Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан югары уку йортларында бюджет урыннары кими

Быел Татарстанда 24 югары уку йорты һәм аларның 20 филиалы абитуриентлар кабул итәчәк. Шуларның 28 се дәүләт карамагындагы югары уку йортлары булса, калган белем бирү учреждениеләре дәүләтнеке түгел.Б...

Быел Татарстанда 24 югары уку йорты һәм аларның 20 филиалы абитуриентлар кабул итәчәк. Шуларның 28 се дәүләт карамагындагы югары уку йортлары булса, калган белем бирү учреждениеләре дәүләтнеке түгел.


Clipboard57


Бу хакта бүген Татарстан Министрлар кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте. Журналистлар белән очрашу югары уку йортларына абитуриентларны кабул итү кампаниясе башлануга багышланган иде.


Андрей Поминов билгеләп үткәнчә, узган уку елында Татарстан югары уку йортларында 152 меңнән артык студент белем алган.


Быел исә мәктәпләрне 14,5 мең укучы тәмамланган. Билгеле инде, аларның барысы да югары уку йортларына белгечлек алырга барачак дигән сүз түгел. Шуның өстенә, быел мәктәпне тәмамлаучылар, алдагы елларга караганда азрак та. Шуңа бәйле рәвештә, югары уку йортларында бюджерт урыннары да кими. Мисал өчен, узган ел түләүсез бүлектә уку мөмкинлеге 16056 абитуриентка бирелсә, быел исә 15806сы гына бюджет хисабына укый алачак.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ