Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан игенчесе уракны кайчан төгәлләргә җыена?  

Быелгы язгы-җәйге табигать торышының шактый көйсезрәк булуыннан зарланышсак та, табигать-анабыз, игенченең сабырлыгына, тырышлыгына сокланыпмы, август аена керүгә мәрхәмәтләнде: синоптиклар әле кояшлы...

Быелгы язгы-җәйге табигать торышының шактый көйсезрәк булуыннан зарланышсак та, табигать-анабыз, игенченең сабырлыгына, тырышлыгына сокланыпмы, август аена керүгә мәрхәмәтләнде: синоптиклар әле кояшлы аяз көннәрне 25 августларга кадәр дәвам итәр, дип ышандыра.


Шуңа да уракта һәр аяз сәгатьтән нәтиҗәле файдалану мөһим. Татарстан игенчесе алдында быел 1,554 миллион гектар мәйдандагы бөртекле һәм кузаклы культураларны 10 сентябрьгә кадәр югалтуларсыз урып-җыйнау бурычы тора. Шуннан да соңарылса, уңышның югалтылуына юл куелачагын көт тә тор. Вакыт кысан. Уракка болай да ике атнага соңрак керешелде. Шуңа да Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикабыз игенчеләре алдына көн саен 3,5 процент мәйданның игенен урып-җыйнап, кимендә 180 мең тонна бөртекле ашлыкны суктырып алу бурычын куйды. Бу җәһәттән, соңгы ике көндә республика буенча 164 меңәр тонна бөртек җыйналган. Зәй районы уракта – әлегә лидер: бу район игенчеләре барлык иген мәйданының өчтән береннән ашлыкны суктырып алган инде. Апас, Нурлат, Әлки районнарында игеннән бушаган басу мәйданы инде 28 – 32 процент. Тик, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов фикеренчә, Бөгелмә, Азнакай, Питрәч, Тукай районы игенчеләренә темпны нык арттырасы бар әле.


Фото чыганагы: pixabay.com Фото чыганагы: pixabay.com3
Республика буенча барысы 337 мең гектар мәйданның ашлыгы суктырып алынган. Бу – барлык мәйданга карата 23 процент.

Заманында республикабызда «Программа – 100» гамәлдә иде, ягъни уракта катнашкан һәр комбайн 100 гектар мәйданның игенен суктырып  алырга тиеш иде. Быелгы уракта барысы 3,4 мең «кыр корабы» катнаша, тик аларга төшкән нагрузка шактый зур: 455 гектар. Шуңа да алардан җитештерүчән файдалану бик тә мөһим.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ