Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар телен укытуның бүгенге аяныч хәле 2003 елда татар телен “икегә” бүлүдән килеп чыкты

“Мәгариф” журналы редакциясе узган елның 15 нче ноябрь көнне татар телен камил үзләштерү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл оештырды. (http://magarif-uku.ru/mektepte-tatar-telen-ojjrengen-sheher-...

“Мәгариф” журналы редакциясе узган елның 15 нче ноябрь көнне татар телен камил үзләштерү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл оештырды. (http://magarif-uku.ru/mektepte-tatar-telen-ojjrengen-sheher-b/)


Уртак сөйләшү барышында мәктәпләрдә татар телен өйрәтү нишләп шундый аяныч хәлгә төшкән, бүгенге көндә нинди методиканы мәктәпләрдә татар телен өйрәтүдә файдаланырга була дигән сорауларга җавап эзләнелде. Түгәрәк өстәл узганнан соң да, анда катнашучылардан да, журнал һәм сайтыбызны укучылардан да хатлар өзелмәде. Хәзер инде интернет челтәрләрендә дә, вакытлы матбугат чараларында бу темага мәкаләләр, язмалар азайды, халык сүрелде, фикер алышулар гомумән юкка чыкты... Ләкин әлеге мәсьәлә калды. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының йөрәгендә, күңелендә сызлану, җавапсыз сорау, авыр бер йөк булып!.. Әледән-әле алардан килеп торган хатлар да шуны исбатлый. Шушы көннәрдә редакция почтасына Чаллының 19 нчы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлназ Әхмәтҗанова һәм Гөлназ Хөснуллинадан хат килеп иреште. Бу язма Чаллы шәһәре укытучылары исеменнән җибәрелсә дә, бу шәһәрдә генә түгел, ә республикада моңа кадәр татар телен укыткан һәр мөгаллимнең әйтәсе килгән фикере белән аваздаш.


______________________________________________________________________________________________________________________________________


Менә 2018 нче елга да аяк бастык... 2017 нче ел алып килгән авырлыклар, сынаулар хезмәтебезгә кара тап яккан кебек булды.... Ә эшләгән эшләребезне  бөтенләй үк яманлап булмый бит.


1997 нче елда Чаллы дәүләт педагогика институтыннан рус телле укучыларны татар теленә өйрәтү буенча махсус төркем әзерләп чыгарылганга да инде хәзер 20 ел вакыт узып киткән. Без, “беренче карлыгачлар”, канатланып мәктәпләргә таралышканда, нинди кыенлыкларга юлыгасыбызны тәгаен генә күз алдына китерә алмаганбыз ул вакытларда. Икенче телгә өйрәтү методикаларының, программаларның юклыгы, ярдәмлекләр, дәреслекләр булмавы, булса да җитмәве болай да методик яктан күп авырлыклар кичергән укытучыларның эшен тагын да катлауландырды. Ул вакытларда чыгарылган дәреслекләр грамматик күнегүләр башкаруга,  зур-зур текстлар укуга, сорауларга җавап бирүгә корылган иде. Болай эшләүнең бернинди дә нәтиҗәгә китермәвенә төшенгән аерым укытучылар, үзләре төрле алымнар, ысуллар кулланып,  дәресләрен төрләндереп эшләргә тырышып карады. Ләкин бу тырышлыклар да әле “идеал”дан ерак иде шул...


Нәкъ шул эзләнүләр вакытында безне язмыш тәҗрибәле укытучы-методист Роза Зәкиевна Хәйдәрова  белән очраштырды. Аның курсларында без  дөньякүләм танылган атаклы галим-методист, күп санлы чит телгә өйрәтү дәреслекләре авторы Ефим  Израилович нигез салган коммуникатив технология белән таныштык: коммуникатив мотивация, цикллылык, ЛКФ, ГКФ, ситуатив күнегүләр, диалоглар, рольле, дидактик уеннар...  Безнең өчен методикада яңа дөнья иде бу. Коммуникатив технология нигезендә беренче дәреслекләр (Р.З Хәйдәрова, Н. Г. Галиева, Р.Л Малафеева авторлыгында) дә пәйда булды.


Коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәреслекләр укытучыларга уңышлы эшләү өчен нигез, зур ярдәмче булып тора. Беренчедән, дәреслекләрдәге эчтәлек балаларны кызыксындыра торган, аларның социаль контактларына туры килерлек итеп сайланган. Башлангыч сыйныфларда  төрле темаларга караган аралашу калыпларын үзләштерүне (ятлауга кайтарып калдырмыйча!) ситуатив күнегүләр, хәрәкәтле, сүзле, рольле уеннар аша башкарабыз. Әйтик, “Ашханәдә” бүлеген узганда, сыйныф бүлмәсе кинәт “аш бүлмәсе”нә әйләнә; “Кибеттә” бүлеген узганда, сыйныф “шәһәр кибетләре”нә әверелә; “Шәһәрдә” бүлегендә сыйныфта “тукталышлар”, “светофорлар”, “урамнар” пәйда була...


Югарырак сыйныфларга таба сөйләшү, аралашу темалары тагын да киңәя. Гадәттә, сөйләшү, аралашу укучыларны кызыксындырган әхлакый темалар тирәсендә оештырыла.


Әйтик, 8 нче сыйныф дәреслегендә “Мәктәп” темасы киңәйтеп, түбәндәге эчтәлектә бирелә: укучылар классташларының белем алуга карашлары, яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар турында, укуга карата мөнәсәбәтләре турында, интернет аша белемнәрен күтәрү турында фикер белдерергә, сөйләргә өйрәнәләр.


Коммуникатив технологиягә корылган дәреслекләрнең иң югары өстенлеге ул бөтен эш процессының цикллылыкка корылуында.  Башта без текстта булган лексик һәм грамматик күнекмәләрне формалаштыру һәм камилләштерү дәресләре үткәрәбез. Текст этабында өйрәнелгән лексика һәм грамматика тагын турыдан-туры текстта кабатланып, төрле бәйләнешләргә керә, ягъни лингвистик материалны сөйләмдә куллану камилләштерелә. Текстан соң булган этапта текст эчтәлеге буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресләре оештырыла, укучылар материал эчтәлеге буенча спонтан сөйләм – татарча аралашу этабына чыгалар. Укучыларыбыз текст эчтәлеге буенча сөйләшүгә генә түгел, хәтта мөстәкыйль яңа текстлар да уйлап таба. Шулай итеп цикллылык укыту процессында сөйләм материалын барлык балаларның да үзләштерә алуы өчен шартлар тудыра.


Моңа кадәр без эшебезне яратып, нәтиҗәләребезгә сөенеп, алга омтылып эшләдек. Нинди генә чаралар оештырмый идек: телгә багышланган әдәби-музыкаль кичәләр, республика һәм шәһәркүләм “Мин татарча сөйләшәм”, “Диалог” һәм укучылар каташында сәхнәләштерү бәйгеләре, төрле фильмнар төшерү...


Ләкин, ни кызганыч, 2003 нче елда укыту системасын тулысынча бутаган бәла килеп чыкты: татар телен икегә, ягъни “татар теле” һәм “татар әдәбияты” предметларына бүлеп укыту, рус телле балаларны телгә өйрәтү процессына “аяк чалды”. Бу бүленешкә каршы төшүчеләргә дә сүз табылды: “Татар теленнән сәгать саны кимемәсен өчен эшләнелә”, ─ диелде. Ә тел өйрәнер өчен шулкадәр сәгать саны кирәк идеме соң? 3 сәгать булып калса да, технология буенча балаларны телдә аралашуга өйрәтеп булачак иде бит! Шулкадәр “укытучылар армиясе” дә кирәк булмас иде!


Чынлыкта, мондый бүленешнең укыту процессы оештыруда төп механизмы булган цикллылыкның юкка чыгуына китерәчәген аңладык...


Шулай булса да, без, укытучылар, монысына да җайлаштык: журналда бүленеш ике булса да, технологиянең төп механизмы булган цикллылыкны бозмыйча эшләдек. Кызганыч, кайбер укытучылар “өстән” кушылган күрсәтмәләрдән тайпылмый, шелтә алудан куркып, “яңа тәртип” белән эшли башлады: дәреслекләрдән бары тик татар теле грамматикасын гына “сөзеп” алып, аны академик тәртипкә салып, татар теле дәресләре үткәрделәр, ә әдәбият дәресләрендә текстлар укып, тәрҗемә итү белән шөгыльләнделәр. Мондый бүленеш балаларның сөйләшүдән читләшүенә китерде, ә ата-аналарның татар теленә карата нәфрәтен генә уятты. Менә иң аянычлысы шул булды да инде.


 “Татар әдәбияты” укыту моның белән генә дә тукталмады: мәктәпләргә Ә.Р.Мотыйгуллина авторлыгында чыгарылган әдәбият дәреслекләре кайтарылды һәм шул дәреслекләр белән укытырга дип әмер бирелде. Күп кенә коллегаларыбыз дәреслекләрне ачып карау белән үк: “Мотыйгуллина авторлыгында чыгарылган дәреслекләр берничек тә рус милләте балаларына татарча сөйләшергә өйрәтү исәбе белән эшләнмәгән. Бер-беренә бәйләнеше булмаган әсәрләрне уку рус милләте балалары өчен бик авыр. Дәрестә без ашыгыч рәвештә, тиз-тиз генә әсәрләрне укып, тәрҗемә итүдән читкә китә алмыйбыз, эчтәлекне русча аңлатабыз. 5-8 сыйныфлар  өчен чыккан әдәбият дәреслекләре үзләренең катлаулы булуы белән балаларның, әти-әниләрнең татар теленә булган кызыксынуын юкка чыгара. Мотыйгуллина авторлыгындагы дәреслекләрне рус төркемнәрендә утырган татарча аз аңлый торган татар балалары өчен кулланырга мөмкин”, - дип фикер белдерделәр.


 Ата-аналарның татар телен укытуга ризасызлыгына китерә, укучыларда зур стресслар тудыра торган, укытучыларны борчыган тагын бер проблема – ул укучыларның белем дәрәҗәләрен контрольгә алу мәсьәләсе.


Кызганычка каршы, бүгенге көндә мәктәпләргә “өстән” төшерелә торган контроль-тикшерү материаллары да, олимпиада биремнәре дә, моңа кадәр үткәрелгән БРТ эчтәлекләре дә программага туры килми, күп вакыт темалар үтелмәгән була, биремнәр авыр, алар укыту нәтиҗәсен, татарча аралаша алуны бөтенләй тикшерми. Мескен укытучы (хәленнән килгәнен дә, килмәгәнен дә эшләргә күнеккән укытучы) “өстәгеләргә” ярарга тырышып, программадан читләшергә мәҗбүр була: бөтен укыту процессын кирегә борып, укучыларын тест биремнәре эшләргә өйрәтә, кагыйдәләр ятлата, “на всякий случай” дип, программада булмаган темалар тикшерә башлый.  Ә чынлыкта исә, контрольнең төп объекты булып укучыларның программа буенча (!) татарча аралаша белү күнекмәләре торырга тиеш бит!


9 нчы сыйныфны йомгаклаганда, инде ничә ел рәттән укучылар БРТ (бердәм республика тестированиесе) ндә катнаштылар. Бу төр контрольнең ябык (алдан билгесез) характерда булуы рус баласы өчен билгесез әйбер сатып алу (кот в мешке) кебегрәк булды инде. Сүз уңаеннан, 3-4 ел элек Роза Зәкиевна җитәкчелегендә укытучылардан оештырылган иҗади төркем дәүләт йомгаклау аттестациясе (хәзерге исем белән әйткәндә БРТ) биремнәрен ачык характерда, ягъни билетлар формасында эшләп, министрлыкка юнәлткән иде. Кызганычка каршы, бу хезмәт министрлыкка бик ошаса да, “каралу” стадиясендә (на стадии рассмотрения) генә калды шул.


Гомумән, укучы алган билге, бәя белем дәрәҗәсенә объектив контроль чарасы гына булырга тиеш түгел, ә барыннан да бигрәк, уку хезмәтен стимуллаштыру, мотивлаштыру чарасы буларак та кулланылырга тиеш. Ачык характердагы (эшнең төре, темасы, эчтәлеге билгеле) контрольдә бала үзенең нинди билге аласын алдан чамалый ала: тели икән, ”5”лелек әзерләнә ала, әзерләнмәсә, “2”ле аласын да аңлый. Ә ябык характердагы контроль (БРТның бүгенге варианты) үзе үк баланы имтиханнарга әзерләнүдән читкә этәрә. Демоверсияләрдә бары тик эш формалары гына билгеле булды. Эчтәлек билгеле булмаганлыктан, бала билгесезлек алдында калды. Ә бу балада имтиханнарга әзерләнүгә карата битарафлык, ата-аналарда татар теленә карата тагын бер кат нәфрәт кенә тудырды.


Менә шуларны уйлыйбыз да... язмышыбызга хәйран калабыз...


Без бит – татар телен укытыр өчен югары белем алган намуслы укытучылар. Бу хәлгә төшүгә, белгечлекләрен югалтып, төрле фән укытучыларына әверелүгә мәҗбүр булган без – татар теле укытучылары армиясе генә гаеплеме? Киләчәктә укытудагы ялгышлыклардан котылу юлы бармы?!


Чаллы укытучылары исеменнән 19 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлназ ӘХМӘТҖӘНОВА һәм Гөлназ ХӨСНУЛЛИНА.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дөрес язылган. Шушы ялгышларны төзәтеп, алга таба да татар теле фәнен укыта алсак иде. Автор: Разина

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ