Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар телендә хатасыз язу осталыгын сынап карау өчен оештырылган "Бердәм диктант" нәтиҗәләре кайчан билгеле була?

23 апрель көнне Казанда һәм Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә, Казан дәүләт медицина университеты инициативасы белән, татарча хатасыз, дөрес итеп яза белү осталыгын сынап карар өчен, «Бердәм диктант»...

23 апрель көнне Казанда һәм Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә, Казан дәүләт медицина университеты инициативасы белән, татарча хатасыз, дөрес итеп яза белү осталыгын сынап карар өчен, «Бердәм диктант» акциясе оештырылды. Әлеге чарада меңгә якын кеше катнашты.


Акциядә татар теленең бүгенге халәтенә һәм үсешенә, дөрес итеп язуга битараф булмаган төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре (табиблар, китапханәчеләр, лаеклы ялда булучылар, укытучылар, студентлар, укучылар, ата-аналар) катнашты. Алар язучы Габдрахман Әпсәләмовның намуслылык, шәфкатьлелек, үз хезмәтенә тугры калу кебек сыйфатларны пропагандалаган “Ак чәчәкләр” романыннан өзекне диктант итеп язды.


Диктант текстын Татарстанның халык артисты, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөфәр Харисов, шагыйрь, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Әймәт, радио һәм телевидение тапшыруларын алып баручы Гөлназ Сәфәрова, «Болгар радиосы»ның алып баручысы һәм музыкаль мөхәррире Илфар Кәримов, Бөтенроссия татар яшьләре форумы җитәкчесе, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясен оештыручы Тәбрис Яруллин, Г. Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачылар театры артисты Лидия Галиева,  шагыйрә Сирень Якупова, язучы Айгөл Әхмәтгалиева, татар теле һәм әдәбияты укытучылары укыды.


Әлеге акциянең нәтиҗәләре 28 апрельдән соң билгеле булачак. Нәтиҗәләрне kazangmu.ru/dictant/result сайтыннан карарга мөмкин.


КДМУ сайты дирекциясе материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ