Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Президенты 21 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Иртәгә, 21 сентябрьдә, сәгать 10да С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Татарстан Президенты...

Иртәгә, 21 сентябрьдә, сәгать 10да С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. 


Татарстан Президентының республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы мөрәҗәгатен тыңларга 700ләп кеше чакырылганлыгы билгеле. Алар арасында – ТР Дәүләт Советы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары һәм ТР Президенты Аппараты вәкилләре, РФ ФҖ Федерация Советы әгъзалары, РФ ФҖның Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар, суд, прокуратура, хокук саклау органнары вәкилләре, төбәкнең муниципаль берәмлекләре башлыклары һәм башкалар.


Татарстанның алга таба үсеш юнәлешләре күрсәтелгән юлламадан соң, ТР Дәүләт Советы бинасының утырышлар залында республика парламенты утырышында 28 мәсьәләне карау күздә тотыла. Аларның 19ы - республика закон проекты.


"Татар-информ" МА мәгълүматлары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ