Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теленең төрле сүзлекләренең электрон фонды барлыкка килде

Татарстанда сүзлекләрнең электрон фонды булдырылды. “Татар теле: зур электрон тупланма" “TATZET” платформасының бер проекты буларак,  ул Татарстан Фәннәр академиясендә тәкъдим ителде, дип яза "Татар-и...

Татарстанда сүзлекләрнең электрон фонды булдырылды. “Татар теле: зур электрон тупланма" “TATZET” платформасының бер проекты буларак,  ул Татарстан Фәннәр академиясендә тәкъдим ителде, дип яза "Татар-информ" агентлыгы.


Фонд турында академиянең әгъза-мөхбире, филология фәннәре докторы Камил Галиуллин сөйләде. “Электрон сүзлекләр алгы планга чыга. Проектның мөһим үзенчәлеге – бер чыганак белән генә чикләнеп калмыйча, төрле чыганакларны туплау, татар теле сүзлекләренең күп функцияле электрон тупланмасын булдыру. Бу кулланучыга татар теле турында күбрәк мәгълүмат бирергә ярдәм итә. Фондта тәрҗемәи, аңлатмалы, ике һәм күп телле сүзлекләр урын ала”, - диде ул. Камил Галиуллин сүзләреннән аңлашылганча, электрон фондта сүзнең дөрес язылышы, басымы, тәрҗемәсе, грамматик үзенчәлекләре, диалекталь сүзләрнең мәгънәсе, синонимнары һәм башкаларны табып булачак.


Сүзлекләрнең электрон фондына http://suzlek.antat.ru/ сылтамасы аша керергә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ