Татарлардан беренче фәлсәфә фәннәре докторы

Татар педагогик фикере үсешенең иң әһәмиятле юнәлешләреннән берсе – ана телендә белем һәм тәрбия бирү, фәннәрне татар телендә укыту. Югары уку йортларында белем бирү бары тик рус телендә генә алып барылган чорларда да татар телендә дәреслекләр язган, укыткан, чын милли җанлы педагогларыбыз, зыялы затларыбыз арасында авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүдә зур эш башкарган Н.Максудов, татарлардан беренче педагогика фәннәре докторы, дә­рес­лекләр авторы В.Гороховлар белән беррәттән, беренче татар фәлсәфә фәннәре докторы Мансур Абдрахманов та бар.

абдрахманов

Мансур Ибраһим улы Абдрахманов 1912 елның 31 гыйнварында Казан шә­һәрендә туа. Приказчик булып хезмәт итүче атасы патша армиясенә алынганда аңа бары тик ике генә яшь була. Башта әтисе, малайга 9 яшь булганда әнисе үлеп китә. Мансур һәм аның энесе бөтенләй ятим кала, үз көннәрен үзләре күрә башлыйлар. Мансур, мех комбинатында эшләү белән беррәттән, мәктәптә дә белем ала. IX сыйныфны тәмамлаганнан соң, Аксубай районында башлангыч мәктәптә укытучы булып эшли башлый. 1936 елда КДПИның тарих-филология факультетын тәмамлаганнан соң, полит­училище, М.Фрунзе исемендәге академия курсанты, пулемет ротасы командиры була. Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәтә, әмма каты яралана. Сугыштан соң М.Абдрахманов КДПИда өлкән укытучы, КДУның марксизм-ленинизм кафед­расында аспирантура тәмамлап, доцент, профессор була, философия фәне буенча докторлык диссертациясе яклый, кафедра мөдире, 1950–1954 елларда тарих-филология факультеты деканы, шулай ук фән эшләре буенча проректор булып эшли.

Татар мәгарифе үсеше өчен авыр вакытлар, татар телендә югары белем бирү мөмкинлеге булмаган вакытта да М.Абдрахманов, бөтен тырышлыгын куеп, татар халкы өчен хезмәт итә. Философия кафедрасы мөдире булып эшләгәндә Философия җәмгыятенең татар бүлеген оештырып җибәрә, татар мәдәнияте һәм фәне үсешенә багышланган хезмәтләр яза. 1966 елда М.Абдрахмановның татар телендә югары уку йортлары студентлары өчен философия дәреслеге басылып чыга. Бу дәреслекнең икенче өлеше язылган булуы да билгеле, әмма аның кулъязмасының язмышы, кызганычка, бүгенгәчә билгесез.

Билгеле булганча, М.Абдрахманов студентларга татар телендә философия дәресләре уздырган. Иҗтимагый-сәяси һ.б. фәннәр бары тик рус телендә генә һәм бердәм, үзәкләштерелгән дәреслекләр нигезендә генә укытылган чорда ул фәлсәфә фәнен татарларга үз ана телләрендә һәм татар тормышына, милли мәдәнияткә һәм әдәбиятка бәйләп аңлатырга алынган.

М.Абдрахмановның якты истәлеге аның укучылары, якташлары һәм милләттәшләребез күңелендә саклана, язган хезмәтләре, татар мәгарифе язмышындагы сикәлтәле елларда маяк булып, яңа үрләргә чакыра. Мансур Абдрахманов исемен йөртүче Яңа Ибрай гимназиясе бинасы диварына галим хөрмәтенә истәлек тактасы куелган.

Ләлә Мортазина, педагогика фәннәре кандидаты.

Добавить комментарий