Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада башланды

3-6 нчы февральдә татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада уза. Олимпиадада Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән 100 дән артык укучы балаларның катнашуы көтелә. 

Фото: mon.tatarstan.ru

Фото: mon.tatarstan.ru

 

Олимпиадада  үзләренең төбәкләрендә җиңүче булган 8-11 нче сыйныф укучылары катнаша.  Укучылар татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада биремнәрен үтиләр. Моннан тыш, олимпиадада катнашучыларга язучылар, галимнәр, шагыйрьләр һәм сәнгать әһелләре белән очрашу, Кәрим Тинчурин театрында “Төш” спектаклен карау оештырыла.

Олимпиаданың ябылу тантанасы ТР Халыклар дуслыгы йортында узачак.

Добавить комментарий