары белән ярашырга тиеш. Аларда укытуның көтелгән нәтиҗәләрен билгеләү аеруча мөһим. Үрнәк һәм эш программаларының структурасы-эчтәлеге гомуми рәвештә стандартларда күрсәтелгән. Әйтик, башлангыч белем бирү баскычы өчен ул 19.5нче бүлектә билгеләнә: аңлатма язуы (предметның яки курсның үзенчәлегеннән чыгып гомуми уку-укыту максатлары билгеләнә); уку-укыту предметына яки курс эчтәлегенә характеристика; уку-укыту предметының яки курсның уку планындагы урыны, әһәмияте; уку-укыту предметын яки курсны үзләштерүнең шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре; уку-укыту предметының, курсның эчтәлеге; укучыларның төп эшчәнлек төрләре; уку-укыту барышын матди-техник тәэмин итү. Шулай ук эш программаларында үрнәк программа структурасының чагылыш табуы хакында әйтелә.

Үрнәк программаны белемнәрнең минимумын үз эченә алган документ дип тә карарга мөмкин. Монда телгә алынган материаллар (укытучы нинди генә авторлык программасына яки дәреслеккә нигезләнеп укытса да) үзләштерү өчен мәҗбүри! Ягъни үрнәк программа предмет буенча белем бирүнең төп нигезен хасил итә. Шушы минимумга таянып, төрле авторлык программалары эшләнергә мөмкин. Шуңа да, күп кенә экспертлар күрсәткәнчә, материалны сыйныфлап бүлү дә, әсәрләр яки мәгълүматлар исемлеген тулыландыру да мөмкин түгел. Болай эшләгәндә, үрнәк программа эш (авторлык) программасына әйләнеп китәчәк. Мәсәлән, үрнәк программада урта баскычта Дәрдемәнднең “Кораб” шигырен өйрәнү күрсәтелгән, ди. Авторлык программаларында ул өйрәнелә торган 4-5 шигырьнең берсе булачак. Һәр авторлык программасында да үрнәк программада билгеләнгән “Кораб”ның булуы мәҗбүри. Ә аның белән янәшә өйрәнелә торган әсәрләрне инде эш программасы-дәреслек авторы үзе сайлый.

Укытучыларның эш программалары, “Мәгариф турында”гы Законның 9 нчы маддәсенең 6 нчы бүлегенә туры китереп, уку-укыту планына һәм эш (авторлык) программаларына таянып төзелә. Авторлык программалары үзгәрешсез килеш тә укытучының эш программасы буларак файдаланыла ала. Бу мәсьәлә мәгариф оешмаларының үз карамагында.

Бүген федераль киңлектә дә, төбәкләрдә дә башлангыч мәктәп баскычын яңа стандарт таләпләренә туры килә торган программалар, дәреслекләр белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителгән. Татарстанда шулай ук башлангыч мәктәп баскычы өчен татар теле һәм әдәбиятыннан өч төркем укучылар өчен үрнәк программалар, алар нигезендә I–V сыйныфлар өчен барлыгы 12 укыту-методик комплекты, шул исәптән дәреслекләр, методик ярдәмлекләр, дәреслекләргә электрон кушымталар эшләнде. Әлеге комплектларга кергән 51 дәреслек 5 эксперт оешмасында (бишенчесе — РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының дәреслекләр буенча Фәнни-методик советы) экспертиза үтеп, уңай нәтиҗәләр алды һәм белем бирү оешмаларында кулланырга тәкъдим ителгән дәреслекләрнең федераль исемлегенә кертелде. Исемлеккә керү белән бу дәреслекләребез Татарстанда гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләрендә дә кулланылырга хокуклы.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегендә төп гомуми белем бирү баскычы (V-IX сыйныфлар) һәм урта гомуми белем бирү баскычы (X-XI сыйныфлар) өчен татар теленнән һәм татар әдәбиятыннан үрнәк программалар эшләнеп, танышу, өйрәнү, тәкъдимнәр кертү өчен барлык мәктәпләргә җибәрелгән иде. Укытучылардан программаларны камилләштерүгә юнәлдерелгән күп кенә фикерләр килде, тәкъдимнәрнең бер өлеше үрнәк программалар авторлары тарафыннан исәпкә алынды. Хәзерге вакытта төп баскыч өчен авторлык программалары, яңа дәреслекләр, ярдәмлекләр әзерләү эше башланды. Авторлык программаларына таянып, һәр укытучы яки мәгариф учреждениесе үз эш программасын булдыра алачак, ягъни авторлык программасын җирле шартларга, үз укучыларының тел үзләштерү мөмкинлекләренә яраклаштыру мәктәпнең, укытучының карамагында булачак.

Гомумән, яңа буын стандартлары татар теле һәм әдәбиятыннан югарырак нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлтелгән программалар, дәреслекләр, ярдәмлекләр эшләү өчен уңай шартлар тудыра. Шул шартлардан файдаланып, телебез һәм әдәбиятыбызны уку-укыту эшен дөрес итеп оештыру исә милли мәгариф өлкәсенә катнашы булган һәр кешегә бәйле.

Дания ЗАҺИДУЛЛИНА, Татарстан Фәннәр академиясенең баш гыйльми сәркатибе, филология фәннәре докторы, академик

Әнисә МОРОЗОВА, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек һәм уку-укыту процессын укыту-методик тәэмин итү бүлеге җитәкчесе.

Добавить комментарий