Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарча электрон кушымталар һәм дәреслекләр: беренче адымнар

Альбина Бәшәрова, филология белгечеРәсимә Шәмсетдинова, филология фәннәре кандидатыРоссия һәм Татарстан мәгариф системасы елдан-ел үзгәрешләр кичерә. Федераль дәүләт белем бирү стандартларының (ФДББС)...

Альбина Бәшәрова,


филология белгече


Рәсимә Шәмсетдинова,


филология фәннәре кандидаты


Россия һәм Татарстан мәгариф системасы елдан-ел үзгәрешләр кичерә. Федераль дәүләт белем бирү стандартларының (ФДББС) дүртенче буыны эшләнә. «Россия Федерациясендә мәгариф турында»[1] Законда электрон ресурсларның сыйфатлы белем бирүдәге әһәмияте аерып күрсәтелә. Әлеге таләпләрне истә тотып, 2014–2015 елларда башлангыч, төп, урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашырганда куллану өчен дәүләт аккредитациясе булган дәреслекләрнең федераль исемлегендәге һәр дәреслекнең электрон кушымтасы булдырылды. Дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү өчен, әлеге шарт үтәлергә тиеш иде. 2015 елдан башлап, һәр дәреслекнең электрон формасы булу шарты куелды, шунлыктан Татарстанда да электрон дәреслекләр һәм кушымталар төзү буенча актив эш алып барыла.


Хәзерге вакытта электрон дәреслекләр турында бәхәс кызганнан-кыза бара. Дәреслекнең электрон формасы электрон дәреслек була аламы? Белүебезчә, дәреслекнең электрон формасы басма варианттан аерым файдаланыла һәм аны тулысынча алмаштыра алмый. Ул бары тик уку-укыту комплектының бер өлеше булып тора.


“Электрон дәреслек” төшенчәсен кулланганда, аерым гына файдаланырга мөмкин булган, басма аналоглары булмаган, өстәвенә уку материалы кысаларын киңәйтә, мәктәп курсы белән генә чикләнмичә, өстәмә белем алу мөмкинлеге бирә торган аерым бер продуктны күз алдында тотабыз.


Россия Федерациясендә мәгариф системасын мәгълүматлаштыруның киләсе этабы электрон дәреслекләргә күчү булырмы? Бу мәсьәлә әлегә ачык кала. Дәреслекнең электрон формасына ихтыяҗны өйрәнү бу сорауга җавап табуда мөһим күрсәткеч булыр, мөгаен. 2015 елдан мәктәпләргә сайлап алу мөмкинлеге бирелде: белем бирү процессында дәреслекнең кайсы формасын файдалануны алар үзләре билгели. Әгәр дәреслекнең электрон формасына ихтыяҗ булса, бу, һичшиксез, электрон дәреслекләргә күчүнең һәм кәгазь варианттан баш тартуның катализаторы булачак.


Мәгълүмати технологияләр уку процессына бер көн эчендә генә үтеп кермәде, билгеле. Шулай да әлеге процессның никадәр зур тизлек белән баруын ассызыкламый мөмкин түгел. Мәгълүмати һәм компьютер технологияләрен мәктәптә туган тел һәм әдәбияты укытуда куллануның тенденцияләрен күзәтеп карыйк. Әлеге эшчәнлек дәресләрдә төрле презентацияләр һәм слайдлар кулланудан башланды. Укытучы дәрескә алдан материал әзерли. Әлбәттә, бу очракта сүз оф-лайн режим турында бара. Укыту процессында, компьютер куллана башлау белән, мөмкинлекләр киңәйде. Укытучыга ярдәм итәрдәй төрле мультимедиалы кушымталар барлыкка килде. Мәктәпләрдә Интернетны файдалану мөмкинлеге туды. Ә бу, үз чиратында, төрле электрон ресурсларны, шул исәптән электрон китапханәләрне куллануга юл ачты. Шул ук вакытта мәктәпләрдә белем бирү системасын мәгълүматлаштыру, электрон журналлар һәм көндәлекләр кертү процессы барды.


Заманча мәгълүмати һәм компьютер технологияләре укучыларның өйрәнә торган предметны актив һәм иҗади үзләштерүен тәэмин итә, материалны сыйфат ягыннан югары дәрәҗәдә бирергә мөмкинлек тудыра. Аларны куллану укыту процессын оештыруның принципиаль яңа мөмкинлекләрен ача.[2]


Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә электрон кушымталарны куллану уку-укыту бурычларын чишәргә ярдәм итә. Аерым алганда, яңа материалны өйрәнү, өйрәнгән материалны кабатлау, белем һәм күнекмәләрне ныгыту, белем-күнекмәләрне гамәлдә файдалану; белемнәрне гомумиләштерү һәм системага салу өчен дә зур мөмкинлекләр бирә. Электрон кушымталарда һәрвакытта да диярлек аудио- һәм видеоматериал булу аеруча зур өстенлек булып тора. Алар ярдәмендә укучы дөрес әйтелеш үрнәкләрен ишетә. Мәктәп курсы буенча да, укучының дөньяга карашын киңәйтү өчен дә өстәмә материалны дөрес бирү мөмкинлеге барлыкка килә. Укыту индивидуальләштерелә, ә бу исә, үз чиратында, белем бирү сыйфатын яхшырта.


Мәгълүмати технологияләр барлыкка килгәнче үк, экспертлар, күпсанлы тикшеренүләр уздыру нәтиҗәсендә, материалны үзләштерү ысулы һәм алган белемнәрне берникадәр вакыт узганнан соң файдалану осталыгы арасында бәйләнешне ачыклагандыр. Әгәр материал тавыш аша, ишеттереп (вербаль юл белән) бирелсә, кеше аның 1/4 өлешен актив үзләштергән. Әгәр мәгълүмат күреп (визуаль рәвештә) кабул ителсә, аның якынча 1/3 өлеше үзләштерелгән. Бу ике форма (ишетеп һәм күреп) берьюлы бирелсә, истә калдыру 1/2 өлешкә кадәр җиткән. Өйрәнү процессында үзе актив катнашкан очракта, материалны үзләштерү дәрәҗәсе 75% ка кадәр арткан.[3]


Мультимедиалы кушымталар файдаланып белем бирү процессы актив гамәлләргә нигезләнә. И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова төзегән татарча «Әлифба» («Азбука»)[4] (2013) дәреслегенә «Татармультфильм» нәшрияты тарафыннан әзерләнгән мультимедиалы кушымтаны карыйк. Әлеге электрон кушымта структурасына нигез итеп татар алфавиты алынган. Һәр хәреф өчен дәрескә материаллар, биремнәр һәм аудиоматериаллар бирелә. Дәрес өчен дидактик материал (хәреф, әлеге хәрефне төрле позицияләрдә файдалану, язу үрнәкләре, хәрефне уку кагыйдәләре) тәкъдим ителә. Дидактик материал күнегүләр ярдәмендә ныгытыла. Укучылар, аудиоматериалны тыңлап, өйрәнелә торган хәрефне дөрес әйтү күнекмәләре алалар. Дәрес өчен материаллар рубрикасында без өч өлешкә бүленешне күрәбез.


1. Хәреф, әлеге хәреф кергән сүзләр. Бу сүзләрнең дөрес әйтелешен тыңлау өчен, һәр хәреф янында урнашкан динамик төймәсенә басарга кирәк.


2. Анимация бу хәрефнең дөрес язылышын адымлап күрсәтә. Анимацияне туктатып тору мөмкинлеге бар. Әлеге функция ярдәмендә укытучы дөрес язылышның аерым өлешләрен кабатлап күрсәтә ала.


3. Әлеге хәреф белдерә торган аваз (авазлар). Төймәгә басып, авазның дөрес әйтелешен тыңлап була.


Төзүчеләр дәрес өчен материалларны тирәнтен уйлап һәм дәрестә файдалану уңайлы булырлык итеп эшләгән. Хәрефләрне әле яңа гына өйрәнә башлаган беренче сыйныф укучылары өчен белем бирүне визуальләштерү аеруча әһәмиятле.


Биремнәр «Әлифба» дәреслегенең нигезе булган аваз-хәреф анализын ныгытуга юнәлтелгән. Алар укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып эшләнгән. Укыту уен рәвешендә бара. Биремнәр һәр уен ярдәмендә яңа материалны адымлап ныгытырлык һәм кабатларлык итеп төзелгән. Алар билгеле үзләштергән белемнәрне гамәлдә файдалану һәм камилләштерү өчен күнегүләр системасы булып тора. Нәкъ менә шул максаттан чыгып, укытучы әлеге программаны теләсә кайсы дәрестә файдалана ала, шулай ук аерым өлешләрне өй эше буларак та бирергә мөмкин. Өйрәнгән материалны укучы бу әсбап ярдәмендә өйдә кабатлый ала. Программаны мөстәкыйль файдаланып була, куллану алгоритмы бик гади.


Чагыштыру өчен, төрки телләр буенча эшләнгән электрон кушымталарга мөрәҗәгать итик. Мәсәлән, төрек телен өйрәнү өчен «Açılım Türkçe ders kitabı 1» кушымтасын алыйк.[5] Биредә программа билгеле бер дәреслеккә генә бәйле. Төрек теле дәреслегенә эшләнгән электрон кушымтадагы биремнәрне шартлы рәвештә өч төркемгә бүлеп була: 1) аваз (ses); 2) рәсем (resim); 3) эшчәнлек (etkinlik). Әгәр тикшерә торган кушымтада биремнәрнең программа өлешенә игътибар итсәк, биредә random функциясе кулланыла. Ягъни һәр очракта, уенны яңадан башлаганда, җавап вариантлары, рәсемнәр, төсләр, хәрефләр һәм башкалар ирекле рәвештә урынын үзгәртә. Укучы фикер йөртергә тиеш була. Шуны да билгеләп узарга кирәк: программалаучылар, кушымтаны эшләгәндә, интерактив такталар белән эшләү кирәклеген истә тоткан. Электрон маркер ярдәмендә текстның билгеле бер өлешен төрле төсләргә буярга, аерым кыса ярдәмендә капларга йә ачарга һәм башкаларны эшләргә мөмкин. Болар – әлеге кушымтаның дәрестә укытучы җитәкчелегендә куллану өчен тәкъдим ителүен раслый торган тагын бер күрсәткеч.


Әзәрбайҗан теле дәреслегенә эшләнгән «Azərbaycan dili 2-ci sinif»[6] электрон кушымта үзенең төзелеше буенча «Açılım Türkçe ders kitabı 1» кушымтасына охшаган. Соңгы елларда Әзәрбайҗанда белем бирү процессында электрон кушымталар куллануның активлашуы күзәтелә. Анда электрон ресурсларны барысын бергә туплаган махсус портал да булдырылган.[7] www.e-resurs.edu.az порталы ярдәмендә кулланучылар электрон дәреслекләрне, видеодәресләрне, электрон мәсьәләләрне, биремнәрне һәм башка ресурсларны файдалана ала. «Açılım Türkçeders kitabı 1» һәм «Azərbaycan dili 2-ci sinif» кушымталары асылда дәреслекнең электрон формасы булып тора. Әзәрбайҗан дәреслегендә, мәсәлән, интерактивлык күпкә кимрәк. Интерактив уеннар www.e-resurs.edu.az порталының аерым рубрикасына – Intellektual oyunlar (интеллектуаль уеннар) тупланган. Ләкин алар аерым бер дәреслеккә бәйле түгел, бары тик тренажер буларак бирелә.


Татарча «Әлифба»га кабат әйләнеп кайтсак, аңа электрон кушымтага нигез итеп басма дәреслек, төгәлрәк әйтсәк, китаптагы грамматик материал, темалар, лексика алынган һәм өр-яңа биремнәр эшләнгән. Ә «Açılım Türkçe ders kitabı 1» һәм «Azərbaycan dili 2-ci sinif» электрон кушымталарында дәреслекләр үзгәрешсез бирелә: безнең алда – электрон форматтагы китап битләре. «Açılım Türkçe ders kitabı 1» кушымтасында дәреслектәге биремнәрне электрон рәвештә эшләү мөмкинлеге, аудио- һәм видеоматериаллар өстәлгән. «Azərbaycan dili 2-ci sinif» кушымтасында иллюстрацияләрне зурайтып карау, кыстыргычлар кую, дәреслектән сүзләрне һәм җөмләләрне эзләү мөмкинлекләре өстәлгән. «Әлифба» электрон кушымтасы – тулысынча татар телендә, «Azərbaycan dili 2-ci sinif» – әзербәйҗан телендә, ә «Açılım Türkçe ders kitabı 1» кушымтасында төрек һәм инглиз телләре кулланылган.


Программа өлешенә килгәндә, «Әлифба» һәм «Açılım Türkçe ders kitabı 1» Adobe Flash программасы ярдәмендә төзелгән. Бу – аларның функциональ мөмкинлекләре якынча бертөрле дәрәҗәдә дигән сүз. Ләкин моның берничә тискәре ягы бар: мондый төр кушымталарны эшләтү өчен, компьютерның ресурсларына шактый югары таләпләр куела; еш кына программа хаталары килеп чыга, бу исә кушымтаны туктата, кайвакыт тулысынча браузерның эшен туктатуга китерә; кушымтаны эшләтеп җибәрү өчен, махсус программа урнаштыру таләп ителә; текст рәвешендә бирелгән мәгълүмат, Flash ярдәмендә куелган очракта, эзләү системаларына аны индексацияләү авырлаша һ.б. «Azərbaycan dili 2-ci sinif» HTML5 форматында эшләнгән. Болай эшләү техник мөмкинлекләрне киңәйтә. Мәсәлән, эш өчен уңайлы формат һәм режимны сайлап алырга була.


«Әлифба» кушымтасында, кулланучыны бәяләү өчен, Карандаш персонажы кертелгән. Ул дөрес җаваплар өчен мактый, хаталанган укучыны уйларга чакыра. Укучы һәрвакытта да хатасын төзәтә ала, биремне кабат эшләү мөмкинлеге дә бар. Шул рәвешле бала дөрес җавапны таба. «Açılım Türkçe ders kitabı 1» кушымтасында укучыны бәяләү төрек телендә башкарыла. Моның өчен аерым персонаж юк. Бу аңлашыла да: чөнки укучының яшь үзенчәлекләре моны таләп итми. Бәяләү өчен «biraz daha dikkat» (игътибарлырак), «üzgünüm» (кызганыч), «süpersin» (син – супер!) кебек сүзтезмәләр кулланыла. «Azərbaycan dili 2-ci sinif» кушымтасында кулланучы компьютер лексикасына хас булган нейтраль, эмоциональ бизәге булмаган гыйбарәләр белән очраша. Мәсәлән, «Nəticə tapılmadı» (нәтиҗә хупланмады), «Xahiş edirik not daxil edin» (искәрмә билгеләнмәде) һәм башкалар.


«Әлифба» һәм «Açılım Türkçe ders kitabı 1» кушымталарында аудиоматериалларга аерым игътибар бирелә. Яңа лексика йә грамматик материал тавыш белән бирелә, һәрвакыт тыңларга мөмкин булган аудиофайл бар. «Әлифба»да аудиофайллар аерым рубрикага тупланган. Биредә, автор текстлары белән беррәттән, тизәйткечләр, табышмаклар кулланыла. Бу исә материалны үзләштерүне тагын да кызыклырак итә. Дөрес әйтелешне үзләштерү телне өйрәнүнең барлык этапларында да зур әһәмияткә ия. Ләкин башлангыч этапта укучыларның дөрес әйтелешне ишетүе аеруча мөһим. Аудиоматериалларны куллану дөрес әйтелешне формалаштыруга уңай йогынты ясый. «Açılım Türkçe ders kitabı 1» кушымтасында һәр тема башында зур күләмле текстка аудиофайл каралмаган. Безнең карашка, болай эшләү зур күләмле текстны кабул итүне катлауландыра. Әлеге текстларда Төркия, аның тарихы, бүгенгесе, мәдәнияте һәм күренекле шәхесләре турында сүз бара. Бу текстларны тел белгече сөйләгәнен ишетү кызыклырак булыр иде. «Azərbaycandili 2-ci sinif» кушымтасында аудиоматериаллар юк, ә текстларның йә аларның бер өлешенең күчермәсен алу мөмкинлеге бар.


«Әлифба» электрон кушымтасына 27 мультфильм урнаштырылган. «Açılım Türkçe ders kitabı 1» кушымтасындагы заманча стильдә эшләнгән 16 видеофайл, һичшиксез, укучыларда кызыксыну уятыр.


Безнеңчә, электрон кушымталарны эшләгәндә, укучыларның яшь үзенчәлекләре истә тоту, зәвыклы дизайн һәм иң югары дәрәҗәдә уңайлы интерфейсны берләштерү кирәк. Программист һәм методистлар тарафыннан эшләнгән тәфсилле аңлатма язуы, инструкция булу зарур. Контроль-тикшерү материаллары автомат рәвештә бәяләнергә тиеш. Шулай ук укучы өчен үз хаталарын күрү, анализлау һәм аларны төзәтү мөмкинлеге тудыру мөһим. Статистик мәгълүматлар урнаштыру укучының биремнәрне уңышлы башкаруына этәрәчәк, шул ук вакытта укытучыларга һәм әти-әниләргә баланың уңышларын тикшереп тору мөмкинлеген бирәчәк.


Без тикшергән электрон кушымталарның оф-лайн режимда да эшләү мөмкинлеге бар. «Әлифба» дәреслегенә электрон кушымта tatarschool.ru ресурсында урнаштырылган. Аны һәркем файдалана ала, шул исәптән онлайн режимда да. Әлеге сайтта шулай ук башка файдалы электрон кушымталар да бар. Сүз уңаеннан, «Татармультфильм» нәшриятының яңа кушымталары HTML5 форматында эшләнгән. «Açılım Türkçe ders kitabı 1» кушымтасы белән без компакт-дисктан таныштык. «Azərbaycan dili 2-ci sinif» кушымтасы белән онлайн һәм оф-лайн режимда эшләү мөмкинлеге бар.


Электрон ресурслар порталында урнаштырылганнардан тыш, әзәрбайҗан теленә өйрәтә торган башка мультимедиалы кушымталар да бар. Мәслән, TalkNow! LearnAzeri (2004 ел), BYKI Deluxe 3.6 – Azerbaijani (2009 ел). Алар лексика өйрәнүгә юнәлтелгән. Әлеге кушымталарда сүзләрне һәм аларның дөрес язылышын истә калдыру өчен тәкъдим ителгән интерактив уеннар күп. Бу программаларда бүгенге көндә популяр булган инглиз теленә өйрәтә торгане LinguaLeo программасын хәтерләткән элементлар бар. Алар мәктәп программасы белән бәйле түгел, телне бөтенләй белмәүчеләр өчен тәкъдим ителә.


Йомгаклап шуны әйтергә кирәк: без карап узган электрон кушымталарны классификацияләргә тырышып карасак, «Açılım Türkçe ders kitabı 1» һәм «Azərbaycan dili 2-ci sinif» кушымталарын — дәреслекнең электрон формасы, ә «Әлифба»ны мультимедиалы кушымта дип атарга була. Безнең карашка, белем бирү процессында ике вариант та кулланылырга мөмкин: басма дәреслек, аның мөмкинлекләрен киңәйтә торган электрон формасы һәм уку процессын кызыклы биремнәр, уеннар, өстәмә материал белән баета торган мультимедиалы кушымта. Без белем бирүне мәгълүматлаштыру өлкәсендә киләчәкне дәреслекнең электрон формасы һәм мультимедиалы кушымтаның тулыкөчле электрон дәреслек буларак интеграциясе итеп күзаллыйбыз.


Шуны билгеләп үтәргә кирәк: төрле электрон кушымталарны куллануның балаларның сәламәтлегенә тәэсире әлегә тулысынча өйрәнелмәгән. Аларны файдалану өчен, төгәл санитария таләпләре юк. Электрон кушымталарның уку-укыту процессына зур тизлек белән кереп баруын искә алып, аларның сәламәтлеккә йогынтысы якын киләчәктә, һичшиксез, җентекләп өйрәнеләчәк, дип фаразлый алабыз.


Электрон белем бирү ресурслары өлкәсендәге соңгы яңалыкларга килгәндә, 2015 елның декабрь аенда «Ростех» дәүләт корпорациясе җитәкчесе Сергей Чемезов Россия Президенты Владимир Путинга Россия мәктәпләре өчен тәкъдим ителәчәк электрон дәреслекнең эшче прототибын күрсәтте. Бу очракта сүз без әлеге мәкаләдә тикшергән контент өлеше турында түгел, ә «Ростех» компаниясе Yota Devices белән берлектә ясый торган җайланма турында бара. Сергей Чемезовның әйтүенчә, әлеге җайланмада ике планшетлы компьютер: беренчесе төсле контент белән эшләү өчен, ә икенчесе аклы-каралы (монохром экранлы) – текстлар белән эшләү өчен булачак. Җайланма ярдәмендә Интернетка чыгу мөмкинлеге каралмаган.[8]


Бүген басма дәреслекләрне өлешчә электрон форматтагыларына алыштыру, ә төгәлрәге аларны параллель куллану турында сүз бара. Ләкин белем бирү процессының үзәгендә укытучы кала һәм калачак та, башка чыганаклар исә икенчел һәм ярдәмче ресурслар буларак кына файдаланыла ала. Киләчәктә техник мөмкинлекләре киңәйтелгән мөстәкыйль электрон дәреслекләр эшләнгән очракта да, алар белән эш укытучы күзәтүе астында һәм аның аңлатмалары, шәрехләре белән үрелеп барырга тиеш. Укучылар өчен төп белем чыганагы булып һәрвакыт укытучы калачак.







[1]Об образовании в Российской Федерации [Электронный ресурс] : федер. закон от 29 декабря 2012 г.№ 273-ФЗ: (в ред. от 31 декабря2014с изм. от 06.04.2015 г. «Об образовании в Российской Федерации» (с изм. и доп., вступ. в силу с 31.03.2015) //consultant.ru : КонсультантПлюс : справ. правовая система.URL: http://www.consultant.ru/document/cons_doc_LAW_173649(дата обращения: 2.04.2015).


[2]Соболева А. В. Использование мультимедийных технологий в обучении иностранным языкам [Текст] / А. В. Соболева // Педагогика: традиции и инновации: материалы IV междунар. науч. конф. (г. Челябинск, декабрь 2013 г.). – Челябинск: Два комсомольца, 2013. – С. 119-123.
[3]Абсеметова Ж. Методические принципы конструирования электронного учебника по истории Казахстана [Электронный ресурс] // hist.msu.ru : Исторический факультет Московского государственного университета имени М.В.Ломоносова // Конференции, проводимые на историческом факультете МГУ / VII конференция /доклады (теоретическая часть), 21.03.2001. URL: // http://www.hist.msu.ru/Association/HAC/aik/educat.htm  (дата обращения: 12.01.2015).


[4]Әлифба [Электронный ресурс] //tatarschool.ru: Мультимедийные приложения к учебникам татарского языка, 2013.URL: // http://tatarschool.ru/al/index.html (дата обращения: 3.03.2014).
[5]Açılım Türkçe ders kitabı 1[Электронный ресурс] : электрон. приложение – Izmir : Dilset, 2010. – 1 CD-ROM


 [6]Azərbaycan dili 2-ci sinif [Электронный ресурс] //e-derslik.edu.az /: Электронные учебники, 2015.URL: // http://www.e-derslik.edu.az/site/book.php?id=24 (дата обращения: 10.03.2015).


[7]Elektron dәrs resurslari[Электронный ресурс] //e-resurs.edu.az : Электронные ресурсы, 2014.URL: // http://www.e-resurs.edu.az/site/index.php (дата обращения: 12.04.2015).


[8]Президент России [Электронный ресурс] //http://kremlin.ru/: Встреча с главой госкорпорации «Ростех» Сергеем Чемезовым.URL: // http://kremlin.ru/events/president/news/50869 (дата обращения: 14.12.2015).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ