Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Республикасында “Ел укытучысы 2017” бәйгесенең зона этабы тәмамлана

Татарстанда “Ел уктучысы 2017” бәйгесенең зона этабы ахырына якынлаша. Бу юлы ярыш республиканың Буа районында узган. 2017 елның 14 февралендә Татарстан Республикасының Буа, Апас, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрә...

Татарстанда “Ел уктучысы 2017” бәйгесенең зона этабы ахырына якынлаша. Бу юлы ярыш республиканың Буа районында узган. 2017 елның 14 февралендә Татарстан Республикасының Буа, Апас, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы муниципаль районнарыннан килгән педагоглар үз һөнәрләрендә ярышкан. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.


Исегезгә төшерәбез, бәйгенең зона этабы республиканың 7 муниципаль районында үтте. Аларда 40 муниципаль районнан 146 укытучы катнашты. Шулардан 31 кеше – татар теле һәм әдәбияты укытучылары, 25 укытучы инглиз теленнән белем бирә. 20се тарих һәм җәмгыять белеме, 14 әр кеше башлангыч сыйныф, биология, рус теле һәм әдәбияты укытучылары. 7 катнашучы математика, 4се химия, бишәр кеше география һәм мәгълүмати коммуникатив технологияләрдән белем бирә. Шулай ук чарада физик культура һәм технологиядән икешәр, физика, рәсем һәм музыка дәресләреннән берәр укытучы катнашкан.


"Татар-информ" МА матреиаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ