Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә “Габдулла Тукай. Энциклопедия” китабы тәкъдим ителде

Бүген ТР Фәннәр академиясендә “Габдулла Тукай. Энциклопедия” китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрелде.  Әлеге күркәм чарада ТР Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәләхов, энциклопедиянең баш мөхәррире п...

Бүген ТР Фәннәр академиясендә “Габдулла Тукай. Энциклопедия” китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрелде.  Әлеге күркәм чарада ТР Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәләхов, энциклопедиянең баш мөхәррире профессор, әдәбият галиме Зөфәр Рәмиев, ТР Фәннәр академиясе Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, профессор Ким Миңнуллин, ТР Президенты Аппаратының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин катнашты. Бәйрәмгә шулай ук Якутия, Казахстан, Кабарда-Балкар Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре дә чакырылган иде.



“Тукай энциклопедиясен әзерләгәндә, Төркия, мари, чуваш галимнәре үз телләрендә мәкаләләр язды. Без аларны китапка тәрҗемә кылып урнаштырдык. Әзербайҗаннарга да рәхмәтем зур, алар белән дә хат алышып, хәбәрләшеп тордык. Ярый әле интернет бар. Аларның да Тукайга нисбәтле мәкаләләре керде.


Энциклопедияне эшләү барышында, җыелган материалларны әзерләп, халык таныша торсын дип аерым (күләме зур булмаган) китаплар итеп тә чыгара бардык. Нурмөхәммәт Хисамов, Резидә Ганиева, шәхсән үземнеке дә аерым басмалар булып нәшер ителде. Тукай әсәрләренең 734енә анализ ясаган белешмәлек дөнья күрде. Энциклопедияне әзерләгәндә Тукайның академик 6 томлы басмасы да нәшер ителде. Бу галимнәрнең күптәнге хыялы иде. Кремль тыюлыгы белән берлектә «Тукайга сәяхәт» дигән әдипнең үзе исән вакытта булган бөтен язма материалларын һәм башка материалларны тасвирлаган саллы китаплар бастырылды, - ди профессор, тукайчы галим Зөфәр Рәмиев.


Энциклопедиягә 2 мең 358 мәкалә, 800 дән артык иллюстрация урнаштырылган. Узган гасырда эшли башланган күләмле проектта 135 мәкалә авторы һәм 15 фәнни редактор хезмәте кергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ