Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан кызлары штанга күтәрә

Яшел Үзән каласында авыр атлетика буенча Олимпия чемпионы Александр Курынов истәлегенә багышланган Бөтенроссия бәйгесе узды. “Маяк” спорт комплексының көч сынашу күперчегендә Татарстанның Әлмәт, Бөгел...

Яшел Үзән каласында авыр атлетика буенча Олимпия чемпионы Александр Курынов истәлегенә багышланган Бөтенроссия бәйгесе узды. “Маяк” спорт комплексының көч сынашу күперчегендә Татарстанның Әлмәт, Бөгелмә, Югары Ослан, Кама Тамагы, Чаллы, Казан, Яшел Үзән район һәм шәһәрләреннән, шулай ук Киров, Курган, Самара өлкәләреннән, Коми, Мордва республикаларыннан тупланган 150 дән артык егет һәм кыз, алар белән бергә, бәйгенең бизәге булып,  Россиянең тулы составындагы җыелма командасы чыгыш ясады.


Фото: mdms.tatarstan.ru Фото: mdms.tatarstan.ru

Бәйге барышын күзәтергә  ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Хәлил Шәйхетдинов, Россиянең Авыр атлетика федерациясе рәисе, Халыкара авыр атлетика федерациясенең башкарма комитеты әгъзасы Максим Агапитов, Яшел Үзән район һәм шәһәр башлыгы Александр Тыгин, күренекле якташыбызның гаиләсе – кызы Светлана Александровна, улы Александр белән оныгы Мария Александровна да килгән иде. СССР ның атказанган спорт остасы, Олимпия чемпионы Александр Курынов исемен йөртүче  бу дәрәҗәле бәйге  1975 елдан бирле Казанда уздырылып килә иде. Быелдан ул үзенең алыпларга тиң көрәш юлын  мәркәзебез янәшәсендәге Яшел Үзән каласыннан дәвам иттерәчәк. Александр Курынов авыр атлетикада Татарстан мәктәбе тәрбияләгән иң мәртәбәле титаннарның берсе. Ул өч тапкыр - дөнья, дүрт мәртәбә Европа, алардан да бигрәк, 1960 елда Италиянең Рим шәһәрендә узган XVII Җәйге Олимпиада Уеннарында авыр үлчәүдә җиңгән беренче Татарстан  атлеты. Әле шул гынамы? Аның бу “алтыны,” бер уңайдан, этеп күтәрү алымында (170, 5) һәм ике төр көрәштә (437, 5) дөнья рекордлары куеп яулана. Шунысын да истә калдыру килешер, бу Олимпиадада Александр Курынов моңа кадәр җиңелү әчесенең тәмен татымаган “тимер Томми” кушаматлы америкалы Томми Кононы  “тимерасты” калдыра. Язмыш шаяруымы соң –  Россиянең авыр атлетика буенча җыелма командасы мондый җиңүне, нәкъ 47 ел узгач, Кононың Ватанында “иярлисе”урында, Татарстанның Яшел Үзән каласында, Александр Курынов мемориалында яулады. Моның сәбәбе  Россия спортчыларын  ярышларда катнашудан хаксызга мәхрүм итүдән килеп чыкты. “Командабызның дөнья чемпионатында катнашудан читләштереләчәге мәгълүм булгач, вице-премьер Виталий Мутко бәйгегә бара алмаган  егетләр-кызлар өчен турнир оештырырга кушты диде Россия хатын -кызлар җыелма командасы өлкән тренеры Николай Колесников.- Мондый ярышлар аларга үз максатларын гамәлгә ашыру,  сынау өчен кирәк иде. Алар дөнья чемпионатында катнашу өчен күпме тырыштылар,  анда барасы минутларны соңгы көнгә кадәр ышанып көттеләр. Яшел Үзәндәге ярышлар да бик зур  әһәмияткә ия. Без  җиңү дип аталган юлыбызның кайсы чатында басып торуыбызны белергә тиеш.”


Колесников сүзләренә караганда, Россия җыелма командасы илебез төбәкләрендә ел азагына кадәр уздырыласы барлык ярышларда диярлек актив катнашкан. Яшел Үзән – ир-егетләр һәм хатын-кызлар җыелма командаларының әзерлеген бергә сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек булган. Моңа мисал итеп, 63 кг. авырлыкта чыгыш ясаган Владикавказ гүзәле Тима Туриеваның нәтиҗәләренә генә дә күз салу җитә торгандыр. Аның ике төр көрәш суммасы  228 кг.га җитте. Аның бу күрсәткече бер үк вакытлар арасында АКШның Анахайм шәһәрендә барган   дөнья чемпионатында  шул ук авырлыкта чыгыш ясаган яшьтәшләренекеннән күпкә яхшырак булды. Төрле авырлыкларда чыгыш ясаучы башка чибәрләребез дә күркәм нәтиҗәләргә ирештеләр.


Ир-атларның уңышлы чыгышлары да Курынов турнирының энҗе бизәкләрен тәшкил итте. 94 кг. авырлык үлчәвендәге Давид Беджанян ике төр  көрәштә күтәргән тимер дискларының авырлыгын  410 кг. га җиткерде. Рио-де-Жанейродагы Олимпиадада шушы ук авырлыктагы мисырлы Суоаб Морадиның ике төр көрәш нәтиҗәсе 403 кг. тәшкил иткән иде. Якташыбыз истәлегенә уздырылган турнирда Татарстан егетләре дә уңышлы чыгыш ясады. Аларның җиңүләре  төрле дәрәҗәдәге 26 медаль яулауга китерде. Нык буынлы кызларыбыз исә 21 мөмкинлектән 11 тапкыр җиңүгә иреште. Мәрхәбә, кызлар!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ