Татарстан кибетләрендә балалар өчен хәләл ризыклар сатыла башлаячак

Татарстан кибет киштәләрендә балалар өчен хәләл продукция барлыкка киләчәк. Бу хакта бүген Казанда уза торган «Балалар сәламәтлеге һәм туклану» IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә билгеле булды, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.

Балалар ризыгын җитештерү белән шөгыльләнә торган компания үзенең яңа продукция булдыруы һәм октябрь аенда сыер, сарык, кош итеннән ясалган балалар ризыкларын сатуга чыгаруы хакында игълан итте.

Добавить комментарий