Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар телен инкыйраз көтәме?

Соңгы айларда татар телен мәктәпләрдә укыту кирәкме, әллә инде туган телебез бары тик гаиләдә генә өйрәнелергә тиешме – иң еш яңгыраган сорауларның берсе булгандыр, мөгаен. Шулай да аңа җавап берьяклы...

Соңгы айларда татар телен мәктәпләрдә укыту кирәкме, әллә инде туган телебез бары тик гаиләдә генә өйрәнелергә тиешме – иң еш яңгыраган сорауларның берсе булгандыр, мөгаен. Шулай да аңа җавап берьяклы гына була алмый, минемчә. Һәркемнең үз фикере, кайсы ялгыш булуын да раслау җиңел түгел. Әлеге темага җавап табу, шулай ук татар җанлы яшьләр белән аралашу максатыннан “Татар-информ” агентлыгында бүген татар интеллегенциясе яшьләре белән матбугат конференциясендә очрашу булып узды.


Конференциядә катнашучылар, татар тормышында актив “кайнаучы” Идел Кыямов, Зөләйха Камалова, Ильяс Камал үз эшчәнлекләре, проектлары, нинди идеяләр белән янулары, тел мәсьәләсе турында сөйләделәр.


Әлеге яшьләр фикеренчә туган телне өйрәнү, аңа мәхәббәт уяту, беренче чиратта, гаиләдән, андагы тәрбиядән башлана. Татар әдәбиятының, татар сәнгатенең дә заман белән бергә атлап, матур әдәбият әсәрләренең аудио-форматта чыгарылуы, яңа буын татар альтернатив музыкасы барлыкка килү, татар фильмнарын карау, болар барысы да, татар телен өйрәнүгә этәргеч бирә, дип белдерде алар.


“Татар телен саклап калу безнең үз кулыбызда. Без, мәсәлән, мәдәният өлкәсендә эшләүче яшьләр, иҗатыбыз ярдәмендә тәэсир итәбез. Гомумән, туган телебезне яраткан һәр кеше аны үстерүгә үз өлешен кертергә тырыша, шуңа телебез югалмас, дип әйтә алабыз.”

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ