Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татар теле укытучыларын урамга чыгарып җибәрү – законсыз һәм гаделсез»

«Без татар телен укыту темасына җыелыш үткәрергә җыенмыйбыз. Безгә болай да барысы да яхшы аңлашыла, - дип белдерде «Солнце» мәктәбе директоры Павел Шмаков. – Миннән гадәти законсыз нәрсәләр таләп итә...

«Без татар телен укыту темасына җыелыш үткәрергә җыенмыйбыз. Безгә болай да барысы да яхшы аңлашыла, - дип белдерде «Солнце» мәктәбе директоры Павел Шмаков. – Миннән гадәти законсыз нәрсәләр таләп итәләр: миндә уку-укыту эшләре һәм милли мәсьәләләр буенча завучларны җәзага тарту турында прокуратура боерыгы бар. Бу татар телен укыту күләме буенча федераль закончылыкны  үтәмәгәнгә, мин татар теле укытучыларын эштән кусын һәм тиз генә ялган уку планы кабул итсен өчен эшләнә. Әлбәттә, без моны эшләмәячәкбез. Минемчә, монда гаеп прокуратура хезмәткәрләренең үзләрендә: элек алар үзләре федераль закончылыкны үтәмәгән, ә хәзер мәктәп завучларын   гаепләп котылырга уйлыйлар».


«Солнце» мәктәбе әлегә татар теле дәресләренең күләмен шул килеш калдыра. Әлбәттә, киләсе елның җәендә яңа уку планын алгач, ул башка төрле булса, без аның белән һичшиксез килешәчәкбез, әмма ел уртасында татар теле укытучыларын урамга чыгарып җибәрү – законсыз һәм гаделсез дип саныйм, - дип белдерде Шмаков. – Татар теленең хәзерге хәле дөрес дип уйламыйм.  Гаепсез кешеләрне эштән куарга ярамый. Завучлар һәм татар теле укытучылары гаепсез дип саныйм. Мисал өчен, бездә бишенче сыйныфта биш сәгать татар теле һәм татар әдәбияты укытыла. Бу чыннан да артык дип уйлыйм. Әмма барысын да намус белән эшләргә кирәк: рус теле дәресләренең күләме дә татар теленеке кебек. Рус теле бездә калган Россиягә караганда азрак укытыла, әлбәттә, бу дөрес түгел. Иң төп нәрсә шул: тагын татарлар белән русларны талаштыралар. Шварц әйткән кебек: «Без бу әшәкелек мәктәбенең беренче укучылары булмаячакбыз». Без татарларны һәм русларны талаштырмаячакбыз, беркемне дә җәзага тартмаячакбыз. Мин һәрвакыт «телләр белү – файдалы» дип әйтәм. Минем кызым биш телдә иркен аралаша».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ