Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан мәктәпләрендә низаглардан котылу юлы табылган

Бу хакта республика Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары оештырган “туры элемтә” барышында әйтте. Әлеге очрашу вакытында тагын нинди мәсьәләләр күтәрелү...

Бу хакта республика Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары оештырган “туры элемтә” барышында әйтте. Әлеге очрашу вакытында тагын нинди мәсьәләләр күтәрелүен һәм министрның ниләр сөйләвен “Гаилә һәм мәктәп”нең май санын укып белә аласыз.


“Ата-аналар җыелышы вакытны бушка уздыру гына, аларны елына әллә ничә тапкыр җыюның мәгънәсен күрмим”. Бер ана авызыннан шундый сүз ишетергә туры килде. Редакция журналисты моның белән килешүче һәм килешмәүчеләрнең фикерен тыңлады.


Гади мәктәп укучысы тиешсез урында барлыкка килгән чүп тавын күчерә аламы? Әлбәттә! Моның өчен көрәк-сәнәк тотарга кирәкми, әлеге чүплекне фотога төшереп, Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына җибәрү дә җитә – белгечләр чарасын күрәчәк. Файдалы эш күңеллегә әверелеп куярга да мөмкин. Чөнки министрлык иң актив табигать сакчыларын даими рәвештә бүләкләп тора. Бу санда без сезне айпад, Кырымга сәяхәт һәм башка кыйммәтле бүләкләр оту юллары белән таныштырырга булдык. Экология темасын дәвам итеп, чүптән дә “кәнфит” ясый белүче балалар турында да укый аласыз.


Әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш һәм экологик культура тәрбияләү кайчан башланырга тиеш, бу мәсьәлә чит илдә һәм бездә ничек хәл ителә? “Ике фикер” сәхифәсе шул хакта.


Россиядә 1 мең йөклелек очрагының 102се 12-17 яшьлек үсмер кызларга туры килә. Аларның 70 проценттан артыгы баласын төшерә, ягъни аборт ясата. Ул кызларның киләчәге ничек булып бетә? Бу очракта үсмернең ата-анасы үзләрен ничек тотарга тиеш? “Уеннан уймак” язмасында әлеге четерекле теманы кузгатырга булдык.


Хәзер стресслар заманы, дибез. Ә бит аннан котылуның бер ысулы –күңелсез хәлләрнең яхшы ягын табарга өйрәнү. “Иманлы бала” сәхифәсе моның серен чишә.


Статистика күрсәткәнчә, һәр өченче бала вакыт аралыгында бутала, ягъни тәүлекне аермый, ел фасылларын бутый. Балага вакыт төшенчәсен ничек дөрес итеп аңлатырга? “Вакытта адашканнар” язмасында белгеч үз киңәшләрен бирә.


“Йолдызлы гаилә” сәхифәсенең бу сандагы геройлары – Гөлүсә һәм Закир Шаһбаннар. Гадәти булмаган гаиләнең көнкүреше, тормыш фәлсәфәсе – “Мәктәптә яхшы укыган кешегә тормышта җиңелрәк” язмасында.


19 май – пионериянең туган көне. Данлыклы пионер оешмасы, аның бердәм символлары, традицияләре, “Һәрвакыт әзер!” өндәмәсе пионер сафларында булган өлкән һәм урта буын вәкилләренең әле дә хәтерендә сакланадыр. Кызыл галстуклы оешманың күпчелек традицияләрен бүген “Татарстан варислары берлеге” дәвам итә.


Май – безгә Бөек Җиңү китергән ай да бит әле. Шул уңайдан сезне гадәти булмаган эзтабарлык дәресенә чакырырга булдык. Анда “катнашу” өчен исә “Җирдә яткан батырлык” язмасын укырга кирәк.


“Гаилә һәм мәктәп” журналисты Чистай районының Яуширмә урта мәктәбендә кунакта булып кайтты. Яуширмә – Гаяз Исхакыйны биргән, чал тарихлы борынгы мишәр авылы. Димәк, аның мәктәбе дә, укытучылары да гади булырга тиеш түгел. Яуширмә мәктәбенең барлык үзенчәлекләре турында “Яңарышлы Яуширмә” язмасы бәян итә.


Тиздән, балалар бакчаларын да кертеп, барлык уку йортларында чыгарылыш кичәләре гөрләячәк. Балаларына күңелле ял оештыру әти-әниләр кесәсен күпмегә юкартачак? Ә баланың үзенә мондый купшы бәйрәм кирәкме?


Янгынны сүндерүгә караганда, аны булдырмау җиңелрәк икәнлеген барыбыз да белә. Ут чыгудан ничек сакланырга? Моңа баланы ни рәвешле өйрәтергә? Белгеч әти-әниләргә үз киңәшләрен бирә.


Бүген хуҗалыкларда гына түгел, мәктәп яны бакчаларында да “урак өсте”. Әйләнә-тирәне ялт иттереп, тәрәз төбендә утырган үрентеләрне түтәлгә чыгарыр чак. Хәзерге вакытта укучылар бакчада ниләр белән мәшгуль? Җәй буе тир түгеп алган уңышны саклый алырлармы? Бу санда әнә шуны ачыкларга булдык.


Ни гаҗәп, медицина алга киткән саен балалар арасында авыручылар саны арта бара, ягъни чирләр дә “яшәрә”. Моны табиблар бүген диагностиканың яхшы булуына бәйли. Бөерләр белән дә шул ук хәл: яше дә тулмаган сабыйларда катлаулы чирләр ачыклана. Бу проблема бар икәнен ата-ана каян белергә тиеш? Нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? “Бөерне саклагыз!” язмасы шул хакта сөйли.


“Хәрәкәттә - бәрәкәт” сәхифәсе фехтование дигән спорт төре белән таныштырса, “Табын” сәхифәсендә укучыга нәрсә ашатырга икәнлеген белерсез. Балалар өчен “Уен бүлмәсе”нә дә күз салырга онытмагыз.


Тагын бер файдалы мәгълүмат: быел “Гаилә һәм мәктәп”кә язылучылар икеләтә отачак. Беренчедән, укучыларыбызның “ТАТМЕДИА” АҖе оештырган бүләк уйнатуда катнашып, телевизорга яки башка кыйммәтле бүләккә ия булу мөмкинлеге бар. Сүз уңаеннан, алдагы елларда күпчелек призларны отучылар – нәкъ менә безнең журналларны яздыручылар иде.


Икенчедән, быел редакциябез һәр абунәче өчен шәп бүләк әзерләде: журналга яки комплектларга язылган очракта “Гаилә һәм мәктәп календаре” өегезгә бушлай киләчәк. Журналга 2016 елның II яртыеллыгына язылу – 602,82 сум. Индексы – П2429.


Рамилә Уваева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ