Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан укытучысы Бөтенроссия бәйгесе лауреаты булды

 Казан укытучысы Дмитрий Спиридонов “Доброволец России – 2017” бәйгесенең иң яхшы катнашучылары өчлегенә кергән.Дмитрий башкаланың 175нче мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белемен укыта. Ул - Казан шәһәре...





Татарстан укытучысы Бөтенроссия бәйгесе лауреаты булды




 Казан укытучысы Дмитрий Спиридонов “Доброволец России – 2017” бәйгесенең иң яхшы катнашучылары өчлегенә кергән.


Дмитрий башкаланың 175нче мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белемен укыта. Ул - Казан шәһәре Совет районы яшь педагоглары ассоциациясе рәисе. Бәйгене йомгаклау тантанасы Мәскәүдә 4-6 декабрь көннәрендә узды. “Экологик волонтёрлык” мәйданында  Президентның табигатьне саклау, экология һәм транспорт эшчәнлеге мәсьәләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов, Россия экология министры Сергей Донской һәм башка катнашучылар каршында Спиридонов Дмитрий үзенең “Яшел ГТО” экология-агарту проектын презентацияли.


Тантанага Россия Президенты Владимир Путин килгән һәм ул 2018 елны доброволецлар һәм волонтерлар елы дип игълан итәргә тәкъдим итә.


В.Путин: “Бу - сезнең ел булачак, илнең барлык кешеләре елы булачак, Россиянең төп көче - сезнең ихтыяр көчендә, энергиягездә, шәфкатьлелектә”, - дип билгеләп үтә президент.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ