Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарча диктант язабызмы?

2016 елдан башлап Бөтендөнья татар конгрессы «Татарча диктант» акциясен уздырып килә. Узган ел акциядә Россиянең 20 төбәгеннән һәм 10 чит илдән ике меңнән артык кеше катнашты. Акциятатарча хатасыз яза...

2016 елдан башлап Бөтендөнья татар конгрессы «Татарча диктант» акциясен уздырып килә. Узган ел акциядә Россиянең 20 төбәгеннән һәм 10 чит илдән ике меңнән артык кеше катнашты. Акциятатарча хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү максатыннан чыгып уздырыла. Быел исә «Татарча диктант» 27 октябрь  көненә 13:00 сәгатькә тәгаенләнгән. Акциянең географиясе быел тагын да колачлырак булачак, «Татарча диктант» 20 илдә һәм 60 төбәктә узачак, диләр аны оештыручылар. Акциядә чит илләрдән Кыргызстан, Германия, Гарәп Әмирлекләре, АКШ, Украина, Чехия, Әзербайҗан һ.б. кушылачак.  «Татарча диктант» өчен мәшһүр татар язучысының әсәреннән өзек биреләчәк. Текстны атказанган мәдәният һәм сәнгать әһелләре, язучылар, дикторлар укыячак. Акциядә катнашкан һәркем татар телен   ни дәрәҗәдә белүен тикшерә алачак,  анда катнашкан һәркемгә сертификатлар тапшырыла, ә хатасыз язучыларны бүләкләр көтә.   Диктантны Казанда биш урында язачаклар. Казан федераль университеты төп мәйдан булачак. Эшләрне  КФУның Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе профессорлары, укытучылары тикшерәчәк.


Проектның оештыручылары һәм партнерлары: Татарстан Республикасы яшьләр министрлыгы, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм «Каюм Насыйри институты» фәнни-белем үзәге.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чыннан да бик яхшы инициатива курсэтучелэр reg булды теге елны! Автор: Рашит Габдуллин

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ