Татарстан мәктәп укучылары — яшь математиклар Урал турниры җиңүчеләре

Яшь математиклар турниры Кировта узды. Биредә Россия шәһәрләре һәм регионнарыннан 80 команда катнашты.

Быел Урал турнирының өлкән төркемендә Казан шәһәре мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары җиңү яулады, дип хәбәр итә  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Фото: mon.tatarstan.ru
Фото: mon.tatarstan.ru

Команда составында: Камил Шәрипов, Данил Сибгатуллин, Рамил Зарипов, Айдар Ибраһимов, Полина Клейдман, Розалина Миргалимова. Моннан тыш, Айдар Ибраһимов шәхси олимпиадада да беренче урын яулады.

Добавить комментарий