Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарча көрәш дөньякүләм яңгыраш таба

Татарны татар буларак таныта торган дүрт нәрсә бар: чәкчәк, сабантуй, атлар һәм, әлбәттә, милли көрәш. Соңгы вакытта татарча көрәшне дөньякүләм аренага чыгару юнәлешендә дә җитди адымнар ясалды. Әйтик...

Татарны татар буларак таныта торган дүрт нәрсә бар: чәкчәк, сабантуй, атлар һәм, әлбәттә, милли көрәш. Соңгы вакытта татарча көрәшне дөньякүләм аренага чыгару юнәлешендә дә җитди адымнар ясалды. Әйтик, быел 16 июньдә Саба районының Миңгәр авылында узган сабантуй мизгелләренә ямь өстәп, көрәш буенча дөнья чемпионаты да үткәрелде.


Һәм анда футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын карарга Казанга килгән бик күп якын һәм ерак чит ил кунаклары: футболчылар, туристлар да көрәшебезнең матур мизгелләрен күрү бәхетенә иреште. Һәм әле анда дөньяның кырыклап иленнән 150 көрәшче бил алышты. Көрәш буенча дөнья чемпинаты быел, беренче тапкыр буларак, ачык һавада узды. Якынча исәпләүләр буенча Миңгәрдә бу көнне 52 меңләп кеше чемпионат шаһиты булган. АКШ, Болгария, Румыния спортчылары арасында да милли көрәшебез белән кызыксынып, мәйданда матур мизгелләр бүләк итә алучылар бар. Узган елларда безнекеләргә бил алышканда шактый көндәшлек күрсәтергә сәләтле булган Азәрбайҗан, Кыргызстан көрәшчеләре сафына быел Молдова вәкилләренең дә өстәлүе сөендерә, әлбәттә. «Якын киләчәктә милли көрәшебезне Олимпия спорт программасына кертү өчен тырышачакбыз. Тик моның өчен көрәшебезнең спорт төре буларак дөньяның дүрт кыйтгасында һәм 70 илендә танылу алуы кирәк», – диде бүген көрәш буенча быелгы дөнья чемпионаты йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә көрәш буенча Россия җыелма командасы баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов. Бу уңайдан шунысын да әйтик, «Матч-ТВ», «Наш спорт» телеканаллары быелгы көрәш чемпионаты барышы хакында  сюжетлар күрсәткән. «Мәйдан» һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Миңгәрдә узган көрәш чемпионатын онлайн рәвештә таташачыга җиткерүне оештырганнар. Испания телеканалыннан да килеп, көрәшебезгә багышлап телефильм төшереп киткәннәр. Австралия, Япония, Польша, Германия тележурналистлары да көрәшебез тарихы, аның алымнары белән кызыксынуларын белдергән, көрәшебез хакында үз каналлары аша халыкка сөйләргә, күрсәтергә ниятләре көчле, ди. Димәк, милли көрәшебез акрынлык белән булса, дөньякүләм яңгыраш таба бара. Шуңа да киләсе елда да көрәш буенча дөнья чемпионаты Миңгәрдә үткәрелер төсле.


                               

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ