Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан укытучысы “Россия Ел укытучысы – 2014” Бөтенроссия бәйгесе финалына чыкты

Бүген кичен Мәскәү дәүләт өлкә университетының актлар залында “Россия Ел укытучысы – 2014” Бөтенроссия бәйгесенең I туры нәтиҗәләрен игълан иттеләр.Бәйге финалына чыккан 15 лауреат арасында Татарстан...

Бүген кичен Мәскәү дәүләт өлкә университетының актлар залында “Россия Ел укытучысы – 2014” Бөтенроссия бәйгесенең I туры нәтиҗәләрен игълан иттеләр.


Бәйге финалына чыккан 15 лауреат арасында Татарстан вәкиле дә бар. Ул – “Татарстан Республикасы Ел укытучысы – 2014” республика бәйгесенең абсолют җиңүчесе, Нурлат шәһәрендәге 1 нче урта мәктәпнең биология укытучысы Головенькина Алла Николаевна.


Иртәгә лауреатлар мастер-классларда, “Педагогик киңәшмә” һәм “Мәгариф проекты” кебек биремнәрне үтәүдә катнаша. 4 октябрьдә финалның 5 җиңүчесе Федерация Советында узачак “Мәгариф сәясәтчеләре “түгәрәк өстәле”ндә катнаша. 5 октябрьдә Дәүләт Кремль Сараенда абсолют җиңүченең исеме аталачак.


“Учительская газета” материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ