Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан балалары «Кванториум» технопаркларында шөгыльләнергә тели

Татарстан Россия төбәкләре арасында балаларның төрле түгәрәкләрдә, секцияләрдә шөгыльләнүе буенча алдынгы урынны алып тора. Фән џәм мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима сүзләренчә, 2020 нче елга...

Татарстан Россия төбәкләре арасында балаларның төрле түгәрәкләрдә, секцияләрдә шөгыльләнүе буенча алдынгы урынны алып тора. Фән џәм мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима сүзләренчә, 2020 нче елга ил регионнарында 5 яшьтән 17 яшькәчә балаларның 70–75 % өстәмә түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә шөгыльләнергә тиеш булачак. Бу Россия Федерациясе президенты тарафыннан игълан ителгән бурыч. Безнең республикабыз инде бүген бу санга ирешкән. «Кванториум» технопаркларының барлыкка килүе дә шуның белән бәйле.


Бүгенге көндә Татарстанда өч «Кванториум» технопаркы эшләп килә. Беренче технопарк 2015 нче елда Яр Чаллы шәҺӘрендә ачылган иде, ә 2017 нче елдан исә Түбән Камада һәм Әлмәттә дә шундый үзәкләр эшли. Технопаркларның төп максаты – инженерлык эшен һәм фәнни џөнәрләрнең абруен күтәрү, Россиянең глобаль технологик лидерлыгы өчен даими резрв булдыру.


«Кванториум»нар наноквантум, нейроквантум, космоквантум, киберквантум, ИТ-квантум, САD инженерлык дизайны, электроника, Hi-Tech, робоквантум кебек юнәлешләрдә эшлиләр. Бу төркемнәргә 7–18 яшькәчә балалар џәм яшүсмерләр кабул ителә. Төркемнәргә язылу елның август аенда башлана, аларның тиз џәм стабиль рәвештә туплануы Республикада балалар технопракына ихтыяҗ зур булу турында сөйли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ