Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан халкы – бәхетлеләр исемлегендә

Россиядә яшәүчеләр өчен бәхет чыганагы – гаилә һәм балалар. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыру шуны күрсәткән. Иң бәхетлеләр Мәскәүдә яши икән. Татарстан исә бер...

Россиядә яшәүчеләр өчен бәхет чыганагы – гаилә һәм балалар. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыру шуны күрсәткән. Иң бәхетлеләр Мәскәүдә яши икән. Татарстан исә беренче бишлеккә кергән.


 

Сораштыруда катнашучыларның 20шәр проценты бәхет нигезе дип гаилә һәм балаларны атаган. Моннан тыш, безнең ил халкын яхшы эш (14 процент), сәламәтлек (13 процент), якын кешеләрнең иминлеге (13 процент) дә бәхетле итә. Ә менә кәеф кыручы сәбәпләр, әлеге дә баягы, акча җитмәү, хезмәт хакының түбән булуы, эшсезлек.


Шунысы кызык: яшьләр үзләрен бәхетлерәк хис итә. 18-24 яшьлек респондентларның 88 проценты тормышларыннан канәгать. Ә менә 60 яшьтән узганнар арасында бәхетлеләр сирәгрәк – нибары 76 процент кына.


Сораштыруны ноябрь башында Россиянең 130 торак пунктында уздырганнар. Анда 18 яшьтән өлкәнрәк 1600 кеше катнашкан. Бәхетлеләр рәтендә, Мәскәү белән Татарстаннан тыш, Санкт-Петербург, Кырым һәм Новосибирск өлкәсе дә бар.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ