Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте җитәкчесе алышынды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Лилия Хәмидуллина билгеләнде. Алга таба планнарын белү өчен Лилия ханымның үзе белән элемтәгә кердек.“Атнабы...

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Лилия Хәмидуллина билгеләнде. Алга таба планнарын белү өчен Лилия ханымның үзе белән элемтәгә кердек.


“Атнабыз бик тыгыз. Иртәгә Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы булачак. Аннан соң Мәрҗәни мәчетендә мөфти катнашында өйлә намазы укылачак. 20 июль көнне Президентыбыз катнашында иң мөһим пленар утырышларның берсе булыр дип көтелә. Ул Мәрҗәнинең 200 еллыгына багышланган. Шимбә көнне бик зур масштаблы чара - Изге Болгар җыены була. Якшәмбе Мөселман яшьләре форумы ачылачак. Шуңа күрә алдагы көннәрдә гел шул чаралар белән генә мәшгульбез”, - дип белдерде Лилия ханым.


Җаваплы эшендә уңышлар телибез аңа!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ